Аяз көнне күк күкрәп яшен яшьнәгәндәй, барыбызны да һуштан яздырган, әниебезне аяктан еккан вакыйга үзен озак көттермәде. Себердән кайтып кергән Җиһангир, хатынын чит ир белән тотып, ачуыннан ирне пычак белән чәнчегән. Алган яралардан Рәйсәнең сөяркә ире үлгән. Энебезне унике елга төрмәгә утырттылар. Болай да чирләш әниебез баласы кайгысыннан урын өстенә егылды. Рәйсә әниебезнең хәлен белергә килүне кирәк санамады. Хәер, аңарда Җиһангир кайгысы да, авыру кайнана кайгысы да юк иде – такси диспетчеры таксист ирләр белән типтерә иде инде. Ире төрмәгә аның гаебе белән эләксә дә, унике ел эчендә ул анда бер тапкыр да барып карамады. Урын өстендә яткан әниемне, ике баламны иремә ташлап, энем янына мин йөрдем. Кемгәдер тормышка чыкса да, Валидә, Җиһангир төрмәгә эләккәч, аның хакында сорашмый, борчылмый калмады. Хәтта энем янына бер баруымда Валидә ул яратканча бәлеш пешереп җибәрде. Җиһангирны онытканмы-юкмы, Валидә үз бәхетен тапкан, яхшы гына холыклы ир-атка тормышка чыккан иде. Ә Рәйсә ир башын йотты да онытты. Җиһангирдан бигрәк, мин әниемне һәм Рәйсәнең корбанын – үлгән ирне кызгандым. Җиһангир үзе кылган золымлыкның җәзасын ала – унике ел яшь гомерен әрәм итеп булса да, бервакыт иреккә чыгачак. Рәйсә кармагына эләгеп кәнтәй хатын өчен вафат булган ир-егетнең дә аның өчен кара кайгыда калган ата-анасы, туганнары бардыр. Күпме кешегә хәсрәт китерде бу Рәйсә! Ирләр Рәйсә кебек азгын хатыннар өчен бер-берсен үтерешә, төрмәгә утыра – ә кәнтәй хатын, бер гаебе булмагандай, читтә кала. Әйтерсең лә бу коточкыч хәлләр аңа бөтенләй кагылмый. Әнием әйтмешли, андыйларга закон да юк, чурт та юк. Беренче ире ярый ла аның җәтмәсеннән исән котылган – хыянәтче хатыныннан аерыла алган. Бер ирнең башына җитте, икенченең, өченченең... Азагы күренми. Һаман да ваемсыз гына, тыныч кына яшәвен дәвам итә. Берсе үлә, берсе төрмәдә – чибәр, азгын хатыннар яраткан исәр башлы ирләр табылып кына тора. Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын шул. Дуңгызның камиллеге нәҗеслектә димәсләр иде. Улының башын йоткан хатынны каргап, такмаклый-такмаклый әниемнең елаулары! Улы кайгысыннан әнием бик бетеренде. Рәйсәгә өйләнергә ризалыгын биргән өчен ул һаман да үзен гаепли. Бәлки, Валидәнең күз яшьләре төшкәндер, ди. Ә Валидә азаккача кешелекле булып калды. Рәйсәдән аермалы, әнием авырып ятканда килеп аның хәлен белде. Мин әнине кулымнан килгәнчә тынычландырырга, юатырга тырышам. Җиһангир үз ялгышын аңлаган, тәүбә иткән кебек, бәлки, андый бозык хатыннар белән башкача бәйләнмәс, яшәргә туры үзеңә кайтыр, дим. Карт көнеңдә карар-тәрбияләр кешең булыр, дим. Күңелендә өмет кабыныпмы, шул сүзләрдән әнием бераз тынычлангандай була. Җиһангирны гына ялгыш-хаталары бернигә дә өйрәтмәгән, тәүбәсе дә тукран тәүбәсе булган иде, ахры. Әллә сихер, әллә күрәчәк, төрмәдән чыккач та ул үзенең башына җиткән Рәйсә янына кайтты. Ярый әле, бу турыда бакый йортына кайтып киткән әниебез белми калды.
Фото: love-is.org