Бакча күршебез Якуб абзыйны тирә-юньдә белмәгән кеше юк. Бөтен кеше белән дә уртак тел таба ул, дисәм дә ялгышмам. Үзе җор телле – мәзәкләр сөйләп, эчне катырып көлдерә; үзе ярдәмчел – нинди дә булса ярдәм кирәген белсә, йөгереп кереп җитә. Кайчакларда, хәл белергә генә кергән булса да, берәр эшеңдә булышмыйча чыгып китми. Безнең белән генә түгел, башка күршеләр белән дә шундый мөнәсәбәттә ул. Карчыгы Саимә җиңгәчәй аның бу хикмәтләренә бер дә кырын карамый (үз бакчасында да эш бетмәгән югыйсә), киресенчә, шатланып кына тора. Ник дисәгез, аның да бер хикмәте бар.
Элегрәк Якуб абзый салырга яраткан. Салдымы – дөньясын оныта, хәтта кая барып түнгәнен дә белми икән. Шуңа күрә әллә нинди хәлләргә, сәер маҗараларга тарый торган булган. Хәтта берничә мәртәбә үлемнән дә калган. Шул сәбәпле Саимә җиңгәчәй аның көннәр буе кешеләргә булышып йөрүенә, сәгатьләр буе үзе турында әкиятләр сөйләп утыруына бер дә ачуланмый. Йөрсен, сөйләсен, тик аек кына булсын, эчкән елларында үзәгемә үткән иде, ди. Үз бакчасындагы эшләрен төнлә дә эшләп куя ул, ди.
Шулай беркөнне Якуб абзый, туган көнем дигән булып, якын күршеләрен кунакка чакырды. Матур итеп сөйләшеп, пәрәмәчләр белән тәмле итеп чәйләр эчеп утырганнан соң, бездән тиз генә аерыласы килмәде булса кирәк, безгә үзе белән элегрәк булган үзе куркыныч, үзе сәер бер хәл турында сөйләмәкче булды. Без каршы килмәдек, бертавыштан риза булдык.
Җәй азагының гаҗәеп матур һәм җылы бер көне. Эңгер-меңгер чак. Зур бер алмагач төбендәге киң һәм шактый озын эскәмиягә тезелешеп утырдык. Инде өлгереп, кызарып пешкән алмаларын чак күтәреп торган алмагачтан килгән хуш ис, әле генә табын яныннан кузгалуга да карамастан, авыз суларына ирек биреп, ымсындырып алды. Шуны сизгәндәй, эскәмия алдында торган кечкенә өстәлгә зур бер табак сусыл алма чыгып утырды. Янәсе, кызыгып кына калмагыз, ашап та карагыз.
Якуб абзый, авыз тирәләрен сыпырып алганнан соң, хикмәтле сүз әйтеп тәрбияләргә, акыл бирергә җыенган үтә дә зирәк аксакал кебек, һәрберебезгә мәгънәле караш ташлады да җайлап кына сүзен башлады.
* * *
– Үзегез дә беләсез инде, җәмәгать, авылдагы энемнең малае Әмерикәдә яши. Монда институт бетереп киткән иде. Инде ничә ел шактый уңышлы гына эшләп ята. Шул пләмәш ике ел элек кайтып китте. Әлеге уңайдан бөтен туганнар авылда җыелыштык. Без дә кайттык төп йортка. Анда кеше тормый торуын, энекәшнең үз йорты бар. Шулай да төп йортны караштырып тору аның өстендә. Кичен энекәшләрдә булдык. Табынның муллыгына барыбыз да хәйран калдык. Пләмәшнең акчасы күп бит инде хәзер, нәрсә генә алып кайтмаган: гомердә күрмәгән ризыклар, эчемлекләр бар иде. Саимә апагыз кабыргага төртеп торса да, рәхәтләнеп эчтем. Үз туганыңда булгач, кыенсынып тормыйсың икән ул. Бер минем генә түгел, барысының да күзе кызды. Кайчан мондый байлыкны күрәм әле, мәйтәм, әллә күрәм, әллә юк, ичмасам, бер генә мәртәбә булса да ләззәтләнеп калыйм, дидем. Андагы биски-мискиләрне, әллә ничә мидәлле шәрабларны үз гомеремдә дә күргәнем юк минем. Безнең кибетләрдәгесе ерунда, диде пләмәш. Кибеттәгеләрне дә эчеп караганы булмаган кешегә боларның барысы да үтерически тәэсир итә иде. Ну, малай, рәхәтләнеп тә карадым: тегесен дә эчтем, монысын да эчтем, кыскасы, аракы-шәраб дәрьясында туйганчы йөздем. Йөзүен йөздем, әмма соңыннан ярга чыга алмаганмын, дулкын белән көрәшә-көрәшә, тыпырчына-тыпырчына, энекәшләрдә «батып» калганмын. Аякта булмагач, карчык ташлаган да әтиләрдән калган төп йортка кайтып киткән. Бер-ике сәгать ятканнан соң гына айкала-чайкала кайтырга чыкканмын. Озатып куючы да булмаган, ичмасам, озаткан булсалар, әллә нинди хәлләргә юлыкмаган булыр идем.
Кайтып барам шулай, ашыкмыйча гына. Безнең өйгә илтә торган юл өстендә асылмалы басма бар. Киң һәм тирән инеш аркылы салынган бу басма, кереп бастыңмы, тирбәлә башлый. Шулай тирбәлә-тирбәлә, басма уртасына җиттем. Әсәрләнеп китеп, йолдызларга күтәрелеп каравым булды, башым әйләнеп, суга барып төштем.
«Беттем! – дип уйлап алдым. – Хәзер су төбенә китәм». Юк, китмәдем: колачлап йөзә башладым. Шулай йөзә-йөзә, башым белән ниндидер бер утрауга килеп төртелдем. Утрау әллә ни зур булып чыкмады, кеше дә яшәми икән анда. Җитмәсә, үтереп ашыйсы килә башлады: су белән көрәшеп, бөтен көчем сарыф ителгән булса кирәк. Киттем эзләп, ашарлык берәр нәрсә тапмаммы дип. Нәрсә табасың инде андый җирдә? Табуын таптым – зур бер баткаклык булып чыкты. Ярый әле, селкенеп торган йомшак җирне тоюга, аякны тартып алырга һәм шундук янәшәдә торган таш өстенә менеп басарга өлгердем. Югыйсә ул мине тартып, үзенә суырып алган булыр иде. Айга рәхмәт: төнне көн кебек яктыртып тормаса, чынлап та шунда батып үлгән булыр идем. Аңа рәхмәтемне җиткерим дип күккә карасам, кинәт Ай өстендә зур кара тап пәйда булды. Күрүемә куркып киттем: Ай белән минем арада ниндидер зур бер нәрсә хәрәкәтләнә. Ни булыр бу? Кинәт шул бер нәрсә каршымда гына үскән бер куакка очып кунды да, күзләремә туп-туры карап:
– Ну, хәлең ничек, Якуб абзый? – диде.
– Яхшы, – мәйтәм, – танымыйча торам әле, сез кем буласыз соң?
– Син нәрсә?! – ди бу миңа. – Бөркет ич мин. Синең белән элек тә очрашкан бар безнең. Хәтерең бик кыска икән. Ну, ничава, исеңә төшерермен әле.
– Кит инде! Нүжәли очрашкан бар синең белән? Онытканмындыр, гаепләмә, зинһар, – дигән булам.
Үзем аның кешечә, өстәвенә әле безнеңчә сөйләшкәненә гаҗәпләнеп торам. Чиста сөйләшә бит татарча. Шаккатарсың. Кайбер татар, кеше кыяфәтендә булса да, үз телен белми.
– Нәрсә эзләп килеп чыктың инде бу якларга? – ди бу, мине санга сукмыйчарак.
– Алай эзләгән нәрсәм юк югын. Менә өйгә ничек кайтасы дип аптырап торам әле.
– Ә-ә, аңладым. Бу утраудан китәсең килә инде синең, әйеме?
– Нәкъ шулай. Хатын, балалар сагындыра бит, күрәсе килә.
Әлеге утрауга ничек эләгүем турында тиз генә сөйләп бирдем. Хәлемне яхшырак аңласын дип. Бәлки, моннан ычкынуның бер-бер чарасын табар.
Мине башын чайкый-чайкый тыңлап бетергәч:
– Якуб абзый, дуңгыз булганчы эчүең ярый торган эш түгел түгелен. Үзең болай яхшы кешегә охшагансың син. Үсмер чагыңны да хәтерлим әле мин. Шуңа күрә сиңа ярдәм итмәкчемен: утыр минем өскә, муенымнан кочып тотын, югыйсә төшеп калырсың. Борчылма, чыгарам мин сине бу сазлыктан, – диде Бөркет.
– Син шактый зур булсаң да, мине күтәрә алырсың микән соң? Мин дә хәйран авыр бит.
– Күтәрәм, күтәрәм. Ул яктан кайгырма. Синнән авырракларны да күтәргән бар минем. Ризамы, юкмы? Башыңны тизрәк эшләт, югыйсә син басып торган таш тиздән сазлыкка сеңәчәк. Күрәсеңме, инде яртысы кереп беткән?!
Куркуымнан мин шундук риза булдым: сазлыкка батып үлгәнче, тизрәк очып китүең хәерлерәк.
– Алайса, җәһәт кенә менеп утыр әле өстемә. Киттек, – диде Бөркет.
Аңа менеп утырып, муенын нык итеп кочып алуым булды, Бөркетем күтәрелеп тә китте. Шул минутта аның бу ярдәме этлек белән бетәр дип кем уйлаган?!
Әй очабыз, әй очабыз! Очкан саен югарырак күтәреләбез. Берзаман җир дә рәтләп күренми башлады.
– Карале, Бөркеткәем, без дөрес очабызмы соң? Түбәнрәк төшик әле. Безнең авыл өстеннән очып барабыз бугай. Мине шунда ташлап калдыр инде син, – дим, тавышымны мөмкин кадәр йомшаграк итәргә тырышып. Кем белә аның уенда ни икәнен. Тулысынча аңа бәйле булгач, ачуландырып, боерык биреп утырып булмый бит инде.
– Ай-яй, хәйләкәр икәнсең, Якуб абзый. Күзләреңне зуррак ачып түбән кара әле: мылтыклы ике кешене күрәсеңме? Бер алкаш аркасында атылып үлә алмыйм инде, бигайбә, – диде дә тагын да югарырак очып менеп китте.
«Эх, авызыңа төкерим», – дидем, эчтән генә сүгенеп. Моның белән сүз көрәштерүдән файда булмаячак, ни буласын көтәргә генә кала.
Шулай да:
– Сер булмаса әйт инде, кая очабыз соң без? – дип сорадым.
– Телеңне тый, карт иблис. Үзем беләм мин, – диде Бөркет, кинәт усал итеп.
Мин курка калдым. Нишләп кинәт үзгәрде әле бу? «Мине коткару өчен түгел, бетерү өчен алып киткән икән бу шайтан», – дип уйлап куйдым. Башкача сүз катмадым. Беткән баш беткән, дидем дә, ни буласын көтеп, сүзсез генә оча бирдем.
Ул да булмады, урак рәвешендәге яңа туып килүче Айга очып килеп төштек. Бөркет селкенгәләп алды да:
– Төш өстән. Килеп җиттек. Ара бигрәк ерак икән, арытты, – диде.
– Мин сиңа болай ерак очарга кушмадым бит. Төшереп калдырырга иде авылга.
– Калдырмый гына торыйм әле. Оныттыңмы: үсмер чагыңда, бер көтү малай, җыелышып, безнең ояларны туздырып, йомыркаларны эчкәнегезне, тишелеп чыккан балаларыбызны оядан сыпырып төшергәнегезне? Исеңдәме? Менә шуның өчен хәзер утыр инде Айда.
– Айда?! Мин монда ничек утырыйм?! Монда тотыныр урын да юк бит. Тар гына урак. Кай җиренә утырыйм соң мин аның? Зинһар, кызган инде мине, калдырма инде салкын Айда.
– Ә-ә, шулаймы? Балаларыбызны юк иткәндә, сез безне кызгандыгызмы? Йөрәкләрдәге яра бүгенге көндә дә төзәлмәгән. Кем төзәтер аны?
– Гафу ит инде, Бөркеткәем. Уйланылмаган ул чакта. Яшь идек бит, акыл кермәгән.
– Менә хәзер уйларга вакытың күп булачак. Кылган бөтен гамәлләреңне акылың аша үткәр, әгәр акылың булса, аннары «Утырып уйлар уйладым» дип китап язарсың. Туфан абзаңныкы кебек барып чыкмас, билгеле, шулай да эшләреңне анализлап, яман белән яхшыны аера башлап, бәлки, тәүбәгә килерсең.
– Ничек языйм мин монда китап?! Акылың китте мәллә? Кайда кәгазь, кайда ручка? Өстәл кайда?
– Анда минем эшем юк. Болар – синең борчулар. Начар гамәлләр кылганда, миннән сорап тормыйсың бит. Җаен үзең табарсың. Төш тизрәк, югыйсә үзем кагып төшерәм. Канатым белән берне бирсәм, Айга гына түгел, Җиргә кадәр очып төшәрсең. Ул чакта инде сөякләреңне дә җыеп ала алмассың, – ди бу, мине нык куркытып.
Шулай дигәч, төшми хәлең юк инде. Курка-курка гына төштем дә Айның урагына тотынып утырдым. Ай-яй, салкын икән Ай, арт санымны шундук суык өтеп алды.
– Без синең белән, ниһаять, исәп-хисапны ясадык, бер-беребезгә бурычлы булып калмадык, – диде Бөркет.
– Ах син, тегенди-мондый, – дип сүгеп аттым мин моны. – Оятсыз икәнсең, ничек, хурланмыйча, минем берүземне монда калдырып китәсең?
Ул минем бу сүзләремнән шаркылдап көлде дә, канатларын җилпеп, Галәмгә китеп югалды. Шуннан бирле минем аны күргәнем юк.
Фото: https://m.severpost.ru