Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 апрель 2022, 21:24

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Хәлләремне бел әле бер... Ахыры

Ярату ялварып сорап ала торган әйбер түгел икән шул.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Хәлләремне бел әле бер... Ахыры
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Хәлләремне бел әле бер... Ахыры

Хезмәтеннән кайткач, шулай да бер килеп карады Илшат Алинә янына. Тик кызның моңсу, битараф карашы каршы алды ашкынып кайткан егетне. Кызның кыланышын аңлый алмыйча, качты егет Алинә яныннан, бөтенләй әллә кайда читкә чыгып китте туган ягыннан. Күпме генә читтә булса да, аңлар мине, чакырыр үз ягына дигән уйлар аз йөрмәде егет уенда. Тик бу вакытта Алинәнең, егет, мәхәббәт уйлап, ятар чагы түгел иде шул. Көтмәгәндә, уйламаганда аларның матур тормышларын челпәрәмә китереп, кайгы җиле ишек какты. Күпмедер генә чирләп, Нәфисәсен, кызларын, оныкларын ятим калдырып, Халит үлеп китте. Якты көннәр төнгә әйләнде, өй эчен күз яше, елау-сыктау басты. Сынмыйча, сыгылмыйча үткәрә алырсызмы бу сынауны дигәндәй, кайгының зуры килде, әтиләре канаты астында гына яшәгән Нәфисәгә, кызларына: “Нигә, нигә шундый бәхетсезлек алар гаиләсенә? Инде кемгә барып сыенсыннар, кемнән җылы эзләсеннәр алар? Ярый, апаларының гаиләсе бар, әниләре сабыр, эчтән сыза, Алинәгә нишләргә соң?” Килеп, кагылып караган егетләргә сүз катып та тормады ул хәзер. Вакыт оныттыра диләр, ничек оныттырсын инде, аларның иң кадерле кешеләре – әтиләре мәңгелеккә аларны ташлап китсен әле. Бөтенләй үз эченә бикләнде кыз. Инде олыгая барган төпчегенә карый да уйга кала Нәфисә. Ни эшләп шулай да сылу, тәртипле кызы ялгыз канат булып яшәргә тиеш соң әле?

 Менә очратыр, очратыр әле аның кызы да насыйп парын дип, күпме көтәргә була. Эшеннән кайтып кергән кызының күзләрендә очкыннар эзләп, күпме аның күзләренә төбәлергә була? Әллә берәрсе аша, берәр егеткә димләтеп карарга микән дигән уйлар да кереп чыга Нәфисәнең башына. Бүген дә Алинәсен озаткач, Нәфисә озак кына фотолар актарып утырды. Халит дуслары, туганнары белән балкып, елмаеп төшкән фотоларны озаклап-озаклап карап утырды. Шулай да бәхетле чаклар була икән кеше гомерендә. Парлы булып яшәү икән бу дөньяның иң матур чаклары.

Кинәт аның кулына, иң якын гаилә дуслары белән төшкән фото килеп эләкте. Менә Халит, аның итәгендә Алинә, аның янында армиядә бергә хезмәт иткән дусты хатыны белән. Аның да итәгендә нәни сабый. Кайчан төшелгән фото соң бу? Нигә шулай бик көлешеп төшкәннәр соң әле алай? Уйлана торгач, исенә төшерә алды Нәфисә бу вакытны. Ул вакытта бәби күрергә килделәр бит аларның дуслары. Үзләренең дә 8-9 айлык кына сабыйлары булгач, озак кына очраша алмый торган иделәр. Ике сабый карават өстендә тәгәрләп рәхәтләнде шунда. Ялгышмаса, сабыйның исеме Раушан иде бугай. Инде кайтырга җыена башлагач, Раушанның әтисе кызып китеп:

 – Карагыз әле, сездә кыз, бездә егет. Киләчәктә без дус кына түгел, туганлашып яшәргә тиешбез. Әйдәгез, бер кызык эшлибез. Безнең Раушан Алинәнең колагын тешләсен. Кодалар булышырбыз, бергә оныклар үстерербез. Егет кеше усалрак була икән шул. Алинәнең колагын аның авызы янына китерүгә, ахыры мәмәй дип тешләп тә алды. Чырылдады гына Алинә шунда. Шул вакыйгадан соң, тыела алмый, көлешеп төшкән фото бит бу. Ни эшләп, башка вакытта бер дә ныклап игътибар итмәгән бу фотога ? Нәфисәнең башын уй басты. “Колак тешләтү” йоласы, элек-электән, ата-бабаларыбыздан калган йола. Йоланы башкарабыз дип, теләкне тели булганнар булып булып чыгамы соң инде, Алинәнең бүгенге хәлен уйласаң. Ул егет тә хәзер Алинә яшендәдер инде. Халит исән булмагач, бер дә аралашып яшәмәделәр шул.

Нәфисә алар яшәгән авылның исемен искә төшереп, телефон китабына үрелде. Туры килгән бер номерны җыеп, яшьлек дусларының хәлен сорашты. Гөлиянең тормыш иптәше вафат икән. Үзе авылда яши икән Гөлия. Раушан исемле уллары укуын тәмамлап эшләп йөри икән. Өйләнмәгән. Димәк, өйләнмәгән. Яше бар гына инде аның да. Нишләргә? Нишләргә хәзер Нәфисәгә? Кызына әйтсә, көлеп кенә куяр. Барыбер, сөйләшеп карыйсы булыр. Әнисенең, кулына фото алып, бу хикәятне сөйли башлавын, ни эшләптер Алинә зур игътибар белән тыңлый башлады. Фотоны кулына алып, һәрберсен сорап тикшереп чыкты. Хәтта көзге алдына басып, колак очын икәүләп җентекләп тикшереп чыктылар. Үсә-үсә колак зурайган саен, теге теш эзе дә зураеп, беленеп тора икән дә.

 – Раушан дисеңме инде әни ул егетнең исемен әни? Раушан, Раушан... Йөрәген тулысынча бер Раушан биләп алган шул инде, башка Раушаннарга урын юктыр инде анда. Шулай да, битен ялмап алган кызыллыкны әнисенә күрсәтергә теләмәгәндәй, акрын гына сорап куйды:

– Әни, нинди авылда яши соң ул Раушан?

 – Чияледән, кызым, Чияледән. Әнисе авылда яши, улы кайдадыр эшләп йөри бугай.

 Ничек инде, аның Раушаны да Чияленеке, колак тешләгән егет тә Чияленеке? Төрле уйлар биләп алды Алинәне. Бер авылдан ике бер төрле исемнәр юкмыни инде, әнә безнең авылда әллә ничә Ирек бар. Шулай дип тынычландырып куйды үзен. Ә шулай да, нигә килми Раушан аның янына? “Хәлләремне бел әле бер, төшләремә кер әле бер. Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым, бәргәләнә, өзгәләнә ятим җаным”... Эчтән генә күпме сулкылдагандыр Алинә. Тик әнисе килеп. өстенә ябып киткәндә, кызы фотоны кочаклап, йокымсырап киткән иде. Күпме йоклагандыр исләми, әнисенең акрын гына чәченнән сыйпавына, уянып китте.

 – Кызым, капка алдына бер машина туктады, баядан бирле кычкырта, әнә кереп тә ята бугай.

 Машинадан төшкән егетнең төс-кыяфәте таныш булгандай тоелды кызга. Әнисенә бер күз сирпеп алды да, кулындагы фотосын өстәлгә куярга да онытып, ишеккә атлыкты. Күтәрмәдә очраштылар алар. Раушан берни эндәшмичә, кулындагы фотосын Алинә кулына тоттырды. Кызның кулында да шундый ук фото күреп, барысын да аңладым дигәндәй, Алинәне җиңел генә кочаклап алды.

 – Тырышып карадым, күпме тапкырлар тырышып карадым өйләнергә. Ниндидер сәбәпләр чыга, китәбез ике якка. Колакларыбызны тешләтеп, ходай безгә балачакта ук фатыйха биргән икән ул, Алинә.

 Ишек артында, бу хәлне ишетеп, тыңлап торган Нәфисә, әкрен генә ишекне ачып чыкты да, идәндә чәчелеп яткан фотоларны кулына алды. Тыныч кына, балаларның кулларын җитәкләштерде. Ул гына түгел, бу минутта, фотодан аларны күзәтеп торган барысы да, фатыйха бирәдер кебек иде аларга.

 

 

Фото: tmbw.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас