Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 Май 2022, 22:58

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (3)

Көпә-көндез анадан тума шәрә хәлдә кеше күзе алдында өенә кайтып егылган «кыз» оятыннан район үзәгендәге бер берләшмәгә җыештыручы булып эшкә урнашты.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (3)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Рәнҗү. Хикәя (3)

Кыз икенче генә курска күчкән иде әле. Каникулга кайткач, ындыр табагына эшкә барды. Авылда урак эшләре кайный. Авыл белән басу юлына куәтле машиналар тузан төшерми, суктырылган игенне ындыр табагына ташый. Зифа да авылдаш апалары белән гәрәбәдәй алтын бөртекләрен җилгәрүдә, япмага кертүдә катнаша. Менә шунда игътибар итте аңа Гали. Авылдашы – кыздан берничә яшькә өлкән бик ипле егет. Баштарак шаяртып-көлеп кенә сөйләшеп йөрде дә, беркөнне төшке аш алдыннан өлкәннәр таралышкач, автоүлчәгеч янында кызның ялгызын туры китереп, хисләрен белдерде, көзгә өйләнешик, минем белән булсаң үкенмәссең, ташла укуыңны дигән тәкъдимен ясады. Кызның да йөрәге таш түгел. Күрә, аңлый иде егетнең өзелүен. Армиядән кайтуына авырып урын өстенә егылган ата-анасын тәрбияләп соңгы юлга озаткан егетнең йорт тулы сыер, сарык малларын ялгызы каравын авылдашлары сокланып сөйли. «Бәхетләре генә булсын шул баланың, бер ипле бала белән кавышса, менә дигән итеп яшәр», – дип өлкәннәрнең үзара сөйләшкәнен Зифаның күп тапкырлар ишеткәне бар. Әнисе дә вакыт-вакыт шул егетне мактап куйгалый. Ә егет белән әлеге сөйләшүгә үзен алдан әзерләгән иде Зифа.

– Юк, Гали абый, – диде кыз. Турысын әйтте. Өметләндермәде Галине. – Минем укыйсым, белемле кеше буласым килә... Укуымны ташламыйм. Үзеңә тиңне эзлә...

– Алай икән... Ярар алайса, укы! Үзеңә тиңне дисең инде. Димәк, мин сиңа тиң түгел. Табармын! – диде дә Гали, машинасына утырып, югары тизлектә кузгалып китте. Артыннан тузан бураны гына күтәрелеп калды. ...Авыл белән Бәләбәй арасында хатлар йөрде, ялларга – ике айга бер, каникулларга кайтып йөргән кыз классташының һәр адымын ишетеп торды. «Шайтан суы»ннан башка яши алмаган, беркөнне үзен-үзе белмәсек хәлгә җиткәнче эчкән Гәүһәрне өенә кайтарып ташладылар. Көпә-көндез анадан тума шәрә хәлдә кеше күзе алдында өенә кайтып егылган «кыз» оятыннан район үзәгендәге бер берләшмәгә җыештыручы булып эшкә урнашты. Әнүзәдән көнләшеп гомере үткән Сәлимә белән авылдашлары арасында абруйлы саналган Зөфәрнең иркә кызы табигать биргән матурлыгына, әти-әнисенең тәрбиясенә әнә шулай төкерде. Газизләренең, авылдашларының үгетләвенә Гәүһәрнең җавабы әзер иде: «Теләгемә каршы төштегез. Җырчы булсам, алай йөрмәс идем...» Эшкә урнашу белән ут күбәләгедәй үткер Гәүһәр «алтын куллы» егетне очратты. Авылдашы, Зифага тәкъдим ясап кире кагылган Гали иде ул. Колхоздагы йөк машинасын «йөгәнләгән» егет урып-җыю эшләре вакытында район үзәгенә ашлык илткән иде. Кайтыр юлында, халык телендә «аптырау почмагы» дип йөртелгән юл чатында машинасына алды кызны. Бу сылуга Зифа тәкъдимен кире каккач та игътибар иткән, хәтта гашыйк булган иде Гали. Мәхәббәтеннән башы әйләнгән егет күп уйлап тормады, юл буена шаярышып-көлешеп кайткан «ирекле кош»ны шул ук көнне өенә алып кайтты.

 


* * *

– Безнең Галинең башы киткән, ахры, егетләр, ишеттегезме бер хәбәр? – Таң белән машина-трактор паркына җыелган ир-егетләрдән исәнлек-саулык сорашасы урынга сүзен сорау белән башлады техника буенча бригадир ярдәмчесе Илүс.

– Без дә нәкъ синеңчә уйлыйбыз, Илүс, – диеште башкалар.

– Кит аннан, белә торып шуңа капланмаса, я, исәр! Әйтерсең, башка кыз беткән!

– Ялгыша-а-а-а Гали, ялгыша ул чибәркәй белән бәйләнеп...

– Эш зурга киткәнче ныгытып әйтик, егетләр, ялгышын төзәтсен. Әлегә соң түгел. Әнә үзе дә килә. Гали килеп кушылгач та, ир-егетләр берсен-берсе бүлдереп кияү егетнең «күзләрен ачарга» теләде. Тик җавап барысын да хәйран итәрлек иде:

– Нәрсә, үзегезгә тәтемәгәч, көнләшәсезме? Авылда бер Гәүһәр бит ул! Кемнәрнең генә күңеле ымсынмаган аңа? Йөремтәл дисезме? Димәк, кирәк булган! Салгалавымы? Дүрт аяклы ат та абына. Төзәлер. Менә күрерсез, тәрбиялим мин аны! Без шәп яшәячәкбез!

– Үзең карыйсың инде, Гали... – диеште хезмәттәшләре һәм көндәгечә һәркайсы үз мәшәкатенә күмелде...

 


* * *

Зифаның чираттагы каникулының соңгы көннәре иде. Ындыр табагыннан хәбәр ишетеп кайтып әнисенә әйтте.

– Әни, Гәүһәр кияүгә чыккан.

– Гәүһәр? – Кызы кайтуын аш салып, чәй кайнатып көткән Әнүзә, сискәнеп китте. – Кемгә?

– Кемгә, диң, Галигә! – Юынгычта сабынлап битен юып маташкан кыз, өзеп кенә җавап бирде. Аш бүлә башлаган Әнүзәне хәбәр өнсез итте, лып итеп янәшәдәге утыргычка утырды.

– Ай-һа-а-ай, хәерлегә булсын, балам. Хәерлегә булсын! – дип сөйләнде йөзе үзгәреп киткән ана.

– Нишләп алай дисең, әни?

– И, балам, бигрәкләр асыл бала иде Гали. Шул юньсез Гәүһәргә юлыккан икән! Бәхетләре генә булса ярар иде...

– Нишләп алай хафага калдың, әни? Менә дигән итеп яшәрләр! Ир хатыны булгач, элекке гадәтен куа алмас Гәүһәр дә... Ир кулы ир кулы булыр әле, әни. Нык тотар үзен Гали...

– Шулай булсын инде, кызым... – Ана кеше, кулына алган тәлинкәсен өстәлгә куеп, уйларына бирелде.

– Нәрсә, әни? – Зифа йөгереп әнисе каршына килде.

– Юк, балам, болай гына. Син... ни... ачуланма, кызым... Галинең өйләнүен ишеткәч, кыен булып китте...

– Аңламадым...

– И, балам, шул егет белән сине бигрәкләр бергә итәсем килә иде...

– Ни сөйлисең, әни?

Әллә нишләп якын күрәм шул баланы. Уңган, булган егет. Менә дигән ир булыр иде үзеңә... Кулына ни тотса, шуны булдыра. Тормыш көткәндә менә шунысы кирәк аның, балам... Зифа, әнисен шаккатып тыңлады да егетнең дә үзенә якынаерга теләп сүз башлавын уртаклашты.

– Нәрсә дип җавапладың?

– Юк, дидем...

– Их, балам. Алай дип әйтмәскә кирәк иде...

– Соң, әни, укуыңны калдыр диде бит. Аннан соң... ошамый да ул миңа...

– Кеше, бергә яши башлагач, ошый ул, балам. Уртак балалар тугач... Ялгышмаган булсаң ярар иде... Хәерле булсын инде, кызым. Әйдә, ярый, хәерлегә юрыйк та, табынга якынайыйк. Ашым да суына торгандыр... – дип сөйләнә-сөйләнә, Әнүзә аш бүләргә тотынды...

Әти-әнисеннән калып ятим үскән Гали икенче көнне кызны соратып барды.

– Бәхетләре алда көткән икән балабызның, – дип сөенде ата-ана һәм берсүзсез ризалыкларын бирделәр. Атна дигәндә, Гали, күрше авыл мулласын алып килеп никах укытып, Гәүһәр белән кавышты. Куәтле техниканы үзенә буйсындырган ир балта эшенең дә нечкәлекләрен белә. Эшеннән арып-талып кайтуына табында ризык заты әзерләнмәгән булса да, көенми, хатын яшь әле, өйрәнер дип, күңелен тынычландыра. Барынча әзерләп туена да сараена юнәлә. Утыргычлар, тәрәзә бизәкләре, сандыклар, башка кирәк-яраклар әзерли, дөресрәге, «коеп куя». Тирә-яктан сорап килүчеләргә сатып акча юнәтә, шул тырышлыгы белән өч-дүрт ел эчендә таза чыршы бүрәнәдән мәһабәт өй бетерде, тора-бара абзар-мунчасын яңартты. Килен кеше генә «төс» бирергә ашыкмады. Галигә килгән көненнән алып колхоз эшенә әйтсәләр дә, бер көн чыкмады. Йорт эшләренә дә исе китмәде. Дөрес, айныган көннәрендә кулына чигүен тотып утырды. Мендәр тышлары, җәймәләр, ашъяулык, кулъяулыклар чигүгә күз нурын кызганмый түкте. Эчсә, авыл буйлап сүз йөртте, авызыннан «ачы су»ны өзмәве иренә дә, балаларына да котылгысыз бәлагә әйләнде. Сабый тугач төзәлер дип уйлады ир. Әмма биш бала – биш ул анасы булгач та, начар гадәте хатыннан калмады. Теләгән кадәр эчте. Гаилә башлыгы барлык эшләрне үзе башкарды. Сыер сауды, кер юды, өй җыештырды, бакча үстерде... Гәүһәр боларның барысына да шулай кирәк дип карады. Вакыт-вакыт уратып булса да әйткәләгән чакларында Гәүһәр башкача сүз башламаслык җавабы белән авызын япты: «Кемлегемне белә торып алдың...» Шул яман гадәте аркасында тора-бара концертлардан да читтә калганын сизми дә калды. Сүз әйтә алмый Гали Гәүһәренә. Ору-кагу түгел, тавыш та күтәргәне юк. Ярата Гәүһәрен, ярата. Күңелсезлекләр китереп бик хәтере калып кайткан көннәрендә дә янәшәсендә тораташ кебек ката да кала. Тышкы чибәрлеге, ялган мөлаемлыгы белән яулады Гәүһәр Галине. Беренче тапкыр машинасының кабинасына алып кайтыр юлга кузгалган көндә булды ул хәл. Кыз машинаның ишеген яба алмады. Егетнең үзенә үрелеп ябарга туры килде. Шул мәлне Галинең кулы Гәүһәрнең беләгенә кагылып үтте. Егетнең тәнен ток тоттымыни?! Мизгел эчендә башына бер уй килде: «Бу кыз минеке булырга тиеш!» Илаһи затның «Амин!» дигән мәленә туры килгәндер уйлары, шул сәгатьтән башлап Гали бер исем белән яши: «Гәүһәр, Гәүһәр...» Ир исеменә пычрак яккан, балалары йөзеннән көлеп яшәгән хәләленә Гали гомерендә бер тапкыр бармак очы белән дә чиртмәде. Балалары хакына хатынының һәр кылыгын кичерде. Хәлләре авырайгач, Сәлимә карчык белән Зөфәр картны да үз йортына алып хатын-кыздан ким тәрбия күрсәтмәде. Гәүһәр атналар, айлар буе югалып эчеп йөрде. Гали барына да өлгерде. Эшеннән дә калмады, картларны юылган, чиста урынҗирдә карап соңгы юлга озатты. Балаларына гына тиешле тәрбияне күрсәтә алды микән ир? Дөрес, алар үскәндә, бертуган апасы Тәнзилә ярдәмләште. Әмма үзенең дүрт баласыннан өзелеп ул да өс-башларын карап җиткерергә ничек өлгерсен? Алай да ни генә күрсәтсә дә, малайларда әниләренә карата каршы караш тәрбияләмәскә тырышты.– Яхшымы, яманмы, барыбер әни, сезгә гомер биргән кеше, – дип кабатлады. Үзе дә ир балалар анасы булгангамы, туганыныкылар да якын иде. Ана кеше генә кайсы улының кайда хезмәт, бәләкәйләренең ничәнче класста укыганын белмәде. Алар белән кызыксынмады да.

 


(Дәвамы бар).

 


Фото: poltava365.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: