Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 Май 2022, 10:38

Инсур МӨСӘННИФ. Курчак егет. Хикәя (Ахыры)

Арытаба Кадрия егетенә шулкадәр ияләште ки, еш кына аның күзләрен капларга да оныта башлады. “Соң, караса, карасын инде! Курчак бит! Көчләргә тотынмас әле! Хәер, комачауламас иде... Тфү!!! Нинди генә уйлар килми бу дивана башка!”

Инсур МӨСӘННИФ. Курчак егет. Хикәя (Ахыры)
Инсур МӨСӘННИФ. Курчак егет. Хикәя (Ахыры)

– Аңлашыла...

– Сезнең карамакка тагын бер сайлау: Сез аны нинди киемдә күрергә теләр идегез?

– Ә ниндиләрне мөмкин?

– Барысын да диярлек. Мисалга, клоунны әйтә алам, күп кызлар шуны сайлый, чөнки игътибарны бик җәлеп итми. Полицейскийны сайлаучылар да бар, ни генә димә, сакчы бит.

– Ярый, уйлармын. Риза булсам, яңадан шылтыратырмын.
Я, Ходай! Бу дөньяда ниләр генә юк!.. Аннан уйга калды: кемне сайларга? Клоунда тукталды, курчакка бик килешә, теге кыз әйтмешли, игътибарны бик җәлеп итми, курчак, тәк курчак.

Түзмәде, ничәдер көннән шылтыратып, очрашырга килеште. Тик кеше күп булган урында. Курьер бер атнадан ул әйткән урынга, паркка килде, очраштылар. Курчакны, тартмадан алып, аңа сынау өчен кулына бирде:

– Мин читкә китеп торам, ә сез сөйләшегез... танышыгыз...

– Сөйләшегез?.. Танышыгыз?..

– Әйе, әйе! Нигә аптырадыгыз? Ул чын кеше кебек. Тавышыгызны да таный, чөнки без барлык сөйләшүләрне яздырып барабыз, клиент курчакны сатып алырга ризалашкан очракта, тавышны танып белү приборын да урнаштырабыз. Сездән башка кешегә ул җавап бирмәячәк... Бу аңардан читләр файдалана алмасын өчен эшләнә. Биометрия хакында ишеткәнегез бардыр бит?

Ул читкә киткәч, Кадрия, аптырап та, кызыксыну белән дә чын клоуннарча киендерелгән курчакны күздән кичерде, аннан кыюсыз гына:

– Исәнсесез! – дип дәште.

– Исәнмесез! Ничек дип әйтим, хәзер без булачак дуслар бит инде, син дип сөйләшик! – Бу сүзләрне ишеткәч, Кадрия чак артына аумады, әмма үзен кулга алырга көч тапты:

– Я-я-ярый, мин риза.

– Әйдәгез, танышыйк. Минем исемем Марат. Хәер, сиңа башка исем ошаса, алыштырырга да мөмкин...

– Марат?.. Нигә, әйбәт исем, калсын. Ә минем исемем Кадрия, мин татар кызы.

– Бик шатмын! Тик рус телендә аралашыйк, мин татар телен белмим шул.

– Ярый, мин риза. Мин дә бик белеп бетермим инде. Мәктәптә рус телендә укыдым.

– Соң, ярый, халыкара тел бит, димәк, аралаша алабыз... Татар телен генә түгел, мин кытай, япон телләрен дә белмим!

– Мин дә белмим! – Кадрия елмайды.

– Инглиз телендә бераз сукалыйм, әгәр теләсәгез...

– Юк, юк! Кирәкми!

– Ярый, минем хакта күбрәк белсен, дип, болай гына әйтүем иде...
Бераз тын тордылар, аннан Кадрия:

– Элек, курчак сөйләшә белә, дип әйтсәләр, һич ышанмас идем, – дип әйтеп куйды.

– Мин дә шулай ук! Хәер, күптән түгел кесә телефоннарын, компьютерларны да белми идек бит... Ярый, килешүне раслыйсызмы? Әллә юкмы? Ошадыммы, мине сатып алырга ризасызмы?

– Тәүдә шикләнгән идем, хәзер ризамын! Түләү хакында курьер белән хәл итәрбез.

Кадрия банкта карта аша курьер әйткән исәпкә акча күчерде, андый-мондый алдау сизелмәде. Тиздән курьер телефонына раслау да килде, шуннан соң ул, күңелле аралашу һәм уңыш теләп, саубуллашып китеп барды. Кадрия курчак егетен кочаклап торып калды. Аңы нәрсә булганын бик аңлап бетермәсә дә, ул бик шат иде. Һич югы алдамауларына, акчасыннан юләрләрчә колак какмавына.

– Эш бетте, инде өйгә кайтабызмы? – дип сорады Кадрия, урамга чыгып, янәшәсендә кеше булмаган урынга җиткәч.

– Өйгә, өйгә! – дип шатланып җавап бирде курчак.
Кыз аңа кызыксынып карап куйды да, дәшмәүне хуп күрде. Читкә карап, елмайды гына.

Такси яллап, кайтып та җиттеләр. Курчак бу арада бер сүз дә дәшмәде. Кадрия дә, таксист әллә нәрсә уйлар, дип, тын гына кайтты. Бары тик фатирына кергәч кенә:

– Менә кайтып та җиттек! – дип курчагына дәште.

– Фатирың бик матур! Уңайлы, җыйнак. Бер бүлмәлеме? – диде курчак.

– Ә син моны күрәсеңме?! – дип аптырап сорады Кадрия.

– Ярый, алдашмыйм, күрәм, билгеле! Минем күзләремә видеокамера, шулай ук хәрәкәт датчигы урнаштырылган. Ә фатир хакында сөйләшүне дәвам итү өчен әйтүем. Мин бит чын кеше кебек. Барысын да күрәм.

– Барысын да? Ә мин синең алда ничек киенеп-чишенермен?! Син бит егет кеше!

– Ә син минем күзләремне капла. Шулай итсәң, мин берни күрмим дә, ишетмим дә. Минем бурычым сине күзәтү түгел, ә аралашу... Үпкәли дә белмим. Ачуың килсә, орыша да аласың. Тик ыргыта, суга күрмә, ватылуым ихтимал.

– Кызык... – Кадрия шулай дип әйтүдән башка сүз тапмады. Менә ичмасам, электроника, нанотехнология, шайтан алгыры!

Тик шунысын да белде: Кадрия сүз кузгатмаса, курчак та тәүләп дәшми иде. Шулай ук башка – чит тавышларга җавап бирми. Моны ул, хуҗасын башка кешеләр алдында авыр хәлгә калдырмас өчен кирәк, дип аңлатты. Чыннан да, кинәт кенә курчак сөйләшә башласа, кайберәүләрнең “кыегы китүе дә” бик ихтимал бит! Карт-корының гына да түгел! Дөрес, кайчакта туры килмәгән җавап-сораулар да кайтара, моны ул чын кеше үк булмавы белән аңлата. Анысы шулай инде, кеше

– Аллаһының бөек казанышы, аны беркем дә кабатлый я алмаштыра алмаячак.

Арытаба Кадрия егетенә шулкадәр ияләште ки, еш кына аның күзләрен капларга да оныта башлады. “Соң, караса, карасын инде! Курчак бит! Көчләргә тотынмас әле! Хәер, комачауламас иде... Тфү!!! Нинди генә уйлар килми бу дивана башка!”

Көннәр арты көннәр, айлар узды. Гел генә аралашып утырмаса да, иртән торгач һәм эштән кайткач, курчак белән сөйләшеп алу үзе бер куаныч иде. Ни генә димә, тере җан диярлек. Барысын да аңлый, хәтта киңәш бирә! “Хәерле иртә!”, “Хәерле кич!” белән чикләнгән чаклары да була. Билгеле, иртән йокы аралаш сөйләшү озакка сузылмый. Әмма курчак һәрчак:

– Ничек йокладың, чибәркәй? – дип сорарга онытмый.

“Чибәркәй” – шул сүз өчен генә инде, урын-җирдә аунап, борчылып беткән халат кигән, тузган башлы, йокысы ачылып бетмәгән, тонган күзле чибәркәйләр булмыйдыр ул? Бар ир-егетләр дә андыйларны яратамы икән? Аларга бит бизәнгән-төзәнгән кызлар гына ошый... Кич шулай ук “Хәерле кич!”тән соң:

– Көнең ничек узды? Эшеңдә нинди яңалыклар бар? – дип кызыксынырга онытмый.

Кадрия теләгән кадәрен сөйләп бирә, чөнки электрон курчакка гына түгел, хәтта үзенә “сөйләргә” ярамаган нәрсәләр дә бар.
Ә бары тик хатын-кызлар гына диярлек җыелган эшендә вак-төяк я зур яңалыклар булып тора. Анда аралашмый түгел, аралаша ла ул... Кемдер яңа күлмәк, түфли сатып алган, кемдер егете я ире белән ачуланышкан, хәтта аерылышкан, кемдер аерылышырга я кияүгә чыгарга җыена, кемнеңдер баласы, я ата-анасы авырый, кемдер авырга калган, кемдер машина алган я саткан, я автоһәлакәткә очраган, үлем-китемнәр дә, сирәк, әмма булып тора... Тормыш бара... Тик Кадриянең генә тормышы бер көйгә ага.

Курчакны эш көннәрендә, билгеле, өендә калдырып йөри, ә менә ял көннәрендә, каядыр чыкса, үзе белән ала иде. Зур гына курчак күтәреп йөргән хатынны күрүчеләр, билгеле, сәерсенеп тә куядыр инде. Әй, теләсә нәрсә уйласыннар. Әнә бит, үзләре зурлыгында аю, эт курчагы күтәреп йөрүчеләр азмы! Заманасы дивана бит! Хәер, аны зур шәһәрдә кем белә? Хезмәттәшләре очраса, сатып алдым, дияр. Ялган түгел бит, чыннан да, сатып алды.

Курчак егет Кадриянең тормышына ниндидер ямь өстәде, ялгызлыгын бизәде. Клоун булса ни. Алар тормышта да җитәрлек, тик дөньяны бизәү урынына аны бозалар гына. Бәлки, киләчәктә тормышында үзгәрешләр дә булыр, хәтта гаилә корыр, бала үстерер, әмма әлегә иртән аңа курчак егет кенә, ягымлы тавыш белән:

– Хәерле иртә! – ди, ә кич җитсә, хәерле кич тели, “Хәерле йокы!”ны да онытмый.

Ялгыз түгел... Ялгыз түгел кебек... Әмма...

 


Фото: proza.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: