(Дәвамы.)
5
Разыя көн дә йөри торган сукмагыннан башын түбән игән килеш атлады да, атлады. Бүген бары да хәл ителәчәк, Уралны карарга консилиум җыячаклар, шәһәрдән дә нейрохирург чакырттылар.
Ясалма сулыш аппараты астында яткан авыруның инде өметсез икәнен дәлилләүче рентген сүрәтләрен кулдан кулга йөртеп караган табибларның карары бер иде: аппараттан аерырга. Бер читтә басып торган Разыя әлеге үзәк өзгеч карарны ишетергә үзен алдан әзерләсә дә, истән язып егылам дигәндә, чак тотып калдылар. Һушына килгәндә ул аерым палатада ята иде.
– Хәлләр ничек? – диде ишектән килеп керүче Таһир Гәрәевич, аңа кызганулы караш ташлап. – Разыя Фәттаховна, бик бетеренмәгез инде, әле сезгә балаларыгыз хакына яшәргә кирәк.
– Балалар, дисезме? Урал булмагач, миңа ничек яшәргә соң?
Инде ай буе авыр хәлләрдә булып,башы түнгәнгәме,күзеннән яшь тә чыкмый, ичмасам, бер үксеп еласа, бәлки җиңеләеп калыр иде.
– Мәетне моргка күчердек, ярганнан соң, иртәгә алып китеп җирләргә булыр. Җирләү мәшәкатьләре хакында тиешле оешмалар белән сөйләштек, борчылмагыз, бары тик сабыр булырга тырышыгыз, – диде Таһир Гәрәевич, Разыяны тынычландырырга тырышып.
– Хәстәрлисездер инде, бик дуслар идегез бит, – диде ниндидер яшерен киная белән Разыя. Бу сүзләрне ишетүгә Таһир сискәнеп куйды, ләкин берни дә сиздермәскә тырышты.
...Урал Сабирович белән алар көтмәгәндә дуслашып киттеләр. Эче авыртып “Ашыгыч ярдәм” машинасында китерелгән авыруга кичекмәстән операция ясарга кирәк иде. Беренче карауга сукыр эчәк әлләни мөһим орган булмаса да, соңга калсаң, катлаулыклар килеп чыгасын көт тә тор. Уралның, хезмәттәше Разыя Фәттаховнаның тормыш иптәше икәнен белгәч, Таһир Гәрәевич авыруга аеруча игътибарлы булырга тырышты. Әнә шулай танышып киткәннәр иде Таһир белән Урал.
Яше кырыктан узып барса да, һаман ялгыз иде әле Таһир. Яшь чакта тирәсендә уралган кызларның күплегеннән башы әйләнеп, өйләнү турында уйламады. Аннары үзенә аерым йорт тергезәсе килде. Хәзер инде кемнедер тиң итәргә тәвәккәллеге җитми сыман. Ә вакыт рәхимсез, сизелми генә үтә дә үтә. Урал савыгып дәваханәдән чыгып киткәч тә, Таһир аның белән бәйләнешне өзәргә ашыкмады, ни дисәң дә, хуҗалыкка транспорт ярдәме кирәк була да тора. Уралның ачык күңелле, компания яратучы кеше булуы да үзенә җәлеп итә иде. Җаен туры китереп, Таһир аны кунакка да чакырды. Анда, әлбәттә, күңеллелек өчен кызлар да булды. Башта мондый хәл Уралны гаҗәпкә калдырды.
– Син, Таһир Гәрәевич, нигә әле ялгыш юлга әйдисең? Мин үз хатынымны, балаларымны яратам. Мондый хыянәтне Разыя Фәттаховна белеп калса, һич тә гафу итмәячәк, – диде ул, дустының тәкъдимен кире кагырга теләп.
– Борчылма, Урал Сабирович, ир кешенең андый кечкенә сере булырга тиеш ул. Күреп торам, Разыя Фәттаховна эш дип, бар дөньясын онытырга әзер. Ә ир кешегә игътибар да, башкасы да җитеп бетмәскә мөмкин, – дип, кинаяле елмайды Таһир. – Стрессларны йомшартырга кирәк, дөньяга мәңгелеккә килмәгәнбез бит.
Алдыңда майлы калҗа торганда кемнең тәмләп карыйсы килмәсен инде? Ә бер карагач инде...
...Уралны соңгы юлга озатырга шулкадәр күп халык җыйналды, урамга да сыймалы түгел иде. Хезмәттәшләре, туганнары, дуслары мәрхүм хакында бары тик җылы сүзләр әйтеп, табут янында ике ягына ике баласын алып утырган Разыяның кайгысын уртаклашырга тырыштылар. Ләкин ни генә дисәләр дә, гаиләгә килгән олы кайгының никадәр авыр икәнен бары тик Разыя үзе генә аңлый иде. Җитмәсә, алдагы көнне Уралның шәһәрдән кайткан туганнары кешеләр бар дип тә тормадылар, бар гаепне Разыядан күреп, хөкем белән янап, тавыш кубардылар.
Автотранспорт предприятиесе начальнигы Урал Сабировичның алган авыр тән җәрәхәтеннән дәваханәдә вафат булуы турындагы мәгълүмат керүгә район прокуроры Исламов район полиция бүлегеннән оператив тикшерү нәтиҗәләрен соратып алды да, алар белән танышканнан соң, җинаять эше кузгату турында карар чыгарды. Җинаятьчелекне тикшерү буенча шунда ук оператив төркем төзелеп, эш планы да расланды. Өлкән тикшерүче Миргалләмовка җинаять эшенә кагылышлы һәр дәлилне җентекле тикшерү бурычы йөкләтелде. Хирургия бүлеге мөдире Таһир Гәрәевич һәм мәрхүмнең улы Айнурдан аеруча җентекле сорау алу кирәклеге билгеләнде.
Көнкүреш җирлегендә килеп туган хәлне ачыклау бер яклап җиңел кебек тоелса да, икенче яклап шаһитләрнең булмавы эшне катлауландыра. Миргалләмов башлап Разыяларның йортына юл тотты. Әтиләрен җирләгәннән соң балалар шәһәргә китеп өлгермәгәннәр икән. Тикшерүче аларның икесен дә каршысына утыртып, ипләп кенә сорау бирә башлады.
– Гаиләдә әти белән әниегез ничек яши иде? Сезнең аларның ачуланышкан вакытларын күргәнегез булдымы?
Камилә дә, Айнур да беравыздан әти белән әниләренең тату, үзара аңлашып яшәүләрен, кайвакытта гына, әниләрен кичекмәстән дәваханәгә чакыртып алганда, әтиләренең бераз ризасызлык белдерүен билгеләделәр.
– Айнур, әтиең фаҗигага очраган көнне син шәһәрдән кайткан булгансың. Бу хакта ни әйтерсең? – диде Миргалләмов сорауны кабыргасы белән куеп.
– Мин кайтканда әтине дәваханәгә алып киткәннәр иде инде, – диде Айнур, күзен читкә борып.
– Ярар, моны без ачыкларбыз. Әлегә сиңа өегездән беркая да китәргә ярамый, югыйсә шунда ук кулга алачакбыз, – дип, егетнең култамгасын алды да, сорау алуны Разыяның әнисе Дания карчык белән дәвам итте.
Ләкин аннан хәлгә ачыклык кертерлек бер җавап та ишетмәде, карчык берни дә күрмәгән дә, белмәгән дә. Разыя да полициягә биргән күрсәтмәсеннән артыгын сөйләмәде. Ул һаман үзен гаепле итеп күрсәтә иде. Әмма Миргалләмовны аның сүзләре ышандырмады. Арытаба Уралның телефонына килгән шылтыратуларны тикшерү соңгысының дусты, хирургия бүлеге мөдире Таһир Гәрәевичнеке икәнен күрсәтте. Таһир инде моны инкарь итмәде.
– Мин ул көнне Разыя Фәттаховнаның туган көне икәнен хәтердән чыгарып җибәргәнмен, Уралны табигать кочагына, су буена барып, бераз ял итеп кайтырга күндергән идем, – диде үкенечле тон белән. Әлбәттә, анда кызлар да булырга тиешлеген генә әйтеп бетермәде.
– Анда тагын кемнәр булырга тиеш иде? – диде тикшерүче, шаһитнең дәлилләренә ышанып бетмәвен аңлатырга теләп. Таһир Гәрәевичнең ялгыз яшәвен, хатын-кызлар белән мәхәббәт уены уйнарга яратуын ишеткәне бар иде.
– Сезнең андый күңел ачулар еш була идеме? Разыя ханым мондый дуслыкны ничек кабул итә иде?
– Разыя Фәттаховна табиб кеше, һәрвакыт эше мәшәкатьле. Ә ир кешегә кайвакыт игътибары да җитеп бетмәгәндер. Дөньялыкта ике яшәмибез бит, кайвакыт эчне дә бушатасы килә, – диде Таһир, син үзең дә ир кеше, аңлыйсың инде дигәндәй, мәгънәле генә итеп карап куйды.
Тикшерүләрдән күренүенчә, гаиләдә бары да шома булмаган, Урал хатынына хыянәт иткән, тарткалаш та шуннан килеп чыккан дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Тикшерүләр тагын бер фактны ачыклады, Айнур утырып кайткан автобус вакыты нәкъ фаҗига кылынган вакытка туры килә. Миргалләмов кичекмәстән полиция бүлегеннән конвой чакыртып, Айнурны барып кулга алуны оештырды һәм кабат сорау алуны башлады. Бу юлы егет карышмады, хәл ничек булган, шулай сөйләп бирде.
– Тик мин әтине үтерәм дип уйламадым, аларның икесен аерып җибәрергә генә теләгән идем, – диде ул үкенүле тавыш белән.
Әйе, әтисенә охшап таза буй-сынлы, көче ташып торган егет селтәп җибәрсә, Уралның барып төшәренә ышану авыр түгел. Өстәвенә, медэкспертиза аның канында байтак күләмдә хәмер калдыгы булуын раслаган.
Барлык тикшерү материалларын күтәреп прокурор янына кергәч, Миргалләмов вакыйганы бәхетсезлек очрагы белән бәйләргә тәкъдим иткән иде дә, тагын бер көтелмәгән шаһит килеп чыкты. Уралның бертуган апасы Вероника шәһәрдән кайтып, күрсәтмә бирергә теләвен белдерде. Ишекне бәреп дигәндәй ачып килеп кергән ханым шунда ук прокурорга ябырылды. Аны җинаять эшен йомып калдырырга тырышуда гаепләүгә кадәр барып җитте. Прокурор Исламов бу ханымга бераз сынаулы карап торганнан соң:
– Сез, гражданка, үзегезнең кайда икәнегезне беләсезме? Биредә закон теле белән сөйләшәләр, сезгә дә урынсыз сүзләрегез өчен җавап бирергә туры килмәсен, – дип коры гына тавыш белән Верониканы туктату чарасын күрде. – Ә хәзер нинди йомыш белән килүегезне, үзегезнең кем булуыгызны әйтсәгез дә була.
Вероника энесе Уралның гаиләсе өстеннән күрсәтмә бирергә теләвен әйткәч, аны Миргалләмовка тапшырып, чыгарып җибәрде.
Каян килеп чыкты инде монысы, ни бүлешергә йөри икән? Бер дә ятим калган ике баланы хәстәрләми, дип уйлап куйды прокурор. Каян килгән соң анда энесенең якыннарына шулкадәр күралмаучылык? Менә бит сорау артыннан сорау туа, димәк, фаҗига юктан гына барлыкка килмәгән, ныклап тикшерергә кирәк.
– Разыяны без баштан ук яратмадык, Уралның да авылга, хатыны артына кайтып яшәвен теләмәдек. Безне тыңламады, әнә башына җитте Разыя, – дип тезеп китте Вероника, бер русча, бер татарча катыш. – Яратышып яшәмәделәр алар, Разыя балаларын да әтиләренә каршы котыртты. Әнә, улы үтергән аны!
– Анысын ачыкларбыз, фаҗига урынында булмаган килеш сез аның шулай икәнен раслый алмыйсыз, – диде тикшерүче, бу ханымның үзен артык иркен тотуын өнәмичә.
Сорау алу протоколына кул куйдырды да, аны озату ягын карады. Разыя кабат өлкән тикшерүче Миргалләмов бүлмәсенә чакыртылды. Улының сак астына алынуы өчен хәсрәтләнеп йөргән хатын бүлмәгә үтә авыр уйлар белән килде. Миргалләмов аннан иренең апасы белән мөнәсәбәтләрен сораштырды.
– Алар баштан ук энеләренең авыл кызына өйләнүенә каршы булдылар. Мин Уралга әйтеп тә карадым, туганнарың барыбер тынгылык бирмәс, араны өзик, дидем. Ләкин аны берничек тә ышандыра алмадым.
– Ә сез үзегез ирегезне яратмый идегезмени?
– Ярата идем, ләкин йөрәк берне куша, акыл икенчене дигәндәй, мин акыл белән эш итәргә уйлаган идем, чөнки минем әни дә шәһәр егете белән бәйләнүемне охшатмады. Безнең юньле-башлы туй да булмады, дигәндәй. Әмма без Урал белән начар яшәмәдек, ул минем һөнәрне генә яратып бетерми иде. Бер тапкыр хәтта эшеңнән китеп, өйдә балаларны тәрбияләү белән генә шөгыльлән, дип тә әйткән иде, мин тыңламадым.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.