(Дәвамы.)
V
Бүген бай белән байбичә ерак авылга кунакка киттеләр. Өй хуҗалыгына Айназа белән икебезне калдырдылар.
Айназа, гадәттәгечә, иртә торып, җиңнәрен сызганып алган да, кызу-кызу басып, бөтен эшләрне җитез генә башкарып йөри. Җаен туры китереп, артымнан аш өенә керде дә: “Сөтне кайнатып чыгаргач, төп тирмәгә кер әле”, диде. Сыер саварга җыенган хатыннарга үтешли: “Балаларыгызга да сөт алып кайтыгыз”, – дигәне ишетелде.
Шуңа да бүген кулымда эш уйнап кына тора: бер аягым – монда, икенчесе тегендә. Эчке дәртем кулыма көч-куәт өстәгәндәй. Күңелем көр, эшем ырый. Теге хатыннарны да, кызык сөйләп, көлдереп алдым. Соңыннан алар белән ярыша-ярыша, сыерларның җиленен өзеп төшерердәй булып, чажлатып сөт саудым. Дүрт аягын бер бастырып, бозауларны куып килдем.
Туңкаеп, казан астындагы кузларга хәлдән тайганчы өрә-өрә, ут тергезеп җибәрдем. Йөрәксенүемне, әллә кая талпынган күңел хисен басар өчен үземә әледән-әле эш табам. Кычкырып җырлап җибәрмәс өчен үземне чак тыеп, акрын гына мөңрәп йөрим. Барлык җан иясе күземә фәрештәдәй күренә. Хәтта бай белән байбичәгә ияреп китми үз теләге белән хуҗасының мөлкәтен саклап калган, астыртын килеп тешли торган сөмсез тугры эт тә бүген сөйкемле күренә. Нәрсә эшләсәм дә: “Сөт кайнагач... кил”, дигән ягымлы тавыш колагымда тора.
Шуңа да әлеге мәлдә тырышып-тырышып, сөтнең эченә үзем төшеп кайнатырдай булып, учак алдына тубыкланып, сәҗдә кылгандай утырам. Аш өенә, ниһаять, казанны керткәч, кесә көзгесен чыгарып, озак-озак йөземне тикшереп алдым: озын керфекләр астыннан шаян гына теремек очкыннар сирпә башлаган күзләр, яңаклары тулылана төшкән (чөнки аш өендә яшәп, каты эремчек белән генә чикләнмәскә өйрәнгән идем инде), йөзе кояшта шактый коңгыртланган шәп кенә егет карый иде. Үземнән канәгать булып, күз кыстым да, тыңлаусыз чәч бөдрәләремне озак кына тарап, чикмәнне рәтләбрәк киеп, киттем тегендә.
Килеп кергәндә чак кына Айназа белән йөзгә-йөз бәрелешмәдек. Шул мәл мин беренче тапкыр аның көлеп җибәргәнен ишеттем. Гаҗәп иде бу көлү: таштан ташка сикереп, шаярып аккан язгы гөрләвекләр челтерәве дә, вак кына кыңгыраулар аһәңе дә бар иде анда.
Ул өстен бәйрәмчә киемнәргә алыштырган.
– Сусагансыңдыр, – дип, бер зур аяк (агач касә) тутырып кымыз бирде. Үзенә дә салып алды. Савытларны куеп, әңгәмәне нидән башларга белми, озак кына сүзсез утыргач:
– Сиңа ничә яшь? – дип сорап куйды Айназа.
– Март аенда унҗидем тулды.
– Уй-юй, кордаш икәнсең, миңа да апрельдә унҗиде тулды. Безнең казакта, гореф-гадәт буенча, кордашлар бер-берсенә бик якын булалар, моннан соң кордаш дип кенә йөртербез үзебезне.
Минем нигәдер тавышым чыкмады, башымны гына селкеп килешергә булдыра алдым.
– Менә, кордашым, миндә китаплар бар, укырга телисеңме? – диде дә җавабымны көтеп тә тормый, түрдәге кечкенә бер сандыкны ачып, китапларны чыгара да башлады. Бу минутта мин китапларга түгел, үзенә шаккатып карый идем. Эчемнән генә берсеннән-берсе матур чагыштырулар китерәм. Күңелем хатирәсеннән шигъри юллар эзлим:
Сөйләшүең үзәк өзгеч, сүзләрең үз,
Буең зифа, сының яхшы, иңнәрең төз,
Аяк-кулың – гүзәл байлык, бу нурлы йөз –
Барын тәңрем юмарт бүләк иткән инде...
– Менә шулар инде, – дигәнгә дертләп, күктән төшеп, җиргә бастым. Үземнең онытылып киткәнемә уңайсызланып, китапларга үрелдем. Алдымда “Салсал”, “Тәки гаҗәп”, “Кыз Жебек”, “Бәдүәм”,”Таһир вә Зөһрә”, “Кыйссаи Йосыф”, “Һәфтияк” һәм башка китаплар өелеп ята иде. Кулыма алып, һәрберсен күземнән үткәрдем. Матур бизәлешле бу китаплар гарәп хәрефләре белән басылган татар телендәге китаплар иде. “Һәфтияк”не ачтым, аның тәүге битенә: “Ошбу китап иясе Сәрсәнбай кызы Айназа” дип язылса, икенчесендә “Кыпчакбай кызы Айназадыр” дигән язуларны күргәч, аптырап кызга бактым.
Ул инде минем гаҗәпләнүемнең сәбәбен аңлап утырганлыктан, сүзне үзе башлады.
– Кордашым, минем әтием Сәрсәнбай әнием белән икәүләп Кыпчакбайда көтү көткәннәр. Карарга кешеләре булмагач, имчәк балаларын, ягъни мине дә, үзләре белән йөрткәннәр. Бер бик каты явым вакытында далада әтиемне дә, әниемне дә яшен суккан. Малларның үзләре генә кайтып керүенә аптыраган халык, шомланып, авыл белән көтүчеләрен эзләргә чыккан. Аларны табып, хөрмәтләп җирләгәннәр. Ә мин исән калганмын. Мине күрше кимпер (*кимпер – казакча: карчык,олы хатын) карарга алган. Яшь балалы хатыннар килеп имезгән. Кул арасына керә башлагач, кимперне ризалаштырып, Кыпчакбай кыз итеп асрамага алган. Менә бу китапка, үзенең кушуы буенча, өстәп яздым да инде.
Минем бар булмышымны үзәк өзгеч язмышлы бу кызны жәлләү тойгысы биләп алды.
– Әй, кордаш, син кыз да, ялчы да кебегрәк булып чыгасың түгелме, алай булгач? – дидем бу хәбәрне тыңлаганнан соң.
– Шулай килеп чыга инде. Миннән алда алар тагы бер кыз – асрау тотканнар. Троицкида берәүнең кызы ирсез бала тудырган булган, шул баланы үзләренә алганнар. Унике яшенә җиткәч, кызны кырык баш малга сатканнар. Авылда әле дә өлкәннәр сукрана: “Кыпчакбай бала сатып байый, комсыз”, – диләр. Шул саткан кешесенә кунакка киттеләр. Озак кына булырлар, ара ерак, диләр.
– Айназа, син инде унҗидегә җиткәнсең, бик яраталар да кебек үзеңне, алай итмәсләрдер бит?
– Ун яшемдә үк сатканнар да малын ашап бетергәннәр инде. Бер елдан алып китәргә сөйләшкәннәр.
Кызның тавышы калтырап, бик зәгыйфь кенә чыкты, тулы иреннәре дерелдәп китте. Икебезгә дә авыр иде бу чакта, бәхетсез кызны жәлләүдән күзләремә яшьләр тыгылды.
Уңайсыз хәлдән котылыр өчен алдымда яткан “Бәдүәм”не ачып, тәүге битенә күз салдым: латин хәрефләре белән татарча язылган иде. Айназа укуымны үтенде. Мин тамак кырып алдым да, түбәндәге юлларны укыдым:
Исереккә кулың бирмә,
Ул бирсә дә, син алма.
Аңа син кулыңны бирмә,
Аллаһ, дигән бәдүәм...
– Тагы, – диде Айназа. Тагын берничә нәсыйхәтне укыдым.
– Матур укыйсың, ә язуың ничек? – диде дә бер чәй кәгазе китерде. Гарәп хәрефләрен тезеп-сырлап, “Бу өйдә Айназа булмаса, бер көн дә тормас идем”, – дигән сүзләр төшердем. Җөмләне укыгач, тагы шул ук, чишмә чылтыравы кебек тавышы белән көлеп җибәрде.
– Ул ни дигән сүзең, кордашым, минем монда булуым я булмавымнан сиңа ни файда?
– Җиңелрәк, – дидем, кулымдагы китабымны сандык өстенә куеп. – Җиңелрәк миңа, Айназа. Әйе, бик арзан хакка яллануым йөрәгемне айкый: миңа бит кышкылыкка үземне тәэмин итү өчен акча кирәк. Бару белән ун сумны түләп куясы бар. Җәмгысы дүрт сум кала.
– Ә түләмәсәң?
– Түләмәсәң, мәдрәсәгә кертмиләр.
– Атаң-анаң юкмыни?
– Барын бар да, гаиләдә миннән башка тагын алтау. Әткәй ярлы крәстиән, тапканы җитмәгәч, әнкәй бай бичәләренә көнлеккә йөри. Әйбәт тегүче ул. Шулай тартып сузалар. Әткәй әйтмешли: “Ач та түгел, тук та түгел, бер өйрәнгәч, чурт та түгел”. Былтыр кайткач: “Сиңа ярдәм итәрлек бер генә дә рәтебез юк шул”, – дип икәүләп еладылар. Әнкәй аптырагач: “Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың”, дигәндәй, әллә, балам, эшкә тотынасыңмы?” – диде. Әткәй шунда кызып китте: “Мужик булыр өчен күп акыл кирәкми, һәр олтанга сәлам бирә башлавың да озак түгел. Тырышсаң – җитәрсең морадыңа. Кыен булса да, тырышып кара инде үзең. Бәлки бездән дә кайчак, акмаса да, тамар”, – дип, җыеп кына тоткан акчаларыннан өлеш бирде. Ул акча мәдрәсәнең ярты хакын түләргә дә җитәрлек түгел иде. Ул елда җәй буе берәүнең көтүен көтеп, бераз акча эшләп алдым. Шуңа күрә, аларга авырлыгымны салмас өчен, менә ничә ел инде үз көнемне үзем күрәм, – дип аңа тәрҗемәи хәлемне сөйләп ташладым. – Сездә дә әллә ни түгел, ачлы-туклымын: каты эремчек тә катык. Ярый әле, кордаш, уңайсыз булса да, гөнаһымны әйтим, сезнең сөтне яшереп эчеп, корсакны алдалыйм.
– Ай, кордашым, нигә миңа әйтмәдең!
Чәменә тигән, ачылып китеп әйтеп ташлаган четерекле хәлемнән кызның уен читкә юнәлтергә тырыштым.
– Ә син укый беләсеңме?
– Тыңла.
Аның гаҗәп дөрес итеп, тотлыкмый, матур тавыш борылышлары ясап укуы мине таң калдырды.
– Яза да беләсеңме?
Баягы чәй кәгазенә үзенең исемен, фамилиясен тигез хәрефләр белән язып күрсәтте. Мин аннан болай матур итеп укырга һәм язарга каян өйрәнгәнен кызыксынмый булдыра алмадым.
– Шушы өйгә асрау кыз булып төшкән елда Троицкидан бер укытучы килеп, авыл балаларын укытты. Мин дә барып утырдым, мәгәр ул: "Син яшь, киләсе елда йөри башларсың”, – дисә дә, чат ябышып, елый-елый укырга йөрүемне белдем. Миңа да кәгазь, каләм бирүләрен сорадым. Бирмәгәч, тагын еладым. Укытучы мондый үҗәтлегемә аптырап, үз канаты астына алырга булды: янына янәшә утыртты, миңа күбрәк игътибар итә башлады. Ул шулай биш җәй килде, мин биш җәй тырышып укыдым.Аңа кымыз эчәргә кирәк булган икән. Һәр килүендә миңа китаплар калдыра иде. Кыш озынына мин аларны әткәйләргә укып чыгам. “Таһир вә Зөһрә”не әнкәем бигрәк яратты, кабат-кабат укыта иде. Әллә нишләп соңыннан үзе үксеп елый иде. Гашыйкларның бала чакларындагы хәлләре көйле генә булса да, зурайгач күргән җәфалары жәл шул. Әнкәй белән бергә мин дә уфтана идем. Кызганычлар, әйе бит?
Без әсәрдән хәтердә калган өзекләрне яттан әйтә-әйтә бәхетсез мәхәббәтне жәлләп утырдык. Соңыннан, үзебезне хуҗалардай сизеп, иркенләп кымыз эчтек. Нәкъ шул вакыт шаулап-көлеп авыл яшьләре килеп керде. Аларга да кымыз куелды. Яшьләр күңел ачарга тотынды. Мин җаен табып чыгып киттем. Тышта кырык эшнең кырык җирдә ярылып ятканын онытмаган идем. Айназа артымнан куып җитеп:
– Үпкәләмә, кордашым, мин бүген чыга алмам. Казак йоласы буенча, өй хуҗасы өйдә булмаса, кыз янына яшьләр җыела. Эшең беткәч, кил! – диде.
Кояш, бүгенге сәфәрен тәмамлап, офыкка тәгәрәп күздән югалганчы бия саудырдым, су китердем, бозауларны илтеп бәйләгәч, тизәк киптердем. Күңел гел тегендә. Тирмә яныннан үткәндә колак тырпая.
Менә берчак бер кыз моңга бик бай тавышы белән думбрага кушылып җырлап җибәрде. Мин, үзем дә сизмәстән, тирмәгә тартылдым, әмма анда керергә кыймый, юан бер казыкка сөялеп калдым.
Искиткеч төнге аяз күк гөмбәзенә мәңге сүнмәс кебек галәм шәмнәре сибелгән. Җидегән йолдызлык чүмечен аска табан әйләндереп яткан. Тулган айдагы Зөһрә кыз җирдәге Айназадай иңнәренә көянтәсен килешле итеп салган.
Тынчу көннән соң дала өстенә җиләслек таралды. Рәхәт тын дөнья! Ара-тирә атларның пошкырып куйганы, песиләрнең, биләмәләрен бүлешә алмыйча, чырылдап, үзара мөгамәлә ачыклап алганы ишетелеп кала да, тирә-юнь тагын тынлыкка чума.
Шушы сихри кичтә дала өстенә горурлык өстәп, илаһи моң агыла иде. “Айназа, тагын, тагын!” – дигән тавышлар ишетелде. Менә кем икән! Кыз ялындырып тормады, бу юлы җиңел генә шаян җырны башкарды. Шундый моңга хуҗа булган кызның минем кордашым булуына үтә горур идем. Кычкырып-кычкырып җырлыйсым, шашып биисем килде. Айназа турында татлы хыялларга бирелеп озак тордым. Караңгылык куера төшкәч, яшьләр таралыштылар. Кызлар гына куна калды.
VI
Авыл тирәсендә агымсу юк. Малларны эчерер өчен тирмәләр артындарак кое казыганнар. Халык үзе ерак түгел таллыктан агып чыккан чишмә суын эчә. Әле шул чишмәгә Айназа белән, көндәлек гадәт буенча, икәүләп суга китеп барабыз. Минем кулларымда чиләкләр. Көн бүген дә эссе, тик кичәгегә караганда кайтышрак. Шуңа да микән, сабан тургае, күренмәс җепләр белән күккә эленгән дә, көн дә җырлый торган җырын бүген аеруча яңгыравыклы, аеруча дәртле суза. Аяк астында кайнаган чикерткәләр, атлаган саен чиртеп җибәргәндәй, әллә кайларга сикерәләр. Җаһил кигәвеннәрнең арттан калмый, балтырны тешләргә уңайлы мәлне чамалап выжылдап очуларында да бер күңеллелек бар. Гаҗәп зур канатлы дала күбәләкләре иңнәребезгә кунып ял итеп китә.
Эссе. Ә монда, таллар арасындагы күләгәдә рәхәт, җиләс. Биредә үскән чәчкә-үләннәрдән сизелер-сизелмәс кенә хуш ис аңкый. Куе таллар арасына килеп кергәч, анда яшеренгән билгесез кошлар бераз тынып, колак салып тордылар да, аларда эшебез юклыгын сиземләп, тагы дәррәү чутылдарга, кайсылары сызгырырга, тел шартлаткандый тавышлар чыгарырга тотындылар. Кешеләр салган сукмак буйлап таллар ике якка тезелешеп басып, юл ачканнар. Алдан Айназа атлый. Чиләкләренең тимер дугалары көянтәсенең ыргакларына ышкылып, күңелле генә шыгырдап куя. Икегә бүлеп үрелгән калын, елкылдап торган кара чәч толымнарының очындагы талир тәңкәләре атлаган саен бер-берсенә бәрелеп челтери. Нечкә билен кысып торган ал камзулының читенә тезеп тагылган вак кына көмеш тәңкәләр тал арасыннан күренеп калган кояш тасмаларында ялтырап китә. Ә башында гаҗәп матур түбәтәй. Безнең як кызлары нигәдер мондый баш киеме йөртмиләр: яулык та калфак. Түбәтәй Айназага ничек килешә! Сары укалы кызыл бәрхет түбәтәйнең маңгай турысында ике каурый янәшә беркетелеп, көн яктысында җемелдәп, әле яшел, әле кара булып ялтырыйлар. Шушы түбәтәй, сирәкләрдә генә очраган, табигать тарафыннан аерым матурлык өчен бирелгән бит алмалары янып торган йөзенә, куе керфекләре арасыннан караган чем-кара күзләренә, чигәләренә нәзегәеп барып беткән килешле кашларына аеруча назлылык өсти иде.
Чишмәгә килеп җиткәнне сизмәдем дә. Саф сулы бу чыганак бер юан гына тал төбеннән юл ала. Комнарны дәртле биетеп,кайнап килеп чыга да, нәзек кенә ефәк тасмадай, боргаланып-боргаланып, тик үзе генә белгән тарафларга китеп югала. Карт тал, чит күзләрдән, афәтләрдән саклагандай, колачын киң җәеп, яшел чуклы шәлен чатыр сыман чишмә өстенә япкан.
Чиләкләрне тутырып куйдык. Айназа, арырак китеп, агымсуда битләрен юарга иелде. Ә мин аннан чак кына өстәрәк ярга сузылып яттым да су эчәргә тотындым. Шулчак аның көчле куллары башымны суга батырды, үзе ат эчергәндәге шикелле сызгыра башлады. Мин башымны калкытырга тырышам, ул җибәрми. Капыл читкә тәгәрәп киттем дә авызымдагы суны тегеңә бөркедем.
– Күз тимәсен үзеңә. Вәт. Безнең якта шулай итәләр.
– Ә безнең якта болай! – диде дә йөгереп барып чүмеч белән су алып миңа сипте. Мин – чиләк белән, ул да җавапсыз калмады. Бик әйбәт кенә чылангач, су сибешүдән туктап, өс-башларыбызны рәтләргә керештек. Айназа көзгесен алып, бит-күзләрен караштыра башлады. Мин аның аркасындагы чәч толымнарын учым белән сыйпыйм. Ул әйләнми генә түгәрәк көзгесе аша мине күзәтә икән. Мине шулчак гомеремдә таныш булмаган гаҗәп хис-тойгы чолгап алды: аяк астында җир убылгандай, таллар бии башлагандай, җиңелчә башым әйләнеп киткәндәй булды. Айназаны күкрәгемә кысып кочаклап алу теләгеннән зур гайрәт белән генә тыела алдым. Әллә ни уйлавы бар! Суларны тутырдык та килгән рәвешле кайтырга чыктык.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.