Cу буендагы кызыл ярда абыйсы Фәрит белән мәш килеп уйнап яткан Шаһидә, күрше кызы Даниянең йөгерә-атлый килгәнен күргәч, сагаеп, уеныннан туктап калды. Әллә шәп итеп йөгерүдән, әллә сөенеченнән, Даниянең беренче җөмләсе аңлашылмады...
– Сезгә кунаклар кайтты! – дигән сүзләрне ишеткәч кенә, аларга җан керде. Туган апаларының тиздән кайтасыларын белсәләр дә, көне һәм сәгате билгеле булмагач, хәбәр болытлы көнне кояш чыккандай тәэсир итте. Абыйсы артыннан Шаһидә уктай өйгә атылды. Алар кайтып кергәндә әнисе кунакларны чәй өстәле янына чакырып тора иде. Ни арада коймак та өлгерткән! Туган апасының кочагына сыенган Шаһидәне җизнәсенең: “Ә мине сагынмадыңмыни?” – дигән сүзләре гүя айнытып җибәрде. Ул, йөгереп килеп, аның да кочагына сыенып, үбеп алды.
Өй эче шатлыкка, туган апасыннан килеп торган тәмле исле хушбуйга һәм телне йотарлык итеп пешкән коймак исенә тулды. Әнисе йөгерә-йөгерә өстәлгә һаман сый-хөрмәтен тезә. Дәү әнисе дә, әле чөгендер катыгы, әле каклаган казын китереп чыгара. Туган апасы өстәлгә ялтыравык кәгазьле, балаларны ымсындырып торган кәнфитләрен дә китереп куйгач, барысы да табын янына җыелышты.
Өстәл янында тәртип ягы каты, кәнфитләргә Шаһидә генә түгел, өч яшьлек Гөлфисә дә үрелми. Кәнфитләрне, һәр балага ничә тиеш, дәү әни үзе куя. Табын яныннан кузгалуга, туган апа, мич буендагы соры чемоданын ачып, барысына да бүләкләрен өләшә башлады. Иң беренче бүләккә дәү әни лаек булды. Аның, иңбашына кара җирлеккә зур кызыл чәчәкләр төшкән чуклы шәлъяулыкны япкач, күзләре яшьләнгәнен күреп, барыбызның да күңел тулды.
Туган апаның бердәнбер абыйсы, ягъни Шаһидәнең әтисенә – күлмәк, җиңгәсе – әнисенә – ефәк кофта булды. Ә апасы Фәридәгә – сарафан. Абыйсы Фәриткә – чалбар, Гөлфисә белән Шаһидәгә һәм күрше кызы ятим Даниягә – бер иш тукымадан матур күлмәк иде. Шаһидә үзенең күлмәгеннән бигрәк Дания өчен сөенде, аның бит шундый туган апасы юк, ә менә хәзер парлап киеп сабантуйларга барачаклар, бура эчендә уйнаячаклар. Игезәкләр-бизәкләр дисеннәр аларны!
Муенына әллә нинди ят асыл таштан төймә таккан, зәңгәр күзләреннән нурлар сибеп торган туган апасы Шаһидәгә бу минутта тылсымчы да кебек булып китте. Менә нинди юмарт ул! Кайтуларына бер сәгать юк әле, ә өй эчендәге халык кына түгел, хәтта күрше Дания дә шулкадәр бәхетле иде. Туган апасы Шаһидәне яңадан сөеп куйды. Ул аны аеруча нык ярата шул. Әллә яттан Тукайны, Такташны, Җәлилләрне сөйләгәнгәме, әллә авылдагы бөтен такмакларны “әйдә” дигәнче үк җырлый башлагангамы. Әллә инде биш яше күптән түгел генә тулса да, олылар кебек фикер йөрткәнгәме?.. Ә былтыр кайтканында, сезгә күп баланы каравы авыр, әйдәгез, Шаһидәне без үстерик, диде. Әнисе генә: “Бала ул каз бәбкәсе түгел, теләсәң, биреп җибәреп, теләмәсәң калдырырга! Үзебезнең сөягебез үзебездән артык түгел, без аны су буеннан уеннан кайтканчы да сагынабыз!” – дип кырт кисте. Туган апа каршы сүз эндәшмәде.
Ә менә бу кайтуларында, Шаһидәне ярты елга гына булса да алып китәбез, әз-мәз булса да урысча өйрәнер, дип өзеп әйткәч, әти-әнисе ни дияргә дә белмәде. Бу хәбәр Шаһидәнең бар булмышын биләде, әнисенең күзләренә яшьләр тыгылганын да, абыйсы Фәритнең мөлдерәп карап торганын да күрмичә, Дания янына торып йөгерде.
Тик картыйсы белән үскән, төпле киңәшләр бирергә яраткан Дания:
– Син анда сагыначаксың, бара күрмә! – диде. Аннан, өстәп: – Җәй көне кузак ашый алмаячаксың! – диде.
Ә инде Даниянең җәй буе сыер саклаячакларын, буада су керәчәкләрен сөйләгәнен Шаһидә әллә ишетте, әллә ишетмәмешкә салышты. Ул инде күңеле белән күптән шәһәрдә иде...
Бу ике көн ике ай кебек тоелды Шаһидәгә. Күзен йома да үзенең шәһәр урамыннан китеп барганын күрә, менә ул туңдырма ашап басып тора, менә туган апасының кызы Гөлфия белән циркта утыра, зоопаркта йөри... Дөрес, аның аларны әле рәсемдә генә күргәне бар. Ләкин шушы хыялларын тормышка ашырырга бер дә күп калмады...
Данияләр бик күп сөйләшеп торсалар, кайткач, аларга гел урысча гына җавап биреп торыр әле, аптырасыннар Шаһидәнең нәрсә әйткәнен дә аңламыйча! Шаһидә, үзенең уйларыннан үзе канәгать булып, шаркылдап көлеп җибәрә. Кызыл ярда агачтан үзе ясаган бульдозеры һәм тракторлары белән балчык этеп уйнаган Фәрит абыйсы гына сәерсенеп карый.
Менә, ниһаять, китәсе көннең таңы сызылып атты. Тирес һәм яңа чабылган печән исенә әле генә сауган сөт исе дә килеп кушылган... Тиздән, бик тиздән Шаһидә боларның берсен дә иснәп тормаячак, ә шәһәр кызы булачак...
Әтисе Куянның алдындагы улакка солы салды. Ул, юлының ерак икәнен аңлап, тамагын ныграк бөтәйтергә тырышып, комсызланып ашарга кереште. Төсе ак булганга яратып, шундый кушамат бирделәр аңарга. Куян, диюгә үк йөгереп килеп тәртәгә баса, башын иеп, камытны кияргә үзе үк булышып тора. Аны хәтта Шаһидә дә җигә белә. Ә утардан алып кайтканда, Фәрит абыйсы аны атка атландырып алып кайта. И ярата Шаһидә Куянны. Ярар, сагынсам, зоопаркта җәнлекләр күптер әле, дип уйлады кыз, тик шулай да ялыннан сыйпап куйды. Ә Куян аңа шундый сагышлы һәм үкенеч белән карады – Шаһидәнең йөрәген чеметеп алгандай булды... Аяк арасына килеп кергән песи генә уйларыннан аралады. Иелеп, аны кочагына алды...
Әнисе арбага ашыга-ашыга авыл күчтәнәчләре ташый: монысы – йомырка, монысы – каклаган каз, каймак, алма кагы, ә монысы – язгы йоннан оекбашлар. Шул ук вакытта песине кочагыннан ычкындырмый басып торган Шаһидәгә үгет-нәсыйхәтләрен дә бирергә онытмый:
– Туган апаң белән җитәкләшеп кенә йөре! Гөлфия апаң белән Булат абыеңа дәрес әзерләгәндә комачаулама! Кем куша, шуның алдында җырлап-биемә! Нинди генә күзләр юк...
Буе һәм яше бәләкәй булса да, әллә кайчан үскән кызлар кебек фикер йөрткән Шаһидә әнисенең боегып калган йөзеннән тагын бик күп әйтелмәгән нәсыйхәтләрен дә укыды, йөгереп килеп, кочагына сыенды... Ә әнисе аны арбага күтәреп утыртты да:
– Берүк исән-сау кайтарып тапшырың кулыма! – дип өстәде.
Әтисе генә берни эндәшми, атны җигә, арбага йомшак печән түши...
Дәү әнисе кызын күреп туя алмаган әле, аның чәчләреннән сыйпый, киявен дә аркасыннан сөеп куя. Шаһидәнең аякларына каплаган япманы төзәтеп, яулык чите белән күзләрен сөртеп ала. Ә җизни кеше, әбисен шаяртып:
– Сагынырга да өлгермәссез, тып итеп кайтып та җитәрбез! – ди.
Иртә таңнан торып Шаһидәне озатырга чыккан Фәридә апасы: “Бөтен алфавитны беләсең, хат яз, онытма! – дигәч, олылар көлеп җибәрде.
– Гөлфия апа конверт тышына адресны язса, аның хаты килеп җитә инде ул! – диде Фәридә, кыенсынып.
Энекәше булмаса да, малайлар кебек җитез, юкка-барга чәрелдек кызлар кебек елап бармый торган сеңлесе булганга бик бәхетле булып яшәгән җиде яшьлек Фәрит, аерылышкан чакта, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен ярга йөгерде. Бары тик өч яшьлек Гөлфисә генә, кулларын чәбәкәйләп, шатлана-шатлана нидер сөйли иде...
Менә туган апасы белән җизнәсе дә арбадан урын алдылар, әтисе дилбегәне тартуга Куян ялкау гына атлап, тузанлы юлдан теләр-теләмәс кенә район үзәгенә кузгалды. Шулчак арба артыннан йөгерә-атлый килгән әбине күрепме, сизепме, Куян үзе туктады... Карчык кәгазьгә төрелгән төргәген кызына тоттырды:
– Балакаем, оныта язганмын бит, синең өчен кырдан җыеп алып кайтып киптергән идем, син яраткан исле гөлләр! – дигәч, туган апасы башын иренең кулбашына салып елап җибәрде. Ә дәү әни ераклаша башлаган арба артыннан: – Ул сезне саклап та йөртсен! – дип өстәде.
– Бу аерылышу кинодагы кебек булды әле, – дип җизни кеше җор теле белән арбадагыларның кәефен күтәрергә тырышса да, барысы да үз уена чумган иде...
Бик озак алар бер-берсенә дә эндәшмичә барды. Тик шәһәргә тизрәк барып җитү теләге белән янган Шаһидәгә генә бу авыр тынлык һәм Куянның атлар-атламас баруы җәзага тиң булды... Атның алдына төшеп, йөгереп күрсәтер иде (урманга барганда шулай чапсалар, Куян да тизлеген арттырганын белә ул), тик әтисеннән шүрли... Я ачуланып, Шаһидәне кире алып кайтып китәр... Түзәргә туры килә... Олылар нәрсәдер турында гәп сата башлады, ә Шаһидә меңгә кадәр саный белә, юлны кыскарту өчен эчтән генә белгәнен кабатларга кереште...
Вокзал алдына алар төш вакытына гына килеп җитте. Анда җигүле атлар да, мотоцикллар, йөк ташучы берничә машина һәм бер автобус та күренә иде. Төргәге белән билет тоткан кызыл иренле ханымның:
– Сезгә самолеткамы? – дип соравы булды, Шаһидәнең арбадан ук кебек атылып төшүе булды.
– Апа, безгә самолетка! Безгә самолетка!
Җизнәсе белән әтисе әйберләрне ташыган арада, туган апасы билетлар алу белән мәшгуль булды.
– Бу кызчыкка ничә яшь? – дип сорауга Шаһидә, билет сатучы ханымга карап: “Көз көне авылга кайтканда алты була!” – дигәч, автобустагы халык җиңелчә көлешеп алды.
Шулвакыт арткы тәрәзәләрдән әтисенең башы күренеп калды, ул, кызын кочаклап, әйтәсе сүзләрен дә әйтә алмады бит... Әллә шуларны уйлап, әллә Шаһидәсез кире кайтасы килмичә, күзләреннән үзеннән-үзе агып чыккан яшьләрен сөртергә кереште... Тәмам аптырады Шаһидә: “Елый-елый озаталар, мәңгелеккә китмим лә инде мин”.
Автобус кузгалып киткәч тә, әтисе урыныннан кузгалмады... Шаһидә дә арткы тәрәзәдән ул бер ноктага әйләнгәч кенә күзен алды...
Самолетлар оча торган мәйданчыкка бик тиз килеп җиттеләр. Автобус аларның ялкау аты түгел икән шул... Самолет та юлчыларны көтеп торган. Эченә кереп утыруга матур зәңгәр итәк белән бишмәт кигән бер апа тәмле кәнфитләр һәм уенчык кебек кенә чынаяк белән кофе тәкъдим итте.
Шаһидә туган апасының уйчанланып калган йөзенә текәлеп:
– Кайчан кузгала икән бу самолет? – дип сорауга, ул матур тавышы белән көлеп җибәрде.
– И үскәнем, без бит инде шәһәр өстеннән очабыз, хәзер озакламый җирдә булабыз!” – дигәч, Шаһидәнең күзләре зур итеп ачылды.
Ул, үз колакларына үзе ышанмый, түгәрәк тәрәзәләргә үрелде. Ә анда аста шырпы кабы кадәр генә меңләгән ак йортлар, завод торбалары... Кызның йөрәге шатлыктан ныграк тибәргә кереште. Аның: “Исәнме, шәһәр! Син мине көттеңме, ә мин синең белән очрашуны чак көтеп алдым!” – дип кычкырасы килде...
Самолеттан төшеп җиргә басуга, борынына килеп бәрелгән истән кызның башы әйләнде, күңеле болганды... Әллә нинди биек йортлар, чебен урынына тыз да быз чабышкан машиналар, троллейбуслар һәм трамвайларга да исе китмичә, ул бер ноктага карап басып тора. Их, әле генә төшкән самолетка утырып, кире үзенең кызыл ярлы авылына кайтып китәргә! Автобус көткән туган апасы белән җизнәсенең нәрсәдер сөйләп көлешкәннәрен дә ишетмичә, һаман тораташтай тора бирде... Аны бер генә уй борчыды: “Ярты ел буе ничек итеп бу исне иснәп яшәрмен?”
Күз алдына хуш исле болынлы Корт бакчасы килеп басты. Андагы чәчәкләр, матур-матур күбәләкләр, Фәрит абыйсы һәм җан дусты Даниясе белән уйнап яткан яр буе исенә төште. Бүген иртән генә ул нинди бәхетле булган!.. Ә хәзер чит-ят, суларга һавасы да булмаган шәһәрдә алты ай яшисен уйлап, матур кара күзләреннән энҗе бөртегедәй яшьләре тәгәрәп төште. Туган апасы аптырап аңа таба борылганын күргәч, ул, күңел болгануны сәбәп итеп, туганнарын борчымаска булды.
Шаһидәнең исенә келт итеп дәү әнисе җибәргән исле гөл төште, шуны эзләп, тартма өсләрен карарга кереште. Чемоданның аркылы бавына кыстырып куелган таныш төргәкне күргәч, сөенеп китте. Сиздермичә генә исле гөлне куенына тыкты. Аның исе күңелен күтәрде, яшиселәре килеп китте.
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, алар шәһәр читендәге поселокка килеп туктады. Туганнарының үз йортлары, бакчалары белән яшәп ятканнарын күргәч, Шаһидә җиңел итеп тын алып куйды...
Таштан салынган, зәвыклы җиһазга тулган өйдә Шаһидәгә аерым бүлмәдән урын бирделәр. Гөлфия апасы белән Булат абыйсы да мәктәптән кайтканнар. Аларның берсе – унынчыда, икенчесе алтынчы сыйныфта укый икән. Күршедә генә торган татар әбие белән бабаен да күргәч, Шаһидәгә тәмам рәхәт булды. Туган апасы аларны авыл күчтәнәчләре белән чәй эчәргә чакырды. Ә Миннур әби белән Гали бабайга Шаһидәдән дә зуррак күчтәнәч булмагандыр. Татарча җырлап, шигырьләр сөйләп торган бу сөйкемле баладан алар күзләрен дә алалмады. Ә Шаһидәгә тамашачы гына булсын, әнисенең кисәтеп җибәргәннәрен дә онытты...
– Буп-буш өйдә бабаң белән икәү генәбез, апаңнар эштә чакта бездә торырсың! – дип, алдан ук кызны үзләренә чакырып та куйдылар.
– Тагын бер генә такмакларыңны җырла инде, – дип, чыгып китеп барган җиреннән кире диванга утырды Миннур әби.
Ялындырып торамы соң Шаһидә...
Алын алырсыз микән
Гөлен алырсыз микән?
Мин барырга каршы түгел,
Сайлап алырсызмы икән?
Миннур әби күзеннән яшьләр чыкканчы көлә, ә Шаһидә тагын җырлый:
Тимер чана карлар яра,
Бу йөрәгем ник яна соң,
Бу йөрәгем ник яна?
Бу йөрәгем белеп яна:
Җаныем-бәгърем,
Сөйгәнем ятка кала...
Башларын артка ташлап көлеп торган Миннур әбигә Гали бабай: “Күзең тимәсен инде, төкер балага!” – дип, кабыргасына төртә.
Ә Миннур әби: “Гаптинур күрше, бу баланы алып килгәч, өегез нурга чумды, тик кем кушкан соң аңа Шаһидә дип, и Ходаем, үзе саклап кына йөртсен инде сабыйны!” – дип сөйләнә-сөйләнә, чыгып китте. Гали бабай да аның артыннан иярде.
Күз кысып кына Булат абыйсы Шаһидәне урамга чакырып алды. Аны мотоциклына утыртып, җилдереп бөтен поселокны күрсәтеп кайтты. Кайтып туктауга ике иптәш малае килеп басуы булды, Булат татарча тәтелдәп торган сеңелкәшенә кул болгап туктарга ишарәли башлады. Тик, туктата алмады... Шаһидәнең ул малайларда эше юк иде шул, абыйсына рәхмәтләрен әйтәсе, шатлыгын уртаклашасы килгән иде. Эх, өйгә кергәч эләгәсен белсә, телен аркылыга гына тешләп торыр иде дә соң... Булат абыйсы аңа чын-чынлап үпкәләде. Үзенә бер километр якын килмәскә кушты. Иптәшләреннән шушы Шаһидә аркасында “татарчонок” кушаматы алуын мәңге онытачагы юк... Башка көннәрне Шаһидә Гөлфия апасына елышып карады, тик аңардан да шундый ук шелтә алды.
Мәктәптән кайта башласалар, Шаһидәнең кочак җәеп аларга ташланасы килә. Тик түзде, үзенең татарлыгы аркасында туганнарын кыен хәлгә куясы килмәде... Ә авылдагы апасы белән абыйсы сеңелкәшләре белән горурланып кына торалар. Дөрес, Гөлфия апасы, ахирәтләре күрмәгәндә, Шаһидә белән сөйләшә, мәктәптән үзе ашамыйча аңа әллә нинди тәмле-тәмле күмәчләр алып кайта. Әле алай гына да түгел: ике тапкыр циркка, бер тапкыр зоопаркка алып барды. Ләкин андагы фил белән жирафка караганда авылдагы сыерлары Машка белән атлары Куян күпкә кадерлерәк икән... Шуны аңлады Шаһидә. Бу җәнлекләр көннәр буе сагышлы күзләре белән бер ноктага текәлеп тора, ә Куянның күзендәге мәгънә һәм акыл күп кешеләр көнләшерлек! Ул хәтта Шаһидәнең буада аягы киселеп каны акканын күргәч тә, өйгә карап нык итеп кешнәп җибәргән иде. Һәм әтисе, ишетеп, йөгереп төшеп, аның ярасын кысып бәйләп куйган иде. Аннан ул Шаһидәне күтәреп алып кайтып китте. Шул вакытта әтисенең Куянны мактап: “Кеше акылы бар сиңарда, рәхмәт, баланы коткардың!” – дип сөйләнә-сөйләнә менгәне истә калган.
И сагынды Шаһидә авылны! Бу Дания дусты каян белде икән аның шулкадәр саргаясын... Ярый әле, исле гөле бар! Ул аны мендәр астында гына яшереп тота. Туган апасы күрсә, тәки үзенә алачак! Ул да авылны гел сагынып яши бит, кичә токмач кискән чагында нинди сагышлы итеп җырлады:
Җиккән атым җилгә каршы бара
Башкайларын читкә каера.
Күңелләрем сезнең белән кала,
Юллар гына безне аера...
Шаһидә, елаганын күрсәтмәс өчен, урамга чыгып йөгерде...
Көннәр буе берьялгызы яткан Шаһидә, шәһәргә килергә ризалашканына йөз түгел, мең тапкыр үкенде.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Мәсүфә Әюпова Борай районының Берләч авылында дөньяга туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Благовещенск педагогия училищесында белем ала. Укытучы һөнәрен үзләштереп, туган авылында эшли башлый. Читтән торып, Бөре дәүләт педагогия институтының башлангыч сыйныфлар бүлеген тәмамлый.
Икенче сыйныфта укыганда ук беренче шигырен яза. Шул көннән башлап кулыннан каләмен төшерми. Бүгенге көндә – үзнәшер өч китап, бихисап җырлар, мөнәҗәтләр, бәетләр, берничә хикәя авторы. Башкортстанның төньяк районнарында яшәп иҗат итүчеләрнең “Замандаш” әдәби берләшмәсе нәшер иткән гомум җыентыкларда йөзләгән шигыре дөнья күрде. Бүгенге көндә Борай 3нче мәктәбендә укыта.