Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 апрель 2022, 08:51

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (3)

Шулчак минем күз алдыма ялт итеп коточкыч күренеш килеп басты: яшел үлән өстендә айгыр тояклары астында тапалучы яшелдән киенгән ярдәмчесез кыз. "Атаулла, – дидем мин үз-үземә, – болай көяләнеп торганчы, тизрәк кызны коткар!" Кулымдагы бердәнбер корал булган нуктаны селти-селти, гаярьләнеп, айгырга ташландым...

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (3)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (3)

(Дәвамы.)

 IV

 

Көн артыннан көн үтә бирде, бай кызы да минем белән беррәттән йорт эшләрен үти торды.

Май ае килеп җитте, далада үлән ката төште: кымыз ясар мәлләр җитте. “Елкылар кайтты!” – дигәр хәбәр килүгә, Айназа белән икәү вак нукталарны күтәрдек тә елкылар туапланган уйсулыкка төштек.

– Без хәзер колыннарны тотып алып, берсе-берсенә уралмаслык итеп желгә бәйләп куярга тишбез, – дип, кыз алдыбызда торган бурычны аңлата.”Жел” дигәннәре ике-өч зур казык арасына сузылган галәмәт юан арканнан гыйбарәт иде. Арканның теге очында елкыларны күзәтүче җайдак тора, ул ерактан ук безгә кул болгады. “Безнең көтүче, Жомабай”, – диде Айназа. Атка атланган көтүче дә, аның аты да, ничектер, башкаларга караганда, эрерәк күренде миңа.

Бияләр, колыннарын уртага уратып алганнар да, бик шомлы кыяфәттә, сизгер колакларын үргә катырып, башларын үзләренә якынлашкан кешеләргәкаера биреп, акыллы күзләрен тутырып карыйлар иде. Гомерендә йөгән күрмәгән, сыртына менәргә беркем дә батырчылык кылмаган, елкылдап, уйнаклап торган кара айгыр тынгысызланып чабып йөри. Башын горур күтәреп, бияләрен барлагандай, әледән-әле көтүне урап чыга.

Мин бу күренештән шүрләп калып, ничегрәк итеп колыннарга якынлашырга дип баш ватканда, Айназа нуктасы-ние белән бияләр арасына кереп тә китте. Мин аның бияләргә йомшак кына эндәшкәләгәнен, кайберләренең янбашларына сак кына шапылдатып суккалап, үзеннән этеп-этеп җибәргәнен күреп калдым. Ул шулай кысыла-кысыла эчкә кереп китте. Җәһәт кенә бер колынны муеныннан кочаклап эләктереп алды да башына нукта кидереп тә куйды. Шул вакыт көтүнең теге ягында калган токым айгыры безнең янга килеп тә басты.Танау тишекләрен киңәйтеп, яхшылык вәгъдә итми торган сурәттә, җир тырнап, таптана башлады.

Бу вакытта Айназа аякларын тери биреп карышучы колынны көтү эченнән өстерәп чыгарырга азаплана иде. Айгыр тагы да ярсыгандай, бияләр ныграк тынгысызлангандай тоелды. Айназа берни күрми, безгә аркасын куеп, колын белән тарткалашуын белә. Айгырның бөтен игътибары хәзер моңа кадәр үзе генә хуҗа булып йөргән биләмәсенә рөхсәтсез килеп кергән шушы яшел күлмәкле тәртип бозучыда иде. Шулчак минем күз алдыма ялт итеп коточкыч күренеш килеп басты: яшел үлән өстендә айгыр тояклары астында тапалучы яшелдән киенгән ярдәмчесез кыз.

– Атаулла, – дидем мин үз-үземә, – болай көяләнеп торганчы, тизрәк кызны коткар!

Кулымдагы бердәнбер корал булган нуктаны селти-селти гаярьләнеп айгырга ташландым...

...Күземне ачсам, тал төбендә ятам. Кемдер янымда сузып кына көрсенеп куйды. Башым каты авырта, тәнемнең дә авыртмаган җире юк сыман. Шулай да, нишләп монда ятканымны аңлар, янымда кем утырганын күрер өчен калкына төштем. Аннары, авыртуларга тешемне кысып, торып та утырдым. Айназа! Озак утыру мөмкин түгел иде – “йомшак” урынымның без кадагандай чәнечкәненә чыдамый, ничек тә торып басарга мәҗбүр булдым.

– Ой-бай, Ходайга шөкер, – диде Айназа, тезләнеп утырган җиреннән күтәрелеп. Үзе миннән күзләрен дә алмый. Чыраемны сыта-сыта атлап карадым.

– Башың әйләнмиме?

Тирә-як авып барган, җир убылырга торган сыман тоелса да, кыз кеше алдында шушындый гәүдәң белән ничек көчсез, җебегән булып күренәсе килсен! Хәл мөшкел, аяклар калтыраса да, үз хәлемнән өстенрәк күренергә тырышып, елмайган булам:

– Шул токым айгырына атланмакчы булган идем лә, – дип алдашам.

“Шаяртма, беләбез инде”, дигәндәй, башын кырын салып, бармагы белән янады да:

– Бәхетең, Жомабай күреп калып, аты белән чабып килеп, арагызга кереп баскан. Аныңчы артыңа тоягы белән берне тибеп тә өлгергән теге явыз. Араламаганда, мөгаен, таптар иде ул сине, котырган, – дип, миңа хәлне төшендереп бирде. Борчулы карашын яшерми, күземә бакты, баягыча авыр итеп сулап куйды. Аннары карашын ертылып киткән чикмәнем аша күренгән, скрипка кылларыдай тезелеп торган кабыргаларыма күчерде. Оялуымнан тиз генә тәнемне аламаларым белән капладым. Үзе дә уңайсызланды бугай:

– Рәхмәт, Атаулла, ләкин алар, – ул елкы өеренә ияге белән ымлады, – кешегә ташланмый, ерткычны гына сөймиләр.

Мин аңыма килә алмый тал төбендә ятканда, көтүче белән алмаш-тилмәш хәлемне белешеп, колыннарны бәйләп тә куйганнар.

Кайтырга чыктык. Мин Айназага сиздерми генә, атлаган саен үзәккә үтеп авырткан янбашымны уа-уа, артыннан барам.

Яшь тән тиз төзәлә: иртәгәсенә айгыр типкән җирнең әрнүе бетеп, урыны гына кара янып тора иде. Өй эшләреннән бушамый йөгергәләгән арада тәнем бөтенләй язылды. Колыннарны чираттагы бәйләргә барганда мин инде куркуымны тирәнгәрәк яшереп, хәтта бераз гайрәтләнебрәк тә, Айназа белән янәшә горур атлый идем. Эндәшми генә барган кызның кулыннан нукталарын алырга үрелгән идем, ул елмаеп, кулымны кире этте.

Бияләр янына җиткәч, кыз кичәгечә тагын өер эченә кереп китте. Мин дә, күзләремне чытырдатып йомып ачтым да, күз курка, кул эшли дигәнне искә төшереп, аның артыннан тәвәккәлләдем. Кыз башы белән ул курыкмаганны... Мине бияләр әлегә танымый, шуңа яратмый: колакларын артка яткыралар да тешләргә, тибәргә чамалыйлар. Уф! Берсе иңбаштан тешләп тә алды. Ничек тә сер бирмәскә! Зур мәшәкатьләр белән бер колынны, ниһаять, бияләр арасыннан алып чыгып, арканга бәйләдем. Ләкин Айназа килеп, кире чиште дә ничек итеп бәйләргә кирәген күрсәтеп бирде. Соңгы егерме өченче, дерелдәп торган колынны бәйләгәндә үзебез дә хәлдән тайган идек. Читкәрәк китеп, колыннарны күзәтеп тордык. Бигрәк матурлар да соң бу нәзек озын ботлы ала, кара, җирән төстәге колынкайлар! Кайсылары тик тормый – дулый, өркеп дерелди, бәйдән ычкыныр өчен үзен-үзе җиргә бәрә, кызганыч итеп кешнәп инәсен чакыра. Гаҗиз генә буйсынып торганнары да бар.

– Айналаем, чибәркәем, – дип якындагы берсен яратып сөйде дә, башкаларына күз йөгертеп, – Өйрәнмәгәннәр, шуңа куркалар, бахыркайларым, – диде Айназа.

Эндәшми-сөйләшми генә өйгә кайтып килгәндә, Айназа кинәт бармаклары белән иңбашыма тиеп:

– Ай, иңбашың канаган бит! – диде.

– Ә-ә, бая бер бия үбеп алган иде шул, – дигән булдым, шаяруга борып. Аякка да баскалаганнары турында әйтеп тормадым. Ул минем каныма буялган бармакларына карады да:

– Көт, – дип тирмәгә кереп китте. Җәһәт кенә әйләнеп чыгып, кулыма чиста чүпрәк тоттырды. Мин аш өенә кереп, үзем-ятып-йоклап йөргән мендәрсез урыныма чикмәнемне ыргыттым да, комган алып чыгып, чиста су белән иңбашымны юдым, аркан-каеш тотарга күнекмәгән бармакларымны бераз суга тыгып тоттым.

Аш өендәге сәкегә утырып, үзем ярамны бәйлим, үзем уйланам. “Бу нинди кыз, ә? Үзе бай кызы, үзе ялчы белән бертиң эшләп йөри. Монда атна буе кунак булып яткан Йосыпбәкнең кызы кебек, каймакта шикәр эретелгән сыекчаны сөртеп, битен агартып җәелеп утырмый. Хәер, Йосыпбәк кызының, аягыннан тотып, ай буе каймакка тыгып торсаң да, агарасы юк – чуенның унҗиденче кичәседәй, кап-кара, җитмәсә, күзенә сөрмә тартып, тырнагын буяп, минем янда чытакланып, уйнаклап маташкан була. Ә Айназа? Ул бизәнмәсә дә, күркәм, болай да матур”, – дип, мин әлеге көндә вакытлыча яшәгән төбәктә битенең аклыгы, хур кызларыдай гүзәллеге белән аерылып торган гаҗәеп бу зат турында нәтиҗә ясадым. Чөнки Троицкида байларның үзләре тәкәббер, үзләре мактанчык кызларын күргән бар иде. Бер хәл искә килеп төште.

Шулай берчак мулла абзый көндәлек дәресен бирде дә класстан чыгарга җыена башлады. Күзләре белән мине эзләп тапты да ияге белән ымлады. Бу игътибарга җилкенеп, рухланып, мич башына куелган пималарын йөгереп алып килеп бирдем. Шуннан, күптән өйрәтелгән гадәт буенча, янында иелебрәк бастым. Ул аркама таянып, аягына киде. Таягын да китереп бирдем.Башкаларның көнләшеп каравын күреп, эчтән тантана кылам, үзем:

– Изге кешенең ризалыгы тияр, – дип өметләнәм.

Мулла ишеккә җитәрәк әйләнеп миңа:

– Кем, син, кизү, бер сәгатьтән өемә кил, – диде.

Бер сәгатьне көчкә көтеп алдым. Бу сәгать эчендә нинди генә уйлар кичермәдем дә нинди генә хыял диңгезендә йөзмәдем. Шулай да, дөньяда булмастайларын, гади шәкерт өлешенә тимәстәен ташлап, бер генә фикергә тукталдым: бу я миңа өс-башка кием бирмәкче, я акча.

Ике катлы зур өйнең авыр капкасыннан тартынып кына кердем. Парадный ишек аша үтеп, кәвешемне биек баскычның иң тәүге тактасында калдырдым да, яланаяк, песи тизлеге белән югарыга җилдердем.

Мулла абзый диванда бер ханым белән әңгәмәләшеп утыра иде. Уң кулы тегесенең тәненә сылашып тегелгән кара елтыр күлмәгенең озын итәге аша беленеп торган ботында ята иде. Бу абыстай түгел иде, абыстайны күргән бар. Мулла абзыебыз, мин кергәч, җәһәт кенә кулын тартып алды да, ни өчендер миңа бик ачуланып карап:

– Килдең дәме, бар, ихатадагы карны бакчага чыгар, көрәк, себерке шунда, – диде.

Түбәнгә төшеп барганда мулланың ишекне ныграк ябып куйганын ишеттем. Көннәр салкынрак тора шул...

Карны эре шакмакларга бүләм дә, нык кына киерелеп, бакча эченә гаять кенә ераклыкка селтим. Шулай бик уңганлык күрсәтеп, йөгереп йөреп ихатаны көрәп тә куйдым. Әмма ихатаны себереп бетергәндә аякларым бик нык өшегән иде. Кәвешкә түлып бозланган карны таш стенага бәргәләп кактым да, астагы каттагы өйнең ишеген ачып, җылынырга кердем.

Өй эче тәмле аш исе белән тулган. Түр сәкедә зур матур келәм өстенә бәләкәй генә, җете кызыл читле ашъяулык җәелгән. Аның уртасында, күзне кыздырып, өсте матур булып килгән зур гына бәлеш тора.

Бик купшы итеп киенгән минем яшьләрдәге җиткән бер туташ бәлеш өстен икенче тәлинкәгә сала, ә бәләкәйрәге – ун яшьләр чамасындагысы, бу эшне күзәтеп утыра иде. Ишек шыгырдап ачылган тавышка капыл гына әйләнеп карадылар да, мине күргәч, борыннарын җыерып куйдылар. Шуннан иренеп кенә, теләр теләмәс, кашык белән бәлеш эчен актарырга тотындылар. Эзләнеп тапканны кашык очына гына эләктергән булып, ашар-ашамас, чәйнәр-чәйнәмәс кыланып авызларына озаталар.

Киндер алъяпкыч бәйләгән урта яшьләрдәге хатын боларга чәй ясап алларына табарак этеп куйды да, казанлыкка кереп, тагы табак-савыт шалтыратырга кереште. Минем аякларым сулык-сулык килеп әрнергә тотынды. Шул мәл бәләкәй кыз “пырх” итеп көлеп җибәрде дә:

– Кара әле, апакаем, монавы гыйбрәтнең аягын, ничек кызарга-а-ан, нәкъ безнең карт әтәчнең аягы шикелле булган, – дип капкан ризыгына чәчи-чәчи кычкырып ук көлә башлады. Олысы:

– Абау, нинди хәшәрәт! – дию белән чикләнде.

Тегесе һаман туктамый:

– Кара әле, кара инде, апакай борынын, борынын! Нәкъ безнең йонлач көчекнеке кебек, – дип хәтта чәбәкәй итеп үк куйды.

Инде апасы да кушылып көлгәндәй итте, әмма үзен шунда ук кулга алып, сәке өстеннән сикереп төште дә:

– Шушы шыксыз алдында җирәнми ничек ашамак кирәк, әйдә, төш, әнә бит безнең бәлешкә үзе төшәрдәй булып карап тора, – диде.

Сеңлесенең төшүен дә көтми, үкчәле туфлилары белән шак-шок басып, “фу-фу” дип, күлмәк итәкләрен чеметеп күтәрә биреп, баскычтан менеп тә китте. Тегесе, артын минем алдымда әллә ни кыландырып боргалады да әйләнеп телен күрсәтте. Аннары апасы артыннан йөгерде.

Пешекче апа да боларның кыланышларын күзәткән, ахрысы, югарыдагы ишек ябылгач:

– Бибиниса, тегене пешер, Бибиниса, моны пешер, дип, тәкатемне корыталар да соң! Пешерсәң, берсен дә ошатмый, мыжып, ашамаган булып, җанымны талыйлар. Балаларым хакына гына түзәм кылыкларына. Куй инде, теге сакалбаш та, аның әрем чүмәләсе – усал телле абыстае да эшләгән кешенең кадерен белә торганнардан түгел. Шушында гомер буе бил бөгеп картайган өлкән ялчы әлеге көндә һаман бозау өендә йоклап йөри, мескен. Билләре авырта, тора алмый ята, юк бит, кер бәләкәй өйгә, аркаңны җылы мичкә терәп ятып кара, диюче юк, – дип ят кешегә – миңа күңелен бушата башлады. Аннары, кулымнан тотып диярлек, әлеге бушаган урынга утыртты да:

 – Утыр-утыр, курыкма, шәкерт, алдыңдагыны җаның теләгәнчә аша, калганын кесәңә салып алып китәрсең. Алар, – апа югарыга ымлады, – бит сыпырган саен төшкәнне генә алырга өйрәнгәннәр. Алырга шәпләр, бирүне яратмыйлар, – дип алдыма чәй дә ясап утыртты.

Мин инде мулла абзыебызның эшләтергә генә чакырганына күптән төшенгән идем. Өмет өзелде. Юраганы һәрчак юш килми шул безнең ишеләрнең.

Әнә шул вакыттан бирле минем күңелдә барлык бай кызлары да шундый була, барысы да бер чыбыктан куылган, бер калыптан төшкән дигән фикер төенләнеп калган иде. Ә Айназа! Бу кыз минем өчен сер йомгагы. Аңламыйм. Аптырыйм. Үзем эчтән куанам.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (3)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: