Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 Май 2022, 10:23

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (7)

Шулай беркөнне Камилә үзе дә әнисенә әйтергә кыймый йөргән серен чишеп ташлады: – Әнием, мин бер егет белән таныштым, – диде ул, үзе шунда ук кып-кызыл булды. – Әллә кайчан вакыт, кызым, мин инде синең өчен борчыла да башлаган идем. Кыз кешенең егете булмый димени?

Гөлфинә СӘЛИМОВА.  Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (7)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (7)

 (Ахыры.)

8

 Әнисенең шәһәргә күчеп килүенә иң шатланган кеше Камилә булгандыр, мөгаен. Республика дәваханәсенә ординатура үтәргә билгеләнгәч, гаиләдә соңгы вакытта булып узган вакыйгалардан соң, ничек кенә эшләп китәргә икән дип борчылып йөри иде. Әнисе шәһәргә күчәргә уйлагач, күңелендә яңадан өмет чаткылары кабынгандай булды. Разыя Фәттаховнага да озак көтәргә туры килмәде, Хәбир Мөнирович ярдәме белән сугыш һәм хезмәт ветераннарын дәвалый торган госпитальдә үз һөнәре буенча эш табылды. Тәҗрибәле табибны кушкуллап каршы алдылар һәм ул тиз арада хезмәттәшләренең ышанычын яулап та өлгерде. Хәбир Мөнировичның шылтыратып хәл белеп, Разыяның күңелен күтәреп торуы да яңа урынга ияләшеп китәргә ярдәм итте. Ә өйдә инде эштән соң ана белән кызның сүзе күбесенчә медицина тирәсендә иде. Камилә әнисенең эшенең бик тә җаваплы һәм авыр икәнен күреп үссә дә, нигәдер табиб һәнәреннән башканы уйламады. Аның кебек кешеләргә сәламәтлек бүләк итеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр кебек иде. Мәктәптә укыганда бар фәннәрне дә тырышып өйрәнеп, тирән белемгә ия булырга омтылуы да шуннан иде. Инде, Аллаһыга шөкер, укып диплом алды, эшләргә дә эшләргә, димәк. Аспирантура хакында да сүз булган иде, әмма нигәдер күңеле тартмады. Фән казанында кайнаганчы, авырулар белән эшләү мавыктыргыч сыман. Әлбәттә, көн саен авырулар хакында сөйләшеп утыру табиб кешегә дә кызык түгел. Әле һаман сүрелеп бетмәгән кайгы-хәсрәтләрен кайвакыт театрга, кинога бару, шәһәр тормышында кайнашып алу беразга оныттырып тора сыман.

Аларны Хәбир Мөнирович дачасына кунакка да чакырды. Бик күңелле иде биредә. Камилә бер читтә торган атынгычка барып утырды да, матур итеп, бизәкләп эшләнгән япма астында көлешә-көлешә табын әзерләп булышкан әнисе белән Хәбир абыйсын күзәтә башлады. Бер-берсенә гел пар булып торалар шикелле, көнләшеп тә куярсың. Әгәр өйләнешеп куйсалар, әнисенең бар мәхәббәтен, балаларына булган күңел җылысын әлеге ир кеше урлап бетерер кебек. Ә инде әнисе ялгыз яшәсә, картлыгына Дания карт әнисе кебек юкка-барга көйсезләнеп, теңкәгә тия торган карчыкка әйләнеп куюы да бар. Ярый, әнисе ни уйласа, шуңа риза булыр Камилә. Хәбир Мөнирович кебек дәрәҗәле, акыллы кеше чат саен тезелеп тормый ул.

Шулай беркөнне Камилә үзе дә әнисенә әйтергә кыймый йөргән серен чишеп ташлады:

– Әнием, мин бер егет белән таныштым, – диде ул, үзе шунда ук кып-кызыл булды.

– Әллә кайчан вакыт, кызым, мин инде синең өчен борчыла да башлаган идем. Кыз кешенең егете булмый димени? Минем кебек, бер егет күрерсең дә, шуңа капланырсың инде, дип уйлый идем.

– Чынында шулай инде, моңа кадәр авылда анда-санда озатып куйган егетләрне исәпләмәгәндә, җитди мөнәсәбәтләр булмады да.

– Я, башлагач, сөйлә, нинди егет соң?

– Гади генә, авыл егете, дәваханәдә эндокринолог булып эшли, фәнни хезмәт яза.

– Бик хуп, кызым, гади дип, кешенең гадилегендә эш тормый, Антон Павлович Чехов әйткәнчә, кешенең тышкы матурлыгы түгел, эчке матурлыгы мөһимрәк. Әнә әтиегез бик “текә” иде, бәхетле булып кына яши алмадык. Әллә булган бәхетне саклый алмадыкмы? Әтиегез мәрхүм булганнан бирле уйланам, сорауларыма җавап таба алганым юк.

– Ә сиңа Хәбир абый ошыймы соң?

– Әй, кызым, нинди сүз ул? Әле әтиегезне җирләгәнгә күпме генә, ир турында уйларгамы соң миңа? Белмим, Айнур ни дияр. Аның күңеле болай да яралы, яңасын ничек өстисең? Юк, хыянәт булыр иде бу. Хәзергә сезнең хакта гына хәстәрләп яшисем килә әле.

 Әнисе белән сөйләшкәч, рәхәт булып калды кызга. Ә бер ялда Инсаф (егетнең исеме шулай иде) аны кыстый-кыстый авылга да алып кайтты. Курка-курка гына кайткан кызны егетнең әниләре бик җылы кабул итте. Улларының үз тиңен табуына кайсы ата-ана куанмасын инде. Башта кыенсынып кына торса да, Камилә дә үзенә булган җылы караштан куанып, үз кешеләрдәй бөтерелеп йөрде, Инсаф белән көтү каршыларга да бардылар, су салып, мунчасын да яктылар, тау астыннан агып яткан елга буеннан каз-үрдәкләрне дә куып алып кайттылар. Күптән мондый эшләрдә катнашмаган кызга авыл тормышы тансыкка әйләнгән икән шул, ниндидер күңел җиңеллеге китерде ул Камиләгә. Кызның борын чөерми, шулай җилкенеп йөргәнен күреп торган егет тә бик канәгать иде. Шәһәргә килү белән ул сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

 ...Икесе дә ап-актан киенгән яшь парның бүген иң бәхетле көне. Никахка әзерлек белән бәйле мәшәкатьләр бераз арытса да, үзең яратып сайлаган кешең белән тормышыңны бәйләү куанычы йөзләренә бәреп чыккан аларның. Камилә белән Инсафтан да матур пар юктыр кебек шул бүген.

– Россия Гаилә законына ярашлы, сезне ир белән хатын дип игълан итәм...

Камиләнең беләгеннән йомшак кына итеп тоткан кияү егете бу сүзләрне ишетүгә кәләшен үзенә ныграк тартып,“Син хәзер минеке, бары тик минеке”, дигәндәй, кулын учына алып, кысып куйды. Ә Камиләнең исә күзләре әти-әниләрендә. Әнә Инсафның әти-әнисе зур чәчәк гөлләмәсе тотып, басып тора, сөенечләре йөзләренә чыккан. Алар белән янәшә – үзенең әнисе, янында Хәбир абыйсы. Икесе дә матур, килешле итеп киенгәннәр. Бер мәлгә Хәбир урынында әтисе басып торадыр кебек тоелды Камиләгә, башы әйләнеп киткәндәй булды. Әйе, бүген әнисе янында әтисе Урал басып торса, аның бәхете тагын да тулырак булыр иде дә бит.

Ярый инде, әнисе ялгызы басып тормый. Айнур да армиягә Ерак Көнчыгышка эләкте, туйга да кайта алмады. Ашыгыч рәвештә хәрби кыр өйрәнүләре башлану сәбәпле, ялга җибәрмәделәр солдатны, котлау телеграммасы гына килде. Анысына да шатландылар, иң мөһиме, Айнурга армия хезмәте бик тә охшый, мөмкин булса, ул яңадан да гомерен хәрби һөнәргә багышларга хыяллануы хакында хат саен язып тора. Каршы түгелләр, күңеле тарткан юлны сайласын, әйдә.

 Шул арада яшьләрнең кулына ике ак күгәрчен китереп тоттырдылар. Һәркайсы эчтән теләген әйтеп, тынычлык кошларын күккә очырды. “Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бәхетле булып яшәгез, балакайлар”, – дип теләде Разыя кияве белән кызына.

Яшьләр үзләре дә шул теләктәләр иде. Ә мәйдан өстендә күңелле җыр яңгырады:

 

 Туй күлмәге бер көнлекме –

 Туй күлмәге мәңгелек!

 

 Амин, шулай булсын.

 

Гөлфинә СӘЛИМОВА.  Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (7)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: