Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 апрель 2022, 23:29

Фәнзәлия МӘСНӘВИЕВА. Мәхәббәтнең ачы алмасы. Хикәя

Егет белән кыз мәхәббәтенең ныклыгына, чынлыгы һәм тирәнлегенә шик юк иде.

Фәнзәлия МӘСНӘВИЕВА. Мәхәббәтнең ачы алмасы. Хикәя
Фәнзәлия МӘСНӘВИЕВА. Мәхәббәтнең ачы алмасы. Хикәя

Моңа кадәр мин бала гына – бу дөньяның мең төрле мизгелләреннән, халәт-кичерешләреннән азат, ваемсыз сабый гына булганмын. Дөнья миңа үзенчә матур күренгән. Әнә җәйге кояш нурлары кочагында изрәп яткан тау буйлары, мең төрле чәчәк-үләннәре белән күзне камаштыра торган җиләкле урман болыннары – барысы да колачын җәеп үзенә чакыра. Иртә-кичен тау битенең чыклы үләне ялан тәпиләрне әллә нинди затлы сабыннардан да чиста итеп йомшак кына назлап юа. Әй, ул җиләкле болыннар... Урманнан кайтканда җиләк сутыннан алсу төскә кергән нәни кулларыбыздагы баш әйләндергеч татлы исне һаман хәтерлим икән әле мин. Ә ул җиләк җыйган көннәрне кичен йокыга китүе... Күз алдында берсеннән-берсе кызыл җиләкләр җемелди, гүя үзеңне алан төпкеленә чакыралар. Без үз җиребез-төягебезнең гөлләре булганбыз. Бала күңеле моны аңлый да алмагандыр. Белмим. Бәлки... Тик без үз авылыбызның балалары икәнлегебезне тоя идек.

Бу җәй дә шулай балалык ваемсызлыгы белән үтеп киткән булыр идеме икән. Әллә нинди булса да башка берәр вакыйга безне сабыйлыктан башка, үзгәрәк дөньяга алып керер идеме. Кеше күзенә әллә ни чалынып бармаган Кәрим бабайларга кунаклар кайтты. Авыл җирендә җәй көннәре килем-кунак чоры инде. Ят кешеләргә артык исебез китеп тормаса да, боларны урам башыннан күренгәч тә карашларыбыз белән капкага кадәр озатып куйдык. Буй-буй бизәкле ефәк күлмәк кигән тулы гәүдәле хатынга игътибар да итмәдек. Анысы, билгеле, әниләре булырга тиеш. Ә менә безнең яшьләр чамасындагы кызы иртәгә үк уенга кушылачак. Кызларның өлкәне – вак чәчәкле килешле күлмәк кигәне бик тә сылу һәм гүзәл иде.

Иртәгәсен әни белән әтинең чәй янында сөйләгән сүзләре йокы аралаш кына колакка кереп калды. – Кәримнең үзбәктәге сеңелесе кайткан. Ике кызын ияртеп. – Әни тавышы. Әти гадәтенчә, тыңлап кына утыра.

– Үзбәге ничек җибәргән, бер дә күренгәне юк иде бугай.  – Әтидән җавап ишетелмәгәч, сүзне үзе үк төгәлләп куйды.

– Туган җир тарта, күрәсең.

Йокы аралаш тыңлангангамы, әллә инде әни үзе сүзләренә яшерен мәгънә кушты, бу хәбәр минем күңелдә әлеге кунаклар вакыйгасына карата ниндидер серлелек өстәде.

Кунак кызларың кечерәге белән без, чынлап та, икенче көнне үк дуслаштык. Рәилә сүзчән, ачык кыз булып чыкты. Аның татарча сөйләшүен тыңлау үзе үк рәхәт. Сүзләренең һәр иҗегенә басым ясап, тырышып кабатлый. Үзбәк теле дә, яхшылап тыңласаң, аңлашылып тора икән.

Шулай итеп, безнең очтагы биш-алты гына йортлык кечкенә урам берничә көн эчендә җанланып, хәтта ямьләнеп үк китте. Җәен-көзен су аръягыннан яшел үлән кыркып, елга суында коенып кайтышлый ял итеп утырган оя-оя каз-үрдәкләргә дә тынгы бетте монда быел. Бала-чага чыр-чу килеп шушында кайнашабыз. Хәер, өлкәнрәк кайберәүләр дә биредә еш күренә башлады бит әле.

Әйткәнемчә, Рәилә белән икенче көнне үк танышып алган идек. Шулай да сабый күңелебездә ниндидер серле гүзәллек иясе булып урын алган Нәфисә апа безне ныграк кызыксындыра иде. Рәиләдән шундый да матур апасы булганы өчен бераз көнләшеп тә куябыз.

– Апам быел пединститутны бетерде. Тик эшләтерләрме, юкмы. Аны бит бездә беренче кәләш дип йөртәләр.

Рәиләнең тавышында ниндидер моңсулык чагылып китте:

– Аны быел кияүгә бирәчәкләр.
Яңа дустыбызның соңгы сүзләре матур әкиятнең күңелсез дәвамы сыман ишетелде. Ни өчен “бирәчәкләр”? Нишләп әле ул әкияттәге гүзәл кызлар кебек, алтын яллы, көмеш тояклы атка атланган хан егетенә каршы колач җәеп үзе чыкмый?

Нәфисә апаны без беренче күрүдән үк якын иттек. Ул үзе дә бик гади, ягымлы булып чыкты. Гадәттәгечә, кояш түбәнәеп, офык артына тәгәри башлагач, без Гөлгайшә әбиләр турындагы өелгән бүрәнәләр өстенә менеп кунакладык – көтү каршыларга җыелдык. Бүген бераз иртәләгәнбез, әллә көтүчеләр вакыт чамасын югалткан.

– Безнең Рәилә күпме дуслар тапкан.
Ят тавыш бик тә йомшак һәм ягымлы булып ишетелде. Нәфисә апа да сүзләрне ачык итеп, матурлап әйтә икән. Вак бизәкле гади ситсадан татар кызларыныкыдай бөрмәләп тегелгән килешле күлмәге, кояшта бөтенләй диярлек янмаган ак, матур аяклары белән ул бөтенләй көньяк кешесенә охшамаган иде. Ә алсу-ак йөзеннән нур балкытып торган коңгырт-кара күзләре, җәйге яңгыр болыты төсендәге кабарынкы толымы белән ул миңа әкияттәге гүзәл татар кызларының берсе булып тоелды. Нәфисә апаны мин таңга, аннан тагын кичке шәфәкъ нурына охшаттым. Сылулыгы, нәфислеге белән менә-менә әле дә кичке шәфәкъ балкышы кебек эреп югалыр да таңгы томан аша яңадан терелер сыман. Әллә инде үзен күргәнче үк серлелек пәрдәсенә урап телгә алгангамы, мин аны бу дөньяның гади кешесе итеп кабул итә алмадым.

Нәфисә апа барыбызның да исемнәрне сорашты, үзе кабатлап әйтә барды. Яңа укытучы дәрестә балалар белән танышамыни. Әйе, чынлап та, мондый укытучыны без бик яратыр идек. Шул чак безнең янга мотоциклы белән агроном Илсур абый килеп туктады.

– Нихәл, кызлар, егетләр, үсеп буламы?
Кара, әллә без озак күрми торганбыз, әллә... Моңарчы акны карадан аермыйча матаенда чапкан Илсур абый ничек үзгәргән. Безнең ише бала-чага белән сөйләшергә, шаярырга да вакыт тапкан ласа. Тик сүзе безнең тирәдә уралса да, бәхет кошының үзен тоткан әкият батырыныкыдай бәхеттән балкыган күз карашлары Нәфисә апа тарафларында. Үзе ак, тигез тешләрен күрсәтеп елмаюдан бушамый. Юк, юк тикмәгә генә түгел бу. Мондый елмаюларның, мондый серле карашларның юкка гына булмавын аңлар яшьтә инде без дә. Бераз кырысрак, җитдирәк кеше дә соң Илсур абый. Юк, шулай тоелган гынадыр ул.

Миңа чак кына күңелсез булып китте. Хыялымдагы әкиятем өзелде ич... Нәфисә апа белән Илсур абый су буена юнәлделәр, ахры.
Авыл бер тында җанланды. Урам тутырып малкайлар көтүдән кайта башлады. Без дә һәркайсыбыз үз капкасына табан таралдык. Җәйге эш вакытында сыер-сарыкларны барлап ябу безнең бурыч иңде ул. Көннәр шулай үтә торды. Август урталары иде. Авылда уракның иң кызган мәлендә көннәр тоташы белән яңгырга кереп китте. Өлкәннәрнең телендә бер генә сүз – ашлык әрәм була. – Туктаусыз койган яңгырлардан юллар ерып чыккысыз баткакка әйләнде. Тик табигатьнең кәйсезлеге ике яшь йөрәкнең уртак хисләренә генә кагылмады. Моңа кадәр бер-берсенең барлыгын да белми яшәгән бу икәү авыл халкын сокландырып көннән-көн якынайды, дуслашты. Тик кунакларның китәренә дә күп калмаган икән. Без Рәилә аша бар яңалыкны ишетеп-белеп торабыз. Илсур абый Нәфисә апаны сорап та килгән. Тик моңа әле җылы җавап кына булмаган. Әллә ни озак вакыт та үтмәде, югыйсә. Әмма егет белән кыз мәхәббәтенең ныклыгына, чынлыгы һәм тирәнлегенә шик юк иде. Нәфисә апа да кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган шушы тирән хиснең язмышы икәнен тойгандыр.

 

Дәвамы бар.

 

Фото: pxhere.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: