Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә... Ярата, яратмый, ярата... Өйләнешәсең... Туйдан соң чын бәхет килә – качып-посып үбешәсе юк. Яныңда – сөйгәнең, алдыңда – озын төн. Рәхәт.
Менә шулай законлы хатыныңның рәхәтен күреп яши торгач, теге иске мәхәббәттән өр-яңа бала туа. Бала белән бергә бәла туа. Бала туа... Ә син койрыгы бозга каткан бүре хәленә каласың. Бүре дигәннән... Бер бүре баласын тибрәтә икән: «Йокла, минем бәләкәчем! Йокла минем сөеклем! Күзләре кемгә охшаган аның? Әтисенә! Ә тешләре, тешләре кемнеке? Минеке, әтисенеке! Ә колаклары-ы!.. Ну, заяц, погоди!
Ярый, ансы ярый инде... Ансы анекдот кына...
Хәзер менә кием кирәк тегеңә, теге кирәк, бу кирәк. Ә зарплата юк. Бала тууын тугыз ай гына көтәсе... Хезмәт хакын – гомер буе көтәсе!
Ну, ярый... Тугач, үсә инде ул. Кая барсын... Үзе белән бергә теле дә үсә. Менә хәзерге балалар туганчы ук җиденчене бетереп туа, диләр бит. Дөрестер инде...
Бер мәлне зоопаркка алып киттем моны. Гел өйдә ята, әнисеннән башка бер кемне да күргәне юк, мәйтәм... Арслан читлеге янында торабыз. Шаяртмакчы булдым моны:
– Улым, мәйтәм, икебезнең беребезне маймыл ашаса, әниеңә ни дип җавап бирермен инде.
– Нигә, әти, – ди бу, – «Әнисе, мин арслан корсагында-а!» – дип кычкырырсың.
Шуннан менә кайтып киләбез.
– Әти, әйдә зоопарклы уйныйбыз ,– ди.
– Ничек итеп?
– Мин берәр җәнлек булам, ә син аны тәм-том белән сыйлаучы абый булырсың.
– Соң, балакаем, андый кеше табылса, мин үзем дә бүгеннән зоопаркка керер идем.
Шулай дип әйтеп тә бетердем, берәү җиңемнән тартып да туктатты.
– Сез чынлап әйтәсезме? – ди. – Эш шунда, безнең күптән түгел генә маймылыбыз үлеп китте. Костюм бар... Ну, акчасы да булыр...
Соң, риза булмый буламы соң! Кеше тиклем кеше булып иртәдән-кичкә кадәр тир түгәм, ни акча юк, ни кадер юк. Ә бу маймыл ди, акчасы да болай мул ди.
Урнаштым шулай зоопаркка. Маймыл булып. Әй сикергәлим, әй кыланам, әй ярата халык! Кайсы банан ыргыта, кайсы алма белән сыйлый. Әй, рәхәт икән маймыл булгач. Зерә кеше булып туганмын.
Менә шулай маймыллыкның рәхәтен күреп сикергәләп йөргәндә читлегемнең идән сайгагы сынды да – «һоп», мин аскы катка төштем дә киттем. Ә анда – менә моның хәтле аю тора. Туп-туры минем өскә килә бу. Кычкырмакчы булам – тавыш чыкмый, йөгермәкче булам – буын тотмый. Килде бу, кочаклап алды. “Бәхил бул, фани дөнья! Беттем!”
Бетеп үк бетмәгәнмен икән әле. Кочаклап алды да бу:
– Курыкма, коллега, – ди, – Син кайсы заводтан?
Әй, ул малай аркасында күрмәгәннәр калмады инде. Бер көнне уенчыклар кибетенә кердек. Бер машина күрде да чат ябеште бу: «Ал миңа шуны!» – ди. «Юк, улым, иртәгә алырбыз» – дигән булам. «Юк, бүген аласың!» – ди. Соң аның хакы бит, хакы күпме тора! Элек бит ул акчага олы бер бөтен Волга килә иде. Бөтен парахуты-ние белән.
Бәхәсләшә торгач, көчкә ипкә килде теге.
– Ярый, алайса, менә бу автоматны гына ал, – ди, – шарик ата торган.
Шатланып риза булдым, ансы очсызрак. Автоматын корды да бу, миңа төзәп тә куйды:
– Или машину купишь, или череп разнесу! – ди.
– Нишләвең бу, улым, – мәйтәм.
– Мин сиңа ни улым, мин – рэкет, – ди.
Елмаерга дип авызымны гына ерган идем, «шалт» бер шарик маңгайга. Алмый кара менә шуннан соң!
Алдым да котылдым, дигән сүз түгел әле. Өйдә тагын бер рэкет көтә. Уклау тотып.
Телевизор карыйлар бит. Шуны карап бозыналар. Өйгә кайтып керү белән хатын: «В кухню не спеши, карманы разверни-и!» – дип кенә тора. Малайны әйткән дә юк. Бөтен киноларны карап бара, бөтен политикларны танып тора.
Бер мәлне әнисе иркәләп үбеп алган иде теге:
– Әйдәле, әни, ди, кинодагы кебек итик әле. Менә болай итеп муеннан да үбәләр ул...
Ну, ярый... Малае малай инде аның. Ансына түзәргә дә була. Менә кыз үстергәннәргә Алла ярдәм бирсен. Садикта йөри башлаганнан алып, кияүгә чыкканга кадәр дер калтырап торасың инде менә. Заманы авыр бит, заманы. Элек рәхәт булган ул. «Башыңны сакла балам!» – дигәннәр дә... Кызлар башын саклаган, башкасын да сатмаган.
Бәй, бер көнне кызым садиктан кайтып та керде, кулларын җәеп:
– Әти, ә мин Генага бирдем, – ди.
Бер үзенә, бер кулына карыйм тегенең:
– Нәрсәне?
– Ну, теге... Бармак тыга торган әйберне инде, – ди.
Күзләрем маңгайга менде. Шулай да сабырлыкны җуймаска тырыштым:
– Туктале, кызым, аңлатыбрак сөйлә әле. Кайда булды бу хәл?
– Ну, шунда, садикта бирдем инде.
– Кайчан бирдең? Нинди бармак тыга торган нәрсә ул?
– Ну, әти, – ди – Ну, әти!.. Үзең шундый зур, тик шуны да белмисең. Перчаткаларымны әйтәм бит.
Менә шулай дер калтырап торасың инде хәзер. Аптырагач, тегенди-мондый юлга төшмәсеннәр дип, дингә өйрәтә башладык. Догалар ятлатабыз. Башта карышып маташтылар: «Менә сез ни кылсагыз да, Ходай Тәгалә аклап-яклап, ярдәм итеп торыр», – дигәч, ялкаулыклары онтылды. Малай өч көн буена тырышты. Шуннан уйнарга чыгып китте дә, бераздан атылып килеп тә керде:
– Әти, миңа Алла бабай ярдәм итте! Артур белән ярышып таш ыргыткан идек, минеке ераграк очты!
– Молодец, улым! – мәйтәм. – Гел шулай бул, беренчелекне беркемгә дә бирмә.
– Әти, син үзең дә берәр дога укы инде, – ди. – Ул таш бит күршеләрнең тәрәзәсенә тиде.
Менә шулай догаңны укыталар инде алар.
Кызыбыз тырышрак булып чыкты. Иртән дә укый, көндез дә укый, кич тә укый. Бер кичне сокланып карап торабыз моңа. Сүзләрен дә тиз откан, тавышы да моңлы. Догасын укып бетерде дә теләк тели башлады:
– Әй, Ходаем, миңа күп итеп матур күлмәкләр җибәр, матур итәкләр җибәр, матур халатлар җибәр. Мин аларны безнең телевизордагы шәрә апаларга бирермен...
Хәзерге балалар туганчы ук җиденче классны бетереп туа диләр бит. Дөрестер. Шуңа иртә өлгерәләрдер. Алай булса, дүрт яшендә ул унберене бетерде дигән сүз бит иде. Армия хезмәтен, яки алда бер-ике ел вузга керәлми йөрүен дә исәпкә алсаң, унике-унөч яшендә ул институт беткән белгеч дигән сүз. Ә без аптыраган булабыз. Яшьләр азды, иртә бозылалар, унөч яшьтән бала табалар дигән булабыз. Үзебез надан, ызначит.
Наданы надан да... куркыта шул. Хайванның хайваны да. Менә бер хәреф танымаса да баласы өчен дер калтырап тора. Сөйлиләр бит әле... Бер куян аучыны күреп калган да балалары янына йөгергән, ди:
– Бәләкәчләрем, тиз генә колакларыгызны шиңдерегез! Әнә ачуы килә. Хәзер ул безгә атып җибәрәчәк. Тидерәлмәячәк һәм яман итеп сүгенәчәк, – дип әйтте ди.
Бу бит әле хайваннар дөньясында... Алар бит әле безнең дәрәҗәгә җитмәгән. Аларда эчеп кайтып хатын кыйнау да, проституция дә, бандитизм да юк. Менә шул көйләренә дә бала өчен... Эх, авыр шул бала үстерүләре.
Хайванга да авыр, кешегә дә...
Шагыйрләрчә әйтсәк, болай була инде:
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Тик һәр яшьлек аны яңарта,
Яратыша торгач, бала туа.
Ә балалар чәчне агарта.
Агарта шул. Үз башымнан үткәнгә әйтәм.
Балалар, бала табарга ашыкмагыз...
Фото: yaplakal.com