Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 апрель 2022, 18:25

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (2)

...Култык астына нәрсәнеңдер бик каты төртелгәненә куркып уянып киттем. Котым алынып, иләс-миләс килеп, тиз генә урынымнан кузгалдым. Күземне ачыбрак карасам, каршымда җимерек кашлары астыннан зәһәр карашын миңа төбәгән байны күрдем.

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (2)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (2)

 (Дәвамы.)

II

Бераздан, Троицк шәһәрен калдырып, олы юлдан китеп бара идем инде.

Язның кырыс, юеш, салкын җиле, юка җиләнем аша үтеп, сөягемә ябышкан тиремә санап бетермәслек энәләр булып кадала, чәнчи, йолыккалый. Шәп атларга тырышам, шулай әзрәк җылынгандай булам. Тән бер өшеп, бер кызып китә.

Язның тәүге ае. Күк йөзен калын кара болытлар каплап алган. Алар үз авырлыкларын үзләре күтәрә алмый, йөзеп түгел, шуышып баргансыман күренәләр. Тирә-юньне тоташ караңгы төс чорнап алган: күк тә кара, җир дә кара. Бу бертөрлелек ара-тирә: “Монда мин дә бар әле!” – дигән кебек, болытлар ертыгыннан күренеп калган кояш тарафыннан үзгәрә дә тагы үз халәтенә кайта.

Юл әле бик кибеп җитмәгән. Өстәвенә, ябырылып аккан болытларны җил каккалап, алардан ар-тирә яңгыр яудырып ала. Мин үзәккә үткән салкыннан күшегеп, алга таба кәкрәя төшеп, һаман атлавымны беләм. Таеп-таеп киткәнгә күрә, минем арттан юлда сузылып-сузылып калган аңлаешсыз эзләрне генә шәйләп була иде.

Юлчының, гадәттә, кулында төенчек, башында авыр уйлардан башка йөге булмый, диләр. Минем төенчегем дә юк. Өшегән күңелемне дә берсеннән-берсе ямьле, берсеннән икенчесе күркәмрәк хыяллар белән җылытам.

Имеш, бер бик яхшы байга тап булам. Егерме биш сум акчага, бер пар итек, күлмәк-ыштанга алдан килешеп, октябрьдә башланачак укуларыма кадәр эшкә ялланам. Көзен мәдрәсәгә кайтам. Мәдрәсә хакын – ун сумны – алдан ук түләп куям. Анысын башкаргач, үземә ошаган бүлмәне сайлап алам. Мич янындарак урынны билим. Андагы урын миңа иң хаҗәте: җылы да, ышык та. “Алпамша, аягыңны җый!” – димәсләр хәзер. Кыска аяклы өстәлнең читенә хуҗа булам. Мәдрәсә тәртибенә кертелгәнчә, утыртмалы якалы пинжәк, кара хәтфә кәләпүш, каптырмалы чалбар тектерергә бирәм. Бер мендәр, бер юрган алам. Ул юрганны дүрткә катлап, бай малайлары шикелле, аякларны бөкләп, йомшакка утырып дәрес укыйм. Калган акча китап-әсбаплар, кара алырга, ашарга ничек тә җитәр. Җитенкерәмәсә, кара эштән мин курыкмыйм. Хәзер мин дә, алар кебек, шәһәр урамында табан астына шыгырдавык салынган өр-яңа итекләремне киеп, кәләпүшне кырын салып йөриячәкмен. Садыйк байлар яныннан да үткәләрмен. Эт тә өсләтмәсләр, мәдрәсәдә дә элеккедәй чираттан тыш кизү иттерергә базнат итмәсләр. Инде “Атаулла әфәнде”, – дип кенә дәшәрләр. Мин дә иртәләрен таң сарысы белән тормам, туйганчы йоклармын. Караш та мәдрәсәдә икенчегә әйләнә инде: хөрмәтле хәлфәләребез дә миңа бай малайлары һәм мәхдүмнәргә карагандай карар. Миңа да шулай игътибарлырак булырлар, әйбәт итеп, төшендереп дәрес аңлатырлар. Төпле белемле шәкерт булырмын.

Хәзер хәлфәләр дә, ишан үзе дә: “Монавың кадәр дә тарта алмыйсыз”, – дип, бармаклары белән миңа төртеп күрсәтеп, тегеләрне шелтәләмәс, ә: “Атауллага тиңләшегез,” – диярләр. Тора-бара мөгаллим булып та чыгармын. Әллә мулла булып китәргәме? Ярый, шулай булсын, ди. Бер зур авылга, үзебезнең якка мулла итеп чакырырлар. Мәчеткә каршы гына торган якка бер матур өй салып бирерләр. (Халыктан килем шәп булса, соңрак ике катлы итеп салдырып куярмын). Мулла булгач ни, көн дә чиратлап кунакка йөртәләр. Абыстай беләнме? Юк, анысы башта торып торыр, качмас. Шулай, кайда туктадым әле? Халыктан хәер-мазар арты белән кереп тора, мал-акча җитәрлек. Менә шул чакта әткәй белән әнкәйне үземнең янга күчерәм, энекәш-сеңелләр белән. Ике энемне “Галия” мәдрәсәсенә укырга бирәм. Байларның иң хәллеләре балаларын шунда укытырга тырышып яталар бит. Хәмәшне Бохарага җибәрәм, галимлеккә. Откыр, хәтере шәп. Анда бер гыйльлә бар: авырткан җиреңә кулын тидерсә, шул бетә. Бертөрле текәлебрәк караса, тәрәзә төбендәге гөлләр шиңә, җигүле ат тиктомалдан чыгымлый башлый. Берчак шулай бәхәскә кердек: “Ә менә бу песигә йогынты ясый алмыйсың!” – дидем. Нигә песи дигәнмендер, анысын әйтә алмыйм. Әмма, аны-моны уйламый юынып утырган песиебез, теге карап тора башлагач, тәүдә тәпиләрен күтәрә алмас булды, аннары хәлсезләнеп идәнгә сузылып ук ятты... Ярар, болары шулай да булсын... Тагы хыял җебемне ычкындырып җибәрдем. Ә-ә, мәчеттән чыгуымны ястык салынган арба күптән көтеп торыр, тагын кунакка китәм. Баргач, барысы да сине аягүрә торып хөрмәтләр: “Әйдүк, мулла, түрдән уз”, – дип ләббәйкә тотар. Һәр сүзеңне әйткән саен, куәтләп, мөкиббән китеп тыңларлар.

Кесә калын, мал кура тулы, дөнья җитеш вә түгәрәк. Көйле генә яшәп яту. Абыстай гына юк. Ошаганы юк. Шәп кашавай алып җибәрермен. Пар ат җигеп, кашаваема кырын төшеп утырып Верхуралга йорт мөлкәте, товар-мазар, кирәк-ярак алырга йөрермен. Барганда, күңелем хушланып китеп, җырлап та җибәрермен:

 

Эх!

Биек тауга менгән чакта

Пар-пар атлар тарталмый.

Егет булсаң, бул фартовый.

Фартовыйлар картаймый...

 

Көннәрдән беркөн бер байның инсафлыдан-инсафлы, фәрештәләрнең фәрештәсе, гүзәлләрдән-гүзәл кызы авырып китә. Сарыларга сабыша бу. Мине чакыралар бит инде. “Бисмилаһи әр-рахман әр-рәхим” дип, ак беләкләреннән тотуыма бу: “Яшь мулла, мин бит сезнең йөзегезне күрергә, тавышыгызны ишетергә зар-интизар булганлыктан шундый хәлгә төштем”, – дип пышылдар. Мин дә җавабымда берәр нәрсә әйтермен. Бу савыгыр, бай шатлыгыннан кызын миңа бирер. Менә шулай абыстайлы да булдым, ди. Өйгә нур өстенә нур өстәлде. Картлар куана. Аңарчы сеңелкәшләрне дә килешле урынга кияүгә биреп бетердем.

– Вәт ничек яши хәзер Атауллаң! – дип кычкырып җибәргәнемә үзем дертләп киттем...

...Алдымда бер бөртек агач әсәре күренмәгән кола ялан. Артка әйләнеп карыйм – Троицк күптән күздән югалган. Күк йөзендәге болытлар тагы да куера төшеп, тыгызланып, җиргә тиярдәй булып елышып, шомлы авырлык белән һаман шуышуларын беләләр. Татлы уйлардан соң дөньяви хакыйкать табигатьнең шундый кырыслыгы белән алдыма басты. Әле генә бөреләнгән хыялымнан суырып алды да күптән инде бимазалаган ашыйсы килү теләген ныграк сиздерә башлады.

Алда тар гына елга үксеп ага. Ярындагы зур гына ташына утырып, куенымнан кара көнгә дип саклаган кадерле ризыгымны – сохари булып каткан икмәк кисәген чыгардым. Агымсуга манып җебетә-җебетә, бик тәмләп ашарга тотындым. Елгага төшеп тәгәрәмәсен өчен итәгемә төшкән валчыкларны тиз генә тотып алам. Яртысын ашагач, нәфес белән теләк тарткалашып алды: әллә калдырырга, әллә ашап бетерергә! Шулай да калганын кулъяулыгыма төреп, җилән күкрәкчәсендәге эчке кесәгә салып куйдым.

Яр буендагы тояк эзләре бу тирәдә тереклек барлыгына ишарә ясады. Тамак ялгангач, инде кулларымны дәртлерәк селти төшеп, сәфәремне тагы дәвам иттем.

Елгачыкның бер борылышындагы уйсулыкта куыш торганын һәм аннан арырак көтү ятканын күреп, шунда юнәлдем. Каршыма, карап торуга минем яшьләрдәге, казак көтүчесе чыкты. Минем исәнләшүемә каршы ул да аңлаешсыз мөңрәп җавап бирде. Сәерсенеп караганымны күреп, авызына күрсәтте – “сөйләшер идем, телем юк шул” дигәнне аңлата иде аның бу хәрәкәте. Мин аңа йоклап чыгарга теләвемне көч-хәл белән генә аңлата алдым. Ышыкка кергәч, бөрешеп ятуым булды, шунда ук йокыга да киттем.

Иртән кемнеңдер җилкәмә йомшак кына кагылуына күзләремне ачтым. Теге егет икән. Торуыма ул инде чәен кайнатып, ярлы гына булса да, сыен да әзерләп куйган иде.

Рәхмәтләр әйтеп, тагы юлга чыктым. Бүген озак, бик озак атларга туры килде. Ниһаять, алда печән кибәннәренә охшаган казак өйләре күренә башлады.

Авылга килеп кергәндә караңгы төшкән иде инде. Түгәрәк ясап утырган авылның урта мәйданында арбалар, бер-берсенә сыенып яткан сыер малларын күрдем. Шулчак болытлардан күптән төшә алмый изаланган яңгыр шыбырдап ява да башлады. Мин җәһәт кенә беренче туры килгән өйгә борылдым. Ишек хезмәтен үтәүче киезне күтәреп, эченә үттем. Эчтә яктылык бар. Кәрәчин лампасы яктысында иң башта күземә бүселергә торган юан гәүдәле, табак битеннән чыгардай булып караган сарык күзле, такыр йомры башлы казак карты чалынды. Ул кыска юан аякларын бөкләп, аркасын мендәргә терәп, кырынрак төшеп, иң түр җирдә утыра. Янында башына, кәбестәгә охшатып, катлап уралган ак баш киеме кигән түгәрәк йөзле, мөлаем карашлы, кырык яшьләр тирәсендәге, бик тә сөйкемле хатын утыра. Алларында ашъяулык. Кулына кечкенә генә комган тотып, читтәрәк басып торган тал чыбыгыдай кызны мин керү белән үк абайлаган идем инде. Ят егетнең көтмәгәндә килеп керүе аларның игътибарын тотыш биләгән булса кирәк, һәркайсы, соңгы минутта ни эшләгән, шул кыяфәттә керүчегә төбәлгән иде.

– Әссәләмәгаләйкүм? – дип илтифатлы гына сәлам бирдем. Түрдәгеләр баш кагып кына сәламемне алдылар. Карт, эндәшми генә маңгай астыннан сөзеп, баштанаяк мине күздән кичереп алгач, мичкә төбеннән килгәндәгедәй гөберәп торган тавыш белән:

– Бала, юлың булсын, кайдан килә жатыр? – дип кызыксынды.

Мин үземнең шәкерт икәнлегемне, нинди максат белән бу якларга килеп чыгуымны кыскача сөйләп аңлаттым. “Рөхсәт итсәгез, кунып чыгар идем”, – дидем.

Шушы сүзләрдән соң, күлмәге эченнән ташып барган гәүдәсен авыр кузгатып, йонлач кашлары астыннан тагы да текәлеп карап алды да:

– Ы-ы-ы, кем, шәкерт икәнсең. Ярар, кунарсың. Хәзер ит ашарсың, бик ырыслы шәкерт икәнсең – аш алдыннан килдең, – дип сынаулы карашын бөтен буема төшереп алды. Мондый җылы сүзләргә рәхмәт әйтеп, ул ымлаган урынга барып утырдым. Бу ишек янында тәртипсез өелгән камыт-иярләр иде. Моңача сөйләшүне тыныч кына тыңлап торган кыз хәрәкәткә килде. Җитез генә барып, картның алдына җиз тас куеп, кулларын юдырды да сөртергә сөлге бирде. Хатын да шулай итеп кулларын юды. Инде миңа да чират җитте. Әллә җылы судан, әллә башка сәбәп белән, бармакларым аша ниндидер эссе дулкын үтеп, бөтен тәнемне ялкын ялмап алгандай булды. Кулымны сөртеп, сөлгене кызга кире тапшырганда, йөзенә туп-туры карап, өзеп кенә:

– Рәхмәт, – дидем.

Ашъяулык өстенә буы чыгып торган бер табак ит килеп утырды. Өчәүләп ашый башладылар. Озак итеп, тәмләп, җиренә җиткереп, эндәшми-нитми тамак туйдыруларын белделәр.

Мин шул вакытта тирмә эчен байкап чыктым. Как җиргә башта калын итеп киез, өстенә келәм җәелгән. Түр башына озын юрган түшәлгән. Шушы “түр” булган абруйлы урында эреле-ваклы сандыклар тезелгән. Өсләрендә ястык-мендәрләр, атлас юрганнар өелгән. Бер яктагы аркылы киртәдә – өс киемнәре. Борынны кытыклаган ит исе уйларга да, җентекләп өй җиһазларын карарга да бирми. “Минем әткәм-әнкәм, бусагадан атлап керүченең кем булуын аермый, нәрсә ашап утыруларына карамый, адәмне ишек төбендә тотмаслар иде”, – дип, хуҗаларның холык-йолаларына аптырап, башымны иеп кенә утырганда алдыма үзләреннән калган ит, шулпа китереп куйдылар.Табакны җәһәт кенә бушатып куюыма, тагы кулларны юдырдылар.

Карт, ашап туйгач, мендәрен сандыкка таба шудырыбрак салып, аякларын сузып җибәреп, кырын ятты да:

– Айназа! Теге савытны бир! – дип кызына дәште. Аннары пыяла савыттан тәмәке вагы алып тешләре белән иреннәре арасына җайлап кына салды да: – Исемең кем, бала? – дип сорады.

– Атаулла!

– Куй көткәнең бармы?

– Сыер көткәнем бар.

– Бәрәкалла, сыер көткәч, куй да көтә алырсың. Шәп көтүче чыгар: әнә ашаганда ничегрәк колагың селкенеп торды.

– Әгәр дә укуларыма кадәр көтү көткәнемә егерме биш сум акча, бер пар итек, күлмәк-ыштан бирсәң, мин риза, – дип җавапладым.

Моңача сүзгә кысылмый гына тыңлап утырган хатын үтә дә ятышлы, колакны иркәләүче ягымлы күкрәк тавышы белән телгә килде:

– Төсе бардан баш тартма, дигәндәй, мин бу баланы куй артыннан чабуларга бирмим. Миңа өй эшенә кирәк. Кызыбыз Айназа кол түгел, гуй: самавыр куй, су китер, бия сау. Егермеләгән сыерны сау...

– Жок, – дип каршы төшә тегесе, – бу әзмәверне өй тирәсендә йөрткәнче, куй көтәргә җибәрәм. Сирале картайды, өлгерми, көтү зурайды, куйлар ифрат ишәйде, икегә бүләргә вакыт! Сиңа Троицкидан икенче бала китерермен.

Карт карышса да, хатын да үз сүзен сүз итәргә тырышты. Бу тарткалашу нәтиҗәсендә бай:

– Ярар, Хәдичә, синеңчә булсын, – диде.

Мин ундүрт сум акча, күлмәк-ыштанга, ашатуга килешеп, ялчылык эшенә риза булдым.

I I I

 

Култык астына нәрсәнеңдер бик каты төртелгәненә куркып уянып киттем. Котым алынып, иләс-миләс килеп, тиз генә урынымнан кузгалдым. Күземне ачыбрак карасам, каршымда җимерек кашлары астыннан зәһәр карашын миңа төбәгән байны күрдем. Ул комганын бер кулыннан икенчесенә күчерде дә эндәшми-нитми, очлы кәвеше белән лаштырдатып басып чыгып китте.”Вәт кабахәт, шушы типкән икән. “Шәп” мөгамәлә булмакчы, тәүге көннән үк болай кылангач, бераздан бөтенләй кызса, ни эшләрсең? Их, Атаулла, Атаулла, “ялландың – сатылдың” дигәнне оныттыңмыни: син кичә үзеңне аңа саттың, ул сатып алды. Син хәзер йөк аты хөкемендә”.

Авырткан тәнемнән бигрәк, мыскылланган җаныма әрнеп бераз уйланып утыргач: “Типкәләнгән эт хәлендә торганчы, җитмәсә аз гына эш хакына, әлегә эш башламас борын, моннан чыгарга да китәргә кирәк. Ике кулыма бер эшне башка җирдә дә табармын!” – дигән карарга килдем.

Чикмәнемне рәтләп, үзем кунып чыккан аш өенә әйләнеп тә карамый, ишеккә юнәлүемә, ике хатын ияртеп байбикә килеп керде. Кичәгедәгедәй мөлаем гына елмаеп миңа күз ташлады да, тегеләргә:

– Менә шушы бала сезгә ярдәм итәр, – диде дә тулы гына булса да, гәүдәсен җиңел кыймылдатып, тиз генә әйләнеп чыгып та китте.

Шулчак Айназаның да, әнисе кебек, ягымлы елмаюы күз алдыма килеп басты.Үзем дә сизмәстән: “Уф-ф”, – дип куйдым да чиләкләрне алып, хатыннар артыннан иярдем.

Ридуан тәгәрмәчләренә бәйләнгән бозауларны, тегеләрнең кушуы буенча, ычкындырдым. Алар беравык имгәч, инәләреннән аерып, кире бәйләп куйдым. Аннары егермеләп сыердан савып алынган сөтне зур казанга ташыдым. Чыбык-чабыкны кипкән тизәк арасына тыгып, учак яктым. Шуннан, кайнап чыккан сөтне, казаны белән өчәүләп күтәреп, аш өенә кертеп утырттык.

Бу вакытта инде кояш яхшы ук күтәрелә төште. Дөнья кыткылдаган, мәэлдәгән, мөгрәгән тавышлар белән тулды. Шулчак Айназа торып чыкты. Аш өенә кереп чиләкләрне алды да, зифа сынын көянтә астында килешле генә тотып, авыл артында күренгән таллыкка юнәлде.

Куй көтүчесе куйларны, сыер көтүчеләре сыерларны әйди-әйди чыбыркыларын шартлатып суга-суга, далага алып киттеләр.

Авыл беразга тынып, ниндидер изрәткеч тынлыкка күмелде. Бай биләгән урыннан түбәндәрәк түгәрәк ясап утырган өйләрнең (бу “печән кибәннәренең” тирмә икәнен беләм хәзер) һәркайсының алдында учак яна. Төтеннәре , иркәләнеп, боргаланып-боргаланып, тымык һавага күтәрелә. Учакта янган тизәк исе әллә нигә бер исеп куйган җил уңаена борынга килеп керә. Һәр тирмәнең киезе яртылаш күтәрелеп куелган, андагы казак хатыннары озын итәкле күлмәкләрен җилбердәтеп җитез-җитез кереп-чыгып йөри. Иртәнге ризыкларын әзерлиләр булса кирәк.

Айназаның судан кайтып килгәне күренде. Мин әле һаман ишек алдында торам, алдагы бурычымны бик төсмерли алмыйм, әлегә эш кушучы да юк.

Кыз өйдән аркылыга җәелгән, тәбәшәк кенә зур җиз самавыр чыгарды. Су тутырды, җир учактан соскы белән ут салды да, якында яткан балтаны алып, коры талны җитез генә вакларга тотынды. Йөгерек бармаклары шул арада, ут сүнеп өлгергәнче, чыбыкларны самавыр морҗасына төшерә барды. Үземнең, колга кебек, серәеп торуыма оялып киттем.

– Кая әле үзем, – дип балтасына ябыштым.

– Мә соң, – диде дә Айназа, самавырга өрергә тотынды.

Мин самавырга төшерергә уңайлы булсын өчен, аныкыннан да ваграк итеп, булган чыбык-чабыкны “һә” дигәнче ваклап та куйдым. Тиремне чикмәнемнең чабуы белән сөртергә күтәрелгәндә Айназаның миңа елмаеп карап торуын абайладым. Шуннан, өелеп киткән бу тал чыбыкларын, яңгырга чыланып куймасыннар дип, икәүләп аш өенә кертеп куйдык. Айназа белән бергә эшләү шулай башланып китте.

Самавыр кайнагач, байбичәнең кушуы буенча, аны төп тирмәгә керттем. Алар чәй эчәргә тотындылар. Мин, инде үз урынымны яхшы ук чамалый төшкән кеше, чыгып торырга булдым.

Язгы көн бер битен, бер артын күрсәтер, дигәндәй, кичәге күшектергеч, җилле-болытлы көн бүген чалт аяз: кояш җылысына җирдән бу күтәрелә, әтәчләрнең муеннарын сузып, бу якты дөньяны колак тондырып сәламләгәне үзенчәлекле моң булып күңелгә ята. Иртәнгене ашап утыручыларның ара-тирә мөңгер-мөңгер сөйләшкәне ишетелә. Ридуан өстендә алгы тәпиләренә башын салып яткан зур гына йонлач эт җылыга эреп китеп күзләрен йомган.

Байбичә миңа бер касә ачыган катык белән бер уч эремчек чыгарып бирде. Тирмә артында кабыгы кубып, агарып калган как бүкәнгә утырып, адәм теше үтмәслек эремчекне катык кушып ашап куйдым.

Төшкелеккә дә шул ук эремчек, шул ук, бер йотуга сикереп куярлык ачы катык. Байга карата булган минем ризасызлыгым тагы бәреп чыкты. Аш өенә кердем дә, яңагыма таянып, уйга баттым. “Типкәләп уята, ашатуы да ташка үлчим, хакы да мин теләгән, омтылган хыялыма тормый. Куй, болай итеп уңмаганны кума, дигәндәй, иртәгә бу төбәктән китүне тәвәккәлләргә кирәк”.

Шулчак билен өздереп кысып торган яшел атлас күлмәк кигән Айназа күренде.

– Әйдә, бозауларны таллыкка куыйкчы, – диде ул.

Мин эндәшми генә артыннан иярдем. Икәүләп бозауларны бәйләнгән җирләреннән ычкындырдык. Шуннан ул аларны ничек “җитәкләп” алып барырга өйрәтте: “Муенчакны шушылай итеп ура, кысып буарлык та, чишелерлек тә булмасын.” Аннары берсенең муенына кыңгырау бәйләде: “Көтү кайтыр алдыннан шушы кыңгырау тавышыннан эзләп табарсың, тавышын танып кал”, – дип, бер-ике рәт шалтыратып та куйды.

Әзерлек эшләрен бетергәч, бозауларны куып алып киттек. Кайсысын “җитәкләп”, кайсысын куалап, бозаулар белән йөгерә-атлый тарткалашып, байтак кына бардык. Бозауларны таллыкта калдырып кайтуыбызга әнисенең:

– Колынчагым, самавыр куйсаңчы, – дигәне ишетелде. Атлас күлмәгенең авыр итәкләрен бөтерелдереп әйләнде дә Айназа аш өенә йөгереп кереп китте. Көянтә-чиләкләрен күтәреп, сылу сынын матур уйнатып, өзә басып, тагын суга китте. Ә мин таллыктан үзебез белән алып кайткан коры-сарыны самавырга салырлык һәм казан астына ягарлык итеп вакларга тотындым. Үзем агач тураклыйм, үзем уйланам: “Әгәр дә мәгәр бүгенгедәй Айназа минем белән бергә йөрсә, байның этлегенә, байбичәнең саранлыгына күнәр идем дә ул, әмма ләкин бай кызы ялчы белән рәттән эшләр микән соң? Әлегә аның шулай мине өй эшләре белән таныштыруыгынадыр...”

Җиргә кичке эңгер караңгылыгы ятты. Ут алыр чак җитте. Мин дә тонык кәрәчин яктысында бозауларны җыеп йөргәндә талларга эләгеп ертылган чикмәнемә тәүге ямауны салдым. Эшем беткәч, мәрхәмәтсез язмышымны каһәрли-каһәрли йокыга талдым.

 

(Дәвамы бар.)

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (2)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Айназа. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: