(Дәвамы.)
Әлегә иң дөресе – армиягә китү, бәлки, шунда хезмәт итәргә дә калыр, бәлки, бәхетенә берәр хәрби уку йортына укырга керергә җай чыгар.
Урал авыр хәлдә ятканда, вәгъдә иткәнчә, курсташы Хәбир Шәвәлиев хәл белеп, шылтыратып торган иде. Уралны җирләшергә дә килде ул. Әлбәттә, Разыя бу кадәресен көтмәгән дә иде. Әмма министрлык кешесенең аның хәленә керүенә сөенеп тә куйды. Дуслык авыр вакытта сынала, диләр бит. Хезмәттәшләре алдында да бу аның өчен үзенә күрә бер яклау кебек тоелды. Әллә аңа ярдәм сорап шылтыратыргамы? Билгеле, горур холыклы Разыя өчен бу бик авыр мәсьәлә. “Менә минем алдымда баш ияргә калдыңмы? Ә бит теге вакытта мине кешегә дә санамаган идең”, – дип әйтер дә кебек тагын. Ә нигә соң Разыя гел үзен гаепле саный әле? Кыюрак булсын, әгәр яшьлектә кызны яраткан икән, мәхәббәте өчен көрәшсен иде.
Шунда Разыя үзенең Уралы белән никадәр яклаулы булуын тагын да ныграк аңлады. Моңа кадәр ул үзенең эше турында гына уйлап яшәгән икән лә. Йорттагы мәшәкатьләр аңа вакытлыча дәваханә тормышыннан арынып торырга гына ярдәм иткән икән. Хәзер өйдә дә ямь калмаган кебек, хуҗалыкта ир-атның булмавы үзен ничектер сиздерә дә тора. Төшке аш җитсә дә: “Әнисе, кайтасыңмы, килеп алыйммы?” – дип шылтыратучы юк. Кич кайтса да, өстәл башында Уралның урыны бушлыгын күреп йөрәге әрни, менә-менә бүлмәдән елмаеп килеп чыгар кебек. Төннәрен сөйләп тә торасы юк, иренең буш мендәрен кочаклап, күпме яшь түкте инде. Табиб буларак, болай ярамавын, нервларының какшый баруын да белә ул. Әмма йөрәккә генә боерык биреп булмый. Кайвакыт күңелендә ниндидер шигырь юллары да яңгырап китә:
Рәхмәт яусын, син кайчандыр
Атладың янәшәмдә.
Мин бәхетле, үткәнемне
Сагынып яшәсәм дә...
Әгәр Уралы исән булса, яшәешләрен үзгәртү хакында уйланыр идемикән Разыя? Тик ничек итеп? Әлегә бу хакта уйлап җиткермәгән икән шул.
Әмма гел генә моңаеп та утырып булмый. Разыя, бар кыюлыгын җыеп, Хәбир Шәвәлиевка шылтыратырга булды. Анысы, көтеп кенә торган диярсең, трубканы тиз алды.
– Хәбир Мөнирович, Сезне борчырга булдым әле, – диде Разыя, хәл-әхвәл сорашкач.
– Ярый, ярый, тик Хәбир дип кенә сөйләшсәгез дә була, – диде министр урынбасары.
Кәефе яхшы вакытка туры килдеме, сәбәбе башкада идеме, Разыя аңлый алмады. Ул кыскача гына эш һәм яшәү урынын алыштырырга карар итүен сөйләп бирде һәм шәһәр дәваханәләренең берәрсенә урнашырга ярдәм итүен үтенде.
– Сезнең кебек тәҗрибәле белгечне эшкә урнаштыру авыр булмас, тик сезнең дәваханәнең баш табибы Шиһап Шәмсиевич кына үпкәләргә мөмкин, – диде Хәбир, шунда ук фикерен анык белдереп.
– Ул минем хәлне аңлый инде, – диде Разыя, әле бу хакта баш табиб белән сөйләшмәсә дә. – Әгәр мин эшемә бар җан җылымны биреп башкаралмасам, миннән ни файда?
– Ярый, Разыя, кайчан киләсез, миңа шылтыратырсыз, аңынчы мин эш урыннарын карый торырмын.
Разыяның күңеленә җиңел булып китте. Менә бит бер уйламаган җирдән җае килеп тора. Инде әнисен апаларына урнаштыру мәсьәләсен хәл итәсе калды. Тик бу хакта аңа ничек сүз катырга? Ял көнне авылга апасы Фәнзәлияләргә барам дигәч, ул да барырга теләк белдерде.
Разыя уйлана-уйлана да, моңа кадәр яшәгән еллары ничектер җиңелрәк булгандыр кебек тоела. Әмма соңгы вакытта көтмәгәннән никадәр катлаулыклар барлыкка килде дә куйды. Ләкин үлгән артыннан үлеп булмый дигәндәй, алга таба яшәргә көч табырга тиеш ул, бигрәк тә балалар хакына. Димәк, тормыш юллары сикәлтәле булса да, үзеңне ничектер тигезрәк тотарга, хәл ителмәстәй мизгелләрдән дә чыга белергә кирәк. Әнә Фәнзәлия апасы тыныч кына, бар дип сөенми, юк диеп көенми генә яшәп ята. Җизнәсе Фәнил дә аңа тап килгәндәй, тыныч кеше. Мөгаен, бәхетле гаилә менә шулай буладыр да. Аларның бер-берсенә күз сирпеп алулары, кулларына куллары орынып китүе дә яратышып, аңлашып яшәүләрен дәлилли кебек. Разыя үзенең Уфага күчеп китәргә ниятьләвен, әлегә әнкәләрен апаларында калдырырга теләвен әйткәч, апасы белән җизнәсе шунда ук риза булды. Разыяның иңнәреннән тау төштемени!?
– Апаем, борчылма, син болай да әнкәйне ничә еллар сыендырдың, безгә дә чират җиткәндер, – диде апасы. – Әле киләчәген белеп булмый, үзеңә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен. Син республика дәваханәсенә урнашсаң, кем белә, бәлки барыбыз өчен дә терәк булырсың. Аннары балаларыңны да урнаштырырга кирәк ич.
– Әй, апам, сезгә зур рәхмәт, мине шулай аңлап эш иткәнегез өчен.
– Кызым, каядыр күчеп китеп, өйрәнелгән йорт-җиреңне калдырып, дөрес эшлисең микән? – диде сүзнең нинди борылыш алуын тыңлап торган Дания карчык.
– Эх, әнкәй, аңласаң икән җанымның ничек телгәләнгәнен!
Шуны гына көткәндәй, болай да тулышып торган күңеле көчле яңгырдан ерылып киткән буадай, ычкынды да куйды, өстәлгә капланып, үксергә тотынды.
– Әй, балакаем, күңелеңә авыр ишетелдемени соң? Йә, тынычлан инде, – дип, әнкәсе иңнәреннән кочаклап алды аны. – Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри диләр бит. Сабыр булырга кирәк.
Разыяның үзенең дә гомер иткән йорт-җиреннән бер дә чыгып китәсе килми, тик әлегә читенлекләрне хәл итүнең башка юлын күрми шул. Әнкәсен дә нинди хәсрәткә салганын аңлап тора ул.
– Ярый, әнкәем, читтә ямь тапмасам, бераздан кире әйләнеп кайтырмын. Әлегә мин ялгыз түгел ич, кызым янына күчәм.
– Ярар инде хәерле булсын, – диде ана кеше, кызының фикере белән килешеп бетмәсә дә.
Башкалага ул төрле каршылыклы уйлар белән юлланды. Кунакханәгә урнашкач, башта кызының хәлен белешеп, аны эштән соң очрашуга чакырды, аннары министрлыкка, Хәбир Мөнировичка шылтыратты. Әмма ул көнне аны очрата алмады, командировкада диделәр. Ярый, андый югары вазифалы кешеләр гел генә урынында утырмыйдыр инде, иртәгә тагын шылтыратыр. Камилә исә әнисенең шәһәргә эшкә күчәргә теләвен кушкуллап хуплаган иде.
– Ниһаять, әнием без бергә, – дип кочаклап алды ул әнисен. – Мин инде берничә фатирны карап куйдым. Эшкә урнашкач, сиңа кайсы якын була, шунысын сайларбыз.
– Мин дә бик шат, кызым, шушы авыр мизгелләрдә синең янымда булуыңа. Әле дә син бар, – диде Разыя, кызын кабаттан да кочагына кысып.
Аннары кыз белән ана кунакханәнең беренче катында урнашкан ашханәгә кереп, тамак ялгап, озак кына сөйләшеп утырдылар. Акрынлап шәһәр тормышы башланып китте.
Хәбир Мөнировичка кабат шылтыраткач, ул Разыяны үзенә кунакка чакырды. Разыя мондый көтелмәгән хәлдән сүзсез калды. Ничек була инде, ул бит Хәбирнең хатыны белән бөтенләй таныш түгел. Бу хакта әйткәч, Хәбир башта кычкырып көлде, аннары үзенең бернинди дә хатыны юклыгын әйтеп, аны тагын бер тапкыр шаккаттырды.
– Ничек алай була? Мин сезне өйләнгән дип ишеткән идем, – диде Разыя, ни әйтергә белми.
– Менә шулай, әлеге көндә буйдакмын, ирекле кош, ягъни мәсәлән, – диде Хәбир, аны тагын да кыенрак хәлгә куеп. – Ничек диләр әле, характерлар туры килмәде, диләрме? Ярый, бала булганчы аерылып калдык.
Шулай да Разыя аның фатирына барудан баш тартты, ничектер уңайсыз кебек тоелды. Әлбәттә, кыз кеше булса, башына андый уйлар килмәс иде. Кыз чактагы сафлык бернинди шикләнүне дә белми, барысын да идеаль төстә кабул итә. Ә хатын кешенең фикере – ул башка, ул инде хисләрдән битәр, акыл белән эш итә.
Алар шәһәр үзәгендәге рестораннарның берсендә очрашырга булдылар. Разыя ресторанга барганчы, иртәрәк киенеп чыкты да, Урал белән беренче танышкан эзләре буйлап, тагын Салават Юлаев һәйкәле янына китте. Һәйкәл яныннан түбәндә агып ятучы Агыйдел елгасына төбәлеп, аның икенче ягыннан җәйрәп ятучы мәхәббәт күренешкә сокланып карап торды. Аннары хәтирәләрне яңартып, йөрәкне сулкылдатып үткәннәрне искә төшерүче эскәмиягә барып утырды. Көл астында да чаткы сүнми икән. Өстә көл сап-салкын, ә актарып карасаң, эчтә бәләкәй генә чаткы яна. Кагылсаң, куырып ала, ә җил өрсә, бу бәләкәй чаткыдан дөньяны ут ялмардай ялкын чыгарга мөмкин. Урал да беренче тапкыр шушында Разыяның күңеленә көтмәгәндә сөю утын кабызды, шушында аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ә хәзер килеп, яшьлегенең бердәнбер мәхәббәте китеп, урынына тик хәсрәттәй ялгыз, үкенечле бер хис торып калды. Күңелдә исә каяндыр ишеткән җыр юллары яңгырый кебек:
Күңел тулы сары сагыш,
Ник очраштырдың безне, язмыш...
Ярый, Хәбир Мөнирович янына барырга вакыттыр. Разыя башын түбән игән килеш, акрын гына таш мәйдан буйлап килгән юлына борылды. Берничә адым китүгә күзен күтәреп караса, үзенә табан килгән Хәбирне күреп, аптырап калды.
– Аптырама, Разыя, минем дә яраткан урыным бу, – диде ир, аның гаҗәпләнүен күреп.
Үзенең эче пошкан саен шушы мәйданга килүен, яшьлек эзләре буйлап Разыяны эзләп йөрүен, инде күпме гомерләр аны оныталмый, яратып яшәвен, яшьлектә кыюсызлыгы өчен үзен гаепле санавын бүген сүзләр белән аңлатып бирергә иде исәбе. Әмма һаман теле әйләнми, Разыяга сөю тулы карашын төбәп, басып тик тора. Аңлады аны Разыя, алда аларны бөтенләй башка язмыш көтәдер кебек тоелды, әмма ул хакта уйларга иртәрәк әле...
(Дәвамы бар.)