+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 Май , 22:46

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (Ахыры)

Күңелләре тулган ахирәтләр үксеп елап җибәрделәр. Әллә сөенечтән, әллә көенечтән...

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (Ахыры)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (Ахыры)

* * *

Ишек ачылып ябылган тавыш Зифаны уйларыннан айныткандай итте. Сәрия икән.

– Абау, өенең салкынлыгы! Әллә кичтән дә якмагансың инде? – Күршесе, керә-керешкә сөйләнә-сөйләнә кухняга үтте, ахирәтенең өйдәге утыны белән плитәсен ягып җибәрде, аннары чәй куйды да Зифа янына зур якка чыкты. – Кичтән кереп хәлеңне белергә иде дә, утың янгач, борчымаска булдым. Тәрәзәдән өстәл артында утырганыңны күргәч, гәзит укыйсыңдыр дип уйладым. Сине беләм бит мин. Гәзит-журналларың килсә, йокыларың онытыла. Әле менә Тәнзилә апага укол ясарга барырга чыккач керәсе иттем, – Сәрия сөйләнә-сөйләнә кулындагы дипломатын ишек янындагы креслога куйды.

Зифа ахирәтенең баштагы сүзләрен ишетмәде дә. Үзенекен сөйләде:

– Бүгенгә плитә якмам дигән идем. Хәзер ятам инде...

– Ничек ятасың?

– Озак утырдым. Чыгып керәм дә, юынып ятам, дип торам, Сәрия. Рәхмәт хәл белеп керүеңә.

– Зифа вакытка күз салды да:

– Сәгать тә тугызынчы киткән икән... – дип урыныннан кузгалды.

– Соң, Зифа, таң атты бит инде! Сәгать иртәнге тугызынчы җитте!

– Ничек?

– Зифаның карашында аптырау да, курку да чагылды.

– Син ничек кердең минем өйгә?

– Ишегеңнән кердем. Ишегең ачык иде бит! И Зифа, Зифа, Гәүһәр үлде дип шултикле бетеренмәсәң дә ярый инде. Аңлыйм да бит хәлләреңне. Ул кадәр үк уйланырга кирәкмидер...

– Гәүһәрне оныттым инде мин, Сәрия.

– Алай булгач, нәрсә булды сиңа, Зифа? Ни төсең, ни күзең дигәндәй. Әллә нишләгәнсең. Шешенгәнсең диимме...

Төннәрен түгел, көндезләрен дә ишегенә бик салырга гадәтләнгән Зифа, Гәүһәрне җирләп кайткач, ишек бикләү түгел, тәрәзә чаршауларын да тартмый төн чыкканын әле генә аңлады һәм куркуыннан тетрәнеп куйды. Үз-үзен онытырлык дәрәҗәгә җиткергән сәбәп Әнәс белән Инзиләнең хаты иде.

– Хат алдым мин, Сәрия.

– Кемнән?

– Әнәс белән Инзиләдән...

– Ә? Зифа, Сәриягә өстәлдәге хатларны ачып салды. – Синнән яшерер серем юк, Сәрия. Укы. Үзең аңларсың...

Сәрия, шикләнеп кенә ахирәтенә карады да, өстәл өстендә таралып яткан хатларны барлап, укый башлады. Ул арада хуҗабикә чыгып керде, юынды, янган плитәсенә алып кереп утын өстәде. Кайнап чыккан чәйнеген сүндереп, чәй пешерде, табынына сый тезеп, күршесе белән чәй эчәргә әзерләнде.

– Язмыш дисәң дә, язмыш синдә, Зифа. Сорап алсаң да, шултикле булмас. Китап язарлык бит, я? – Сәрия, хатларны укып беткәч, уйчан карашын Зифага төбәп торды да: – Китап, дигәннән, китап та шулай языла торгандыр ул, әйеме?

– Әллә инде... Шулайдыр.

Сәрия, ниһаять, җавап ишетергә теләгән соравын бирде:

– Я, нәрсә хәл итәргә булдың инде? Зифа тәрәзәдән бер ноктага текәлгән карашын авырлык белән аерып, ахирәтенең күзләренә бакты да:

– Тормышымнан сызып ташлаган идем инде Әнәсне дә, Инзиләне дә. Мондый хәл килеп тугач, язам! Монда кайтырга чакырам... Ярата идем бит мин Әнәсне, Сәрия. Ярата идем. Йөрәгем шулай куша, – диде һәм, башын чайкап, карашын читкә алды.

– Чынмы? Синең сүзләрме бу, Зифа?

– Минем сүзләр, Сәрия...

Дулкынлануы йөзенә чыккан Сәрия, сак кына атлап килде дә Зифаны кочагына алды. Күңелләре тулган ахирәтләр үксеп елап җибәрделәр. Әллә сөенечтән, әллә көенечтән...

 


Фото: goodhouse.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в