Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 апрель 2022, 08:50

Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (2)

Өй салып чыктылар, кысылучылар кимеде. Тик бианасы гына авырый башлады. Аны карауны һич кыенсынмады Зәлбирә, үз әнисе кебек ярата иде бианасын. Тик бераз ялгыша да башлагач, хәлләр авырлашты...

Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (2)
Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (2)

(Ахыры.)

Ничек кенә карун булмасын, мәңге яшәмәде биатасы, мал-мөлкәтен дә үзе белән алып китмәде. Ул үлгәч, Зәлбирә бераз иркен тын алды. Бер-бер артлы балалары туды. Аларны сөеп, иркенләп декрет ялында утырмады: эшкә чыкты. Бианасы һич күпсенми оныкларын карашты. Эш элеккечә күп булса да, җайлана төшкәндәй булды. Эшкә ярый башлагач, шәһәрдәге оныклар авылга аяк басмас булдылар. Кайтсалар да, эш кушканчы дип, тиз-тиз китү ягын карадылар. Килендәшен дә урынына утыртты Зәлбирә, апа-абыйлар да сирәкләде.

Өй салып чыктылар, кысылучылар кимеде. Тик бианасы гына авырый башлады. Аны карауны һич кыенсынмады Зәлбирә, үз әнисе кебек ярата иде бианасын. Тик бераз ялгыша да башлагач, хәлләр авырлашты. Үз йомышын йомышлый алмас хәлгә килде. Хәл белергә килүчеләр битен караса, киленгә башкасы кала иде.

Әнә шул җәйге челләләрнең берсендә мәктәптән ремонт ясап кайтып керсә, бианасы өсләрен салып ташлап, чәчен-башын туздырып утыра. Өйдә, ихатада бетмәс-төкәнмәс эш өелеп көтеп тора.

– И инәкәй, бөтен ахирәтләрең дә тыныч кына үлеп китте, берсеннән дә үзләрен каратмады, син нигә мине болай интектерәсең соң?! – диде Зәлбирә, әрнеп.

– Үз җанымны үзем ала алмыйм бит инде, балам!

Зәлбирә үз колагына үзе ышанмады, бианасының күзләренә тутырып карады. Төпкә баткан кара күзләрдә чык тамчысыдай яшь бөртекләре җемелди иде. Бәй, үз аңында ич бианасы, Зәлбирә әйткәннәрне ишетеп, аңлап җавап кайтарды ләбаса.

– Инәкәй, инәкәй, син һушыңда бит, инәкәй, син мине, зинһар, гафу итә күр!

Зәлбирә бианасын кочаклап алды, үзе елый-елый такмаклады:

– Инәкәй, әллә акылыңа килдеңме, инәкәй!

Тик бианасы бер ноктага төбәлеп, авыз эченнән генә көйли башлады:

 

Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,

Бәхиллек бирсәң, илгә кайтаем!

 

Ул тагын ялгыша, саташа иде...

Уйлары шушы урынга җиткәч, Зәлбирә сискәнеп китте. Тукта, бианасын, бианасын рәнҗетмәдеме икән шул чакта?! Барыбер аңламый дип, артыгын әйтеп ташлады бугай шул. Чынлап та сабый бала акылы кергән, нишләгәнен үзе дә аңламый иде бит Хәсимә карчык. Кирәк бит ә, нәкъ ишетергә ярамаган сүзләрне ишеттерер өчен берничә секундка гына аек уй биргәнме әллә Хак Тәгалә?

Шушы хәлдән соң өч кенә көн яшәде Хәсимә карчык. Яхшылап соңгы юлга озаттылыр, өчен, җидесен, кырыгын үткәрделәр.

Зәлбирә тиз генә суын түкте, сәгатькә күз салды. Сәгать уклары иртәнге уникене күрсәтә иде. Җомгага хәтле вакыт бераз бар икән. Кичә яккан мунча суынып өлгермәгән иде, Зәлбирә тиз генә юынып чыкты. Иртән сауган сөтен, яхшы чәен алып Гөлбикә әбигә хәер бирергә китте. Күңелендәген ачып салырга ашыкмады остабикәгә. Әрвахлар рухына дога кылдырып, тиз-тиз өенә кайтты. Әллә ашыгып атлаганга, янды-пеште. Тагын мунчага кереп коенып чыкты. Аннары башына яулыгын ябынып, кыйблага карап утырды.

– И Аллаһым! Әгәр инәкәемнең рәнҗеткән булсам, зинһар, ярлыка үземне. Әйткән сүзләремә тәүбә итәм. Тәүбә! Тәүбә! Тәүбә!

Зәлбирә тынып калды. Күңеленнән бианасы белән сөйләште, кат-кат гафу сорады. Озак, бик озак утырды уйларына бирелеп. Бераздан тәнендә дә, җанында да җиңеллек тойды. Аш бүлмәсенә чыкты, чәен куйды. Нәкъ шушы мизгелдән теге зәхмәтнең башкача беркайчан да аны борчымаячагын, берникадәр вакыт үткәч, башкаларга “тәүбә иткәч кенә чирем бетте” дип сөйләячәген, ул, әлбәттә, бу вакытта әле белми иде.

 

Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (2)
Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: