* * *
Әллә җирдән, әллә күктән кайтты Зифа. Кәефе бик кырылса да, сулкылдап утырмады, кайту белән мич ягып өен җылытты. Аш-суга оста хатын ире кайтуына кичке ашны өлгертте. Телеңне йотарлык шулпа исе өйгә таралуга, салатлар ясап табынга тезде, балык та кыздырып утыртты. Хушлашу табыны әзер булгач, Әнәсе кайтканчы үзен кулга алып, башыннан үткәргәннәрне бизмәнгә салып карап, катгый карарга килде: «Тавышгауга кубармаска! Яхшылык белән җибәрергә! Әнәснең дә бәхетле булырга хакы бар!» ...Аш өстәле артында Әнәснең берничә тапкыр сүз башларга омтылуын аңлады Зифа. Игътибар итмәгән булып кыланды. Азактан хатын үзе сүз кушты:
– Әнәс! Мин барысын да беләм. Телисең икән, иртәгәдән аерылышабыз. Мәҗбүри бер көн дә тотмыйм! Бәхетле бул! Мин сине бәхетле итә алмадым... – Бераз тынып торгач, өстәп куйды: – Тик авылда калмагыз. Бусы соңгы үтенечем!
Әнәсне айлар дәвамында борчыган катлаулы хәлнең шулай гади генә чишелүе сөендерде дә, гаҗәпләндерде дә. «Дөрес ишетәмме, өнемме бу, төшемме?» дигәндәй гаҗәпсенеп торганнан соң, һушына килеп, җиңел сулады да:
– Рәхмәт, Зифа. Әйе... ни... шулай итсәк, яхшы булыр... Син дигәнчә булыр... – диде.
Шул ук көннән Әнәс Инзилә белән яши башлады. Күп тә үтми, Зифа белән законлы аерылыштылар. Баласыз Зифа табаклы аштай килеп җиткән картлык көненә ирсез дә калды... Сүзендә торды Әнәс. Авылда үзен бәйләгән җепләр өзелгәч, Инзиләсе белән үзенең районына кайтып китте. Әнәс белән Инзиләнең бер районнан гына түгел, авылдашлар булулары, яшьтән яратышып та йөрүләре Зифага «чыбыксыз телефоннар» ярдәмендә соңыннан килеп җитте. Авыр мәлләрендә йөрәк тулы хәсрәтләрен уртаклашырга ярый күршесендә Сәрия ахирәте бар Зифаның. Ичмасам бер бөртек туганы да юк бит! Газиз әнисе вафатыннан, Әнәсе чыгып киткәннән соң берүзе калды! Ә Сәрия белән сөйләшергә була. Ире озак еллар колхоз рәисе булды. Хәзер пенсиядә. Юньле кеше. Авылдагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләп хаклы ялга чыкса да, эшли әле Сәрия. Ике баласын кеше итеп, инде читтә төпләнгән газизләренең балалары – оныклары өчен өзелеп яши. Әнәс чыгып киткәч тә кич буе сөйләшеп утырдылар.
– Ояткайлары ни тора, Сәрия, үз иремнең башка берәү белән чуалуын да белмәгәнмен бит?
– Бетеренмә әле, Зифа. Үзеңнең башыңда андый уй булмаганга шулай ул.
– Син ишеткән идеңме, әйт әле дөресен, Сәрия?
– Яшермим, Зифа, ишеткән идем.
– Нигә аны әйтмәдең? Ишетү белән арамны өзә идем бит! – Кеше арасына кирәкмәгән сүз кертү кебек булыр дип уйладым, Зифа. Гафу ит.
– Шулай да соң, яшәргә кирәк бит әле.
– Шул шул менә, яшәргә кирәк! Әнәсең чыгып китү белән генә дөнья бетми! Бирешмибез әле, Зифа!
– Бирешмәс тә идем, Сәрия, син Гәүһәрнең кеше алдында мине мыскыллавын әйт! Кысыр сыер ди бит. Инде ничәнче тапкыр йөземне ертты. Кичерә алмам мин аның пычрак телен...
– Алай димә, Зифа. Кешене сиңа карата нинди генә явызлык, начарлык кылса да, кичерергә кирәк, диләр. Кичер. Авыр булса да, күңелеңнән булса да кичер...
– Ышанмыйм кичерә алуыма, Сәрия!
– Тырыш, үз-үзеңне, горурлыгыңны җиң!
– Рәхмәт, Сәрия, тырышырмын. Ярый әле син бар хәлләремне уртаклашырга...
* * *
Гәүһәр дөньяның артына тибеп яшәде. Үткән җәйдә урыпҗыю чорында колхозга ярдәмгә килгән шофер иргә ияреп чыгып китте. Алты ай буе хәбәр-хәтере булмады. Кайда булуы, исәнме, түгелме икәнлеге гаиләсенә караңгы иде. Кыш уртасы узгач кына хаты килеп төште. Андагы «Сагындым, фәлән көнне кайтам», дигән юлларны укыгач, исән булуына и сөенде өйдәгеләр. ...Кичкә каршы ат җигеп юлга чыккан Гали хатынының җылы киемнәрен дә алырга онытмады. Ә менә Гәүһәренә йон бияләйләр алу хәтереннән чыккан иде, үзенекеләрне салып бирергә туры килде. Тик Гали өчен бу көн гомерлек әрнү калдырды. Ялан кул дилбегә тотып бармакларын туңдырып кайтты. Хастаханәдә ун бармакны да кистеләр... Атна буе хирургия бүлегендә яткан иренең Гәүһәр бер тапкыр да барып хәлен белмәде. Өйдәге яңарак әйберләрне күрше авылга илтеп сатып, кайсын аракыга алышып эчеп йөрде. Дөнья көтәргә күптән күнеккән өйдәге уллары үз көннәрен үзләре күрделәр.
...Җиде көннән соң Галине кайтардылар. Ике кулы да бинтка уралган ирне күршеләре, авыл фельдшеры Сәрия, Тәнзилә апасы өенә кадәр озата килделәр. Гәүһәр генә иренең кайтуына сөенмәде. Ишектән кереп килгән Галине күрүгә:
– Кемгә килеп гомеркәйләремне бушка үткәрдем бит, и-и-их, – дип чәчләрен йолкып үксеп еларга тотынды. Тәнзилә түзмәде, сүзгә кушылды:
– Тукта, тынычлан, Гәүһәр килен. Кем гомерен бушка үткәргәндер бит әле: синме, әллә Галиме?
– Юк, апа,– диде Гали. – Гомерем бушка үтмәде минем. Бакчам тулы җимеш агачы үстердем, мал асрадым, өй салып кердем, үземне аңлаган уллар үстердем. Язмышым шулай кушкач, ни хәл итәргә кирәк? – дип бинтка уралган бармаксыз куллары белән башын тотып алды. Ә хатын үксүен белде. Юк, үксеп елау түгел иде бу. Күңеле, бәгыре таш булып каткан Гәүһәр адәмчә елый да алмый, ә кыргый авазлар чыгарып туктаусыз үкерә иде... Ә бераздан, әллә үз тавышыннан үзе куркып, әллә мөһим сүзен исенә төшереп, ялт кына ире каршына килеп басты да:
– Миңа гарип ир кирәкми! Бүләм, бөтен мал-мөлкәтне бүләм дә аерылам. Сыерның берсе – сиңа, берсе – миңа, өй – миңа, абзар, мунча – сиңа. Малайлар үзләрен үзләре карарлар. Җитте, туйдым өй тулы ирләр карап! – дип җикерде. Көтелмәгән сүзләргә аптырашкан малайлар да җавапсыз калмадылар:
– Без әтине ташламыйбыз! Күршеләре, Сәрия дә хатынга каршы әйттеләр:
– Без синең үзеңне кая җибәрергә белербез, урын табарбыз. Җитәр иреңнән, балаларыңнан көләргә. Кыланышларыңа алар чик куя алмасалар, без куярбыз!
– Башкайларымның шушында килеп бәхетсезлеккә юлыгасын алдан белгән булсам, ах, белгән булсам... Каһәрле язмыш, ник мине шушы көннәргә төшердең? – дип сукрана-сукрана, ашыга-ашыга киенеп чыгып китте Гәүһәр. Артыннан ишек ябылгач, Гали гарип кулларына карап:
– Аллаһының тәкъдире шулай булгач, башны ташка орып булмый икән, ташка орып булмый икә-ә-ән... – дип үзалдына сөйләнеп калды.
Ике көн югалып торды Гәүһәр. Ул чыгып киткән көнне кичкә көчле буран чыгып тәүлектән артык яуды. Югалып йөрүенә күнеккән өйдәгеләр кайтыр дип көттеләр. Әмма бу Гәүһәрнең соңгы чыгып китүе булды...
Дәвамы бар).
Фото: potokmedia.ru