Мәхәббәт дигәч тә... Тик тормыш үзенең ваклыклары, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән дә алдыңа килеп баса бит әле. Сыер савасы, кош-корт белән мәш киләсе, яшелчә-җимеш үстерәсе... Шәһәрдә иркәрәк үскән кызны менә шундыйрак эшләр дә көтә. Кайнана буласы кеше авызыннан:
– Андый мәшәкатьләр өчен генә риза булмаска дип әйтсәләр, һич кыенсынмасыннар, курыкмасынннар да, әле көчемдә чакта үзем булышырмын, азак тагын үзләре карарлар, – дигән сүзләр дә кодагый буласы кеше тарафына ирештерелгән. Ә инде Илсур абыйның сыерны мин аны үзем дә савам, дигән сүзләрен Рәилә дустыбыз үз колаклары белән ишетеп торган.
Киленнәрнең ялкаулыгын авылда бик өнәп бетермәсәләр дә, бу юлы нидер гаепләп авыз ачкан, сүз ишеттергән кеше булмады. Ят туфракта үскән бу иркә гөлнең үз ягыбызда төпләнеп тамырланырына өмет иткәннәрдер инде. Авылым акылы булган бу. Яңа борын төрткән яшел үләндәй нәфис, ургып чыккан чишмәдәй саф хисне түбәнлектән, ваклыктан сакларга тырышкан. Олы мәхәббәт, аңардан туган бәхет чынлап та соклангыч икән ул. Өлкәннәр белән без – бала-чага да, Нәфисә апаның авылда калуын, Илсур абый белән икесенең яңа гаилә булып яшәүләрен бик тели идек.
Ә ана кеше кызының күңелендә кайнаган хисләрен йөрәге аша ничек кабул иткәндер. Туган авылында үткән балачагын, тәүге мәхәббәтен хәтерләү белән ул да Нәфисә апаның бәхетенә ризалык бирергә теләгәндер, бәлки. Тик ят җирнең гадәт-йолалары канына ныграк сеңәргә өлгергәндер шул. Рәилә белән дуслашкач та аның сөйләгән хәбәре хәтеремә килде.
– Нәфисә апаны йә Илемжанга, йә Сөләйманга бирәчәкләр. Илемжангадыр инде. Ресторан директоры ул. Аның әтисе белән минем әти күптән дуслар.
Боларга өстәп калым, йола дигән сүзләрне дә кушкан иде. Ул вакытта Рәиләнең сүзләрен чынга алмый гына тыңлаган идем. Янәсе, безнең заманда андый хәл буламыни?!
Бүген төштән соң яңгыр яумады. Болытлар күктә агыла да агыла. Без көзгә тартылган кояшның җылы нурларын тансыклап урамга сибелдек. Мин килгәндә Рәилә безнең яраткан урыныбыз – өелгән бүрәнәләр өстенә менеп утырган иде. Һәрвакыт шаян, сүзчән, җитез кызыкай бу юлы күңелсез генә утыра.
– Иртәгә без китәбез.
Ул балаларча беркатлылык белән хәбәрен ярып салырга ашыкты.
– Нәфисә апа дамы?
Юк, дигәнне ишетергә теләп дустыма төбәләм.
– Әни бит... Резина итек өстерәп, бер очтан икенче очка йөрисең киләдер шул, дип ачулана.
Димәк, һаман килешеп бетмәгәннәр. Килешеп дигәнем Нәфисә апа мәхәббәтен калдырырга теләми, ә ана кеше гаиләсендәге кануннарны бозарга курка.
– Үзе гаепле апам. Мәмәй бит ул. Мин булсаммы?! Илемжанын да, Сөләйманын да яратмый ул. Бер кайтып китсә, бүтән җибәрмәячәкләр аны. Белеп торам.
Йомшак холыклы, бигрәк басынкы табигатьле шул Нәфисә апа. Гадәт-йолалар кысымында тәрбияләнгән кыз бала анасы белән әлеге тартышка да каян көч, кыюлык ала торгандыр әле. Мәхәббәте көчле булуы, канында ата-бабасыннан күчкән туган җир чакыруы уянуы, мөгаен, көч бирәдер.
Кичкә табан көн бөтенләй ачылды. Ә кояш баерга якынлашканда күктә ник бер болыт әсәре калсын. Күк йөзе белән бергә авыл кешесенең дә күзе ачылды, күңеле күтәрелде: Җәй уртасындагы сыман йомшак, җылы кич килде. Әле көзгә кадәр ерак ич. Бөтен офыкны алсу-кызыл төскә буяган кояшы белән тантана кылган табигать, гүя, тагын әллә ниләр вәгъдә итә кебек. Мондый чакны өйгә керәсе киләмени. Бакчадагы урам як койма буеңда үскән алмагачның болай да алсу төскә керә башлаган алмалары шәфәкъ нурында кып-кызыл булып күренәләр. Нәкъ әкиятләрдә сөйләнә торган серле кич иңде бүген. Күңелгә дә гади, көндәлек тормышта ят булган нәрсәләр хакындагы уйлар килә. Матурлык, мәхәббәт. Хатын-кыз гүзәл, табындырырлык дәрәҗәдә соклангыч та, шул ук вакытта гаҗәп көчле дә булырга тиеш. Нинди көч, каян алырга аны – монысын мин аңламыйм, ә тоя гына идем. Әнә кичке эңгер ышыгында агач яфраклары да нидер пышылдаша, ә кошлар өзелеп-өзелеп әле мин бик төшенеп тә бетмәгән илаһи дөнья хакында сайраша. Төннең серле канаты әллә кемнәрне ямьсез күзләрдән, яман телләрдән саклар булып караңгы-күгелҗем пәрдәсен тартты. Кошлар да үз теләгәнен тапты, ахры. Бераздан бөтен тирә-як тынып калды.
Акрын гына атлаган аяк тавышлары тынлыкны бозды. Яшьләр койма буендагы эскәмиягә утырдылар. Беренче сүзләреннән үк таныдым – Нәфисә апа белән Илсур абый ич. Гашыйкларны куркытырмын, дип мин урынымнан да кузгалмадым. Сөйләшер сүзләре сөйләшенеп беткән, ахры. Аңлашуы гына бик авыр булгандыр инде.
– Их Нәфисә, белсәң икән... Иртәгә көн аяз булачак бит. Тагын бер-ике көн яуса бу яңгыр ярты басу ашлык юкка чыгасы иде. Көне нинди матур булмакчы. Ә син китәбез дисең...
Илсур абыйның бу сүзләре әлеге яшәвенең бер мәгънәсе, соңгы юанычы, соңгы яме булып ишетелде миңа. Димәк, Нәфисә апа китә. Илсур абый да моның белән килешкән, күрәсең. Хәер, килешми ни хәл итсен соң. Аны иртәгә игене җыелмаган басулары көтә. Күпмегә оныттырыр икән аны эше? Җәйнең сихри кичләре белән гомер буе шушы моңсу хушлашуны хәтерләмәсме ул?
Бертөрле тынлыкка җан өрергә теләгәндәй, талгын гына исеп куйган җил өлгереп килгән алма исен таратты. Баш әйләндергеч бу хуш ис – авыл көзенең бер авазы, гүзәл бизәге.
– Илсур, карачы, нинди хуш ис. Алмасы бигрәк тәмледер аның.
Нәфисә апаның йомшак тавышы бу.
– Кыргый алманың исе шундый була. Тик алмалары ачырак аның.
Илсур абыйның тавышы сагышлы... Сүз минем алмагачым турында бара. Поскан урынымнан атылып чыга яздым. Әйе, кыргый алмагач ул. Минем яраткан агачым. Әле алмалары бераз ачырак. Тик аз гына сабыр итегез, көзгә ничек кенә булып балланыр. Үзе әчкелтем, үзе татлы. Әйтерсең, Нәфисә апаның калу, калмавы шул алмаларга бәйләнгән. Әгәр дә ул җылы якның сылу, иркә гөле ата-бабасы төягендә үскән шул әчкелтем алмаларның тәмен татыса, бу җирләрне дә гомерлеккә яратыр кебек тоелды миңа шул чакта.
Ул елны Нәфисә апаны да, Рәиләне дә башкача күрмәдем. Иртәнге автобуска җитешергә дип таңнан кузгалганнардыр, күрәсең. Илсур абый да сөйгәнен озатырга килгән. Ничек аерылышып киткәннәрдер дә, ниләр сөйләшкәннәрдер?!
Авыл халкында, янәсе, кыз ата ризалыгын ала да кабат килә икән, дигән сүз бер тын ишетелеп калды да тынды.
Ә Рәилә берничә елдан соң әйләнеп кайтты. Элеккеге шаян, тиктормас кыз урынына горур, сөйкемле сылуны күрдем. Беренче тартынулар үтеп, балачак хатирәләрен барлау белән үк Нәфисә апаны сораштым. Ул күңелсезләнеп китте.
– Кайткач та кияүгә бирделәр аны. Илемжанга. Улы туды. Шуннан чирләде, ябыкты, сулды. Шиңгән чәчәк кебек ул хәзер. Бәхетле булалмады инде Нәфисә апам.
Мин дә кабат сүз кузгатмадым. Чын мәхәббәтнең кечкенә шаһиты чагымнан ук заманында бу аерылу, гаделсез язмыш законы белән килешергә теләмичә байтак өзгәләнгән иде сабый күңелем. Еллар үтеп дөньяны башка күзлектән күрә башлагач та күз алдыма Нәфисә апа белән Илсур абыйны гел янәшә куеп карыйм. Әлеге икәү бу тормыштагы ваклыклардан бераз югарырак, үзләре дә тирә-ягымдагы кешеләрдән матуррак булып төсмерләнә. Саф мәхәббәт керләми иде аларны. Болар хыялымда, ә чынында... Нәфисә апа өзелгән гөлдәй сулган... Илсур абый бераздан өйләнде. Гади генә, уңган авыл кызын сайлады. Тупылдап торган матур уллар, кызлар үстерәләр. Үзе бәхетлеме икән? Җәйге тын кичләрдә хәтерендә ниләр уяна икән?
Шул ук елны минем кыргый алмагачым корыды. Кышы да әллә ни салкын түгел иде. Хәер, төбеннән яшь ботаклар яңарып килә килүен. Күпме аралар үтеп берсен-берсе тапкан ике яшь йөрәкнең аерылуын күтәрә алмады ахры ул да. Яраткан агачымны бигрәк юксынам. Көзге кичләрдә басулардагы өлгергән игеннәрнең туклык бөркегән татлы тәме белән тау итәгендә үскән әремнең әрнүле ачы исенә кушылып, авылымның үземә генә кадерле таныш ямен тудырган шул кыргый алма исен, аның әчкелтем-татлы җимешләрен сагынам.
Фото: yobte.ru