Нишләп һаман шул бер җыр яңгырый колагында Алинәнең? “Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым...” – имеш. Кочакларын җәеп, мәхәббәтен аңлатучылар күп булды юлыңда, борылып карадыңмы шуларга? Бер дә юкка халык “Дөнья куласа – бер әйләнә, бер баса”, – дип әйтмәгән шул. Әнә, кабатла да йөр инде шул җырыңны. Моңа тиклем бер дә сөю утларында янмаганга күрә, шулай да сагышлы, кайнар була микән әллә мәхәббәт утларында яну дигән уйлар дә керә башлады башына. “Киләм дидең, синең кебек кыз юлыма бер очрагач, тагын очратмый калмам, эзләп тааырмын дидең. Бигрәк сүзеңдә тора белмисең икән, Раушан”. Үзен дә әрләп ала кайвакыт. Машиналы егетләрнең юлына кызлар очрамый калмый инде. Алинә кебек юлда машина көтеп торучылар азмыни хәзер. Ә шулай да, бәлки килер. Өметсез шайтан гына диләр бит.
Өч кыз үсте гаиләдә алар, берсеннән-берсе чибәр өч кыз. Кызлар әтинеке инде гаиләдә. Эй яратып туя алмый иде кызларын Халит абый. Шуларга караган саен, әнисенең кайвакыт бик ачынып әйткән сүзләрен искә ала иде үзе. Кыз алып кайтам дип тырыша-тырыша өрлектәй биш малай алып кайткан әнисе, кайвакыт, хатын-кызның өйдәге эшенең күплегенә зарланып: “Берегез булса да кыз булмады шунда, табак-савыт, идән-сәке дә юып бирүчем юк бит ичмасам”, – дип, малайларын әрләп алган чакларын ничек искә алмыйсың инде. Әнисенең кыз теләүләре, ахрысы, Ходайның амин дигән чагына туры килгән. Төпчеге Халитнең Нәфисәсен җитәкләп өенә алып кайтуына ел да тулмады, дәваханәдә табибнең: “Кызыгыз бар абый, сөенче!” – дигән сүзләрен ишеткәндә, шатлыгыннан бәхетнең җиденче катында йөзде әти кеше. “Кызыгыз бар, сөенче!” – дигән сүзләрне бер генә түгел, тагын ике тапкыр ишетеп куанды Халит. Тик Халитне күккә күтәргән бу бәхетле мизгелләрне әнисе Гайшә апа гына күрә алмады шул. Оныклар сөясем килә дип өзгәләнеп яшәгән әнисе, әллә ничек, хәлсезләнеп йөрде дә, тизентен генә гүр иясе булды да куйды.
“Озакламый оныгың булырга тора, яшибез әле, әнкәй! Аллы-гөлле күлмәкләр кигән оныкларыңны җитәкләп, йөрерсең әле, әнкәем, урамнарда”, – дип, әнисенең кулларыннан сыйпап, күзләренә күпме генә ялварып карамасын, Гайшә әби, улына бер тутырып карады да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Әнкәсе әйткән сүзләр бигрәк дөрес булган икән шул, кызларын яратып, иркәләп үстерде Халит!
– Эй шул кызларыңны артык иркәлисең, кыек бер сүз әйттермисең шуларга, – дип, хатыны ачулана башласа:
– Ачуланма инде шуларга, Нәфисә, өй эчең гөл кебек, күзеңә генә карап торалар, тагын ни дип әрлисең шуларны, – дип, кызларына, шаяртып, күз кысып алган була. Әти-әни укытучы булгач, аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышкандай, тик яхшыга мәктәпне тәмамладылар кызлар. Ике дә уйламыйча, әти-әниләре һөнәрен иң яхшыга күреп, бер-бер артлы “мөгаллимә” дигән диплом тотып кайтып, өйдәгеләрне сөендерделәр. Әтиләренең: “Кызларым, инде башлы-күзле булып, оныклар да сөя алсак, әниең белән миннән дә бәхетле кешеләр булмас иде”, – дигән сүзләрен әллә искә алып, әллә язмышларында шулай язылган булып, башлы-күзле булдылар. Төпчекләре Алинә генә, балачакның бер хәвефсез әкияти дөньясыннан аерыла алмыйча, әти-әнисенең бер иркә кошчыгы булып, рәхәттә яши бирде. Тирә-ягында, аның игътибарын җәлеп итәргә тырышкан малай-шалай, егетләргә борылып та карамаган була: “Йөремәгез, әйләнмәгез минем тирәмдә, кирәк чакта бар авырлыктан курчалаучы әтисе бар аның янында. Минем әтием кебек була алсагыз, сөйләшеп карарга була”– дигән кебек, өстән генә, мыскыллы караш ташлаган була үзләренә. Кызы үсә барган саен, аның шулай да каты күңелле булуына, хәтта Нәфисә дә аптырый башлады. Башкалар, шәһәрдән ялга кайткан вакытларында, тизрәк капкалыйлар да, иптәшләре янына клубка ашыгалар. Алинә өйдә, аңа өйдә рәхәт.
– Кызым, Алинә, әнә дустың Нурия чакыра сине клубка, нигә йөреп кайтмыйсың, – дип, кайбервакыт ияртеп чыгарып җибәрә кызын. Тик тегесе: “Кызык түгел миңа анда, мин бит сезне, өйне сагынып кайттым”, – дип, урталарына килеп утыра, көлешә-көлешә чәй эчәләр, бәйләм бәйлиләр. Алинәнең классташ егете армиягә китте быел көз. Башка вакытта да сизә иде Алинә егетнең гел аңа карап торган чакларын. Озатып та килеп карады, тик кызның каты итеп: “Килмә!” –дигән сүзе җитә иде борылып китәргә. Тик бүген, кызып алган Илшатны, Алинәнең бу сүзе куркытмады. Кызны кысып кочаклап:
– Көт мине, яз миңа җавап хаты. Минем мәхәббәтем җитәр синең йөрәгеңдәге бозны эретергә. Яратам, әллә кайчаннан яратам бит мин сине, Алинә!
Егетнең берничә хатына җавап язып карады ул, тик тиз туктатты юкка хат алышуны.
Фото: ru.depositphotos.com