Чәчмә әсәр
25 Апреля 2022, 04:14

Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (3)

...Инде суднога үтәм генә дигәндә, арттан әкрен генә атлап килгән Раушания апасының көчле куллары аны тирән сулы көзге елгага этеп тә төшерде.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (3)Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (3)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (3)

(Ахыры.)

Аның саен шашып акырган тавышка Шаһидә, мәче кулындагы тычкан кебек өзгәләнде. Йөрәге шартлардай булып типте, һәм ул куркуын җиңеп, янә ишекне ачып җибәрде һәм тораташ булып катып калды. Раушания апасының ботлары арасыннан идәнгә бала килеп төште һәм чәрелдәп елап җибәрде.

Шаһидәнең буыннары тотмыйча, тупсага чүгәләде. Ләкин акылдан шашу дәрәҗәсенә җиткән Раушания апасы яткан җиреннән аңа балта белән кизәнә башлады. Шаһидә куркуыннан залга йөгерде, диван почмагына барып сыенды. Ул үзенең йөрәк тибешеннән үзе курыкты, чөнки дөп-дөп итеп типкән бу тавыш аңа Раушания апасына ук ишетелә кебек иде. Ә имән ишекнең теге ягында әрнеп елаган бала кинәт тынды. Һәм имән ишек ачылды да, Шаһидә янына әле генә үз нарасыен буып үтергән җинаятьче килеп басты. Менә нәрсәне аңлаткан икән аның исеменең мәгънәсе, һәм менә нәрсә дигән сүз булган икән ул Миннур әби әйткән “җинаять” сүзе...

Шаһидәне калтырап торган кулларыннан өстерәп, күзләрен кан баскан бу шакшы хатын, аны ишегалдына алып чыкты һәм гараж ишеген ачып, идәненә бәрде:

– Туган апаңа гына әйтеп кара, мин синең башыңны балта белән чабып өзәчәкмен! – Шул сүзләрен әйтеп, гаражның авыр ишеген тыштан бикләп тә куйды.

Шаһидәнең күз алдында ишек төбендәге сары табактагы канлы су, өстенә чүпрәк-чапрак ташланган ниндидер әйбер, җыелып торган кан һәм балта гына иде.

Шаһидәнең җавап кайтарырга да, кычкырырга да хәле юк иде, дөресен әйткәндә ул үзендә идәннән күтәрелерлек тә көч таба алмады. Эчке күлмәктән генә күпме яткандыр, күгәрчен тавышына сискәнеп китте. Боз кебек суык бетон идәннән торып, ишекне этеп карады, ул урыныннан да кыймылдамады. Стеналары таштан, бердәнбер чыгу урыны – ишекне ача алмаячак, Гөлфия апасының да кайчан кайтырын тәгаен генә белми. Менә шуларны уйлап, Шаһидә елап җибәрде. Күгәрчен тагын өстән тавыш бирде. Шунда түбәдәге күгәрченнәр тәрәзәсе келт итеп исенә килеп төште. Булат абыйсы мотоцикл белән булашканда Шаһидәнең күзенә әрдәнә утын өеме чалынганы бар иде...

Кыз, сәрмәләнеп, утыннарны эз­ләргә кереште. Шуларны бас­кыч итеп, өскә үрмәләде. Гараж түбәсенең тәбәнәклеге аңа алга барырга һич мөмкинлек бирми иде... Ләкин яктылык сирпеп торган бәләкәй генә, күгәрченнәр кереп йөргән тәрәзә аңа яшәр көч бирде. Ул шуыша башлады, түбә тактасыннан чыгып торган кадак очларына аркасы тырналды, саркылып чыккан кан эзләре күлмәгенә таплар булып таралды.

Бу вакытта аның күз алдында шул яктылык кына иде... Аллаһы Тәгалә ярдәм иттеме аңа, әллә инде яшәү теләге көчле булдымы, песи генә сыярлык җиргә ничектер сыйды Шаһидә һәм бакчага сикерде. Миннур әбиләргә йөгереп барды. Тик бикле капка төбендә басып торырлык та хәле юк иде Шаһидәнең, суык җилегенә кадәр үткән иде... Чарасыздан, туган апаларына кире борылды, ә ишек төбендә Рау­шания апасы белән очрашты. Ул сетка белән нәрсәдер күтәргән, Шаһидәдән ничек чыкканын да сорамыйча, ашыгып, капкага омтылды.

Борылып: “Мин тиз генә урманга барып киләм, кайткач, икәү елга буена барырбыз”, – диде.

Шаһидәнең әллә балалыгы белән, әллә бүгенге коточкыч хәлләрдән соң барып сыеныр кешесе булмагач: “Мин өйгә керергә куркам, синең белән барсам, ярыймы? – дип әйтүен Раушания апасы ишетмәмешкә салышты.

Ә өйдә Шаһидә иртән күргән күренешнең эзен дә тапмады, әй­терсең барысы да куркыныч төш кенә булган.

Поселок тайгага терәлеп диярлек торганга күрә, бик тиз кайтты Раушания апасы. Ул озын-озакка сузмыйча, Шаһидәне җитәкләп елга буена алып китте. Юл буе эндәшмичә генә бардылар. Кызның:

– Без кая барабыз соң? – дигән соравына:

– Еракка, пароходлар күрергә! – дип җаваплады.

Бик озак барды алар. Ниндидер туктап торган пароходка керделәр. Аның тутыгып беткән тимерләренә һәм монда җан әсәре булмауга аптыраган кыз ишекләрне ачып карап йөргәндә, Раушания апасы юкка чыкты. Кычкырып та карады Шаһидә, йөгерә-йөгерә чыгар юлны эзләргә дә кереште... Тик ни гаҗәп, чыга да алмый, ярдәм итәр кеше дә юк! Йөгерә торгач, аскы палубадан кергән урынны шәйләде һәм ярга атылды. Яр буйлап егыла-мәтәлә бер – аска, бер үргә таба йөгерергә кереште. Адашканын аңлап, яр кырыена килеп утырды. Авылына кайта алмасын, йомшак күңелле әнисенең бу кайгыны күтәрә алмасын уйлап, җаны телгәләнде. Кайсы якка барып караса да, кайтыр юлны тапмады... Ник бер җан иясе очраса!.. Бу ачы җилле көзге көнне яхшы адәм этен дә урамга чыгармас шул... Шаһидә, хәлсезләнеп, ярдан өстәрәк утырган бер ялгыз агач төбенә килеп егылды һәм үз күзләренә үзе ышанмады... Урманга таба бер ир китеп бара. Шаһидә аны авылга хат салырга барганда әллә ничә күрде... Иярде кыз аңа... Кача-поса бик озак барды ул кеше артыннан, агачларга абынып егылса да, аңардан күз яздырмады һәм, ниһаять, поселокка кайтып керде.

Өйдә Гөлфия апасы, Булат абыйсы һәм Раушания чәй эчеп утыралар иде. Раушания апасы, аңа тишәрдәй карап:

– Кайда йөрисең шул гомер? Сине эзләп аякларым бетте! – диде.

Эндәшмәде Шаһидә, хәер, нәрсә генә әйтсә дә, алты яше тулып кына яткан бу баланың сүзләрен кем генә игътибарга алыр иде соң...

Баш авыртуны сылтау итеп диванга менеп яткан Раушания апаларына әле дару, әле су китереп кенә тордылар. “Йөзеңә чыккан чирләгәнең”, – дип эштән кайтып кергән туган апасы да Раушания янында бөтерелде.

Тик Раушаниянең беркемдә дә кайгысы булмады, ул Шаһидәдән күзен дә алмады. Икенче көнне дә Шаһидә янында бөтерелде. Мәңге булмаганны, чәченә бантик куйсынмы, җитәкләп бакчага алып чыксынмы... Ял көне булгач, барысы да өйдә... Туганнары белән буласы килсә дә, Шаһидәгә ирек юк, янында Раушания апасы. Карышырга курка, күз алдында һаман теге балта...

Тагын яңа таңнар атты. Тагын өйдә җинаятьче һәм Шаһидә генә торып калды.

– Әйдә, мин эшләгән пароходка! – диде Раушания апасы.

Шаһидә телен әйләндереп каршы сүз әйтә алмады.

– Тик син миннән кулыңны ычкындырма, икәү бергә барыйк, бергә кайтыйк! – дип, кызны килеп җитәкләп алды.

Бәлки әйбәтләнгәндер, инде миңа эшләгән начарлыкларына үкенгәндер, минем әләкче түгел икәнне дә аңлагандыр, дип уйлады Шаһидә.

– Ерак булса, бармыйк, Раушания апа! – дия генә алды.

