Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 Май 2022, 23:09

Айда ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (6)

Зифа барып кергәндә, мәетне ярып алып кайтканнар иде инде.

Айда ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (6)
Айда ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (6)

* * *

...Зифа барып кергәндә, мәетне ярып алып кайтканнар иде инде. Халык җыелган. Күбрәк яшьләр – Гәүһәрнең малайларының классташлары, Тәнзиләнең уллары күренә. Зифаның элекке укучылары: «Саумысыз, апа», – дип зурлап дәшәләр инде пенсиядәге мөгаллимәгә. Зифа алар белән кереп хәерен салды. Олы яшьтәгеләр дога кылганнан соң яшьләр кузгалдылар. Сәрия белән Зифа һәм Тәнзилә өйнең алгы ягына чыгып кәфенлекләрне, хәергә таратасы әйберләрне барлый башладылар.

– Әллә, Тәнзилә апа, Гәүһәр боларның барысын да үзе хәстәрләгәнме?

– Әй, Сәрия, хәстәрлиме соң инде? Мәрхүмәнең йөзенә фәрештәләр ормасын, Галинең туган көненә алып биргән менә бу свитерны үзе больницада чагында авыллар буйлап аракыга алыштырып йөрде бит. Күрше авылдагы электән таныш хатын, бер яртыга алып калган. «Тәнзилә, ачуланмагыз, мин аракы бирмәсәм, үләсе иде. Куллары, иреннәре калтырый, йөзе качкан иде. Аракысы да кирәкми, менә свитеры», – дип китереп китте. Әле монысы безгә билгеле булганы гына. Белми калганнары күпме булгандыр...

– Шулай шул...

– Шулай-а-а-ай....

...Кайгыдан Гали гәүдәгә тагын да кечерәеп киткән. Уллары белән кереп, бәйләүле куллары белән Гәүһәрнең йөзен ачып күрсәтте:

– Күреп калыгыз, балалар, әниегезне... Уйчан йөзле егетләр мыш-мыш борын тарта-тарта аналарының җансыз гәүдәсенә озак карап торганнан соң, яшьле күзләрен яшерергә теләп, өйнең алгы ягына чыктылар да зиратка кузгалдылар. Ак җәймәне саклык белән генә мәңгелек йокыга талган Гәүһәрнең өстенә япкан Гали дә оланнарына иярде. Зифа да җәймәне ачып карады. Һәм элекке гүзәллекнең эзе дә калмаган куркыныч йөзне күреп чак кычкырып җибәрмәде. «Бәхил бул, Гәүһәр. Кызганыч үлем белән киттең. Мин сине кичердем...» – дип кабатлады күңеленнән...

 


* * *

– Ярар, туганнар, Аллаһының рәхмәтләре төшсен сезгә. Сез булмасагыз, нишләр идем? Хатын-кызсыз башкара торган эш түгел. Өйләнмиләр бит. Өлкәннәренең яшьләре дә үтеп бара инде. Өйләнергә ашыкмыйлар Галинең уллары. Әни кебек эчкече булыр без караган кызлар да дип куркалар, бичаралар... – дип түрдәге йомшак утыргычка утырды алҗуы йөзенә чыккан Тәнзилә.

– Төнәтергә дә кирәк булмады. Мулла яшәгән авылда да мәет бар ди. Иртәгә җыячаклар икән. Инде, мин әйтәм, күпме сакласаң да, барыбер терелми, кайтыр кешесе юк... Ахыры хәерле булсын. Мәрхүмәне Аллаһы үз тәрбиясенә алды. Җеназа белән китте, шөкер. Исәннәргә юнь бирсен, – дип өстәде.

– Шулай булсын, Тәнзилә апа. – Амин, – дип куәтләде ахирәтләр.

Мәет чыккан йорт, ни дисәң дә, нурсыз йорт. Өем, балаларым, гаиләм дип өзелеп яшәмәсә дә, хуҗабикәсен соңгы юлына озаткан йорт ятимсерәп калды. Яхшымы, түгелме, шушы йортка бер түгел, биш сабыен алып кайткан Гәүһәр. Мондагы җиһазларда да аның кул эзләре саклана. Алар барысы да хуҗабикәне юксына сыман... ...Ир-атлар мәрхүмәне җирләргә юллангач та, өйдәгеләр Гәүһәрнең киемнәрен юып элделәр, өйне юып-җыеп чыктылар. Күрше авылдан килгән мулла мәрхүмәнең рухына багышлап Коръән аятьләрен укыганнан соң, авылдашлар таралышты. Югалту хәсрәтеннән күңел юанычы эзләп, ахры, Гали дә, уллары белән Тәнзиләләргә юлланды.

Гәүһәрнең соңгы туй мәшәкатьләре белән мәш килеп, көннең үткәне сизелми дә калды. Сәгатькә карасалар, кичке бишенче киткән! Сәрия, кузгалып, диванга салып куйган шәленә үрелде.

– Без дә кайтырбыз инде, Тәнзилә апа.

– Әз генә сабыр ит әле, Сәрия. Кинәт башым әйләнеп китте. Кан басымым үзгәрде, ахры,

– Тәнзилә, хәлсезләнеп, диванга шуышты. Фельдшер хатын һәрвакыт үзе белән йөрткән дипломатыннан приборын чыгарып, өлкән яшьтәге авылдашының кан басымын үлчәде.

– Бераз күтәрелгән шул, апа. Зыян юк. Хәзер укол ясыйм, иртәгәдән берәр курс дәвалану үтәрсең.

– И, Сәрия, әл дә, ярый, син бар...

– Тәнзилә, яулык чите белән яшьле күзләрен сөртте. Процедура эшләргә җыенган авыл ак халатлысы киенә башлаган Зифага борылып:

– Бергә кайта алмабыз, Зифа. Миңа тоткарланырга туры килер. Минем өйдә мич ягып көтәргә ирем бар. Син атла инде, – диде.

Зифа, Тәнзиләне тынычландырып, саубуллашып кайтырга чыкты. Урамда коры салкын. Бураннан соң шулай булучан. Авыл урамында кеше юк. Морҗалар торбасыннан төтен күтәрелә. Ә аяк астындагы кар баскан саен үзенчәлекле тавыш бирә – «шыгырт-шыгырт...» Көтәр кешесе булмаган хатын уйларына ирек куеп салмак кына атлый. Әнә карт өянке! Ботакларына матур итеп бәс утырган! Авыл аксакаллары әйткәннәрдән сынаганы бар Зифаның: кыш аенда агач ботакларына бәс кунса, ул җәйдә бал күп була. Димәк, умарта тотучыларга быелгы ел балны мулдан вәгъдә итә! Әй, йөзьяшәр өянке! Зур әнисе, әнисе мәрхүмәләрдән Зифа синең турыда бәләкәйдән сорашып үсте. Авыл картлары сазлыкларны киптерер өчен базарлардан сатып алып кайтып күп, бик күп утырткан аларны. Елга буйларындагылары да, тегермән янындагысы да, Тау чишмәсе буендагысы да, горур башларын иеп, бер-бер артлы аудылар. Бер син калдың, гасырлар серен саклаган йөзьяшәр өянке! Авылдагы нинди генә вакыйгаларның шаһиты булмагансың син?! Йөздән артык ир-егетне Бөек Ватан сугышы башлангач газизләре фронтка озаткандагы канлы күз яшьләрен дә, хат ташучыларның өй саен өчпочмаклы хатлар китергәнен дә, «кара» хәбәрләр килгәнен дә – барысын да күргәнсең. Җиңү яулап кайткан солдатларны яшәү төсендәге яшел күлмәгеңне киеп каршы алган язың, мөгаен, гомереңдәге иң бәхетле язың булгандыр?! Ул вакытта әле үзең дә яшь булгансыңдыр?! Инде үзгәрдең. Әнә бит кәүсәң дә куышланган. Шуңадыр, ике ел элекке язгы җил икегә чатланган кәүсәңнең бер ягын аударды. Әллә ялгызың калганга, әллә картаюың җиткәнгә, көчле җилгә каршы тора алмадың... Шулай да, бирешмисең әле, яз саен ямь-яшел яфракка төренеп әйләнә-тирәңә күләгә бирәсең. Их, нигә бар икән бу картлык? Аңлый синең хәлне Зифа, йөзьяшәр өянке, яхшы аңлый. Үзе дә синең хәлдә бит ул. Ә хәтерлисеңме, өянке, Зифа белән Гәүһәр бала чакта, язын каз бәбкәләре саклаганда синең ышыгыңда өй корып уйныйлар иде? Җәйге җылы яңгырларда да, челләдәге тын алгысыз куырган эсселәрдә дә күләгәңдә сыену урыны таптылар шаян, наян кызыкайлар! Елга буеннан кызыл балчык алып менеп әвәләп самавыр, чәйнек, чәшкеләр, коймаклар эшлиләр, табын әзерлиләр. Кемнеке матуррак чыга, бүләккә болын чәчәкләре бирешәләр. Шул уенга әвәрә китеп бит инде, кызлар шәйләмәгәндә, Зифаларның ала казы утырып чыгарган сигез каз бәбкәсенең иң зур, иң матурын тилгән алган иде. Ана каз ачыргаланып тавыш биргәндә, соң иде инде. Бәбкәне кызганып, үзен юньсезлектә гаепләп и елаган иде шунда Зифа. Аңа кушылып Гәүһәр дә күз яшьләре түккән иде... Ә соңыннан, үсә төшкәч, курчак киендереп уйнадылар. Өйдән тузган кием-салым алып киләләр дә, өянке төбендә курчакларына яңа күлмәк, алъяпкыч тегеп кидерәләр...

Тормышлары да матур, түгәрәк булыр кебек иде. Әмма язмыш кызларны төрле юллардан алып китте. Болары да сиңа сер түгел, өянке. Тәүбәгә килә алмаган Гәүһәр өчен син дә борчылгансыңдыр. Гомеренең күп өлешен ялгызлык газабында янган Зифаның язмышын үзгәртә алырлык көч юклыгына инде син дә ышангансыңдыр. Менә бүген балачак дусты, Гәүһәрнең соңгы туеннан кайтып килеше Зифаның...

Уйларында йөзьяшәр өянке белән сөйләшә-сөйләшә капка алдына да җитте хатын. Көртне ера-ера капкага якынлашты. Бүген көртне ачып булмады. Иртәгәгә калды. Зифаның күзе почта тартмасына төште. Хат ташучы бер кочак гәзит куйган иде. Болай булгач, укып юаначак Зифа. Кулга алгач, гәзит эчендә хат та барлыгы күренде. Зур калын конверт тышындагы таныш кулны күреп хатын сискәнеп куйды. Атылган ук тизлегендә ишекне ачып өенә үтте дә серле язуны кулында әвәләде. Укып торыргамы, әллә турыга мичкә ыргытыргамы? Аягындагы киез итеген дә салып тормый, тунының изүен генә ычкындырды да, Зифа өй эчендә ут алып, түрдәге өстәл янындагы креслога барып утырды. Тәне эсселе-суыклы булып китте, тамак төбе кипте, зиһене таркалуын тойды. Өстәлдәге графиннан стаканга салкын су агызып эчкәч, йөрәк тибеше дә тигезләнгәндәй булды. Хат язучы кире адресын да куйган иде!

«Акылыңа кил, Зифа. Кабат үкенергә калмасын, ач, укы, җавап яз», – диде аңа эчке тавышы. Һәм ул саклык белән конвертны ачты...

 


(Дәвамы бар).

 


Фото: fb.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: