Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 Май 2022, 09:34

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (3)

Әлеге дә баягы участок инспекторы Әмир Мәүлиев күршеләр белән очрашып сөйләшкәндә, кайберәүләр берни дә белмәмешкә сабышса да, Әхмәдулла карт, уйламастан, шул көнне күршеләренең улы Айнурның капкаларыннан кереп баруын күргәнен әйтеп ташлаган иде. Разыяга яңа хәсрәт өстәлде: хәзер, һичшиксез, Айнурны сорау алырга чакырачаклар.

Гөлфинә СӘЛИМОВА.  Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

4

 

  Полиция бүлеге начальнигы Хәйдәр Галимов иртән үзәк район дәваханәсеннән кергән мәгълүмат белән танышканда, район автотранспорт оешмасы начальнигы Урал Сабировичның имгәнеп дәваханәгә китерелүе хакындагы хәбәрне күреп, беразга сүзсез калды. Җитди хәбәр бу, җитмәсә, сәбәбен дә анык кына язмаганнар, авыр хәлдә китерелде, дию белән чикләнгәннәр.  Хәзер бу вакыйга белән район җитәкчелеге дә кызыксыначак, тизрәк хәбәрне белешергә кирәк. Тикшерү бүлеге җитәкчесе майор Төхвәтуллинны чакырып кертте дә, аңа әлеге хәбәрне җиткерде һәм кичекмәстән килеп туган хәлгә ачыклык кертү буенча оператив тикшерү эшен башларга кушты. Шулай итеп, Төхвәтуллин участок инспекторы, капитан Әмир Мәүлиев белән эшне нидән башлау буенча кыскача план билгеләде, аннары  Әмир дәваханәгә юл тотты. Әгәр эшләнмәгән булса, медэкспертиза үткәрергә, авыруның хәленнән килсә, якынча сорау алырга кирәк иде. Әмма биредә хәлләр Әмир көткәннән күпкә катлаулырак булып чыкты. Медэкспертиза билгеләнсә дә, авыру һаман ушына килмәгән, участок инспекторын реанимация бүлегенә кертү турында сүз дә юк, бары тик пыяла ишек аша гына әллә күпме аппаратлар чолгап алган хәрәкәтсез гәүдәне  күрә алды ул. Тикшерүче башлап хирургия бүлеге мөдире Таһир Гәрәевичне күреп сөйләшергә булды.

  – Авыруның хәле үтә авыр, баш сөяге имгәнеп, мигә зыян килгән, – диде мөдир, хәлгә кыскача аңлатма биреп.

  – Ә ул һушына килергә мөмкинме?

  – Бу очракта әйтүе авыр, кайвакыт могҗиза көтсәк тә урынсыз була. Шәһәр дәваханәсеннән килгән белгечләр дә берни дә вәгъдә итмәде. Шулай булгач... көтәбез инде.

  – Таһир Гәрәевич, сез ничек уйлыйсыз, мондый травманы ул ничек алырга мөмкин?

  – Төгәл генә әйтә алмыйм, яки ул ташка бик көчле бәрелгән яки аңа арт яктан бик каты сукканнар. Вакыйга үзләренең ишек алдында булган. Мондый авыр вакытта Разыя Фәттаховнадан да сорашу уңайсыз. Менә сез ачыклыйсыз инде хәлне.

  Әмир әзер булу белән анализ нәтиҗәләре хакында хәбәр итүләрен үтенде дә, табибка рәхмәт әйтеп, Уралның тормыш иптәше Разыя Фәттаховнаны юллап китте. Аның да бүлек мөдире икәнен белә иде, әмма биредә аны ял алды диделәр.  Көне-төне ире яныннан бер адым да китәргә теләмәгән хатын кайда булсын инде, реанимация бүлегендә иде. Чакыруга чыккач, каршында полиция киемендәге кешене күреп, йөзе агарып китте.

  – Сезгә дә барып җиттемени бу хәбәр? – диде ул, полиция хезмәткәренең юкка йөрмәгәнен аңлап.

  – Әйе, Разыя Фәттаховна, хәлегезне аңлыйм, тик бер-ике сорауга ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде, – диде Әмир, табиб хатынга каты бәрелми генә.

Гомумән, ул үзе табиб халкын ихтирам итә, алар йөзендә гел мәрхәмәтле, яхшылык эшләргә әзер торучы һөнәр кешеләрен күзаллый. Ә Разыя Фәттаховна хакында бик күп мәртәбәләр яхшы сүзләр ишеткәне бар. Аның  шундый аяныч хәлгә юлыгуына  эчтән генә борчылып та куйды. Берара Разыя исенә килгәндәй булды.

  – Нигә монда басып торабыз әле, әйдәгез, берәр буш кабинет табып, утырып сөйләшик, – диде ул, Әмирне үзе белән ияртеп.

– Разыя Фәттаховна, авыр тән җәрәхәте алган очракта без хәлне ачыкларга тиеш. Белүемчә, вакыйга үзегезнең йорт-җирдә булган. Ни рәвешле килеп чыкты соң ул?

  – Ул көнне минем туган көнем иде. Тыныч кына башланган иртә әнә шулай аянычлы тәмамланыр дип кем уйлаган? Иртән үк Урал  бүген синең хөрмәткә ял алдым, эшкә бармыйм диде.Туган көнең белән дип, бер бокал коры шәраб та эчте, баш төзәтүе идеме, чөнки алдагы көнне кич нык кына исереп кайткан иде. Бераздан исә аңа кемдер телефоннан шылтыратты һәм ул ашыгып кына каядыр китәргә җыена башлады. Мин исә эчкән килеш машина белән кая барырга уйлыйсың дип, каршы төштем. Ул инде минем сүзне ишетми дә. Берара тиз генә машина ачкычын алып кесәмә тыктым. Ачкычны эзли башлады. “Бир, син алдыңмы, мин тиз генә әйләнеп кайтам”, – ди. Мин ишек алдына чыгып киттем, бәлки, сүрелер, уеннан кире кайтыр дип уйладым. Юк, озакламый ул да ихатага чыкты да, арттан килеп кулларны каерып тотып, кесәдән ачкычларны эзләмәкче булды. Һаман ялынам, эчкән килеш машинага утырма, әле кичәге хәмерең дә чыгып бетмәгән, дим. Шулай тарткалаша торгач, берара бөтен көчемә аны селтәп җибәрдем, ә ул тротуар бордюрына башы белән барды да төште. Менә шулай, – диде дә сөйләвеннән туктап калды Разыя.

Әмир тын да алмый тыңлап торды аны. Беренче карашка бары да аңлашыла, бары да ачык. Бәхетсезлек очрагы дип нәтиҗә ясарга да мөмкин, ләкин вакыйга ни белән тәмамланыр бит. Хирургия бүлеге мөдире Таһир Гәрәевич Уралның исән калырына бер дә өметләндермәде, әгәр үлә калса, җинаять эше кузгатмый да булмас.

  Бүлеккә Әмир менә шундый фикер белән кайтты. Ишеткәннәрен тикшерү бүлеге җитәкчесенә сөйләп биргәч, майор Төхвәтуллин уйга калды. Көнкүреш җирлегендә алынган авыр тән җәрәхәтенең сәбәбен ачыклау кайвакыт үтә сизгерлекне сорый. Монда бары да ачык кебек – хатыны белән гаугалашу, тарткалашу, этеп җибәрү һәм төзәтеп булмаслык хәл... Әмма аның артында нинди сәбәпләр ята? Урал кая һәм ни өчен кинәт чыгып китәргә уйлаган? Разыя аны бер бокал шәраб эчкән өчен генә җибәрмәскә тырышканмы? Аннары, белүенчә, Урал Сабирович гәүдәгә бик таза ир, җыйнак кына гәүдәле Разыя ханымга аны шулай көчле итеп селтәп ташлардай көч каян килгән? Әллә анда тагын өченче кеше дә булганмы?

– Шулай, Мәүлиев, биредә хәлләр син уйлаганча Гади генә булырга охшамаган. Йөрергә, сорашырга, гаилә хәлләре, дуслары, күршеләре белән кызыксынырга кирәк. Миңа калса, Разыя ханым нидер яшерә кебек, тикшерүне дәвам итми булмас. Әнә  бүлектән тагын берәрсен билгеләрбез, икәүләп күбрәк мәгълүмат тупларсыз, – диде ул, Әмиргә яңа бурычлар йөкләп.

  Хәл белән хокук саклау органнарының кызыксына башлавы Разыя өчен көтелмәгән хәл түгел иде. Тикшерүчеләр аны кабаттан да сорау алуга чакырттылар, әмма ул үз сүзендә нык торды, улының исемен бу вакыйгага якын да китермәскә тырышты.

  – Разыя Фәттаховна, без бер урында таптанабыз шикелле, ләкин ялган күрсәтмә биргән өчен дә җаваплылык каралган. Сез кемнедер хөкемнән йолып калырга тырышасыз, дәлилләрегез ышанырлык түгел, – диде чираттагы сорау алу вакытында майор Төхвәтуллин, аны чигенмәслек итеп кысрыкларга тырышып.

  – Ышаныгыз, биредә мин гаепле, ләкин мин аны андый бәлагә тарыр дип уйламаган идем. Инде исән калсын, һушына килгәч, үзе ачыклык кертер дип уйлыйм, – диде Разыя, тикшерүчегә ялварулы караш ташлап.

– Алай булганда бик тә әйбәт булыр иде. Әмма ул көнне улыгызның каяндыр кайтып, капкадан кереп киткәнен күргәннәр бит. Ә сез берәү дә юк иде дисез.

 Разыя ни дияргә белми, беразга сүзсез калды.

  – Булмас, әле аларның сессия чоры, вакытлары тыгыз, имтихан бирүдән бушамыйлар, балаларның  икесенең дә шәһәрдән кайтканы юк.

  – Улыгыз кайткан булган, күрүчеләр бар.

  Әлеге дә баягы участок инспекторы Әмир Мәүлиев күршеләр белән очрашып сөйләшкәндә, кайберәүләр берни дә белмәмешкә сабышса да, Әхмәдулла карт, уйламастан, шул көнне күршеләренең улы Айнурның капкаларыннан кереп баруын күргәнен әйтеп ташлаган иде.

  Разыяга яңа хәсрәт өстәлде: хәзер, һичшиксез, Айнурны сорау алырга чакырачаклар. Өстәвенә, Уралның хәле һич кенә дә алга түгел, баш мие инде тулысынча үлгән диярлек, бары тик ясалма сулыш аппараты гына тотып тора. Баш табиб Разыяны чакыртып, авыруны реанимация бүлегендә яткыруның арытаба файдасыз икәнен аңлатырга да тырышып карады. Бу аңа хөкем карары белән бер иде. “Тагын бер генә көн көтик инде”, – диде ул, батып барганда саламга тотынгандай. Үзе дә хәлнең тәмам өметсез икәнен белеп тора инде. Урал үлгән очракта тикшерү эшенең яңа борылыш алачагын күз алдына китерсә, йөрәге төшеп киткәндәй була. Әнә бит полициядә никадәр материал туплап өлгергәннәр, улының язмышы үзенекенә караганда мөһимрәк тә бит. Өстәвенә, өйдә әнисе Дания карчык көн саен җанын үтмәс пычак белән телгәли, авызында гел бер сүз:

  – Белдем мин сезнең юкка җилкенмәвегезне. Баштан ук әйттем, шул шәһәр баласына кияүгә чыгып рәхәт күрмәссең дип, тыңламадың. Хәзер ни булып бетәр инде.

 – Әй, әнкәй, гомер буе бер сүзеңне сөйләдең инде. Куансаң да була, киявеңне исән килеш башкача күрә алмассың.

– Шулай укмыни? Ходай кушса, терелер әле, аңа кем үлем теләгән, әнә бит балаларны аякка бастырасыгыз бар.

  – Терелмәсә, ни булыр? Менә шунысы бик аяныч. Дөнья хәлен белеп булмый, әнкәй, Камилә белән сез өйне тәртипкә китерегез, мәетне өйдән озатырга кирәк булачак.

  Хәлләрнең мондый борылыш алырын күзалламаган Дания карчык беразга сүзсез калды. Оныгы Камиләгә ни дияргә, хәер, кызлары үзе доктор булырга әзерләнә, хәлнең нинди катлаулы икәнен аңлап торадыр инде, нәнәсенә генә сиздерәсе килмидер.

– Хәерлегә булсын, – диде, телен көчкә әйләндереп, Дания карчык.

Шунда ул кияве Уралның шәһәрдә яшәүче әнисен исенә төшереп, бөтенләй хәсрәткә батты. Аны улының дәваханәгә эләккәнен ишеткәч, каты чирләгән, йөрәк өянәге кузгалган дигәннәр иде. Ана кеше улы үлә-нитә калса, авыр кайгыларны ничек кичерер? Разыя аның күзенә ничек күренер?

(Дәвамы бар.)

                                              

Гөлфинә СӘЛИМОВА.  Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Нигә очраштырдың, язмыш?.. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: