Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 апрель 2022, 16:12

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Киребеткән кыз. Хикәя. Ахыры

Күзләремә кайнар яшь, тамак төбемә каты төер килеп тыгылды.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Киребеткән кыз. Хикәя. Ахыры
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Киребеткән кыз. Хикәя. Ахыры

(Булган хәл)

 

Яңа килгән туристларны утырткан автобус диңгез читеннән салынган асфальт юл буйлап җай гына китеп барды. Ә без иртәнге аштан соң ашыкмый гына пляжга төшәргә җыенабыз. Мин бер сәбәпсезгә тыңгысызланам, ашыгам, тизрәк су керәсем, кызынасым килә. Ә кызлар исә чемоданда актарына, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсәне эзләргә керешәләр.

 – Мин су буена төшә торам, – дим, бүлмәдә кул кушырып утырудан туеп. – Матуррак җирдән урыннар алып куярмын.

 – Безне көт инде, әти, – ди Зөләйха. – Ашыкма, өлгерербез.

 – Ялның, кояшлы көннең һәр минуты кадерле бит, әйдә, кызым, бергә төшә торыйк. Әниең үз вакыты белән төшәр, – дим.

 – Минем белән бассейнда коенсаң, төшәм, – ди бу, тагы сатулаша.

 – Юк, кызым, бу тикле җиргә бассейнда коеныр өчен килмиләр, бассейн ул Мәскәүдә дә бар, – дим.

 Әнисе дә мине җөпләп куя, диңгез суының файдасы, сихәтләре турында аңлатырга керешә.

 Ни итсә итте киребеткән кыз, башка чакта артымнан калмый торган булса да, миңа иярмәде.

 – Мин диңгез ярында булырмын, табарсыз, – дип, кара күзлегемне тотып, бик эшлекле кыяфәт белән чыгып киттем.

 – Диңгезгә төшмә, мине бассейн янында көт, ярыймы әти, – дип кычкырып калды Зөләйха. Мин ишетсен дип кычкырса да, тавышы ягымлы иде аның бу юлы.

 “Көткән ди. Бассейн янында гына ятасым калган...” дип, үзалдыма мыгырдана–мыгырдана чыгып киттем. Бу кыз юлда килә–килә бик талчыккан ахрысы, диңгез буена төшәргә иренә. Бассейн бит без урнашкан корпус каршысында гына, ун-унбиш метрга сузылган таш баскычтан төшеп–менеп йөрисе килми моның, дип нәтиҗә ясадым үзалдыма. “Өстәге катка үзенең бик менәсе килде, ничава, өйрәнер...”

 Мин, әлбәттә, үземнекен иттем. Өч сөлге алып, аларны океан ярына якынрак урыннан сайлаган ятакларга пөхтәләп җәеп куйдым. Ипле генә су читенә килдем. Суның җылылыгына исең китәрлек. Диңгез өстенең тынычлыгына, аның зөбәрҗәттәй яшькелт төсенә сокланып карап тордым бер ара. Аннан шул диңгез өстендә тыныч кына йөзеп йөргән эреле-ваклы корабларга, җилкәнле көймәләргә күзем төште. Нинди хозурлык, нинди тыныч матур иртә. Шундый да җылы һәм мәңге җәй генә булып торган якларда яшәсәң иде икән ул. “Пхукет. Пхукет...– дип, ятлап калырга теләгәндәй, үзалдыма әлеге утрауның исемен кабатладым. – Пхукет дигәннәре җәннәткә тиң икән ләбаса”. Һәм су эченә кергән уңайданчумып йөзеп тә киткәнмен. Суның рәхәтлеген, җылылыгын сөйләп, аңлатып бирерлек түгел. Йөзәсе дә йөзәсе иде бер туйганчы...

 Ул да түгел, кызым Зөләйханың, инде ишектән чыгып барганда: “Диңгезгә төшмә, мине бассейн янында көт, ярыймы, әти...”, дигән ягымлы тавышы капылт кына колак төбемдә кабатланган кебек булды. Үзалдыма уйлап куйдым: ул бассейн янына чыккандыр инде. Мине эзли, көтә торгандыр. Таба алмагач, кәефе кырылгандыр... Ут капкандай, ашыгып-кабаланып судан чыгып йөгердем һәм ике баскычны бер сикерә-сикерә югарыга, кызым янына ашыктым.

  – Әти, кара әле, кара, диңгез китә, диңгез ярыннан кача, – дигән тавыш ишетелде югарыдан. Бу Зөләйханың тавышы иде. Ул әле булса урамга чыкмаган икән. Икенче каттагы балконга чыгып баскан да шуннан кычкыруы.

 Соңгы баскычларны ничек йөгереп менгәнлегемне дә хәтерләмим, кызыклы манзара күрергә ашкынып, балалар өчен махсус эшләнгән бассейн читендәге күзәтү мәйданчыгына басып диңгезгә текәлдем. Үз күзләремә үзем ышанмый карап тордым башта. Чынлап та, әле генә үзенең ягымлы җылы суы белән мине хәйран калдырган океан зур тизлек белән ярыннан кача иде. Су читендә калган туристлар да хәйран калып күзәтә иде бу манзараны. Ул да түгел, бертөркем яшь җилкенчәк сусыз калган юеш ком өстеннән куыша-куыша эчкә таба кереп йөгерде. Су буенда уйнашып йөргән бала-чага өчен дә кызыклы иде тып тыныч диңгезнең шул рәвешле кинәт кенә саегып калуы.

 Пляжда эшләгән җирле агай, берөзлексез диңгез ярында, кояшта йөрү нәтиҗәсендәдер инде йөзләре кара янып, җыерчыкланып беткән җыйнак гәүдәле тай кешесе, кинәт, корт чаккандай арлы-бирле йөгеренә, булыр–булмас тавышы белән кычкырынырга кереште шунда. Аның телен аңлаучы, аңарга игътибар итүче генә юк иде. Ул да түгел, кулына бер чыбык алып яр буенда уйнап йөргән балаларны, хатын–кызларны хафаланып куарга кереште ул. Тегеләре моны башта бер уенга гына юрадылар. Аннан, бу тилергән ахыры дип, үзенә үпкәләп, яр читеннән китеп баручылар да булды.

 Юк, тилермәгән, бик ипле, матур агай иде ул. Узган көнне кичкә таба, бер–беребезнең телен аңламасак та, исемнәребезне белешеп, танышкан идек без аның белән. Исеме Зәйнул иде аның,  безнең өчен таныш исем. Мөселман динендә. Бер-беребезнең аркаларыннан кагып үзара кардәшлегебезне белгерткән идек.

 Ул да түгел, диңгез өстендә бер метр чамасындагы дулкын барлыкка килеп, ул зур тизлек белән ярга якынлаша башлады. Ярга якынлашкан саен тизлеген арттыра һәм югарырак күтәрелә бара иде дулкын.  Ниһаять, ул яр буена ук килеп җитте. Һәм уйламаган-көтмәгәндә шул дулкын астыннан тау кадәрле куркыныч гыйфрит атылып чыккандай булды. Атылып чыкты һәм бухтадагы өйләргә, урамнарга ташланды.  Зур-зур йортлар, диңгез читендәге юлдан узып барган машиналар, автобуслар, яр буенда шау чәчәктә үсеп утырган олы агачлар күз ачып йомган арада юкка чыктылар. Әйтерсең лә су астыннан шуышып килгән иләмсез зур аждаһаелан  ялап алган иде үзләрен.

 Стена сыман өстемә ургылган салкын судан качарга теләпме, ирексездән, башымны игәнмен. Су өсте күбекләнеп дулкынлана, чокырлана-чокырлана бөтерелә иде мин башымны кире күтәргәндә. Су эченә китеп батып баручы машиналар, төбе-тамыры белән йолкып алынган утыз-кырык метрлы гигант агачлар, йөзеп барган йорт түбәләре, өстәлләр, урындыклар... Кыскасы, яр буенда, шәһәр урамнарында ни булса – барысы да су өстендә йөзеп ярдан ераклашып бара иде инде.

 Әйләнә-тирәдә шомлы тынлык урнашып калды шул мәлдә. Яр читендә чыр-чу килеп уйнап йөргән бала-чагалар кая, аларның әти–әниләре кая... Аларга нидер аңлатырга теләп ыгы-зыгы килгән тай кешесе Зәйнул агай да күренми... Океан читендә генә түгел, тоташ җимерелгән, асты-өскә килгән урамнарда да һичбер җан яисә тереклек заты калмаган. Нәрсә булды, өнме бу, әллә төшме, шау чәчәккә күмелеп утырган ул йортлар, кунакханәләр кая китте – һич ни аңларлык түгел. Диңгез ярындагы кичә без урнашырга тиешле булган корпустан да таш кыяга китереп сыланган кызганыч скелет кына торып калган... Соңрак, безне океан читендәге юлдан сәяхәткә алып китәргә дип килгән автобусның да кире әйләнеп кайтмавы мәгълүм булды...

 Арка тарафтан йөгереп килгән кызым Зөләйхаүземне кочаклап алгач кына, сискәнеп куйдым. Дөньда тереклек барлыгына, дөньяда әле тормышның дәвам итүенә өмет уянгандай булды. Кызымны, киребеткән Зөләйханы, кысып-кысып кочакладым, аркасыннан сөйдем  шунда. Күзләремә кайнар яшь, тамак төбемә каты төер килеп тыгылды.

 Шулай да әле генә күз алдыбызда нинди масштаблы һәлакәт булып узганлыгын аңларлык хәлдә түгел идек әле без. Цунами турында да уйлаган юк. Аның нәрсә аңлатканын сорасалар да шул мизгелдә җүнле–башлы җавап таба алмаган булыр идек.

...Ә бераздан диңгез өстенә төште күзем. Карадым һәм хәйран калдым. Диңгез өстендәге офыкта йөзеп йөргән җилкәнле көймәләр барысы да исән, үз урыннарында, берни булмагандай элеккечә тын гына дулкында тибрәнәләр иде. Үз күзләремә үзем ышанмый озак кына карап тордым. Әллә тормыш чынлап та дәвам итә инде...

 

 

Фото: thailand-good.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: