Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 Май 2022, 23:18

Заһит МУРСИЕВ. Җиңелгән батыр. Хикәя

Кәләш алсаң, күп сөйләүче хатын була, аннан баласы була, өстәвенә, әби барлыкка килә, тегендә барма, монда борылма, иртә кайт... И-и, бетәсе түгел инде ул ир-атның күргән михнәтләре!

Заһит МУРСИЕВ. Җиңелгән батыр. Хикәя
Заһит МУРСИЕВ. Җиңелгән батыр. Хикәя

Безнең авыл Айратны беләсездер инде ул, әйе бит? Белмичә ни, сабантуй батырын да белмәгән кешенең оятына көч килер. Шул быел чын батырлык күрсәтеп, өйләнеп куйды бит. Тик сабантуй көрәшендә генә батыр булмавы кызганыч. Шул хакта тәфсилләп сөйләп бирим әле, булмаса.

Айрат та адәм бит инде, ул да, безнең кебек, өйләнергә кыймый йөрде инде. Кәләш алсаң, күп сөйләүче хатын була, аннан баласы була, өстәвенә, әби барлыкка килә, тегендә барма, монда борылма, иртә кайт... И-и, бетәсе түгел инде ул ир-атның күргән михнәтләре! Айрат та өйләнү турында алай-болай сөйләнми торган иде, тик авыл мәктәбенә Газизә исемле укытучы кыз килгәч, моның да күзе ачылган. Җаен китереп, танышып алырга да өлгергән. Сирәк-мирәк очраштыргалап, озатышып йөриләр иде инде, тик эш шуннан ары узмаган. Айратның тәкъдименә кыз үз шартын куйган:

– Ярар, быел да сабантуй батыры икәнеңне күрсәтсәң, бәлки, кулъяулык чигеп бирермен, – дигән.

Кулъяулык – вәгъдә билгесе. Аңлый инде Айрат моны, аңлый, көн саен штанга күтәрә, чи йомырка эчә, – сабантуйга көч җыя. Өмете зур инде егетнең, әллә кайдан, күрмәгән-белмәгән яклардан гына берәр пәһлеван килеп чыкмаса, бездә Айратка каршы торырлык батыр юк. Хронически чемпион ул!

Көткән көн килеп тә җитте. Көрәш – сабантуйның күрке. Монда халык өелешеп җыела. Барысы да тәртип белән бара, көрәш судьясы Айратны чакырып чыгаруга ул өйрәнгән гадәте буенча гына киң күкрәкле, тимер беләкле егетләрне җиргә салып кына бара. Шуннан үзе, башка бернигә исе китми, каядыр карана, нәрсәдер эзләгән кебек. Белә бит егет, белә, кайдандыр ерактан гына Газизә аны күзәтә. Кулъяулык чигәргә туры килер инде аңа хәзер. Бәлки, үзе белән үк алып килгәндер, бүген үк бүләк итәр...

Айратның уйларын судьяның тавыш бүлдерде.

– Я, тагын да көрәшүче бармы? Өч минут көтәм, әгәр Айратка каршы чыгучы булмаса, аны быелгы сабантуйның батыры дип игълан итәм.

– Мин телим!

Сәер яңгырады бу тавыш. Бер дә батырлар тавышына охшамаган. Һәм түгәрәк уртасына чыннан да сәер бер адәм чыкты. Ак күлмәк, яхшы чалбар, ялтыр түфли кигән. Көрәшче түгел, бухгалтер бу, яисә укытучы. Яше дә кырыктан биш былтыр узган. Көрәшер мәле дә искергән, срогы чыккан, әнә бит корсагы бүлтәеп тора.

– Көрәшкә чыктыңмы, син, ялгышмадыңмы? – дип сорый судья.

– Әйе, көрәшәм, сезнең батырыгызны яшел чирәмдә аунатырга телим, – ди теге ир.

– Алайса әйтеп кал, исемең ничек, кайсы авылдан? Җан тәслим кылсаң кирәге чыгуы бар.

– Фәтхулла мин. Бирешбаштан!

– Ярый, кара-каршы басыгыз. Айдар белән Фәтхулла... абзый көрәшә. Башладык! – дип судья флагын болгады.

Игелекле халык Фәтхулла өчен борчыла. Айрат җиргә нык бәреп имгәтеп куймасын бахырны, өстенә егылса да кабыргалары шырт итеп кенә калачак бит инде моның. Әллә берәр диванамы бу Фәтхулла дигәннәре.

Тик, нигәдер Айрат озак маташа бит әле. Бер күтәреп алды ул Фәтхулланы, селтәп ыргыталмады. Икечеләй күтәреп карады – барып чыкмады. Нишләптер кызарынды, бүртенде, әллә хәле бетте инде. Менә сиңа әкәмәт, Айратның хәле бетсен, имеш. Халык шулай аптырап торган арада болар егылды да китте. Тик, Айрат аста ята ләса, я Алла, бу ни соң?!

Ни хәл итәсең инде, мактаулы батыр, хронически чемпион быел икенче генә булып калды. Тәтемәде тәкә. Дус-ишләре Айратны урап алды, кайсы аптырый, ышанмый, кайсы хәл белешә, әллә чирләп киттеңме, дип борчыла. Хәтта берәү теге бәндәне ишеп кайтарабызмы әллә, дип тәкъдим дә кертеп карады. Моңа егет үзе кырт каршы төште.
Бераз шау-шу басылып, дуслары башка уеннарга таралгач, Айрат янына әтисе Гаян абый килеп җитте.

– Нәрсә булды, улым, нигә такыр урында абындың?

– Газизәнең әтисе бит ул!

Гаян абый башта, ни ишеттем әле, дигәндәй, авызын ачып уйланып торды, эшне аңлагач, күзләре очкыннар чәчрәтеп яна башлады. “Улым, ниһаять, өйләнә!” дигән уй иде башында.

Әйе, көзләр җиткәч, матур итеп туй ясап өйләнделәр яшьләр. Газизә кулъяулык бүләк иткәндерме Айратка, әмма Фәтхулла абзар капкасын шар ачып, киявенә болай дигән:

– Менә кара, сиңа эләкмәгән тәкә симез үгез булып үсте, ал. Ул синеке, – дигән.

Ләкин, Айрат бу үгездән күпме ит чыгар икән, дип уйлап та өлгерми, Газизә кычкырып җибәрә:

– Син нәрсә, әти. Тузга язмаганны сөйлисең. Безгә тана кирәк, икенче елга сыер була ул!

Шулай итеп, Айрат хатынлы, бабайлы, әбиле, таналы булды. Балалы буласы гына калды. Тана сыер булганчы булыр әле анысы да.

 


Фото Мунира ВАФИНа.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: