Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 апрель 2022, 14:21

Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (2)

Кайтырына санаулы көннәр генә калгач, әллә язмыш сынавы, әллә күрәчәге, әллә Миннур әби әйткәнчә, исеменә туры килгән җисемне күрсәтергә уйлады тормыш... Бу иртәне Шаһидәнең үл­гәндә дә онытасы юк...

Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (2)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Туган апасы сменалы эштә, җизнәсе йөк машинасы белән командировкада. Булат абыйсы я мотоциклда чокына, я малайлар белән гитара чиртә. Хәер, аның янына якын да килә алмасы беренче көннән үк билгеле булды бит инде... Борынына ис керә башлаган Гөлфия апасы да кичләрен дус кызлары белән.

Ә, Данияләр тәмле сөт эчеп, яңа пешкән ипине әйләндереп кенә кисеп ашап, сыер сакларга читән эченә киткәннәрдер инде... Анда бәләкәйләр уйный, җиткән кызлар, егетләр белән кара-каршы басып, такмаклар җырлыйлар. Аннан гармунчы Мәҗит абыйның бармаклары арыганчы тыпырдап бииләр, уен-көлке, шау-шу. Дания яңа такмаклар өйрәнәдер инде...

Шаһидә, хыялларына чумып, авыл­га хат язарга утырды. Хәреф­ләрне тезеп, сагынуын белгертеп хисләрен яза, тик күз яшьләре аңа ирек бирми, тамак төбен ачытып, күзләрен томалый... Ул, туганнарына яшьләрен күрсәтмәс өчен, мендәргә капланды да йоклаган кыяфәт алды. Бераз тынычлангач, сикереп торып, Гөлфия апасыннан адресны яздырып алды, хатка бер җыр язып куйды:

 

Күктән алып сезгә айны

Алка итеп тагамын;

Сезнең өчен йөрәгемне

Конвертларда саламын...

 

Хатын кочаклап, очты гына Шаһидә почта тартмасы берке­телгән кибет почмагына. Үрелергә буе җитми аның, шуның өчен берәр олы кешенең кибеттән чыкканын көтеп тора. Инде шактый урысча өйрәнеп алган кызга ярдәм итәргә генә торалар... Урысларда да яхшы кешеләр күп икән, дип уйлый Шаһидә.

Авылда хатны Фәридә апасы гына укый белә белүен, ләкин Шаһидәгә анысы кызык түгел. Иң мөһиме – ул сагынуын, яратуын язды, Дания дустына күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр әйтте.

Миннур әбиләрдә рәхәтлеккә рәхәт, сүз дә юк, алар да Шаһидәне яраталар. Тик ял саен аларга татарча белмәгән иркә оныклары килеп тула. Ул чакта Миннур әби гүя күрше кызын күрми дә, алар киткәч кенә чакырып алып кәнфитләр бирә, итәгенә утыртып, тупылдатып сөя.

– Әйдә әйт, кызым, такмак­ларыңны! – ди.

Җир җиләге пешкән чакта

Сайлап ашап булмады;

Язгы сабан туйларына

Эх, кайтып та булмады.

 

Миннур әби чыдый алмый елап җибәрә, коймадан үрелеп карап торган Гали бабай, яшьләрен күр­сәтмәс өчен, эш табып читкә китә...

Ә Шаһидә һаман туктамый:

 

Бер егеткә күзем төште,

Аңа гашыйкмын тәмам;

Тәмле йокыларымнан да

Аны сагынып уянам...

 

Миннур әбинең нурлы йөзен елмаю балкытып җибәрә. Ул Шаһидәне сөя дә сөя... Һәм гел кабатлый торган сүзен кабатламый калмый:

– И балам, нигә сиңа андый исем бирделәр икән? Безнең якларда җинаять эшләгәнне күргән кешеләрне генә шаһит я шаһидә диләр... Исемең җисемеңә туры килмәсә ярар иде, үскәнем...

Ә Шаһидәгә үзенең исеме ошый, аның бүтән исемле кыз буласы килми. Әгәр ул бүтән исемле кыз булса, Фәрит абыйсы кызыл ярда кемне сагынып көтәр соң? Ә Дания күршесе, яңа күлмәген дә кимичә, киләсе ел сабантуенда Шаһидә белән парлап кияргә аны көтәдер. Юк, ул Шаһидә булды һәм гомер буе Шаһидә булачак! Ул “җинаять” сүзен дә аңламый, дөресрәге, аңларга да теләми. Тик ул шуны белә: озакламый авылына кайтачак һәм гомерендә дә шәһәргә аяк басмаячак. Әнисе, әтисе, дәү әнисе, Фәридә апасы, Фәрит абыйсы, Гөлфисә сеңлесе белән бик бәхетле яшәячәк.

Миннур әбисе белән сөйләшеп утырганда, авыр йөк машинасы белән җизнәсе кайтып туктады. Шаһидә аның кочагына атылды. Шул вакытта кабинадан: “Гаптинур абый, сумкамны алырга онытмагыз!” – дип, тып итеп, калын иренле, калкып торган күзле бер егерме яшьләр тирәсендәге кыз сикереп төште.

– Шаһидә үскәнем, таныш бул, бу апаңның исеме – Раушания. Ул хәзер бездә торачак. Авылдан эшкә урнашырга килде.

Шул сүзләрне әйтте дә җизнәсе, авыр сумканы ялт итеп күтәреп өйгә кереп китте. Аңарга бу яңа апа да, Шаһидә дә иярде. Бу Рау­шания апа дигәннәре өй эчендә үзен хуҗабикә кебек тотып, бөтен дөньяга юеш керләрен элеп куйды. Туган апа өй түбәсендәге җепләргә генә элә керләрне, дияргә уйлаган иде Шаһидә, үзен-үзе тотып калды, җизнәсенең дә бу турыда белгәне исенә төште. Аннан ул апа, монда гомергә яшәгән кеше кебек, суыткычтан барлык ашамлыкларны алып, өстәлгә тезеп, җизнәсе белән көлешә-көлешә чәй эчәргә утырды. Аларга сәерсенеп карап торган Шаһидәне җизнәсе үзе янына чәйгә чакырган иде, кыз, тамагы туклыкны сәбәп итеп, баш тартты.

Шаһидә яткан диванны зурайттылар да ике кунакны бергә салдылар.

Эш эзләргә ашыкмады кунак кызы. Бер ай ял итеп кенә ятты. Ачы таңнан торып өйрәнгән Шаһидәгә төш ауганчы йоклап ята торган Рау­шания апасы күз дә була алмады, колак та булмады, кызның тормышы әллә ни үзгәрмәде.

Туган апасы бер ял көнендә Рау­шанияне пароходчылыкка эшкә урнаштырып кайтты. Ике көн эшли һәм ике көн ял итәчәк икән.

Шаһидә шәһәр тормышына кү­нексә дә, авылны, туганнарын, әти-әнисен сагынуларның йөрәгендә утлы төенгә әйләнүе йөзенә чыкты. Көлүләре дә сирәгәйде, ул күбрәк үзенең уйларына бикләнеп, хыялга чумып утыра башлады. Ичмаса, Булат абыйсы белән дә уртак тел таба алмады, мин урысча беләм, дип, янына барып баскан иде, тегесе этеп кенә җибәрде үзенең яныннан. “Синең урысчаң авылыңа кайткач тавыкларыңны куарга ярар!” – дип өстәде. Әзрәк зуррак булса, Гөлфия апасына да, бәлки, Шаһидә белән кызык булыр иде... Ә туган апасын Шаһидә юньләп күрми дә, чөнки ул хәрби заводта сменалы эштә эшли. Бик нык арып кайта, күзләренә хәтле кып-кызыл була. И жәлли аны Шаһидә, тик булышырга, хәлен җиңеләйтергә генә кулыннан килми...

Аның тагын күңелен кыра торган бер күренеш бар, туган апасы төнге сменада чакта, бу Раушания апа дигәннәре, Шаһидәне йоклап китте, дип уйлый да, аяк очларына гына басып, җизнәсе янына кереп китә. Аннан таң атканда гына чыга. Шаһидә аны көтеп ята-ята кайчак йоклап та китә...

Туган апасына әйтергә дип уй­лый, тик әләкләшергә ярамый, дип уйлап, тыелып кала. Шундый матур туган апасын калын иренле, бака кебек күзле Раушания апасына алыштырганы өчен җизнәсен дә элеккеге кебек яратмый инде ул.

Язлар да матур булмады шә­һәрдә. Ә җәй авылдагы кебек түгел, аткан таңнары да, баткан кояшы да, искән җилләре дә, йөзеп йөргән болытлары да чит-ят. Аның буа буендагы чирәмдә кызынып ятасы, Фәрит абыйсы һәм Дания белән уйныйсы килде. Сеңлесе Гөлфисә дә зур үскәндер инде. Ул киткәнгә дүрт ай түгел, дүрт ел кебек. Бердәнбер юанычы – исле гөл. Ярый әле, исе бетми. Аның туган ягының исе, уйнап-тәгәрәп үскән болыннарының хуш исе. Ул гөлне калын иренле, усал күзле Раушания апасыннан да яшереп саклый Шаһидә.

Ә көннәрдән бер көнне төшенә Раушания апасы керде. Ул бүре кыяфәтендә аны упкынга төртеп төшерергә тырыша, теш­ләрен ыржайтып, ямьсез итеп көлә, мендәр астында гына сакланган исле гөлне сындырып, Шаһидәнең битенә бәрә, имеш...

Үксеп уянган Шаһидә янына туган апасы йөгереп чыгып, бик озак чәчләреннән сыйпап тынычландырып утырды.

– Нинди төш күрдең? – дип сорагач та, кыз дөресен сөйләргә кыймады.

– Бүре күрдем, – дип кенә чик­ләнде.

– Сагындың инде, тагын ике ай гына түзсәң, миңа унбиш көн ял бирәләр, шунда кайтырбыз. Бу юлы җизнәң үзе эшләгән йөк машинасы белән кайтачак, – дип, йомшак куллары белән маңгаеннан, битеннән сөеп юатты.

Куллары йомшак та соң, әни­емнекенә җитәме соң, дип уйлады Шаһидә, шулай да татлы хыялларына чумып, изрәп йоклап китте.

Агачларның яфракларын гына түгел, җаннарны өзгәли торган җилләре белән көз җитте. Шаһидәдән гайре бу көзгә сөенгән кеше дә юктыр тирә-якта! Катлы-катлы йортлардан тәмам туйган кыз, күзләрен йомып, авылдагы өйләрне исенә төшерергә тырыша...

Күрше Нуридә әбинең өе күз алдына килеп баса. Урамга нибары бер тәрәзә карап тора, ә аның төбендә – күзнең явын алырлык кына гөлләре. Өйнең тышы балчыктан сыланган, ә аннан бөркелеп торган күңел җылысы – кояшның үзеннән. Урам башында Өммегөлсем әби белән Гыйндулла бабайларның өе бөтен авылга ямь биреп утыра. Бу йортның тәрәзә пәрдәләренә Шаһидә генә түгел, бик күп кеше карап туя алмый. Аларга йөзләгән кыр чәчәкләре чигелгән. Көтү каршыларга барган җиреннән Шаһидә, шул пәр­дәләрдән күзен алалмыйча, әллә ничә тапкыр сыер белән бозауны кушылдырып алып кайтты. Эче әйләнеп чыккан бозау бик канәгать булса да, әнисе, үзегезне сөтсез калдырдың, дип орышты. Нишләсен инде Шаһидә, күз үзеннән-үзе төшә бит! Ә ул пәрдәләр нәкъ аларның корт бакчасы, хәтта колагына корт безелдәгәне дә ишетелә кебек... Авылга кайткач, аларның өе каршысындагы бүрәнәгә барып утырып, сәгатьләр буе карап торыр әле! Ә инде тыкрыктан борылгач, Бибинур әбиләрнең өе. Аны карарга күрше авыл кешеләре дә килгән иде, чөнки өй тышындагы такталарга Талип бабай ромашкалар беркетеп чыккан. Аларның таҗын – акка, ә уртасын сары төскә буяп куйган. Өзеп ал да иснә инде менә... Их, оҗмах икән Шаһидәнең туган авылында!.. Башка өйләрне уйларга хәле калмады аның, гөрләвек булып аккан яшьләренә ирек бирде. Исән-сау авылына гына кайтсын, ике аягының берсен дә атлаячак түгел ул шәһәргә таба!..

Шаһидәнең боекканын күреп, туган апасы белән Гөлфия аны балалар өчен кием-салым кибетенә алып бардылар. Матур ике күлмәк, җылы кофта, ап-ак туфлиләр һәм кара җирлеккә кар бөртекләре төшкән тун алып бирделәр. Авылда ике кәнфиткә дә ат тоткан кебек сөенә торган Шаһидә, бүләкләргә рәхмәт әйтсә дә, әллә ни шатлана алмады...

Кайтырына санаулы көннәр генә калгач, әллә язмыш сынавы, әллә күрәчәге, әллә Миннур әби әйткәнчә, исеменә туры килгән җисемне күрсәтергә уйлады тормыш... Бу иртәне Шаһидәнең үл­гәндә дә онытасы юк...

Бик каты ыңгырашкан тавышка уянды кызчык. Йөгереп барып, имән ишекне ачып җибәрсә, Рау­шания апасы идәнгә чүгәләгән, ул елыймы, кычкырамы – берни аңлашылмый... Зур сары табак та тора идәндә, комган белән су да тора, кайчы да ята, стенага балта да сөяп куелган.

Шаһидәне күрүгә күзләрен кан баскан Раушания апасы әллә урысча, әллә татарча әшәке сүзләр кычкырып, ишекне теге яктан ябарга кушты.

Берни аңламаган Шаһидә, Миннур әбине булса да алып кереп, бәлагә тарыган Раушания апасына ярдәмгә ташланасы килде. Тик кот очыргыч тавыш белән әйтелгән: “Бу якка чыксаң, башыңны балта белән өзәм!” – дигән җан өзгеч сүзләр генә бу адымын ясаттырмады.

(Дәвамы бар.)

Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (2)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: