Мәйдан шау-гөр килә. Бирегә шәһәр уку йортларыннан талибләр җыелган. Уку елы башында уздырыла торган багышлау кичәсе бара. Урал мәйданга җыйналган кызлар арасыннан нишләптер сап-сары чәчләрен ике толым итеп үреп, иңбашларыннан алга чыгарып салган, чәч бөдрәләре яңагы буйлап төшеп торган, кыйгач кашлы, зәп-зәңгәр күзле, бит очлары алсуланып торган мөлаем йөзле, юка гына таманча буйлы, нечкә билле кызны күреп, беренче караштан ук кояшка охшатты һәм соңыннан аны гел генә “кояшым минем” дип эндәшер булды. Кыз Разыя исемле иде. Ул кичне Урал беренче вальсны үзләренең курсташ кызы белән әйләнде дә, кабат музыка башлануга теге сары чәчле кыз янына барып та басты. Алар янына тагын бер егет килгән иде дә, Урал өлгеррәк булып чыкты, кызны бөтереп, мәйдан уртасына алып кереп тә китте һәм кичә ахырына кадәр кыз яныннан китмәде. Соңыннан гына белде, теге егет Хәбир атлы булып, аның да күзе Разыяга төшеп йөргән икән. Аннары бары да кинодагыча, озатышып йөрүләр, йолдыз “санаулар”, беренче кабат үбешүләр һәм... мәхәббәттә аңлашулар.
Ул елны уку елы шулай сизелми генә үтте. Урал институтны тәмамлап, инженер дипломы алды, Разыя шәһәр поликлиникасына практикага йөри башлады. Егеткә хәзер эшкә урнашырга кирәк иде. Ул инде эш турында хәсрәтләнми, Разыядан аерылып китү хакында борчыла башлады.
– Әйдә өйләнешик, бәлки мине дә шәһәрдә эшкә калдырырлар, калдырмасалар, ышанычлырак булыр. Сине югалтасым килми, – дип, сөйгәнен өйләнешергә кыстый башлады.
– Беренчедән, укуны бетерми торып, мин кияүгә чыгарга җыенмыйм, икенчедән, безнең әти-әниләр бар бит әле, – диде Разыя, егетнең мәсьәләне шулай тиз хәл итәргә җыенуына аптырап, чөнки Уралны әнисе белән апасының күптән үзләре сайлаган кызга өйләндерергә теләүләрен белми иде ул.
Урал шәһәр егете, хәлле гаиләдә туып-үсте. Әтисе – машина төзү заводында гомер буе директор урынбасары, әнисе зур гына предприятиедә баш бухгалтер ярдәмчесе булып эшли. Үзеннән өлкәнрәк апасы Вероника, инде яше күптән җитсә дә, әле һаман кияүгә чыгарга ашыкмый, картаеп килгән кыз. Алар Уралны әнисе эшләгән оешма җитәкчесенең кызына ярәшергә өмет баглаганнар иде. Әмма сәнгать институтында белем алучы бу иркә кыз аңа бер дә охшамый. Әнә Разыяны бер күрүдән охшатты ич, әнисенең күңеле кителмәсен дип кенә, гомерен яратмаган кеше белән бәйләсенме? Разыяны да әниләре белән таныштырырга ашыкмады, әйтми генә никахка керербез дә, өйдәгеләргә ризалашудан башкасы калмас дип уйлады. Ләкин Разыя киреләнеп, эшне бозды. Уралга өйдәгеләргә өйләнергә җыенуы хакында хәбәр итүдән башкасы калмады.
– Ниһаять, юньле сүз ишетербез икән, – диде әнисе, сөенеп.
– Әни, мине кемгә өйләнергә җыена дип уйлыйсың? Лора Сәетовна кызына дисәң, ялгышасың. Мин үзем яраткан кызны очраттым, теләсәгез, иртәгә үк алып килеп таныштырам, – диде Урал, әнисенең тавыш күтәрәсен алдан ук чамалап.
– Булмас, ни сөйлисен син, улым? Килешкән идек бит инде, Лираның әниләре күптән синең аңа тәкъдим ясаганыңны көтәләр.
– Юк инде, әни, кыстамагыз, ярата алмыйм мин ул Лирагызны. Нигә шәһәрдә егет беткәнмени аңа? Үзе кебек берәр музыкантны иш итәр әле.
– Ә син чамалыйсыңмы безнең дуслыкның ни белән бетәрен?
– Монысы авыр мәсьәлә, тик Лира үзе дә әтиләренә хәлне аңлатырга тиеш.
Әмма егетнең әнисе белән апасы Разыяны якын китерергә теләмәде. Урал Разыяга үзләренә кунакка чакырырга вәгъдә итсә дә, әлеге сөйләшүдән соң бу хакта башкача сүз катмады. Кыз да үзенә булган мөнәсәбәтне сизде, “әле безнең мәхәббәт сыналмаган, сабыр итик, ”диде. Шулай итеп, Урал әтисе белән киңәшләште дә, Себер якларына эшкә юллама алды. Бу аның Лирадан котылу өчен уйлап тапкан планы иде.
Бер ел эшләгәч, Разыя укуын тәмамлауга ул ялга кайтты һәм кабат аны өйләнешергә димли башлады. “Бу юлы урлап булса да алып китәм”, – диде ул, мәсьәләне кабыргасы белән куеп. Ләкин Разыяның әле ике елга сузылган ординатураны узасы бар иде. Бер ялда кыз аңа әйтми генә авылга кайтып киткән иде, икенче көнгә үк Урал артыннан барып та җитте. Тотылганрак булса да, җиңел машина да алып өлгергән иде.
– Бездә кыз сорарга егетнең әти белән әнисе килә торган иде, – диде Разыяның әнисе Дания, ризасызлык белдереп.
– Әти чирли, әни аны ташлап китәлми, ә минем ял көннәрем санаулы гына, – диде Урал хәлдән чыгарга тырышып.
Шулай итеп, яшьләр өйләнешкәч тә, ике ел аерым яшәделәр. Аннары Урал кайтып, хатынын үзе белән алып китте. ”Анда синең кебек белгечне кушкуллап эшкә көтәләр”, – диде ул, Разыяның кәефен күтәрергә тырышып. Тик анда баргач, Разыя эшкә урнашып тормады, бәбиләр вакыты якынлашкан иде, кызлары Камилә туды.
Себер якларын һич тә үз итә алмады Разыя. Уралга вакытлыча яшәү өчен яраклаштырылган эреле-ваклы вагоннардан торган шәһәрчектән бер бүлмә биргәннәр иде. Биредә иң үзәккә үткәне – һәрвакыт бөтен тәнне куырып искән салкын җил. Башта Разыя кешеләрнең монда ничек түзеп яшәвенә аптырый, “озын акча” дип, бөтен сәламәтлекләрен бетерүләрен аңлыйлар микән, дип уйлый иде. Кызлары тугач, барлык хәсрәтле уйлары онытылып торган кебек булды. Урал инде хатынына кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып, йөгереп торды. Хатынының кәефе күтәрелсен дип, бергә эшләгән хезмәттәшләрен чакырып, бәби туен да уздырып булышты. Төньякта эшләү җиңел булмаса да, охшый иде Уралга биредә. Килү белән эре генә автотранспорт предриятиесенә электр хуҗалыгы буенча баш энергетик итеп билгеләделәр. Өстәвенә, предприятие начальнигы Вәхит Вәлиевич Башкортстанныкы булып чыкты. Урал монысына да сөенеп куйды. Тора-бара дуслашып китте якташлар. Кәләшен алып килгәч, Вәхит Уралны фатирга чиратка яздырырга ярдәм итте.
Әмма яңа фатир кайчан була бит, ә кысан гына вагонда бала үстерү өчен шартлар бер дә мактанырлык түгел. Бүлмәдә артык җылы, җилләтим дисәң, балага салкын тия. Камилә болай да еш чирли. Шулай җәфалана торгач, кыш үтеп, җәй җитеп, туган якларына чираттагы ялга кайттылар. Әй, нинди рәхәт икән үз туган җирләреңнең һавасы! Моны аңлау өчен читтә яшәп карарга кирәк икән. Ләкин чамалы ял вакыты тиз үтә шул. Кире китәр вакыт җиткәч, Разыя иреннән кызы белән үзен беразга әниләре янында калдырып торуын үтенде, аннары исә Себергә барудан бөтенләй баш тартты. Табибларның үзсүзле икәнен ишеткәне бар иде Уралның, әмма хатыныннан бу кадәресен көтмәгән иде, берничек тә кабат үзе янына килергә күндерә алмады ул аны. Шулай итеп, юллама буенча эшләргә тиешле вакытын тутырды да, гаиләсе янына күчеп кайтты. Ә Разыя инде район хастаханәсенә эшкә урнашкан иде.
(Дәвамы бар.)