Тагын урау юллар белән бик озак атладылар. Елга эченә кереп урнашкан бер суднога таба тар гына басма буйлап керә башладылар. Ни гаҗәп, җан әсәре юк, елга да шундый шомлы, авыр болытлар хәзер яңгыр буласын хәбәр итеп, куерганнан-куера... Инде суднога үтәм генә дигәндә, арттан әкрен генә атлап килгән Раушания апасының көчле куллары аны тирән сулы көзге елгага этеп тә төшерде. Ах, тагын алданды Шаһидә, бозлы суга барып төшкәнен абайламый да калды... Бер батып, бер калкып торганда, Раушания апасының йөгерә-атлый ярдан менеп киткәнен генә күреп калды. Әллә йөзлек белән туганга, әллә гомере бетмәгәнгә, авылында чыныгып үскән Шаһидәнең бата башлаган гәүдәсенә тимер боҗра бәрелгәндәй булды. Ул яшен тизлегендә шул боҗрага ябышты, бу тимер чылбырның бер өлеше икән, шуңа тотынып, басмага чыга алды. Аякларының тая-тая баруына да карамастан, ярга омтылды. Ярдан өскә күтәрелгәнче суык җил бик тиз үзәгенә үтте. Шаһидә өзелеп көткән көзнең ачы җиле аямады кызны... Тагын япа-ялгызы, тагын юлны белми, өстәвенә, бөтен җиреннән су ага...

Шунда әллә ташлар, әллә бака кабырчыклары җыеп йөргән бер пар, Шаһидәне күреп, ярдәмгә ташланды. Аларның яхшылыгын мәңге онытасы юк Шаһидәнең! Алар аны ниндидер япмага төреп, инде шактый урысча өйрәнгән кызның чатнатып әйткән адресы буенча китереп тә куйдылар. Булат абыйсы аңа тавыклар белән генә урысча сөйләшергә кушкан иде, ә бу юлы ул башка телдә аралашып үз-үзенә ярдәм итә алды. Һәм Раушания апасыннан да иртәрәк кайтып керде. Менә шушы көннән башлап, ул Миннур әбиләреннән чыкмаска сүз бирде. Кайтырына ике көн калган кызның үзенең артыннан тотам да калмый йөрүенә Миннур әби тәмам аптырады...

Ә Шаһидәнең миен һаман бер сорау борчый: “Каян белгән Миннур әбисе аның зур җинаятькә шаһит буласын, ниләр күрәсен?” Ачынып-ачынып әйтә торган сүзләре чынга ашты бит... Тик кыз бу турыда Миннур әбисенә әйтә алмады, чөнки аңа һаман куркыныч яный иде... Раушания балтасын күтәреп килеп керер дә барыбызны да харап итәр, дип уйлады ул.

Гөлфия апасы алырга кергәч, Миннур әбисенең аны ютәлдән дәвалаганын сәбәп итеп, чыкмады. Чынлап та, әби аңа тайга үләннәреннән әллә нинди кайнатмалар эчерде, ниндидер җәнлек мае белән арка-күкрәкләрен майлады.

Үзенең авылына кайту дәрте белән татлы хыялларга чумып утырган Шаһидә кинәт сискәнеп китте. Алдында Раушания апа­сының басып торганын күргәч, телсез калды.

– Әйдә, туган апаң кайтты, ул сине чакыра, – дигәч, әкрен генә артыннан иярде. – Алар кое тазарталар, бар шунда! – дигәч, кое будкасына таба йөгерде.

Үрелеп кое эченә күз салган кызны тагын көчле куллар этеп җибәрде. Ул баш аркылы әйләнде, ләкин кулын ычкындырмады. Шаһидәнең йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрүенә йөгереп кергән Гөлфия апасына Раушания: “Чак тотып калдым, коега төшеп китә язды, шулкадәр тиктормас менә бу бала! – диде. Шаһидә бу урыннан тизрәк котылу өчен алпан-тилпән килә-килә күршеләргә кереп чапты.

Шаһидә, коега караганда, беренче баскычына тотынып торырга күнеккән иде, бу юлы да аны ябышып калуы үлемнән коткарды. Бу могҗизамы, әллә инде фәрештәләрнең канат җәюе идеме? Һәрхәлдә, үлемгә бер адым калып та, тагын исән котылган Шаһидә Миннур әбисенең итәгенә чыгып егылды. “Эттән курыктым!” – диде ул аптырап басып торган әби белән бабайга.

Гали бабай урамда эт фәлән күренмәвен Миннур әбигә ишарә­ләп күрсәтсә дә, төпченүдән файда юклыгын аңлап, ишегалдына чыгып китте.

Атты ул кайтып китәсе таң...

Җизнәсенең машинасына Гали бабай күтәреп алып чыгып утыртты аны. Көзге таң булса да, язгы таң кебек матур иде бу таң!

Миннур әбисе:

– Берәр такмак җырла инде үскәнем, бигрәкләр дә сагынырбыз инде сине, – дигәч, Шаһидә ялындырып тормады:

 

Кулымдагы балдагымның

Исемкәйләре Миннур;

Йөзе кояш, күзләре ай

Күңеле тулы гел нур...

 

– Синдә бит такмак бер капчык, бабаңа да бер такмак җырла ин-де, – диде Миннур әби яшь аралаш.

 

Гали, Гали, Гали, Гали,

Галигә барам әле;

Гали исемнәре матур

Ятка калдырмас әле...

 

Үзләре көлә, үзләре елый...

Җизнәсе тагын:

– Бу Шаһидәне бөтен җирдә дә кинодагы кебек озаталар, – дип көлеп куйды.

“Тагын кил, кызым!” – диюләренә Шаһидә эндәшмәде... Эчтән генә: “Мәңге киләчәк башым юк!” – дип куйды.

Туган апасы Шаһидәне кочак­лап утырмакчы булган иде, кулы кесәсендәге исле гөлгә тап булды.

– Карале, мин бит килү белән югалткан идем ул исле гөлне, – дигәч, Шаһидә кадерләп кенә тотып, төргәкне апасына сузды.

Авылга кайтып кергәндә эңгер-меңгер вакыты иде. Кетәклектән алъяпкычына йомыркалар җыеп кереп барган дәү әнисе, каушавыннан, аларның җиргә төшеп киткәнен дә сизми калды. Сыер савып кереп барган әнисе зур ишегалдында сөтле чиләкне куяр урын таба алмый азапланды... Дәү әнисе килеп, Шаһидәне күтәреп алды, ә әнисенең кочагына ничек атылганын кыз хәтерләми... Бер-берсенә сыенып, озак еладылар ана белән бала...

Өйдән йөгереп чыккан апасы:

– Әни синең турыда нык алама төшләр күрде, исән икәнсең, Аллаһка шөкер! – диде.

Ә Фәрит абыйсы күз яшьләрен күрсәтмәс өчен кызыл ярга йөгерде. Шаһидәнең туган көненә дип үргән курчак караватын абыйсы өчен Гөлфисә китереп бирде. Хәле бетеп йөгереп килеп кергән Дания:

– Әйттем бит мин сиңа, барма дип! Авылга чегәннәр килгән иде, мин аларча биергә өйрәндем, – диде, ә үзе ни өчендер елап җибәрде...

Эштән яңа гына кайтып туктаган әтисенең дә күңеле тулганны күреп, җизнәсе:

– Гел Шаһидә белән генә кайтып- китеп йөрерлек икән, тегендә дә елап озаттылар, монда да шул ук күренеш, – дип көлеп куйды.

– Өй дә бәләкәйләнгән, әти дә, ат та, песи дә бәләкәйләнгән, – дип такмаклап елап торган Шаһидәгә кушылып, барысы да елады...

Сөйләшеп сүзләре бетмәде, таң беленгәндә генә йокыга талдылар.

Тик, иртәнге тынлыкны бозып, тәрәзә шакыдылар. Почтальон телеграмма китергән икән, анда: “Кызыгызны кулга алдылар, ашыгыч рәвештә килеп җитегез!” – дип язылган иде.

Күз яшьләренә төелеп, туган апасы белән җизнәсе кире китте. Ә ун көннән алардан килгән хат барысын да шаккаттырды.

Поселокта бер гөмбәче тайгада кырмыска оясыннан гәзиткә төрелгән үле бала гәүдәсе тапкан. Ә гәзиткә туган апаларының адресы язылган булган. Ашыгыч рәвештә тикшерүчеләр килгән һәм пропис­кадагылардан Гөлфияне гаепләп кулга алганнар, ул изоляторда ике кич кунган. Гаебе юк, дип кайтарып җибәргәннәр. Укыган мәктәбендә генә бала үтерүче дигән исем тагып өлгергәннәр. Хәтта йөргән егете Гөлфиядән баш тарткан, бөтен поселок гүләп торган. Гөлфия нахак бәлагә бик әрнегән, елаган. Ә кабат өйгә килгән тикшерүчеләр, күкрәкләреннән сөте саркып торган Раушаниягә игътибар иткәннәр һәм аны шунда ук кулга алганнар. Рәшәткәле машинага менеп барганда Раушания апа җизнигә: “Кабахәт!” – дип кычкырган.

Туган апасы бу хурлыкны күтәрә алмый башка шәһәргә күчеп китте, ире белән икесенең арасыннан да мәңгелеккә кара мәче үтте. Бу хәлләргә нокта куелганын һәм җинаятьченең кулга алынганын ишеткәч кенә, бу хәлләрнең тере шаһидәсе Шаһидә әнисенә күргәннәрен сөйли алды. Тик аның күргәннәре моның белән генә бетмәде. Миннур әби әйтмешли, исеме җисеменә туры килде кызның.

Хәер, монысы инде икенче тарих...

 

Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (3)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас