Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 апрель 2022, 21:53

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Киребеткән кыз. Хикәя

Үзебез генә калдык. Һәм соңгы хәлиткеч һөҗүмгә күчәр алдыннан үзара киңәшергә керештек.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Киребеткән кыз. Хикәя
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Киребеткән кыз. Хикәя

(Чын хикәя)

 


Кышкы каникуллар җиткәч тә, тәвәккәлләп, ерак сәяхәткә – көньяк-көнчыгыш Азияның койрыгы сыман Һинд океаны эченнән экваторга таба сузылган ярымутрауда урнашкан Таиландка юл тоттык. Яңа елны көнозын баш очында балкып торган кояш нурлары астында иркәләнеп, җылы диңгез суында туйганчы йөзеп каршыларга дигән хыялыбыз, ниһаять, тормышка ашты. Ике көн илнең башкаласы Бангкок белән танышып, аның күккә ашкан храмнары белән хозурланып, шәһәрне аркылыга-буйга бүлгәләгән хисапсыз каналлары буйлап йөздек. Һәм шул рәвешле, яңалыкка сусаган күңелләрне беркадәр тынычландырганнан соң, ерак сәяхәтебезне дәвам итеп, башкаладан тагы тугыз йөз чакырым көньяктарак урнашкан Пхукет утравына очып килдек.

Пхукет Җир йөзенең иң матур һәм экзотик утрауларыннан санала. Европа телләрендә чыккан белешмә китапларда аны җәннәткә тиңләп язалар. Җәннәт дигәннәре хактырмы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма Пхукет искитәрлек матур бер урын икән. Буйга – илле, аркылыга егерме чакырым зурлыкта гына булса да дөньяның бөтен почмакларыннан килгән дистә меңләгән турист берьюлы ял итәрлек шартлар тудырылган анда.

Җәннәт булгач, анда куе тропик урманнар, фил, крокодил һәм зур-зур еланнар яши торган джунгли да булырга тиештер. Биек агачларның берсеннән икенчесенә сикереп, лианаларда атынып уйнаучы кыргый маймыллар, агач һәм чәчәкләр арасында бер берен уздырып сайрашучы матур кошлар һәм әллә ниләр тагы. Һич арттыру булмас, боларның барысы да бар икән Пхукет утравында. Урман эчендәге тау-таш арасыннан шаулап агып төшкән шарлавыклар, ярсып аккан тау елгалары һәм салкын сулы чишмәләр дисеңме... Монда яшәгән һәм килеп чыккан адәм балалары күңелләре булганчы бер хозурлансын диептер инде, табигать үзенең бар булган матурлыгын кызганмый биргән ул утрауга.

Декабрьның егерме бишенче көне иде бу. Өйлә вакыты узып көн кичкә таба авышырга ниятләп торган бер заман. Һава аланыннан килгән микроавтобус безне Андаман диңгезенең чираттагы бер җыйнак бухтасына, ягъни култыгына, урнашкан Камал шәһәрчеге читендәге кунакханә ишегалдына китереп куйды. Кунакханәнең бер бинасы диңгез ярында ук урнашкан. Ә башкалары диңгез читеннән югары күтәрелгән текә калкулык битенә кат-кат яруслап салынган.

Без, әнисе белән, үзебез урнашачак номерның диңгез ярында ук булуына куанышып торган бер арада җиде яшьлек кызыбыз Зөләйха, гомер булмаганны, капризланырга керешмәсенме.

– Юк, – ди бу, – мин диңгезгә болай якын яшисем килми, – дип, кәҗәләнепме кәҗәләнергә кереште.

– Ә синнән сораучы юк, урын кайдан бирелгән булса, шунда урнашабыз, – дим, бәхәскә урын калдырмаслык итеп.

– Бу кадәр ерак җиргә тау эзләп түгел, җылы диңгез ярын сагынып килдек бит, кызым, – ди әнисе.

– Минем тау өстендә, икенче яисә өченче яруста яшисем килә, – ди, киребеткән кыз, үзенекен тукылдата һаман.

– Кызым, – дип, аркасыннан сөеп, юмаларга, хәйлә корырга керештем үземчә. – Әллә берәр тәмле су эчеп алыйкмы? Йә, әйт, нәрсә алып бирим үзеңә...

– Эчәсем килми. Югарыда яшисем килә, – дип, кистереп куймасынмы тагы.

– Ә әтиең белән әниеңнең диңгез ярында яшисе килә! Сиңа күпчелек фикере белән ризалашырга туры килер.

Баланың ул кадәр дә үҗәтләнеп үзенекен итәргә тырышканын хәтерләмим. Ул тынычсызланырга ук кереште. Үз хәленә керергә җыенмавыбызны сизеп, елар дәрәҗәгә җитте.

– Кыстамагыз да, мин ул диңгез ярында барыбер йокламыйм.

– Югарыда бит, кызым, урын юк. Шуңа безгә астагы ярустан бирәләр, – дип, мине яклап әнисе дә хәйләгә керешеп карады.

Ә Зөләйха үзенекен итә, һич уеннан кайтарам димә. Нәрсәгә дә юрарга белгән юк, шулай холыксызлануын беренче кат күрүебез. Алай да юмалап карыйбыз, болай да аңлатып карыйбыз – барып чыкмый. Күпме кеше карап тора, кеше алдында оят. Ни хакында сүз көрәштерүебезне аңламасалар да, барыбер әллә кайдан сизелеп, күренеп тора – бала капризлана, бала холыксызлана. Кеше алдында булгачтын, ныклап ачуланып, тавыш күтәреп тә булмый үзенә.

Безне күзәтеп торган тай кызы, ярдәм итәсе килептер инде, яныбызга килде шунда. Кунакчыллык күрсәтеп, яшел һәм кызыл төстәге татлы ширбәтләр тәкъдим итте. Һәм шундый ачык итеп балкып елмайды ки. Өстәвенә, корт чаккыры, чибәр дә бит әле үзе, карасаң күзең алырлык түгел үзеннән. Асыл кош сыман якты ачык бизәкләр төшерелгән күлмәге генә дә ни тора.

Телебезне аңламаса да нәрсә хакында бәхәсләшүебезне, берөзлексез кабатланып торган ишарәләребездән чыгыптыр, чамалап алган.

– Советлар Союзыннан... Әй, гафу итегез, Русиядан килгән туристлар барысы да диңгезгә якынрак җирдән урын сорый. Шуңарга без сезгә диңгез читендәге корпустан урын бирдек. Теләсәгез, югарыда – икенче-өченче ярустагы биналарда да урын бар, ихтиярыгыз.

– Әнә бит, югарыда да урын бар дип әйтте, – дип, күтәреп алмасынмы шунда Зөләйхабыз. Хәзерге балалар бит, инглиз телен бишектә чактан ук ишетеп үсә. Бу юлы да үзенә кирәген бик тиз эләктереп алды.

Үзе кебегүк елмая белмәсәм дә Тай кызына рәхмәт әйттем.

– Без әле бераз уйлыйк-киңәшик, аннары бер фикергә килгәчтен, хәл итәрбез, – диде, инглизчәне ярыйсы ук сукалаган әнисе.

– Безнең Таиландта балалар сүзен кире какмыйлар, – диде ул тагы, кирәкмәгән урында салпы якка салам кыстырып.

– Әйе-әйе, әлбәттә, – дидем, аны җөпләгән атлы булып. Әмма “Бездә дә нәкъ шулай эшлиләр”, дип әйтергә намусым кушмады. Русиядан бу илгә барырга җыенган туристларга кисәтеп куела торган өч киңәш булса, шуларның берсендә – “Балаларыгызны җирле халык алдында ачулана күрмәгез. Юкса, алар каршында дәрәҗәгез юкка чыгачак”, дип искәртелә. Ярый әле хәтергә килде, чак онытмаганбыз.

Үзебез генә калдык. Һәм соңгы хәлиткеч һөҗүмгә күчәр алдыннан үзара киңәшергә керештек.

– Бу бала нигә болай холыксызлана, сәбәбен һич аңлый алмыйм, – дидем, үземне күптән борчыган сорауга җавап табасым килеп.

– Телевизор күп карый. Җыен куркыныч кино һәм мультфильмнар карауның нәтиҗәсе бу.

– Кызым, моннан соң ул куркыныч кинолар каравыңны туктасың, – дим, гаиләдә закон чыгаручы роленә кереп.

– Юк, – дип, сүзгә Зөләйха кушыла шунда, – кинолар караганга түгел. Мин диңгездән куркам. Су янында йокларга куркам.

– Диңгезгә беренче баруыбыз түгел, моңа кадәр курыкмый идең бит.

– Моңа кадәр курыкмый идем, ә бу юлы менә куркам.

– Ә ни өчен куркасың?

– Белмим... Минем югарыда яшисем килә.

– Алай булгач, әйдә, кызым, болай итик, – дигән булам. – Син югаргы бинада йокларсың бүген, без әниең белән диңгез буенда, килештекме...

– Юк, сез дә минем белән, – ди бу, кистереп.

– Ярар, – дим, – бала-чага сүзенә карап, вакыт сузып, кеше көлдереп утырмыйк. Кайдан урын биргәннәр – шунда урнашабыз.

Китәргә тәвәккәлләп, урынымнан сикереп үк торам. Аягочымда торган сумкага үрелүем булды, Зөләйха килеп сарылмасынмы беләгемә. Еларга җитешеп мөлдерәгән күзләрен югары күтәргән.

– Әтием, мине тыңла, зинһар өчен...

Зөләйханың ул кадәр дә чын күңелдән һәм ихлас үтенеп ярдәм сораганын хәтерләмим башкача. Сабыйның карашына игътибар иттем шунда. Һәм көчсез, чарасыз калдым. Баланың хәленә кермәү, аны аңламау мөмкин түгел иде ул мизгелдә.

– Ярар инде алай булгач, берни эшләп булмый, аныңча булыр. Диңгез буена таш баскычтан төшеп-менеп йөрергә туры килер, – дип килеште әнисе.

Буйсынмый чарабыз калмады, буйсындык. Читләтеп кенә булса да безне әле булса күзәтеп торган тай кызының да күңеле булды, бала сүзенә колак салуыбызны аңлап, ул елмаеп ук җибәрде. Күңеле тынычланган Зөләйха исә, ярдәм итәргә теләп, әнисе кулындагы сумканы күтәреп менәргә дә әзер иде...

Икенче көнне иртәнге сигездә без утрау белән таныштыру максатыннан оештырылган сәяхәткә китәргә тиеш идек. Бу алдан ук планлаштырылган, акчасы түләп куелган сәфәр. Шуңарга анда бару-бармау турында сүз кузгалырга тиеш түгел иде кебек. Бу юлы да киребеткән кызыбыз Зөләйха инициативаны үз кулына алды.

– Минем сәяхәткә барасым килми, – дип әйтеп салмасынмы.

– Юк инде, кызым, – дим. – Без кичә синең сүзне тыңладык, башкача әти-әни сүзенә каршы килмисең, килештекме.

– Автобуста һәм самолетта йөрүдән туйдым инде. Минем беркая да барасым килми бүген, – ди бу.

– Утрау белән танышу кирәк, кызым, бу сәфәрне башка вакытка чигереп булмый. Акчасы да түләнгән, юкса әрәм була бит, – дип кушылды әнисе.

Кызның юлга чыгасы килми. Ни эшләтеп тә булмый, алай юмалап карадык, болай юмалап карадык та, тагы килешергә мәҗбүр булдык. Дөресен әйткәндә, үзебезнең дә юл йөрүдән талчыккан чагыбыз, бәхәсне артык зурга җибәрмәдек, башка бер-бер көнне иркенләп, үзебез теләгәнчә сәяхәт итәрбез әле, дигән нәтиҗәгә килдек. Ә бүген исә тыныч кына диңгез ярында кызынып ятырбыз.

 


Ахыры бар).

 

Фото: vseprothailand.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: