Нишләп һаман шул бер җыр яңгырый колагында Алинәнең?” Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым...” имеш. Кочакларын җәеп, мәхәббәтен аңлатучылар күп булды юлыңда, борылып карадыңмы шуларга? Бер дә юкка халык “Дөнья куласа – бер әйләнә, бер баса”, – дип әйтмәгән шул. Әнә, кабатла да йөр инде шул җырыңны. Моңа тиклем бер дә сөю утларында янмаганга күрә, шулай да сагышлы, кайнар була микән әллә мәхәббәт утларында яну дигән уйлар дә керә башлады башына. “Киләм дидең, синең кебек кыз юлыма бер очрагач, тагын очратмый калмам, эзләп табармын, дидең. Бигрәк сүзеңдә тора белмисең икән Раушан”. Үзен дә әрләп ала кайвакыт. Машиналы егетләрнең юлына кызлар очрамый калмый инде. Алинә кебек, юлда машина көтеп торучылар азмыни хәзер. Ә шулай да, бәлки килер. Өметсез шайтан гына, диләр бит.
Өч кыз үсте гаиләдә алар, берсеннән-берсе чибәр өч кыз. Кызлар әтинеке инде гаиләдә. И яратып туя алмый иде кызларын Халит абый. Шуларга караган саен, әнисенең кайвакыт бик ачынып әйткән сүзләрен искә ала иде үзе. Кыз алып кайтам дип тырыша-тырыша өрлектәй биш малай алып кайткан әнисе, кайвакыт, хатын-кызның өйдәге эшенең күплегенә зарланып: “Берегез булса да кыз булмады шунда, табак-савыт, идән-сике дә юып бирүчем юк бит ичмасам”, – дип, малайларын әрләп алган чакларын ничек искә алмыйсың инде. Әнисенең кыз теләүләре, ахырысы, Ходайның амин дигән чагына туры килгән. Төпчеге Халитнең Нәфисәсен җитәкләп өенә алып кайтуына ел да тулмады, дәваханәдә табибнең “Кызыгыз бар абый, сөенче!” – дигән сүзләрен ишеткәндә, шатлыгыннан бәхетнең җиденче катында йөзде әти кеше. “Кызыгыз бар, сөенче!” – дигән сүзләрне бер генә түгел, тагын ике тапкыр ишетеп куанды Халит. Тик Халитне күккә күтәргән бу бәхетле мизгелләрне әнисе Гайшә апа гына күрә алмады шул. Оныклар сөясем килә, дип өзгәләнеп яшәгән әнисе, әллә ничек, хәлсезләнеп йөреде дә, тизентен генә гүр иясе булды да куйды.
“Озакламый оныгың булырга тора, яшибез әле әнкәй! Аллы-гөлле күлмәкләр кигән оныкларыңны җитәкләп, йөрисең әллә әнкәем урамнарда”, – дип, әнисенең кулларыннан сыйпап, күзләренә күпме генә ялварып карамасын, Гәйшә әби, улына бер тутырып карады да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Әнкәсе әйткән сүзләр бигрәк дөрес булган икән шул, кызларын бигрәк яратып, иркәләп үстерде Халит!
– Эй шул кызларыңны артык иркәлисең, кыек бер сүз әйттермисең шуларга, – дип, хатыны ачулана башласа:
– Ачуланма инде шуларга, Нәфисә, өй эчең гөл кебек, күзеңә генә карап торалар, тагын ни дип әрлисең шуларны, – дип, кызларына, шаяртып, күз кысып алган була.
Әти-әни укытучы булгач, аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышкандай, тик яхшыга мәктәпне тәмамладылар кызлар. Ике дә уйламыйча, әти-әниләре һөнәрен иң яхшыга күреп, бер-бер артлы “мөгаллимә” дигән диплом тотып кайтып, өйдәгеләрне сөендерделәр. Әтиләренең: “Кызларым, инде башлы-күзле булып, оныклар да сөя алсак, әниең белән миннән дә бәхетле кешеләр булмас иде”, – дигән сүзләрен әллә искә алып, әллә язмышларында шулай язылган булып, башлы-күзле булдылар. Төпчекләре Алинә генә, балачакның бер хәвефсез әкияти дөньясыннан аерыла алмыйча, әти-әнисенең бер иркә кошчыгы булып, рәхәттә яши бирде. Тирә-ягында, аның игътибарын җәлеп итәргә тырышкан малай-шалай, егетләргә борылып та карамаган була: “Йөрмәгез, әйләнмәгез минем тирәмдә, кирәк чакта бар авырлыктан курчалаучы әтисе бар аның янында. Минем әтием кебек була алсагыз, сөйләшеп карарга була”, – дигән кебек, өстән генә, мыскыллы караш ташлаган була үзләренә.
Кызы үсә барган саен, аның шулай да каты күңелле булуына, хәтта Нәфисә дә аптырый башлады. Башкалар, шәһәрдән ялга кайткан вакытларында, тизрәк капкалыйлар да, иптәшләре янына клубка ашыгалар. Алинә өйдә, аңа өйдә рәхәт.
– Кызым, Алинә, әнә дустың Нурия чакыра сине клубка, нигә йөреп кайтмыйсың? – дип, кайчак ияртеп чыгарып җибәрә кызын.
Тик тегесе: “Кызык түгел миңа анда, мин бит сезне, өйне сагынып кайттым”, – дип, урталарына килеп утыра, көлешә-көлешә чәй эчәләр, бәйләм бәйлиләр. Алинәнең классташ егете армиягә китте быел көз. Башка вакытта да сизә иде Алинә, егетнең гел аңа карап торган чакларын. Озатып та килеп карады, тик кызның каты итеп: “Килмә!” дигән сүзе җитә иде борылып китәргә. Тик бүген, кызып алган Илшатны, Алинәнең бу сүзе куркытмады. Кызны кысып кочаклап:
– Көт мине, яз миңа җавап хаты. Минем мәхәббәтем җитәр синең йөрәгеңдәге бозны эретергә. Яратам, әллә кайчаннан яратам бит мин сине, Алинә! Егетнең берничә хатына җавап язып карады ул, тик тиз туктатты юкка хат алышуны. Ярату ялварып сорап ала торган әйбер түгел икән шул. Хезмәтеннән кайткач, шулай да бер килеп карады Илшат Алинә янына. Тик кызның моңсу, битараф карашы каршы алды ашкынып кайткан егетне.
Кызның кыланышын аңлый алмыйча, качты егет Алинә яныннан, бөтенләй әллә кайда читкә чыгып китте туган ягыннан. Күпме генә читтә булса да, аңлар мине, чакырыр үз ягына дигән уйлар аз йөрмәде егет уенда. Тик бу вакытта Алинәнең, егет, мәхәббәт уйлап, ятар чагы түгел иде шул.
Көтмәгәндә, уйламаганда аларның матур тормышларын челпәрәмә китереп, кайгы җиле ишек какты. Күпмедер генә чирләп, Нәфисәсен, кызларын, оныкларын ятим калдырып, Халит үлеп китте. Якты көннәр төнгә әйләнде, өй эчен күз яше, елау-сыктау басты. Сынмыйча, сыгылмыйча үткәрә алырсызмы бу сынауны дигәндәй, кайгының зуры килде, әтиләре канаты астында гына яшәгән Нәфисәгә, кызларына: “Нигә, нигә шундый бәхетсезлек алар гаиләсенә? Инде кемгә барып сыенсыннар, кемнән җылы эзләсеннәр алар? Ярый, апаларының гаиләсе бар, әниләре сабыр, эчтән сыза, Алинәгә нишләргә соң?” Килеп, кагылып караган егетләргә сүз катып та тормады ул хәзер. Вакыт оныттыра диләр, ничек оныттырсын инде, аларның иң кадерле кешеләре – әтиләре мәңгелеккә аларны ташлап китсен әле. Бөтенләй үз эченә бикләнде кыз. Инде олыгая барган төпчегенә карый да уйга кала Нәфисә. Ни эшләп шулай да сылу, тәртипле кызы ялгыз канат булып яшәргә тиеш соң әле?
Менә очратыр, очратыр әле аның кызы да насыйп парын дип, күпме көтәргә була. Эшеннән кайтып кергән кызының күзләрендә очкыннар эзләп, күпме аның күзләренә төбәлергә була? Әллә берәрсе аша, берәр егеткә димләтеп карарга микән дигән уйлар да кереп чыга Нәфисәнең башына. Бүген дә Алинәсен озаткач, Нәфисә озак кына фотолар актарып утырды. Халит дуслары, туганнары белән балкып, елмаеп төшкән фотоларны озаклап-озаклап карап утырды. Шулай да бәхетле чаклар була икән кеше гомерендә. Парлы булып яшәү икән бу дөньяның иң матур чаклары.
Кинәт аның кулына, иң якын гаилә дуслары белән төшкән фото килеп эләкте. Менә Халит, аның итәгендә Алинә, аның янында армиядә бергә хезмәт иткән дусты хатыны белән. Аның да итәгендә нәни сабый. Кайчан төшелгән фото соң бу? Нигә шулай бик көлешеп төшкәннәр соң әле алай? Уйлана торгач, исенә төшерә алды Нәфисә бу вакытны. Ул вакытта бәби күрергә килделәр бит аларның дуслары. Үзләренең дә 8-9 айлык кына сабыйлары булгач, озак кына очраша алмый торган иделәр. Ике сабый карават өстендә тәгәрләп рәхәтләнде шунда. Ялгышмаса, сабыйның исеме Раушан иде бугай. Инде кайтырга җыена башлагач, Раушанның әтисе кызып китеп:
– Карагыз әле, сездә кыз, бездә егет. Киләчәктә без дус кына түгел, туганлашып яшәргә тиешбез. Әйдәгез, бер кызык эшлибез. Безнең Раушан Алинәнең колагын тешләсен. Кодалар булышырбыз, бергә оныклар үстерербез. Егет кеше усалрак була икән шул. Алинәнең колагын аның авызы янына китерүгә, ахыры мәмәй дип тешләп тә алды. Чырылдады гына Алинә шунда. Шул вакыйгадан соң, тыела алмый, көлешеп төшкән фото бит бу. Ни эшләп, башка вакытта бер дә ныклап игътибар итмәгән бу фотога ? Нәфисәнең башын уй басты. “Колак тешләтү” йоласы, элек-электән, ата-бабаларыбыздан калган йола. Йоланы башкарабыз дип, теләкне тели булганнар булып булып чыгамы соң инде, Алинәнең бүгенге хәлен уйласаң. Ул егет тә хәзер Алинә яшендәдер инде. Халит исән булмагач, бер дә аралашып яшәмәделәр шул.
Нәфисә алар яшәгән авылның исемен искә төшереп, телефон китабына үрелде. Туры килгән бер номерны җыеп, яшьлек дусларының хәлен сорашты. Гөлиянең тормыш иптәше вафат икән. Үзе авылда яши икән Гөлия. Раушан исемле уллары укуын тәмамлап эшләп йөри икән. Өйләнмәгән. Димәк, өйләнмәгән. Яше бар гына инде аның да. Нишләргә? Нишләргә хәзер Нәфисәгә? Кызына әйтсә, көлеп кенә куяр. Барыбер, сөйләшеп карыйсы булыр. Әнисенең, кулына фото алып, бу хикәятне сөйли башлавын, ни эшләптер Алинә зур игътибар белән тыңлый башлады. Фотоны кулына алып, һәрберсен сорап тикшереп чыкты. Хәтта көзге алдына басып, колак очын икәүләп җентекләп тикшереп чыктылар. Үсә-үсә колак зурайган саен, теге теш эзе дә зураеп, беленеп тора икән дә.
– Раушан дисеңме инде әни ул егетнең исемен әни? Раушан, Раушан... Йөрәген тулысынча бер Раушан биләп алган шул инде, башка Раушаннарга урын юктыр инде анда. Шулай да, битен ялмап алган кызыллыкны әнисенә күрсәтергә теләмәгәндәй, акрын гына сорап куйды:
– Әни, нинди авылда яши соң ул Раушан?
– Чияледән, кызым, Чияледән. Әнисе авылда яши, улы кайдадыр эшләп йөри бугай.
Ничек инде, аның Раушаны да Чияленеке, колак тешләгән егет тә Чияленеке? Төрле уйлар биләп алды Алинәне. Бер авылдан ике бер төрле исемнәр юкмыни инде, әнә безнең авылда әллә ничә Ирек бар. Шулай дип тынычландырып куйды үзен. Ә шулай да, нигә килми Раушан аның янына? “Хәлләремне бел әле бер, төшләремә кер әле бер. Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым, бәргәләнә, өзгәләнә ятим җаным”... Эчтән генә күпме сулкылдагандыр Алинә. Тик әнисе килеп. өстенә ябып киткәндә, кызы фотоны кочаклап, йокымсырап киткән иде. Күпме йоклагандыр исләми, әнисенең акрын гына чәченнән сыйпавына, уянып китте.
– Кызым, капка алдына бер машина туктады, баядан бирле кычкырта, әнә кереп тә ята бугай.
Машинадан төшкән егетнең төс-кыяфәте таныш булгандай тоелды кызга. Әнисенә бер күз сирпеп алды да, кулындагы фотосын өстәлгә куярга да онытып, ишеккә атылды.
Күтәрмәдә очраштылар алар. Раушан берни эндәшмичә, кулындагы фотосын Алинә кулына тоттырды. Кызның кулында да шундый ук фото күреп, барысын да аңладым дигәндәй, Алинәне җиңел генә кочаклап алды.
– Тырышып карадым, күпме тапкырлар тырышып карадым өйләнергә. Ниндидер сәбәпләр чыга, китәбез ике якка. Колакларыбызны тешләтеп, ходай безгә балачакта ук фатыйха биргән икән ул, Алинә.
Ишек артында, бу хәлне ишетеп, тыңлап торган Нәфисә, әкрен генә ишекне ачып чыкты да, идәндә чәчелеп яткан фотоларны кулына алды. Тыныч кына, балаларның кулларын җитәкләштерде. Ул гына түгел, бу минутта, фотодан аларны күзәтеп торган барысы да, фатиха бирәдер кебек иде аларга.
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)