Бу хикәяләр кем тарафыннан һәм кайчан сөйләнелгәндер, хәтерләмим, тик бик гыйбрәтле булып тоелганга күрә, мин аларны “Хикмәтле хикәяләр” дип атадым. Хәтердә калган кадәресен сезгә дә тәкъдим итәм.
Сабак укыту
Яшәгәннәр, ди, бер ир белән хатын. Көннәрдән бер көнне 60 яшьләрен тутырып, болар бәйрәм оештырырга уйлаганнар. Бәйрәмгә кешеләргә изгелек эшләргә күнеккән тылсымчы хатын да килгән. Тик ул изгелекләрен яхшы күңелле кешеләргә генә кыла торган булган.
Килгән кунаклар бар да боларның яхшы гомер итүләре турында сөйләгәннәр. Тылсым иясе боларны тыңлап-тыңлап торган да: “Сез шулкадәр бер-берегезне хөрмәтләп яшәгәнсез икән. Мин сезнең икегезнең дә берәр теләген тормышка ашырырга ярдәм итә алам”, – дигән. Башта сүзне ирнең хәләл хатынына биргәннәр. “Мин ирем белән бик яхшы гомер кичердем, аның яхшылыгын тоеп яшәдем. Картайган көнемдә мин ирем белән бергә дөнья тирәли сәяхәткә чыгар идем, төрле илләрне, океан-диңгезләрне күрер идем”, – дигән хатын. Бар да мондый җавапны хуплаганнар. Тылсымчы аның теләген үтәргә әзер икәнен белдергән. Таягын бер селтәп җибәрүе булган, 60 яшьлек хатын кулына круизга бару өчен путевка килеп кергән. Сүзне ир кешегә биргәннәр. “Мондый җай гел чыгып тормый, шуңа күрә мин сәяхәткә карт хатын белән түгел, ә үземнән 30 яшькә кечерәк яшь хатын белән барырга теләр идем”, – дигән. Тылсымчы аның бу сүзләренә шаккаткан, шулай да аның да теләген үтәячәге турында белдергән. Таягын селтәве булган, 60 яшьлек ир 90 яшьлек бабайга әйләнгән. Нәкъ үзе теләгәнчә, хатыны аннан 30 яшькә кечерәк булып калган.
Бу хикәянең хикмәте шунда: синең белән гомер юлын үткән һәм үзеңне хөрмәт иткән хатыныңның кадерен белмичә, аны калдырып, яшьрәк белән китеп бару гаделлек булмас иде. Булганның кадерен белергә кирәклеген оныткан ирнең теләген тылсымчы әнә шул рәвешле канәгатьләндергән.
Бу хикмәтне беренче кат тыңлаганда, тылсым иясе ирнең хатынын 30 яшькә яшәртер, дигән уйлар кичереп утырган идем. Көтелмәгән нәтиҗә, ягъни тылсымчының эше мине сокландырды. Хатынын кимсеткән ирне акылга утырту дөресрәктер, мөгаен.
Фото: ru.depositphotos.com