Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 апрель 2022, 11:10

Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (1)

...Зәлбирәгә, килен булып төшкәч, ару гына җәфа чигәргә туры килде. Үзе кебек үк төпчек малайга чыкты. Һай, андагы иза чигүләр, әле дә чәчләре үрә тора Зәлбирәнең. Ничекләр чыдады икән ул?!

Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (1)
Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (1)

Зәбирәнең тамагына тагын төер утырды. Тыны кысылды, сулыш алуы авырлашты, күзләре яшьләнде, үзе тораташтай катып калды. Я Ходаем, кодрәтең киң, рәхим-шәфкатеңнән ташлама, зинһар! Хикмәт, төен ничек утырса, шулай юкка чыкты. Зәлбирә лып итеп урындыкка утырды, сабый баладай үксеп елап җибәрде. Ярый ла бик тиз үтте, ә озаккарак сузылса?! Илле яшеңне дә тутырмыйча аяк сузуың да бар. Дөньяның ямен, яшәүнең тәмен тоеп яши башлаганда гына! Аллаһка шөкер, балалары үсте, башлы-күзле булды. Оныклар сөеп, куанышып яшәп яткан көннәре.

Зәлбирә бераз тынычлана төште. Торып табак-савыт юа башлады. Менә шушы төер дигән зәхмәт инде берничә ел җәфалый үзен. Нилектән калкып чыга ­– һич аңламассың. Үртәлүгә дә, сөенүгә дә карамый. Зәхмәт, тек зәхмәт инде, тагын ни дисең?

Күренмәгән табибы, бирмәгән анализы калдмады: куркырлык берни таба алмадылар. Әбиләргә, им-томга йөрүне килештермәде, әлләни ышанып та бармый үзләренә.

Элегрәк өлкәннәрнең ачуы килгән кешеләренә, тамагына төер утырсын, дигәннәрен яхшы хәтерли. Хәзер менә үзе чире тоткан саен шул бер сорауга җавап эзли: кемне рәнҗетте икән ул? Кемгә авыр сүз әйтеп, күңелен кайтарды икән дә, кайсысының аңа каргышы төште икән? Югыйсә, берәүгә дә начарлык эшләү түгел, начар уйлар да уйлаганы юк кебек. Киресенчә, һәркайсына ярдәм итәргә, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Урысларның, яхшылык эшләмә, начарлык булып кайтыр, дигәне әллә аңа карата әйтелгәнме? Ышанма, акыл белән генә аңлап бетереп булмый торган әллә нинди буталчык заманда яшибез бит.

Тамагына төер килеп тыгылган саен, бөтен тормышын күз алдыннан үткәрә Зәлбирә. Үз-үзен белә башлаганнан башлап, бүгенге көнгәчә бик әһәмиятле булырлык вакыйгаларны барлый. Инде биографиясен күңел дәфтәренә яттан язып куйды. Әмма чиренә сәбәп булырлык бер генә хилаф эшен дә тапмады үзенең. Менә үзе табак-савыт юа, үзе үткәннәрне тагын күздән кичерә.

Өч малай һәм өч кыз алар гаиләдә. Әти-әнисе бәләйкәйдән эшкә өйрәтеп үстерде үзләрен. Кызганычка каршы, балалары олы тормыш юлына аяк басканчы, икесе дә бер-бер артлы авырып үлеп китте. Алты бала дәү әни карамагына калды. Бик итагатьле, сабыр, басынкы иде дәү әниләре. Кешене рәнҗетүдән уттан курыккан кебек курыкты. Зәлбирәләрне дә шулай тәрбияләде. “Берүк кеше каргышы алмагыз, авыр сүз әйтеп, хәтерләрен калдырмагыз. Сабыр булыгыз, иелгән башны кылыч кисмәс. Исәр “җиңдем”, акыллы “юл куйдым”, дияр. Акыл белән эш итегез. Теләкләрегезне дә белеп теләгез, теләк-тели белсәң генә теләк, тели белмәсәң, имгәк”, – ди торган иде мәрхүмкәем.

Әнә шундый тәрбия алган Зәлбирәгә, килен булып төшкәч, ару гына җәфа чигәргә туры килде. Үзе кебек үк төпчек малайга чыкты. Элекке гадәт буенча төп йортта төпчек малай кала. Һай, андагы иза чигүләр, әле дә чәчләре үрә тора Зәлбирәнең. Ничекләр чыдады икән ул?

Атна азагы җитсә, шәһәрдән апа-абыйлар төп йортка агыла. Мунча ягылган, аш-бәлеш пешкән булырга тиеш. Шулай булмый ни, әти-әни “иркәсе” булып кына яши бит төпчек малай белән килен. Мунчаның эссесе бетеп, суы бак төбенә төшкәч, сәгать төнге икедә кереп чыга иде ире белән икесе. Җәй җитсә, укытучылар сөенә торган иде, отпускылары озын ич. Зәлбирә исә дер калтырап көтә башлады җәйге ялларны, чөнки иренең туганнары кайсы кайда ял итә, балалары “дәү әти белән дәү әни янында”. Өстәлгә кәнфит-прәннек, шикәр җиткерә торган түгел. Ул гынамы, бөтен бакча уңышы да ипләп кенә шуа шәһәрнекеләргә. Әмма бакчага чыгып эшләргә атлыгып торучы юк. Өстәвенә, авылда яшәсәләр дә, олы абыйсы белән хатыны бакча утыртып, кош-корт асрап бетеренмәделәр. Килендәше капкадан килеп керә дә, туп-туры бакчага китә. Нәрсә кирәк, җыеп алып чыгып китә торган иде.

Их, хәзерге акылы булсамы! Ходай кешегә егермедә илле яшьтәге акылны, илледә егерме яшьлек егәрлекне бирсә икән ул. Түзде Зәлбирә, җәй буе печәнен чапты, көтүен дә көтте, иртән торып, сыерын да сауды. Үзенең балалары туганчы, бала карап арыды. Ул бер көтү ыбыр-чыбырның өс-башын да юарга тиеш бит әле ул җитмәсә. “Бер колготки булса да юарга азрак булыр”, – дип китерә иде кызын иренең бәләкәй апасы. Ә балаларны алып киткәндә, рәхмәтнең олысы бианай, биатайга, әлбәттә.

Хәер, бианасы белән бик тиз уртак тел тапты ул. Нәкъ дәү әнисе иде бианасы. Килененә һәрчак ярдәм итәргә генә торды. “Түз, инде балам, нишлисең, тавыш чыгармыйк”, – диде. Оҗмах кошы иде инде менә. Бәлки, шуңа түзгәндер дә Зәлбирә. Ә менә биатасы чын мәгънәсендә тәмуг кисәве булды. Әле дә шаклар ката, нишләп бианасы шултиклем киребеткән карт белән килешеп яши алды икән? Карунлыгы бөтен авылга таралган, үз сүзен генә сүз итә торган явыз бәндә иде. Хәтта киленен, акчаны күп чутлый дип, машина белән юдырмады керне. Билләрен турайта алмый күпме җәфа чиккәндер Зәлбирә каткан керләрне ышкый-ышкый. Кыш көннәрендә бәкегә төшеп чайкый торган иде. Утыз кадаклы чиләкне җилкәсенә аса, бер утыз кадаклы керле чиләкне кулына күтәрә. Юләр димә инде шундый кешене. Юып киптерү бер хәл, аларны үтүклисе дә бар җит әле. Аптырагач, кыш көннәрендә салкын ягылмаган мал өенә барып, кер үтүкли башлады. Әлбәттә, биатасыннан кача-поса. Бервакыт шулай кер үтүкләп ятканда, килеп кермәсенме теге карт! Күзе акайган, сулышы капкан, һич оныта алмый шушы күренешне Зәлбирә. “Менә кем аркасында ут күп чутлый икән!” Үтүкне шарт итеп тартып алды, утны сүндереп чыгып китте. Кешегә сөйләсәң, ышанмаслар, валлаһи. Ире аны яклап бер сүз дә әйтә алмады ул вакытларда. Туганнарыннан дер калтырап торды, әмма булдыра алганча гел ярдәм итте тагы үзе.

Уйлары шушы тирәгә җиткәч, табак-савытларны тизрәк юарга тотынды Зәлбирә. Әйтерсең гомернең ул өлеше яшәлмәгән. Онытырга вакыттыр бу хәлләрне. Юк шул, каһәр суккан төер онытырга ирек бирми, үзенең гөнаһын эзләп сүтә бит хәтер йомгагын Зәлбирә.

Ничек кенә карун булмасын, мәңге яшәмәде биатасы, мал-мөлкәтен дә үзе белән алып китмәде.

(Дәвамы бар.)

Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (1)
Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. Тормыш язган хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас в