Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 Май 2022, 10:16

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (5)

– Син сизмисең, улың иртәнгә таба исереп кайта да, көн буе йоклый, тагын бер баш бәласе була инде, – дип, әнисе Дания карчык адым саен Разыяны битәрли.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (5)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (5)

(Дәвамы.)

6

 

 Кабинетына ишек шакып Разыя Фәттаховна килеп кергәч, адвокат Якуп Мирсәевич эшнең нидә икәнен шунда ук аңлады: әлеге ханым яклау эзләп килгән. Разыя йомышын әйткәч, бераз ни дияргә белми торды, үтенечен кире каксаң, ике абруйлы кешенең язмышы гына түгел, әлеге гаиләнең, бигрәк тә балаларның язмышы зур сынау алдында. Хөкем ителүнең ахыргы нәтиҗәләре әллә күпме җайсызлыклар тудырырга мөмкин. Ризалашса, мондый катлаулы эшне исбатлау бик тә четерекле. Ул үзе гомер буе прокуратурада эшләгәнлектән, андый җинаять эшләре белән аз очрашмады.

– Разыя Фәттаховна, сезне аңлыйм мин, ләкин хәзер мин икътисад белән бәйле җинаять эшләрен генә карыйм ич, – диде ул, әлеге эшкә алынырга теләге юклыгын аңлатырга тырышып. – Аннары безнең адвокатлар коллегиясе дигән оешма бар ич, үз белдегебез белән генә йөри алмыйбыз.

– Монысын сүз өчен генә әйтәсез инде, законнарны сездән дә әйбәт белгән кеше юк. Әгәр үзе алынса, адвокатларның теләсә нинди җинаять эше буенча яклаучы булып чыгыш ясарга хокуклы икәнен беләм мин, – диде Разыя да, артка чигенергә исәбе юклыгын белдереп. – Мин бит сезгә шундый зур ышаныч белән килдем, акчасыннан калмабыз.

 Якуп Мирсәевич арытаба сүз куертып тормады, вакытны озакка сузмыйча, судка кадәр Айнурны сак астыннан өйгә кайтарып тору мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген әйтте дә, шунда ук җыенып, прокуратурага китте. Анда, ярый, бәхетенә каршы, өлкән тикшерүче Миргалләмов урынында иде. Айнурның җинаять эшенә бәйле тупланган күрсәтмәләргә, экспертиза белешмәләренә күз йөртеп чыккач, өлкән тикшерүчедән Айнур белән күрешергә рөхсәт сорады.

 Егет әле полиция бүлегендәге сак астына алынганнарны вакытлыча тота торган камерада иде. Конвой ишекне ачып, чыгарга кушкач, Айнур, тагын сорау алырга чакыралардыр, дип уйлаган иде. Әмма тишерүче бүлмәсендә аңа таныш булмаган, олы гына яшьтәге кешене күргәч, бераз тынычланган кебек булды.

– Мин сезнең адвокатыгыз булам, әниегез яллады, – диде әдәпле генә итеп исәнләшкән егеткә, баштан-аяк күз йөртеп, Якуп Мирсәевич. – Я, әйдә сөйлә, ничек әтиеңә шулкадәр авыр тән җәрәхәте ясый алдың? Тик дөресен сөйлә, шулай булса гына, мин сине яклый алам.

 Айнур тагын түкми-чәчми тикшерүчегә сөйләгән сүзләрен кабатлады.

– Мин аны үтерәм дип уйламадым ич, ялгыштан килеп чыккан хәл бит ул. Бәлки егылмас та иде, анда үрдәкләр өчен куелган сулы ләгән тора иде, әти шуңа абынып барып төште булса кирәк.

– Менә-менә, монысы яңалык. Бу хакта тикшерүчегә әйтмәгән идеңмени?

– Әйттем, син әллә ни дә сөйләрсең, исбатлый аласыңмы соң, диделәр.

– Ярый, исбатларга тырышып карарбыз, – диде Якуп Мирсәевич, үзе эчтән генә: “Кичекмәстән яңадан тикшерүче-криминалист белән эшләргә кирәк булыр, ”дип уйлап куйды. – Әлегә син бераз көтеп тор, хәзер мин сине судка кадәр өйгә кайтару мәсьәләсен хәл итәргә тырышачакмын.

 Адвокат язган гаризаны караганнан соң, суд Айнурны күзәтү астында тоту шарты белән өйләренә кайтару хакында карар чыгарды. Монысы да аның өчен зур шатлык иде, менә гаиләнең кадере кайчан беленә икән ул! Камерада бер тәүлек тоткынлыкта утырганда ниләр генә уйлап бетермәде, хәтта хөкем ителеп, төрмәгә киткәнче әллә үз-үземә кул салыйммы, дип тә уйлаган иде. Әмма аны ничек итеп эшләргә дә белмәде.

 Суд утырышы ябык режимда уздырылды, шаһитлар күп түгел иде. Шулай да шактый тавыш-гаугалы булды. Бигрәк тә Вероника бар гаепне Айнурдан да элек Разыяга япсарды. Озак еллар бер-берсе белән йөрешмәүләрен, Разыяның Уралның туганнарын өенә кертмәвен, балаларында әтиләренә карата күрәлмәүчелек тәрбияләвен, тагын әллә нинди бәлаләр тагып, үтерүчегә иң каты хөкем карары чыгаруны сорады.

Адвокат исә сүз алып, аннан:

– Сез, гражданка Вероника Сабировна, энегезнең гаиләсе белән дус булып, килеп йөрмәгәч, ул сүзләрегезне каян алып әйтәсез? – дигән сорау биргәч, Вероника ык-мык килә башлады. Адвокатның:

– Менә, хөрмәтле суд, бу шаһитнең сүзләре бернинди дәлилләүләргә дә нигезләнмәгән, буш сүзләр, – диюе прокурор Исламовка ошап бетмәде, әлбәттә. Ул инде Якуп Мирсәевичның: “Урал сулы ләгәнгә абынып китеп егылган”, – диюенә дә каршы төште. Аягындагы кан сауган урынның бәлки әллә кайчангы ярадыр дип, әлеге дәлилне кире какты. Сүз дә юк, һәр дәлил фактлар белән ныгытылырга тиеш шул.

 Шаһитләрнең чыгышын игътибар белән тыңлаганда судья Сөләйманов эчтән генә яшь егет язмышы хакында уйланып утырды. Гаепленең әнисен яклап ярдәмгә ташлануы – табигый күренеш. Бу тиз арада эшләнгән эштә ул нидер уйлап тормаска да мөмкин. Бәхетсезлеккә каршы, уйламый ясалган адымның фаҗига белән тәмамлануы үкенечле.

Аның башында әнә шул “бәхесезлеккә каршы” дигән сүзләр бөтерелде дә бөтерелде. Суд карарын язганда һич тә усал ниять белән ясалган җинаять дип яза алмады, каза күрүчегә авыр тән җәрәхәте ясау ялгыш үлемгә китергән, дигән нәтиҗә ясады. Әмма кеше гомере вакытсыз өзелгән, аңа улы Айнурның уйламыйча ясаган гамәле сәбәпче булган. Карарга соңгы ноктасын куйгач, тагын бераз уйланып утырды судья. Шундый катлаулы эш, бер гаилә эчендә еллар буе җыелып килгән аңлашылмаучылык өчен баланың хөкем ителүе аяныч та бит. Бу вакыйга болай да аның иңенә авыр йөк булып ятачак, язмышынды кара тап булып сакланачак. Ахыры ни белән бетәр, монысы билгесез, әлбәттә.

 Хөкем залында суд карарын укыганда: “Гаепләнүчене әтисен үлемгә китерүче авыр тән җәрәхәте алуга этәргәне өчен алты елга ирегеннән мәхрүм итәргә”, дигән сүзләр яңгырагач, берәүләр ризасызлык белдереп гүләшеп алды, икенчеләре “бу кадәр кирәкми иде”дип, кабат хәсрәткә төште. Залдан Айнурны конвой белән алып чыгып киткәндә Разыя: “Улым, барыбер коткарам мин сине, көтеп тор”, – дип кенә әйтә алды. Ул бу минутларда башын диварга илтеп орудан чак тыелып калды.

 Адвокат Якуп Мирсәевич эшкә ныклап тотынды, кичекмәстән суд карарын кабат карауны сорап, Югары судка шикаять язды. Чынында да, судта Айнурның гаебен дәлилләүче фактлар ышанырлык итеп исбатланмады, эшнең җентекле тикшерелмәве, аерым очракларда коры сүзләргә нигезләнүе күренеп торды.

Югары суд район суды карарын кире кагып, кабат карау өчен кайтаргач, Якуп Мирсәевич җиң сызганып тикшерүләрне яңабаштан ачыкларга тотынды. Тикшерүче-криминалист белән фаҗига урынын җентекле күздән кичереп, мәрхүмнең ташка ни рәвешле барып төшкәнлеге хакында төрле версияләрне чагыштырып карадылар. Медэкспертизадан күренүенчә, Уралның сул аягында тездән түбән өлешендә кан сауган яки бәрелгән урыны булуы билгеләнгән иде. Ишек алдында торган сулы ләгән биеклеге, аңа абынганда кешенең егылырга мөмкин икәне бик мөһим сәбәп тә бит. Ләкин, прокурор әйткәндәй, моны дәлилләргә кирәк иде шул.

 Бергәләп уйлана торгач, Разыя нидер исенә төшкәндәй, җанланып китте.

– Урал фотоаппарат белән булышырга ярата иде, хәтта шул ихатада бакылдап йөргән үрдәкләргә дә гаҗәпләнеп карап тора торган иде. Бәлки, фотога да төшергәндер әле, – дип, Якуп Мирсәевичка фотоаппарат китереп тоттырды.

Андагы пленкаларда чыннан да ләгән тирәсенә җыелышкан үрдәкләрнең сурәте сакланган иде. Булды, болай булгач, димәк, Урал улы этеп җибәргәнгә генә егылмас та иде, ә менә юл өстенә торган ләгәнгә абынып, гәүдәсен тота алмый калуы көн кебек ачык. Өстәвенә, ул, анализлардан күренүенчә, хәмерне дә күп кенә кулланган. Әлбәттә, җинаять эше болай гына ачылды, дип булмый. Айнурдан да өстәмә тикшерүгә анализ алдылар. Шулай итеп, судта эшне кабат караганчы шактый вакыт үтте, ә адвокат вакытны сузу ягында иде.

 Айнурга карата җинаять эше кабат каралып, хөкем карары күпкә йомшартылды һәм ул иреккә чыгарылды.

                                                                       7

 

 Ниһаять, барсы да өйдә, куанырга иде дә соң, әмма һәркайсының күңелендә авыр тойгы, югалту тойгысы, ничектер бер-берсе алдында гаепле итеп хис итәләр иде үзләрен. Разыя уйланды да уйланды, нидер эшләргә, тормышларын үзгәртергә кирәк, дигән фикергә килде. Иренең үлеме алар күз алдында булды, аңа үзләренең катнашы булуын да инкарь итә алмый. Ишек алдына чыкты исә, кан эчендә яткан Урал гәүдәсе күз алдына килә дә баса. Кешеләр, хезмәттәшләре арасында ул ничек инде тыныч кына эшләп йөрсен? Димәк, китәргә, онытылырга кирәк. Ләкин кая, ничек итеп? Кемнән киңәш һәм ярдәм сорарга? Әле монысын уйлыйсы бар иде. Айнур белән нишләргә? Аны укуына кабат алырлармы? Бер курска артка калды ич, ярый, анысын куып җитәр дә инде. Шулай йөз төрле борчу-хәсрәтләр белән йөргәндә, улына хәрби комиссариаттан чакыру килде, армиягә китәргә, димәк.

– Улым, ничек, армиягә барасың киләме, әллә укуыңа кабат урнашыргамы теләгең? – диде Разыя, Айнурның нинди уйлар белән йөрүен беләсе килеп.

Чөнки улы төрмәдән котылып калса да, бик нык үзгәрде, хәмер белән дә дуслаша башлады кебек. Теле белән әйтмәсә дә, әтисенең үлеме өчен үзен гаепле итеп тоюын сизеп тора әни кеше. Ничәмә-ничә тапкыр аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә, Айнурның биредә бернинди гаебе юклыгына ышындырырга тырышып карады да бит – файдасыз.

– Син сизмисең, улың иртәнгә таба исереп кайта да, көн буе йоклый, тагын бер баш бәласе була инде, – дип, әнисе Дания карчык та адым саен Разыяны битәрли. –  Армиягә китсә, яхшырак инде, онытылып торыр, тәртипкә дә күнегер.

 Төрмәдән котылса да, күңеле ничек әрнегәнен егет үзе генә белә шул. Ярата иде бит әтисен, нык ярата иде. Ә хәзер ул салкын җир куенында ята. Әти, дип дәшәр, авыр вакытларда ирләрчә сөйләшер якын кешең булмавы нинди аяныч. Иң авыры – уйламаган җирдән ясалган, мәңге төзәтеп булмастай гаебеңне белеп яшәү. Хәмер эчсә, беразга онытылып торгандай була. Әмма үзенең ялгыш юлга кереп китүеннән дә курка, икенче тапкыр эчмим, дип ант итә, ләкин кич җитеп, дуслары белән очрашкач, бары да кире кабатлана. Әнисе, укуыңа барырсың, дип өметләндерә дә, Айнур анда ни йөзе белән күренсен? “Үтерүче” дигән тамгасы артыннан каламы соң?

(Ахыры бар.)

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (5)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: