* * *
Хат Әнәстән иде. Кат-кат бөкләнгән кәгазьләр арасыннан тагын бер конверт чыкты. «Зифага» дип язылган да, сызып «Зифа... апага... Инзиләдән» дип төзәтелгән. Йөрәге чыгардай булып типкән Зифа саклык белән Әнәс юллаган язуны укый башлады. «Зифа, саумы! Кайчандыр язмышын синең белән бәйләгән, тормыштагы барны да, юкны да уртак иткән, ике дистә елга якын бергә яшәгәч, сиңа хыянәт иткән, бүген килеп исенә төшергән Әнәс дип белерсең. Хәлләрең ничек? Җан өшеткеч ялгызлык салкынын ни хәл җиңәсең? Хәер, акыллы хатын бит син. Бергә яшәгәндә рухи дөньяңның байлыгына, күңелеңнең чисталыгына соклана идем. Рухи яктан бай кешенең үз дөньясы була, диләр. Синең кебекләр тормыш куйган нинди генә кырыс сынауларны да җиңәр көч табалар үзләрендә. Бар кешегә дә бирелмәгән шул андый көч. Менә, миңа, мәсәлән... Бәлки, ишеткәнсеңдер дә, бәлки, юктыр, узган көздә Инзиләне җирләдем. Әллә синең рәнҗеш тотты, әллә язмыш дигәннәре шул? Миңа рәнҗегәнсеңдер, Зифа. Рәнҗеми булмас. Картлыгыңа аяк басканда, ялгызыңны калдырып киттем бит. Хыянәт иттем. Йөрәгемнең бер өлешендә Инзиләгә дә урын булды, сине дә яраттым, Зифа. Сабыебыз юклыгы тормышыбызны бөтен итә алмады. Хәзер әллә үзең дә аңлагансыңдыр, мине кичергәнсеңдер... Бүгенгедәй хәтеремдә, син киңәшмәләрдә тоткарланган көннәрдә эштән кайтып мал-туарны карап кергәч, теге зәңгәр костюмны кулларыма алып, дөньяга килмәгән сабыебыз белән «сөйләшә» идем. Их, белсәң, шул вакыттагы йөрәгемнең өзгәләнүен! Яшь чактагы танышым Инзилә сезнең авылга килгәч, бәхетемне сынап карарга теләдем. Азгынлыктан түгел, чарасызлыктан бардым бу адымга, Зифа. Ышан миңа: икебезнең мәхәббәт җимешебез булса, әллә ниләр вәгъдә итсәләр дә, ясамас идем андый ялгышлыкны. Икенче яктан уйлап карыйм да, Инзилә йөзендә коткаручымны күрәм! Ни өчен, дисеңме? Юлымда ул очрамаган, буйга узмаган булса, җан газабыннан эчкелек белән чыгарга тырышыр идем. Һәм беләм, моның ахыры хәерле булмас иде... Ә бүген нәрсәгә ия мин? Җиткән тормышым, буй җиткереп килгән улым бар. Филүс улым уналтынчы яшьлек инде. Гимназиядә укый. Киләчәктә хәрби училищега керергә теләге зур. Акыллы бала. Барысын да аңлый. Инзиләнең өлкән кызы да ипле. Миңа әти дип үсте. Инде тормышлы. Үзе балалар үстерә. Инзилә, бахыр, үз хәлен белгәндер инде, соңгы айларында гел сине сөйләде. «Миннән соң Зифага гына өйлән. Сине аңардан тартып алдым. Аңа гына калдырам...» – диде. Балаларың, җитеш тормышың булгач, мин сиңа нигә кирәк, дисеңме? Кирәк шул, Зифа, кирәк! Вөҗдан газабы ирек бирми миңа. Күзләреңә карап гафу үтенәсем килә. Туганнарым да янәшәмдә. Тик... туганныкы тубалда, диләр бит. Аларның үз тормышы, үз көне. Янәшәңдәге якын кешеңне берни дә алыштыра алмый. Гомер көзләреңә аяк баскач моны ныграк аңлыйсың икән. Үткәннәрдән алган сабакларны истә тотып, кылган ялгышлыкларны җайлап, язмышыбызны кабат ялгап карасак иде, Зифа. Яшебез дә алтмышка таба бара бит инде. Бит тутырып яздым. Күңелемне бушаттым кебек. Ә үземә бер сүзем дә әйтелмәгән кебек. Гаҗәп. Нинди генә чагың булса да, Зифа, зинһар, хатыма җавап яз. Нәрсә генә дисәң дә ризамын. Булдыра алсаң, кичер мине үткәннәрдәге адымым өчен! Сиңа исәнлекләр теләп, хатымны тәмамлыйм. Сәлам белән Әнәс...»
Хатны укып чыкты Зифа. Тәне бер янды, бер өшеде. Ә күзләреннән яшь акты. Нинди көн булды бу? Гәүһәрнең үлеме, уйламаган җирдән килеп төшкән хат?! Нәрсәгә кирәк иде бу кадәре? Кайчандыр тормышын бер иткән Әнәсе дә үткәннәрдә калган иде бит инде. Бергә төшкән фотоларыннан туплаган фотоальбомын да еракка яшергән, өйдәге Әнәсне хәтерләткән башка әйберләрне дә кайсын кая урнаштырган иде. Ире утырткан бакчадагы алма агачларын юк итәргә генә кулы бармады хатынның... Инзиләнең үлеме... «Рәнҗедең, ахры», – дигән Әнәс. Башыннан кичкәннәре белән язмышым шулдыр дип килешкән иде бит инде Зифа. Рәнҗүгә килгәндә, алай ук рәнҗемәгән иде дә кебек. Аңламассың бу дөньяны. Соң, Әнәс, синең дә бәхетле булырга хакың бар бит. Шуңа да, серең чишелгәч тә, тавыш-гауга кубармый, Инзиләңә бирде бит үзеңне Зифа...
Хатны кат-кат укыды, бүгенге Әнәсне күз алдына китерде Зифа. Әнә ул: чәчләренә чал яткан, буйга да басылып киткән Әнәс. Адымнары да әкренәйгән кебек... Онытылып озак утырды Зифа. Урыныннан кузгалыйм гына дигән иде, күзе икенче хатка төште, Инзиләнең үзенә юллаган соңгы хатына. Тамак төбенә утырган төердән котылырга теләп, каршындагы графиннан агызып су эчте. Яшьләрен сөртте һәм калтыранган куллары хатка үрелде. Кәгазьгә күз салгач та, йөрәге чәнчеп алды хатынның. Инзилә көч белән басып, тырышып язган иде. Күренеп тора, өстәл артына утырып түгел, урын-җирдәге кеше интегеп, бүленеп-бүленеп язган иде аны... «Саумы, Зифа апа! Сиңа хат язучы Инзилә мин. Бу хәбәрем сиңа барып җиткәндә, дөнья йөзләрендә булмам инде... Көннәрем санаулы. Хәлемне беләм. Табиблар тиздән тереләсең диләр. Дөресен әйтмиләр. Алар яшерсәләр дә, гомер кояшымның сүнүгә барганын чамалыйм... Зифа апа! Булдыра алсаң, мине гафу ит. Сине бик рәнҗеттем. Гаебемне таныйм. Күп еллар бергә гомер иткән иреңнән аердым бит... Маңгаема шулай язылгандыр дип тынычлана алмадым, азгынлыкта гаепләп үз-үземне күрә алмаслык хәлләргә төштем. Яшәвем яшәү булмады. Беренчесе үзе мине калдырып китте. Икенчесендә сезнең арага кереп ирле булдым. Йөземә бәреп әйтүчеләр булмады. Их, әйтсәләр, йөрәгемә җиңелрәк булыр иде. Ә болай ирле дә булдым, хурлы да булдым һәм үз эчемә бикләндем. Кеше бәхетенә үрелеп бәхет корып булмый, диләр. Дөреслегенә үзем татыгач ышандым. Нишлисең, туасы җан булгандыр, шул ашкындыргандыр инде... Ни өчен арагызга кара шәүлә булып төштем мин? Хәлем җитсә, аңлатып үтәргә тырышырмын. Ирдән кайткан хатын исем күтәрә. Ул яшәгән йортның ишеге ябылмый. Дөрес аңла, Зифа апа, бу сүзләр бар кешегә дә кагылмыйдыр, бәлки, кешесенә күрә әйтелгәндер.Таныш булмаган җирдә, сезнең авылда яши башлагач, минем дә ишегемне кагучылар булды. Берсенә дә ачмадым. Чит җирдә яши башлавыма ай ярым дигәндә Әнәс килде. Ул – райондашым да, авылдашым да иде. Мин мәктәпнең өлкән классларында укыганда, армиядән кайткан егет иде ул. Кичләрен клубтан кайтканда озаткалаганы да булды. Хисләрен дә белдерде. Ул чакта Әнәскә буй җитмәслек итеп карый идем. Бик ошаса да, үзен кире кактым. Аннары ул техникумда укыды, районда эшләп алды да, сезнең авылга эшкә җибәрелде. Мин дә урта мәктәптән соң берничә училищеда укып чәч кисүче, пешекче-кондитер, икмәк пешерүче, сатучы һөнәрләрен үзләштердем. Эшләп карадым. Күңелем сатучы эшенә генә ятты һәм шунысын дәвам иттердем. Берничә ел эшләгәч, классташ егетемә тормышка чыктым. Кызыбыз туды. Җиде ел ярым яшәгәч, башканы очратып, китеп барды. Аннары тормыш дулкыны сезнең авылга алып килде. Әнәс белән кабат очраштырды. Миңа килүенең сәбәбен ачыктан-ачык аңлатты. Теләге – уртак балабыз булу иде. Каршы килә алмадым, Зифа апа... Калганын беләсең инде...
...Улыбызга исемне дә Әнәс кушты, Филүс дип атады. Белекле, мәгънәле бала булып үсте. Күз тимәсен. Аллаһ гомерләрен, бәхетләрен бирсен. Ул барысын да белә. Менә хәзер, яман авыру бугазымнан алгач, әҗәл килүен көтеп ятканда уйландым да, сиңа әйтеп калдырырга булдым, Зифа апа. Синнән алдым, сиңа калдырам Әнәсне. Әнәс янында улыбызны да. Мин бирә алмаган җылыны син бир аңа, Зифа апа. Игелекле бала булыр. Ышанам. Картлык көннәрегезне Әнәс белән бергә үткәрегез. Мине дә искә алыгыз... Хуш булыгыз... Инзилә...»
Хатны укыды да укыды Зифа. Бу юлларны язган кешенең инде ярты ел элек гүр иясе булганына ышанасы килмәде. Кайчандыр Әнәсне тавыш-тынсыз чыгарып җибәргәненә күңеленнән сөенеп тә куйды. Ичмасам, ул әти булу бәхетен татыды. Инде барысы да җайга салынды дигәч кенә картлык көнендә Әнәснең дә канаты каерылган. И язмышлар...
(Ахыры бар).
Фото: syl.ru