(Дәвамы.)
2
....Айнур автобустан төшү белән, уңга-сулга карамый, өйләренә ашыкты. Хәер, автовокзалдан озак барасы түгел, ике сикереп, бер атласаң, кайтасың да җитәсең, дигәндәй. Бүген аеруча бер төрле җилкенү белән ашкынды ул туган оясына, әнисенең туган көне ич. Гадәттәгечә, кунаклар җыйналмый калмас, өйдә аның да ярдәме кирәктер. Бүген имтихан көне дә иде, тырышты егет, иртә таңнан килеп чират алды, сынауга беренче булып керде. Бәхетенә каршы, гел белгән сораулар туры килде, бишлене эләктергәч, күңеле тагын да күтәрелеп китте. Юл өстендәге бутиктан чәчәкләр гөлләмәсе сатып алды да, автобуска ашыкты һәм менә кайтып та җитте. Әмма капкага якынлашуга ишек алдыннан кычкырышкан тавыш ишетеп, аптырап, туктап калды. Бәйрәм көнендә нинди тавыш-гауга булырга мөмкин соң? Капканы ачуга әнисенең ике кулын артка каерып, халат кесәсеннән нидер алырга булышкан әтисен күреп, беразга ни кылырга белми торды.
– Юк бирмим, эчкән килеш машинага утырып беркая да бармыйсың, – дип тарткалаша иде әнисе.
– Бир димен, мин барыбер барам, тиз генә әйләнеп кайтам дигәнне нигә аңламыйсың? – дип, халат кесәсенә керергә тырыша әтисе.
Эшнең нидә икәнен аңлап алган Айнур:
– Әти, син нишлисең, җибәр әнине! – дип, йөгереп барып, бөтен көченә әтисен йолкып алды да, читкә селтәп җибәрде. Шул арада җиргә барып төшкән гәүдә бер генә “Аһ!” итте дә, тынып калды. Аның башы бордюр ташына туры килгән иде, шунда ук күл булып, кан җәелә башлады.
– Әй, балам, нишләдең! Үтердең бит әтиеңне! – дип кычкырып җибәрде Разыя һәм йөгереп барып, җирдә хәрәкәтсез яткан иренең өстенә иелде, яңак астыннан пульсын эзли башлады. Урал исән иде. Разыя тиз генә кер бавыннан бер футболканы тартып алды да, иренең башын урап куйды, аннары өйгә йөгерде, “Ашыгыч ярдәм”не чакырырга кирәк иде. Өйдән кире чыкканда Айнурның әле һаман әтисе янында чүгәләп утырганын күреп, исенә килгәндәй булды. Улын тарткалап торгызды да:
– Син берни дә күрмәдең, белмәдең, өйдә генә тор, борыныңны да чыгарасы булма, – дип, аны өйгә кертеп җибәрде.
“Ашыгыч ярдәм” озак көттермәде, Уралны шунда ук дәваханәгә алып киттеләр. Разыя да аңа иярде. Ул үзе дә невропотолог булганлыктан, иренең ни дәрәҗәдә авыр җәрәхәт алганын яхшы күзаллый иде. Кабул итү бүлмәсендә дежур хирург каза күрүчегә беренче ярдәмне күрсәткән арада Разыя хирургия бүлеге мөдире Таһир Гәрәевичне эзли башлады, ә анысы өендә юк булып чыкты, каядыр чыгып киткән иде. Хәер, буйдак ир-егет ял көнендә кайда йөрмәс... Шулай да бер-ике сәгатьтән килеп җитте Таһир Гәрәевич. Кушеткада канга батып яткан Уралны күргәч, аптыраудан йөзе бер агарып, бер кызарып, дулкынланудан булса кирәк, көл төсенә керде. Урал Сабирович белән бик якын дуслар иде шул алар. Аның ярасын җентекләп караганнан соң, баш сөягенең бик нык зыянлап, авыруның гомеренә зур куркыныч янавын ачыкладылар. Урал яшәү белән үлем арасында иде.
– Разыя Фәттаховна, монда минем генә көч җитәрлек түгел, республика дәваханәсеннән нейрохирургны чакырмый булмас һәм шушы минутта ук, һич кичекмәстән. Бу хәлдә вакыт безнең файдага түгел, – диде ул, гаҗизлектән кулын җәеп. Разыя үзе дә шундый фикергә килгән иде инде.
Тик нишләргә? Үч иткәндәй, ял көне ич, кем сине көтеп тора. Хәбәрне ишетеп дәваханәгә килеп җиткән баш табиб Шиһап Шәмсиевич шунда ук республика травмотология дәваханәсенә шылтырата башлады. Разыя да тәвәккәлләп, элекке курсташлары, министрлыкта эшләүче Хәбир Шәвәлиевка эндәшергә булды. Ни хикмәт, Шәвәлиев трубканы тиз алды, шунда ук берәр нейрохирургны алып, “Ашыгыч ярдәм” сомолеты белән бүген үк очып килергә вәгъдә итте, операция бүлеген әзерли торырга кушты. Разыяга бераз җан кергәндәй булды, инде бары да уңай килеп, Уралын гына коткарып калсыннар иде.
Фаҗигадән соң узган бер тәүлекнең ничек үткәнен дә хәтерләми Разыя. Республика дәваханәсеннән килгән нейрохирург ясаган операциягә зур өметләр багласа да, Уралның хәле үтә авыр иде. Ярдәмгә килгән белгечләрнең тел төбеннән шуны аңлады ул: иренең исән калуы икеле. – Үзегез белән алып китмисезмени? – дип, ялварулы күзләрен Хәбиргә төбәде.
– Разыя, үзең доктор кеше, бу очракта авыруны селкетеп йөртергә ярамаганын яхшы аңларга тиеш, – диюдән ары сүз табалмады Хәбир, күзләрен читкә борып. – Әгәр атна-ун көндә хәле яхшыра башласа, һичшиксез, шәһәр дәваханәсенә күчерербез. Монысын вәгъдә итәм.
Шулай итеп, төне-көне Уралның тормышы өчен көрәш башланды. Хәрәкәтсез гәүдә янында иренең кулын сыйпап утырганда Разыя авыр минутларда ни өчен курсташы Хәбир Шәвәлиевны исенә төшерүе хакында кабаттан да уйланды. Дөрес карар булдымы ул? Хәбир Разыяның ирен коткару өчен барсын да эшләдеме? Бит кайчандыр алар көндәшләр булып, Разыя кыз чакта үзе артыннан йөргән Хәбирнең мәхәббәтен кире каккан, тормыш юлдашы итеп Уралны сайлаган иде. Хәбирдә чын табиблык намусы сакландымикән, әллә үч алу өчен форсат чыгуына сөенеп, юри авыруны шәһәр дәваханәсенә алып китүдән баш тарттымы? Бу хакта баш табиб Шиһап Шәмсиевичка да сөйләми булдыра алмады.
– Мин алай дип уйламыйм, Разыя Фәттаховна, чын табиб булган кеше андый җинаятькә бара алмас. Операция вакытында баш миенең каты бәрелүдән нык зарарлануын, минең кан йөрешен тәэмин итү өлешенең сафтан чыгуын үз күзләребез белән күрдек, ул шул урында ук үләргә дә мөмкин булган. Инде ниндидер могҗизага ышанырга гына кала. Сабыр булырга тырыш инде, – диде ул, аңа кызганулы караш ташлап.
Разыяның хәле әйтеп бетергесез авыр иде шул әлеге мәлләрдә. Башында мең төрле сорау болгана. Бигрәк тә аны бер сорау борчый: кем гаепле соң бу кадәр бәхетсезлеккә? Аның юктан гына барлыкка килмәгәнен акылы белән аңлый, тик йөрәге генә кабул итәлми, улы өчен борчыла. Кирәкмәгән мизгелдә каян кайтып керәсе итте соң Айнур? Нигә генә бирмәде шул ачкычны? Иренең үзсүзле икәнен белгән килеш туктатып калырга уйлаган иде дә, менә нинди төзәтеп булмаслык хәл килеп чыкты. Хәзер нишләргә? Урал үлсә, бу вакыйганың җинаять эшенә барып тоташасы көн кебек ачык. Әмма ни генә булмасын, улын саклап калырга кирәк, димәк, бар гаепне үзенә алырга. Йә, Хода, аңа җинаятьче исемен күтәрергә туры килермикәнни? Аллам сакласын, инде ни генә булса да, ире исән калсын – шул гына бар теләге. Бит үзенең дә өметсез авыруны ничә тапкыр үлем тырнагыннан коткарып калганы булды.
3
Реанимация бүлегендә авыруны саклап торуның кирәге юклыгын үзе дә аңлап тора Разыя, әмма ул кайтып китсә, ире белән тагын нидер булыр кебек. Чигенә чыгып аруын күреп торган дежур табиб та, шәфкать туташы да аны үгетли торгач, кайтып ял итеп килергә күндерделәр. Төн уртасы җиткән икән ич, ул вакытның ничек узганын да сизмәгән. Ярый, кабул итү бүлегендәге коллегасы хәленә кереп, дежурдагы машина белән өенә илттереп куйдырды. Өйдәгеләр ул ишектән керү белән бүлмәләреннән атылып чыктылар.
– Нигә йокламыйсыз? – диде ул, нигә йокламаганнарын белеп торса да.
– Ничек соң? – дип, күзенә төбәлде әнисе Дания карчык.
– Ничек, ничек... әлегә берничек тә түгел, хәле авыр, инде исән калуын теләргә генә кала. Ә син Айнур, иртән үк җыенып, шәһәргә китәсең. Имтиханнарыңны әйбәтләп тапшырып бетерсәң, җаным бераз тыныч булыр. Ә әтиең белән булган хәлдә синең бер кысылышың да юк, аңладыңмы?
– Ничек, әнием, мин этеп җибәрдем бит аны, син бөтен гаепне үзеңә алырга уйлыйсыңмы?
– Мин әйткәнне тыңла, улым, синең тормышың алда әле. Хөкемгә тартылуның язмышыңа нинди зур тап булып ятачагын аңлап бетермисең. Ә мин берәр ничек ерып чыгармын, көчле адвокат яллармын.
Шулай итеп, Айнурга тиз генә җыенып шәһәргә китүдән башка чара калмады. Ярый, әле бүген ял көне, эшкә барасы түгел. Разыя йокылы-уяулы ике-өч сәгать ятып торды да, әнкәсе пешергән коймак белән чәй эчеп, термоска чәй тутырып, тагын дәваханәгә җыенды. Әйтерсең, ире ушына килгәндер дә, кибегеп, өйдән кайнар чәй китерүләрен көтеп ятадыр... Кызы ашыгып йөрсә дә, Дания карчык үз сүзен әйтеп калырга кирәк тапты.
– Утыр әле, кызым, беразга гына яныма, – диде ул өстәл артында чәй эчеп утырган җиреннән. –Мин сиңа әйтә килдем ич, кияү читтән мәхәббәт эзли, синең җан җылың җитми аңа дип, тыңларга теләмәдең. Әллә бер дә яратмаган килеш чыккан идеңме соң аңа кияүгә?
– Ник андый уйлар килә әле башыңа, әнкәй? Яратмасам, ничә еллар буе гел ул дип яшәмәс, ике бәби тудырмас идем бит. Аннары Уралдан аерылдым да ди, ике баланы әтисез калдырып, нинди рәхәт күрер идек соң? Син үзең соң әтине ничек ярата идең? Гомергә бер үбешкәнегезне күргән булмады шикелле.
– Әй, сөйләмә безне, сугыштан соңгы авыр елларда ярый кияү тапкансың, диген әле. Өстәвенә, инвалид булып кайтса да, егет кеше иде. Кайбер кызлар ир-егетләр җитмәгәч, балалы ирләрне дә үзләренә тиң иттеләр. Кочаклашып, үбешеп торырга вакытыбыз да булмагандыр инде, колхоз эшеннән кайтып кердекмени без. Шулай да әтиегез мәрхүм яхшы кеше булды, бервакытта да мине дә, сезне дә ким-хур итмәде.
– Хәзерге ирләр икенчерәк шул, әнкәй, алар рәхәт тормышта үскәннәр бит, Урал бигрәк тә.
– Шулай да, кызым, ул кияүгә сорап килгәч, минем киңәшне тотсаң, бәлки бу хәлләр килеп чыкмас та иде. Тыңламыйлар шул яшьләр өлкәннәрнең сүзен...
– Беренче күргән һәм беренче яраткан егетем иде бит. Алай да әниләренең миңа салкын карашын сизгәч, араны өзәргә уйлаган идем. Беренче тапкыр тәкъдим ясагач, кире кагуым да шуңа иде. Себер якларына киткәч тә, икенче кызны очратыр әле дигән идем. Ләкин акыл берне уйлый, хисләр икенчене эшләтә икән, һич тә онытып булмады.
– Шулай шул, балам, язмышыгыз шулай булгандыр инде.
Урамга үтә авыр уйлар белән чыкты Разыя. Гадәттәгечә, каршы яктагы капка төбендә таягына таянып басып торган күрше Әхмәдулла бабасы белән дә туктап исәнләшмәде. Сибәләп кенә үтеп киткән төнге яңгырдан соң гаҗәеп җылы җәйге иртә ничектер җанны иркәли. Аз гына дымсу һава салкынча ефәксыман йөзенә, муенына сарыла. Әмма Разыя бүген берни дә тоймый, миен бары бер сорау бораулый –инде ни булыр? Урал исән калса, бәлки хәлләр катлауланып китмәс иде. Башын күтәреп карарга да кыенсынып, җиргә төбәлеп атлаган табиб хатын бүген әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәткә баткан, исәнлек биреп узучыларга да игътибар итми, үзен җинаятьче кеше кебек хис итә. Инде Ходай сакласын, чынлап хөкем каршына басырга туры килмәсен.
Ул реанимация бүлегенә килүгә Уралның хәленең һаман шул бер килеш авыр булып калуын аңлады. Җитмәсә, аны ясалма сулыш аппаратына кушканнар. Димәк, иренең гомере өчен һаман көрәшергә кала. Иң авыры – билгесезлек, чөнки вакыт үтсә дә, алга китеш юк. Ярый, баш табиб Шиһап Шәмсиевич аның хәленә кереп, беразга ял алып торырга тәкъдим итте. Разыя барыбер ни өйдә, ни дәваханәдә үзенә урын тапмады.
Ике балалары матур гына үсеп килә иде Урал белән Разыяның. Икесе дә югары уку йортында укып йөриләр, куанып кына торасы. Тормышлары шулай болганып китәр дип күз алдына да китермәгән иде дә, бәла аяк астында дигәннәре дөрестер инде.
Уллары Айнур, әтисенә охшап, кечкенәдән хәрәкәтчән һәм шук бала булды.
– Малай кеше җебеп торырга тиеш түгел, чыныгып, ни генә булса да, үзен якларлык булып үсәргә тиеш, – дип кабатлап тора иде Урал.
Үзенә ияртеп спорт белән шөгыльләнергә дә өйрәтте, кулына балта, көрәк тоттырып хуҗалык эшләреннән дә калдырмады. Айнур әнә шулай әтисе кебек гәүдәгә баһадирдай булып үсеп җитте. Урта мәктәптән соң: “Әти кебек инженер булам”, – дип, архитектура бүлегенә укырга керде. “Укып чыксам, башлап үземә өй салам” – дип көлдерә иде өйдәгеләрне.
Әнисенең сүзен тыңлап шәһәргә китсә дә, күңеле тыныч түгел Айнурның. Ул әтисен үтерәм дип тотынмаган иде ич, бәхетсезлеккә, бары да уйламаганда, кинәттән булды. Электән дә әти белән әнисенең аларга сиздермәскә тырышып тавышланганын искә ала иде ул. Күреп тора, өйдә бар мәшәкать әнисенең җилкәсендә. Үзенең дә эше үтә тынгысыз, җаваплы, югыйсә. Өстәвенә, кош-корты, бакчасы дигәндәй, барсына да җитешергә кирәк. Аның янына хәтсез еллардан үзләре белән бергә яшәүче нәнәләре – Разыяның әнисе Дания карчык әле чирли, әле нигәдер көе китеп тора. Ә әтиләре иртән пөхтә итеп киенеп чыгып китә дә, кич соң гына кайта. Өйдәге эш аңа бармы да юкмы. Бу күренеш бер дә охшамый Айнурга, әнисен кызгана, аңа ярдәм итәргә тырыша. Кайвакыт апасы Камиләне дә кыздырып ала, ә анысы китабын тота да, берәр аулак урынга кереп югала. Көннәр буе да китабына капланып утырырга мөмкин. Гаиләдә тынычлык булсын диптер инде, әнисе берсенә дә тавыш күтәреп эндәшми. Беркөн Айнур әнисе белән бу хакта зурларча сөйләшергә теләгән иде дә, әнисе: “Әтиеңнең эше җаваплы, ул үз кул астында эшләгән кешеләргә һәр яклап үрнәк булырга тиеш”, – дип кенә куйды.
– Ә синең эшең? Син җитәкчелек иткән бүлектә дә кешеләр эшли. Өстәвенә, күпме авыруның гомере өчен җаваплысың, – диде Айнур әнисенең җавабы белән килешмичә.
– И-и... акыллым минем, мине шулай аңлый белүеңә рәхмәт, улым, – дип кочаклап сөйде аны Разыя. – Тырышам инде, улым, менә сезне укытып, һөнәрле итсәк, гел үземне карап, бизәнеп-төзәнеп кенә йөрермен әле.
(Дәвамы бар.)