Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 апрель 2022, 08:49

Халисә РӘЙХАН. Алмагач. Хикәя (3)

Иренең ялваруларын да, нидер аңлатырга тырышуын да ишетмәде Сәлимә... Әйтерсең барысына да шушы алмагач гаепле сыман, йодрыклары белән агач кәүсәсен төйде.

Халисә РӘЙХАН. Алмагач. Хикәя (3)
Халисә РӘЙХАН. Алмагач. Хикәя (3)

(Ахыры.)

Бер айлап вакыт үткәч, Зәлия, кискен карарга килеп, әйберләрен җыйды, эшендә гариза язды да, туган авылына кайтып китте. Әнисе бер үзе генә булгач, аны шатланып каршы алды. Эше дә табылды. Ә инде Зәлия кебек уңганны күзләүчеләр аз түгел иде. Сыйныфташы Вәсил беренче көннән үк ай-ваен куймый артыннан калмады. Чарасыздан, Зәлия серен ачты, үзенең йөкле икәненә ишарә ясады. Тик егетне берни туктатмады. “Икәү тәрбияләрбез, мин шофер кеше, кайчан да акча таба алам, әнә фермерларга эшкә керермен, борчылма”, – дип юатты.

Кечкенә мәҗлес ясап, яшьләр өйләнеште. Зәлия бөтенләй үз тормышына чумды, әнисе олыгаеп, гүр иясе булгач, гаиләсе белән Яр Чаллыга күчте...У л вакытка икенче балалары да кул арасына кергән иде инде...

Нияз исә, анасын җирләп, чираттан тыш алынган отпускысы бетмичә, Себергә бармады. Отгуллары белән 3 ай чамасы ял иткәч, эш урынына очты. Моңа кадәр телефоннан Зәлиянең эшенә шалтыратып карады, тик тупас тавыш: «Монда бернинди Зәлия юк, комачауламагыз”, – дип кенә җаваплады...

Кайгы баскан егет Зәлиясен күрү теләге белән янды... Ничә тапкыр шул минутларны күз алдына китерде: менә очрашырлар да, сөйгәне аны, әнисе сыман, чәчләреннән сыйпар, менә шунда тынычланыр ул, бәлки...

Тик эшенә килеп, Зәлиянен билгесез юнәлештә югалганын белеп, аптырауга калды: менә ышан кызларга! “Өч ай да көтеп тора алмаган”, – дип үрсәләнде...

Иптәш егете тынычландырды: “Борчылма,брат, әйдә минем белән Уфага, бездә кызлар җитәрлек, шофер эше кайда да бар, мин өйләнәм, шуңа кайтам, теләсәң, ияр миңа”, – диде.

Шулай итеп, Нияз Уфа егете булып китте. Эше дә табылды, тулай торагын да бирделәр. Чынлап та, кызлар да җитәрлек иде ул эшләгән оешмада. Сәлимә аны үзе күзләп алды. Бар яклап килгән куе озын кара чәчле кыз ошамаслык түгел иде. Озакка сузмый өйләнештеләр. Туйга туган якларыннан сеңелесе Айгөл килде, яшь гаилә туды...

Барысы да башкаларныкы сыман иде бу гаиләдә: бер-бер артлы ике бала дөньяга килде, яшь әти белән яшь әни аларны үстерү өчен бар көчен салды... Балалар үсте, таралды. Хатынының әти-әнисе дә вафат булды. Инде менә берничә ел Сәлимәнең туган нигезендә яши Закировлар...

 

***

Сәлимә бүген тагын как коярга булды. Ире үзләреннән ерак түгел бер оешмада төнге каравылда тора, ул иртән кайтып, ашагач, иркенләп кенә эшкә тотынды... Күршеләрнең коймасы аша авыр итеп асылынып торган ботаклардан җиргә коелган алсу-кызыл алмаларны савытына җыйды да, табигатьнең хуш исенә исереп,чиләген әкрен генә бакча уртасындагы агач өстәлгә илтеп куйды. Аннары өй кәрнизе астына куелган тимер мичкәдә кояш нурларыннан җылынып килгән кичәге яңгыр суын чүмечләп алма тулы табакка салды. Инде пычак алып чыгып, җимешләрне чистартасы гына калды.

Хатын, йокы бүлмәсенең ишеген ныграк ябып, ирен уятмаска тырышып, тышка чыгып утырды...

Аяз көн. Аз гына җиле дә бар сыман. Шул хәтле рәхәтлек... Ниязы төшкә кадәр йокласын әле, арып кайта бит... Пенсиядә булса да, иш янына куш булсын дип эшләп йөри, рәхмәт төшкере...

Төрле уйларга чумып, үз эшен дәвам итте хуҗабикә. Әнә күпме алма чистартып өлгерде, ишәаллаһ, кагы да тәмле булыр әле. Беренче генә ясамый...

Күршеләрнең бакчага чыккан тәрәзәләре ачык, ахры. Зәлиянең кычкырып көлгәне ишетелә... шаулашып-гөрләшеп утыралар. Кунагы бардыр, кем белә...

Газын кабызды, алмасын куеп җибәрде Сәлимә. Балалары туган көненә кухня комбайны алып биргән иде, аңа рәхәтләнде инде. Алманы иттарткычка салмый, шунда гына әйләндереп ала.

Шулай мәшәкатьләргә чумылып эшләгәндә, Ниязны карарга булды...Йокысы туядыр инде... Бүлмәсен ачса, карават буш... Ачык тәрәзә пәрдәсе, җылы җилдә җилфердәп, чуалып бара инде...

Кай арада чыкты икән ире? Менә бер гыйллә!

Хатын мунча алына йөгерде. Иренең кайвакыт шунда су коенып чыга торган гадәте бар. Юк, күренми. Ярый, алманы карарга кирәк, дип, яңадан кухняга юнәлде. Алма әзер дияргә була. “Бәлки мастерскоена кергәндер, ә минем эш башланды”, – дип, хәзергә кузгалмаска булды хуҗабикә.

Байтак вакыт үтте. Сәлимә, әзер какларны киптерергә куеп, мастерскойга юнәлде. Юк, монда да юк. “Тукта, урам капкасын карыйм әле”, – дип йөгерде. Келә эчке яктан эленгән... Менә хикмәт.

“Нияз, Нияз!” дип кычкыра торгач, алмагач төбендә ирен шәйләде... Анысы авызын ерып, алма ашап тора.

– Соң куркыттың бит, кайда булдың, – диде хатыны.

– Кайда булыйм, башта мастерскойда, аннары мунчада, – дип җаваплады ире.

Сәлимә аптырабрак торды да, “алай булгач, аймылышканбыз инде”, – дип тагын да кухняга кереп китте.

Закировлар гаиләсендә мондый югалулар ешая башлады.

Кайвакыт Сәлимә иренең эштән кайтуын, урам капкасыннан керүен күрми кала... Ә бит аш бүлмәсенең тәрәзәсе шул якка караган... ”Картлыктыр инде”, – дип куя иде ул ул эчтән генә...

Җәйләр үтеп, каклар коеп беткәч, усал җил, алмагачның соңгы яфракларын йолкып алып, әллә кайларга илтеп ташлады, көннәр бозылды, бакча шәп-шәрә калды...

...Сәлимә бу юлы да ирен югалтты. Кайда икән инде Ниязы? Аптырап, мунчаны да, мастерскойны да, базларны да карап чыкты хуҗабикә. Җир упкандай юк булды ире...

Хатын, аптырап, алмагач төбенә килде... Ирексездән, күзе күршеләрнең йортына, бакча ягына карап торган зал тәрәзәсенә төште... Көз көне караңгы тиз төшә, ут алганнар, йорт балкып тора... Зәлиянең, һәрвакыттагыча, кычкырып көлгән тавышы ишетелә...

Сәлимә, күңелсез уйларга бирелеп, күршеләрне бүлеп торган коймага таянды... Шул вакыт аның бер генә кадакта торган агач тактасы әйләнеп китте дә, Зәлиянең бакчасына ачылды... “Я, хода, бу нинди эзләр? Монда сукмак салынып беткән бит, кем йөргән соң”, – дип үз-үзенә сорау куйды хатын... Җавабыннан үзе дә куркып китте...

Сәлимә, яңа гына явып үткән көзге яңгырдан чыланган җир өстендә ярылып яткан эре эзләрне күреп, үзе дә сизмәстән, беренче тапкыр күршеләрнең бакчасына үтте. Ирләр галушы эзеннән Зәлиянең йортына таба атлады. Болай эшләргә һич ярамаганлыгын белсә дә, аяклары аны үзеннән-үзе тәрәзә янына илтте...

Я, раббым! Өйнең зур залында, өстәл янында Зәлия, Нияз... һәм, күрәсең,Зәлиянең кызы... Анысы, кечкенә кызын җитәкләп, Ниязга таба китерде, бала бәләкәч куллары белән ирне муеныннан кочты... Шул вакыт Зәлиянең кычкырып көлгәне, шатлыклы авазлары ишетелде... “Оныгың бу, оныгың”, – дип кабатлады ул...

Сәлимә шул урында җиргә чүгәләде... Аркасын йорт диварына терәп күпме утыргандыр, алдына Нияз килеп чыкканын да сизмәде...

Ире, хатынының сәер карашыннан куркып, башта озак кына дәшми торды... Теле әйләнмәде... Аннары, бер карарга килгәндәй. күз яшьләренә тыгылган Сәлимәне кочаклап алды да, нык итеп күкрәгенә кысты... Сәлимә, ярсу-гарьләнү белән ычкынып китеп, елый-елый алмагачка барып ябышты, аны, җилдә җилфердәп торган соңгы алмасы төшәрлек итеп, бөтен көче белән селкетте... Алмагач, бу хәлгә сәерсенгәндәй, ботакларын яңадан турайтты, каршы торырга тырышты...

Иренең ялваруларын да, нидер аңлатырга тырышуын да ишетмәде Сәлимә... Әйтерсең барысына да шушы алмагач гаепле сыман, йодрыклары белән агач кәүсәсен төйде. Нияз, хатынын яңадан кочаклап алып, бу юлы инде аны җибәрмичә, тыпырчынган килеш, куптарылган тактасы җилдә селкенеп торган агач коймага таба юнәлде... Көзге пычрактан лаш-лош килеп торган галушлар, алмагачтан ераклашып, үз йортына таба атладылар...

 

 

 

Халисә РӘЙХАН. Алмагач. Хикәя (3)
Халисә РӘЙХАН. Алмагач. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: