Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 Май 2022, 21:56

Инсур МӨСӘННИФ. Курчак егет. Хикәя

Билгеле, ялгызлык та бик ачы, мендәргә капланып, елап алган көннәре дә юк түгел. Их, бу ялгызлык!... Әйе, яше дә бара, башкалар кебек, гаилә корасы, бала тудырасы да килә...

Инсур МӨСӘННИФ. Курчак егет. Хикәя
Инсур МӨСӘННИФ. Курчак егет. Хикәя

Кадрия эштән эт кебек арып кайтты, кем әйтмешли, тулысынча маһмай булыр өчен аңа койрык кына тагасы калды. Ул шәхси фирмада бухгалтер вазыйфасын үти, хезмәт урынында мәшәкать җитәрлек, җитәкчесе дә бик кырыс, эшеңне вакытында башкармасаң, хәзер куып чыгарырга гына тора. Инде ничә хатын-кызны эштән бушатты. Ә эш кирәк, хәзер ансыз кая барасың? Чибәр хатыннар, эшсез калмас өчен, аның белән йоклый да, дип сөйлиләр, тик аңа әлегә кадәр бәйләнгәне булмады. Бик матур түгел шул, шуңа да әлегә кадәр аның ире дә, сөяркәсе дә юк. Дөрес, артыннан йөреп караучылар булды, тик аларның нәрсә теләгәнен бик тиз аңлап алды һәм араны өзде. Күрше подъезддагы бер ир дә кылын чиртеп карады, югыйсә үзенең хатыны, баласы бар. “Хатыныңа әйтәм”, – дигәч кенә тынычланды. Билгеле, ялгызлык та бик ачы, мендәргә капланып, елап алган көннәре дә юк түгел. Их, бу ялгызлык!.. Кайчакта “Одиночество – сволочь!” дип җырлап та куйгалый... Әйе, яше дә бара, башкалар кебек, гаилә корасы, бала тудырасы да килә... Тик нәрсә эшләсен, кая барсын, кыска итәк киеп, төнен танцыга чыгып китмәс бит инде. Анда тагын ул нәрсә эшләр – тирә-як яшь-җилкенчәк кызлар белән тулы. Эт, я мәче аласы килми, чөнки аларны тәрбияләргә – ашатырга, эчерергә, астын тазартырга кирәк, ул көне-төне эштә булганда алар нәрсә эшләр? Хәер, ул шәһәр фатирында эт тотучыларны аңлап та бетми. Бервакыт таныш хатынына ниндидер йомыш белән кергән иде. Ишекне ачу белән борынына шундый ачы ис килеп бәрелде ки, һушыннан язып, артына чак аумады. Үзләре күнеккәндер, борыннары ис сизмидер, ахры... Ярый, монысы тормыш прозасы, һәркем үзе теләгәнчә яши...

...Аны бер бүлмәле фатирында шул ук буш тынлык каршы алды, хәер, алай ук түгел – акрын гына суыткычы эшләп утыра. Хас кеше яшәмәгән утрау диярсең, биредә аннан башка бер кеше дә юк. Алай дисәң дә дөрес булмас... Дөресрәге, зур дөньядан читтә урнашкан архипелаг-утраулар төркем-төркем булып урнашкан, әмма һәрберсе арым, бер-берсен күрәләр, әмма якын килә алмыйлар.

…Ярый әле, карт тутасы фатирын аңа мираска калдырды. Бер бүлмәле генә булса да, фатир фатир инде, күпләрнең анысы да юк. Дөрес, тугыз ел тәрбияләде, барлык таләпләрен, йомыш-гозерләрен үтәде. Ул вакытта шәхси тормыш турында кайгырту хакында уйлыйсы да юк иде. Хәер, тутасы артык бимазамалады, сеңлесенең оныкасы бит, ә сеңлесе белән бик якыннар иде, бәлки, ул киңәш иткәндер, югыйсә варислар юк түгел иде. Әмма, анысына да шөкер, аңа дәгъва белдерүче табылмады, бәлки, эчтән янганнардыр, кем белә... Бәхетенә каршы, кайберәүләр кебек, мөлкәт өчен талашып, судлашып йөрүче якыннары булмады. Бу үзе бәхет инде... Дөрес, араларында аның кебек фатирсызлар юк иде, әле менә дигән яшәп яталар, аның янына да килеп чыккалыйлар, туганнар бит... Әтисе белән әнисе дә килә, аларның кайгысы бер: “Кызым, кияүгә чык инде, безгә оныклар кирәк” Соң, ул кияүне кайдан тапсын, көне-төне эштә, шәхси тормышка бер нинди вакыт та юк... Заманасы шундый. Ул да бу хакта уйламый һәм хыялланмый түгел, әмма... Танышулар сайтына керергә дә курка, дөньяның нинди генә адәмнәре юк...

Кадрия, подъезд ишеген ачып, эчкә үткәч, почта тартмасына да күз салды, төрле квитанцияләр ай ахырына табан көн саен килеп тора. Теләсәнинди гәзитләр дә салып китәләр, алар күпчелек реклама белән шөгыльләнә – тегене ал, моны ал, менә бу дару “почти лекарство от смерти” һ.б. Вакыты булганда, караштырып та чыга. Хәзер бит гәзит-журналларга язылу бетте, барысы да ватсапта, яисә айфон, планшет, смартфонда утыра. Хәер, телевизорда да, гәзитләрдә дә шул ук власть әһелләре үзләрен, яки хуҗаларын мактый. Яки: “Тормыш көннән-көн яхшыра бара”, – дип тукыйлар. Яхшыргач, яхшырадыр инде... Болай да билгеле бит, шулай булгач, нәрсәгә гәзит укып, телевизор карап торасың... Аларны күргәннән, укыганнан соң өметсезлек хисе тагын да көчәя төшә. Кайдадыр тормыш гөрлидер дә бит, тик аның фатирында гына түгел. Телефон аша да еш аралашмый – эш буенча, әти-әнисе белән, ара-тирә сыйныфташлары, я бухгалтерлар курсында бергә укыган иптәш кызлары интернет аша “кунак”ка кереп чыга. Аларның да кайберләре ялгыз, шәхси тормышларын берничек тә җайга сала алмыйлар...
Ашарга хәзерләп, тамак ялгагач, бердәнбер диванына (анысы да түтәсеннән калган) ятып, ичмасам, өйдә кеше тавышы булыр, дип, телевизорын кабызды, аннан берәү ниндидер илдәге хәл вакыйгалар турында тәмләп-тәмләп сөйли башлады. Үзебезнең илдә проблемалар беткән, димәк. Икенче каналга күчеп тә тормады, анда да шул ук сәясәттер инде. Кулына эләккән беренче гәзитне алды. Башка битләре генә түгел, беренчесе дә реклама белән шыплап тулган иде. Алар да шул акча эшләргә омтыла инде. Акча, акча... Ул да, булдыра алганча, акча тупларга тырыша, бәлки, тотылган булса да, машина алырлык җыя алыр, кем белә, яшь чагында ярый, укып, шофёр таныклыгы алып калды, хәзер, әнә, ничек кыйммәт... Моннан зуррак фатир күрә алмаячагын белеп тора, каян алсын ул миллионнар?! Тагын карт әнисен күз яшьләре белән искә ала, һичьюгы, аралашыр кеше бар иде...

Карый торгач, күзе бер сәер рекламага төште. “Ялгызлыктан интегәсезме? Без Сезгә ярдәм итә алабыз. Бер сәгатьлек яки бер көнлек ир тәкъдим итмибез. Безнең хезмәт икенче ысулга корылган. Ялгызлыктан коткаруның башка ысуллары да бар. Шушы телефон аша шылтыратыгыз һәм без Сезгә барысын да аңлатып бирербез. Килешергәме, юкмы, анысын үзегез хәл итәрсез. Шылтырату Сезнең исәпкә, операторыгыз тарифлары буенча”. “Шул ялганчылардыр инде, шылтырату Сезнең исәпкә дигәннәр бит... Хәер, башка шылтыратулар да минем исәпкә бит... Кызык... Бу юри, кешеләрнең аңлы-аңсызлыгын ачыклау өчен инде...”

Тукта әле, ул ни югалта? Шылтыратып карарга кирәк! Билгеле, банк картасы санын, кодын сорасалар, әйтмәс бит инде!
Кесә телефонында күрсәтелгән саннарны җыйды. Телефонны бер кыз алды:

– Исәнмесез! Сез “Курчаклар” хезмәтенә шылтыраттыгыз.

– Исәнмесез! Мин Сезнең реклама буенча...

– Исәнмесез! Сезнең шылтыратуыгызга бик шатбыз! Безнең
рекламаны укыдыгызмы?

– Әйе. Тик Сезнең хезмәтегезнең мәгънәсен аңлатсагыз иде.

– Ә ул бик гади. Хәзер нанотехнологияләр чоры, барысы да кибернетикага, электроникага корылган. Без шулар нигезендә сөйләшә белүче электрон курчак егет, курчак кызлар эшлибез. Алар кеше кебек үк аңлы, сезнең белән чын кеше кебек сөйләшә, танышыгыз яки якыныгыз кебек, сорауларыгызга җавап бирә һ.б. Дөрес, хакы арзан түгел. Кисәтәбез, ул шулай ук секс-курчак түгел. Ул бары тик аралашу өчен... Тагын бер сорау. Сезгә нинди курчак кирәк – егетме, кызмы?

Кадрия беразга югалып калды, тик башыннан берничә уй үткәннән соң җавап бирергә булды.

– Хатын-кызлар минем эш урынында да җитәрлек... Кем әйтмешли, урманга утын алып бармыйлар...

– Мин Сезне аңладым. Димәк, Сезгә курчак егет кирәк.

– Әйе инде! Ә мин аны ничек сатып алалам?

– Без ялганчылар түгел. Безнең курьер сезнең белән сез әйткән урында очраша, курчакны күрсәтә, сез курчак белән ялгызыгыз гына аралаша, аның мөмкинлекләрен тикшерә аласыз. Ул зур түгел, әйтик, буе нибары 50 сантиметр, үзегез белән дә теләсә кайда йөртә аласыз. Тик, үзегез аңлыйсыздыр, аның белән кеше арасында сөйләшергә киңәш итмәс идек, чөнки, үзегез төшенәсездер, бу кеше бик адекват түгел икән, дигән уй туарга мөмкин...

– Анысын аңлыйм. Ә Сезнең белән, ну, курчак белән кайда “күрешә” алабыз?

– Ә сез кайсы шәһәрдә яшисез? Башкаладамы? – Кадриядән раслау ишеткәч, кызыкай арытаба дәвам итте: – Монысы бигрәк тә яхшы. Тагын бер тапкыр кабатлыйм. Безнең курьер, барып, сезнең белән аралашырга, курчакның мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш. Тагын шунысы бар: безнең хезмәттән баш тартсагыз, сез безнең юл чыгымнарын капларга тиеш. Без Сезгә электрон почта аша килешү формасын җибәрербез. Сатып алсагыз инде, бу бушлай булачак. Сез безгә курьер янында ук курчак өчен банк аша акча күчерәсез һәм раслау килү белән курчак – сезнеке. Бернинди алдашусыз. Теләсәгез, үзегез белән кемне дә булса алырга мөмкинсез. Алдарлар, дип курыксагыз, дим. Тагын шунысы бар: бу курчак кесә телефоны кебек, ай саен күпмедер күләмдә акча күчерергә кирәк булачак. Акча кермәсә, ул эшләүдән туктаячак. Акча күчү белән ул тагын аралаша башлаячак.

 


Фото: mobillegends.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: