* * *
Шулай итеп, мин аяныч хәлдә калдым. Тегендә-монда күз йөртәм: берни күренми. Кинәт Айның кыл уртасында шыгырдап ишек ачылып китте. Кем чыкты дип уйлыйсыз инде? Ай кешесе. Чәченнән таныдым: ап-ак, өстәвенә җем-җем килә.
– Сәлам сиңа, Җир кешесе. Хәлең ничек? – ди бу миңа.
– Яхшы әле, – дигән булам, үзем салкыннан һәм куркудан дерелдим. – Күргәнеңчә инде.
– Ничек бу якларга килеп чыгарга булдың?
Мин аңа бөтен тарихымны сөйләп бирдем.
– Алай икән... Сиңа монда калырга ярамый бит, туган. Синең ишеләр Ай тәртипләрен, Айдагы сәясәтне бозачак, шуңа күрә бик тиз китеп югал, югыйсә...
– Ай Аллам, мин бит үзем теләп килмәдем. Мәҗбүриләп алып килде бит теге чукынчык. Хәзер ничек китим соң инде?! Кузгалырга да куркып утырам бит.
– Анда минем эшем юк. Ничек телисең, шулай кит. Сүз көрәштереп торма, җир бит, – ди бу миңа
– Мин сезгә начарлык эшләмим ләбаса. Менә шул уракка гына тотынып торыйм инде!
– Тотынып торма шул син аңа, җибәр яхшы чакта. Ычкындыр кулыңны.
– Селкенмәячәкмен дә, – дидем, ачуым килеп.
– Әле шулаймы?! Хәзер күрербез: селкенерсеңме, юкмы, – диде дә Ай кешесе чыккан ишегенә таба юнәлде.
Кереп киткәч, ишеген шундый каты итеп япты – Ай белән бергә очып китәм дип торам. Озак та тормый, ул яңадан әйләнеп чыкты. Кулында ит кисә торган зур гына пычак. Бер сүз әйтмичә яныма килде дә мин тотынган урынны кисте дә төшерде. Мин Айның шул кисәген тоткан килеш очып та киттем.
Теге оятсыз артымнан:
– Юлыңа ак җәймә! – дип кычкырып калды.
Вәт миһербансыз! Вәт канечкеч!
Таш кебек аска томырылгач, болытларны тишеп узгач, бераздан каяндыр көчле җил чыгып, мине эләктереп алды да тәгәрәтә-тәгәрәтә, бөтерә-бөтерә үзе белән очыртып китте.
«Йа Хода! Тагын ниләр күрәсе бар икән? » – дип уйлап та өлгермәдем, баш очымда гына казлар каңгылдашкан тавыш ишеттем. Күтәрелеп карасам, көз көне бездән киткән кыр казлары кайтып бара. Алар да мине танып алды.
Командирлары – зәһәр ата каз – минем янга очып килде дә:
– Бәй, син Якуб абзый түгелме соң? Нишләп очып йөрисең монда, Ай белән Җир арасында? – диде, гаҗәпләнеп.
– Мин, мин! – дидем, шатланып, көтмәгәндә якын танышымны очраткандай. – Менә шулай килеп чыкты инде.
Үзем турындагы хәлләрне сөйләп бирергә туры килде аңа да.
– Мин сине коткарырмын, Якуб абзый. Тотын минем аякларга. Нык тотын, ычкынып китүең бар. Өеңә илтеп куям мин сине, – диде ата каз.
Аның бу сүзләреннән канатланып китсәм дә, ышанып та бетмәдем. Бөркет белән булган хәл яңа гына бит әле, онытылмаган. Шулай да башкача килер ярдәм булмагач, күндем инде. Ата казның аякларына ныклап ябыштым да, очып киттек барыбыз бергә. Ата каз, мин ычкынмасын дип, аякларын чалыштырып куйды. Әй очабыз, әй очабыз. Кайчакларда җилне дә узып китәбез. Бермәл аска карасам, диңгез җәйрәп ята. «Бәтәч, бу бит безнең як түгел», – дип уйлап куйдым. Уемны ата казга да җиткердем.
Ул, бер дә исе китмичә:
– Борчылма, Якуб абзый, без әүвәл Гарәбстанга кереп чыгарга булдык. Анда яшәрбез бераз. Сездә салкынчарак икән әле – хәбәр килде. Бәлки, быел шунда калырбыз да.
– Ничек инде Гарәбстанга?! Син, өйгә алып кайтам, дидең бит.
– Ш-ш-ш-шаулама, ахмак. Телеңне тый. Теге елны исерек баштан безнең туганнарыбызны атып йөргәнеңне оныттың мәллә? Ничә казның башына җиттең?! Һәр җинаятьче үз җәзасын алырга тиеш. Тыныңны чыгарма, юкса...
– Зинһар, тимә син миңа. Башка беркайчан да киек казларга атмам дип сүз бирәм.
– Синең сүзеңә кем ышансын. Алкаш бит син. Бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле сөйлисең. Хатыныңны да ничә ел ялган ашатып яшәтәсең.
– Юк-юк, ялган сөйләмим. Сөйләмәм, диюем. Бүгеннән эчүемне дә ташлыйм, яңа тормышта яши башлыйм. Ышан, зинһар. Илтеп куймасаң, әнә теге корабка төшереп җибәр, алар безнең якка бара булыр.
– Без бит тәгаен генә аның өстеннән очмыйбыз. Сине төшереп җибәрсәм, суга барып чумачаксың. Батып үләсең киләмени?
– Юк инде, нәкъ аның өстеннән очабыз бит. Мин ычкынам.
– Ычкынсаң ычкынасың инде. Үзеңә үпкәлә. Хәерле юл, башка күземә күренмә! – диде дә ата каз чалыштырган аякларын аерып куйды.
Куллар ычкынды. Шундук түбәнгә томырылдым.
Ата каз хаклы булып чыкты: мин йөзеп баручы корабка туры килмәдем, башым белән тирән суны ертып кереп, су төбенә килеп кадалдым. Суда аяклар гына чайпала. Моны кит күреп торган икән, ашыга-ашыга яныма килеп җитте. Мине этә-төртә су төбенә сузып салды да, койрыгы белән суга китереп суккан иде, фонтан булып күтәрелгән тозлы суга баштанаяк коендырды. Мин болай да су эчендә ятканга, моның әллә ни тәэсире булмады. Аптыраган кит мине мәгарәдәй авызына алды да ярга таба йөзеп китте. Мәктәптә аның турында укыганыгыз, рәсемен дә күргәнегез бар бит инде, китның авызы гаҗәеп зур булса да, тамагы кечкенә: вак балыклар гына үтә, тешләре дә йомшак, чәйни алмый. Шуңа күрә артык курыкмадым: нишләтә инде бу мине дип, бераз шикләндем генә. Ярый әле кеше ашый торганына туры килмәгәнмен, андые да була икән. Беткән булыр идем инде.
Кит авызында җылы булса да (ниһаять, җылындым), җирәнгеч иде: бөтен җирдә лайла, сасы ис, һава юк – буылып үләм дип торам. Дөрес анысы, мин тончыгып үлмәсен дип, тешләреннән рәшәткә ясап, авызын бераз ачкалады кит, ну бит аннан һава түгел, су керә. Әле дә ярый озак йөзмәде. Бераздан иләк авызын уймактай бөрештереп, каты теле белән арт ягыма нык итеп биреп өреп җибәргән иде – авызыннан су белән атылып чыктым да каты җир өстенә даңгырдап килеп төштем. Сыным катты. Сулу да алалмыйча ятам шулай. Арка белән барып төшкәнгәдер инде. Шул мизгелдә өстемә су ташкыны ябырылып төшмәсенме – китның соңгы сәламе булган миңа: фонтаныннан коендырган. Аннары әллә нинди тавышлар чыгарып китеп барды. Авызыма кадәр су тулды. Шулчак үтә дә таныш бер тавыш:
– Тор, хайван. Дуңгыз да синнән чистарак җирдә ауный. Кешелектән чыгып барасың бит инде, – диде.
Үтә дә якын бу сүзләрдән күземне ачып җибәрсәм, янымда Саимә җиңгәгез басып тора. Кулындагы тулы зур чиләктән миңа су коя, үзе туктаусыз мине битәрли.
– Туктый белмәдең инде, паразит. Кая килеп түнгән бит: кеше ерактан урап үтә торган җиргә килеп яткан. Хәтәр урын бит бу: монда аунап йокыга киткән, аннары акылдан язган алкашлар аз булдымы? Оныттыңмыни шуны? Тор тизрәк. Ходаем, күпме түзәргә була инде бу хәлгә?! – дип еларга кереште.
– И-и, карчыгым! Бер дә борчылма, мин бу агуны башка авызыма да алмаячакмын. Сүз бирдем. «Кемгә?» дип сорама түлке: үзем беләм мин. Менә күрерсең, кешечә яши башлыйбыз бүгеннән, – дидем, аунап яткан җиремнән дүрт аякланып тора-тора. – Үзем дә туйдым инде. Валлаһи!
– Чынлап та, мин сүземдә тордым. Әле дә эчмим бит. Саимә җиңгәгез баштагы мәлдә бик гаҗәпләнгән иде, ничек булды бу, дип. Хәзер ияләнде инде. Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп кенә яшибез. Үзегез дә күреп торасыз бит. Барыбыз да канәгать: үзебез дә, балалар да, оныклар да. Яшәүнең рәхәтен шунда гына белдем. Ычкынып китәргә генә язмасын. Яңадан очып китәргә туры киләчәк. Ул очудан кайтып кермәвең дә ихтимал.
– Менә шул, туганнар. Яман гадәттән арыну авыр булса да, тырышырга кирәк. Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез, менә безнең кебек! – диде дә Якуб абзый карчыгы Саимә җиңгинең битеннән чуп итеп үбеп алды.
Фото: shkolazhizni.ru