Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 март 2022, 14:51

Эльверт ХАМАТША. Тәкъдир ташы. Хикәя

Гафур каршы әйтмәкче булды, ләкин чегән хатыны яныннан китү өчен үзендә көч тә, теләк тә таба алмады.

Эльверт ХАМАТША. Тәкъдир ташы. Хикәя
Эльверт ХАМАТША. Тәкъдир ташы. Хикәя

Борынгылар белми әйтмәгәннәр,

Ышан, балам, ышан син шуңа:

Тәкъдиребез кендек каны белән

Языла ул нигез ташына.

Язмышың да синең аңа бәйле,

Бәхетең дә шунда саклана.

Нигезеңә һәрчак тугры булчы,

Берүк, балам, аны ташлама!

Гафур Сәлимгәрәй улын пенсиягә озату кичәсе шактый кызу барды. Матур-матур теләкләр, алдагы көннәрдә дә бергә булырбыз, дигән ярымбуш вәгъдәләр күп яңгырады. Алар юбилярның күңелендә киләчәккә өмет утын сүндермәскә тиеш иделәр. Әмма кичәдән соң ай ярым вакыт үттеме-юкмы, бу кинәт кенә килеп туган  эшсезлек Гафур Сәлимгәрәевичның кәефен төшерә башлады. Нишләргә дә белмәде, киң, иркен фатирының бүлмәләрендә көне буе тегендә-монда сугылып вакыт уздырды.

Гомерендә иртә торырга күнеккәнгә күрә, ул бүген дә сәгать җидене сугу белән, түшәгеннән торып, юыну бүлмәсенә юнәлде. Юл уңаеннан кухнядагы радионы кабызып җибәрде. Юынып чыгуына соңгы хәбәрләр тапшыралар иде. Плитәдәге чәйнекнең астына ут кабызды да, радио тыңларга утырды. Берникадәр вакыт узгач, радиодан аның туып-үскән районында якташларының ирешкән уңышлары турында сөйләп уздылар. Туган районы, якташлары хакында ишеткәч, ул, хисләргә бирелеп, уйга чумды, хатирәләр аны туган ягына, яшьлек елларына алып киттеләр...

...ФЗУда укып йөргән чагы иде. Гафур, байтак вакыт җыйган акчасын алып, кибеткә аяк киеме алырга юнәлде. Әмма аны юлында бер чегән хатыны туктатты.

– Күреп торам, син бик акыллы, нечкә күңелле һәм ярдәмчел егетсең, – диде ул, каушабрак калган егетнең күзләренә туп-туры карап.

Гафур каршы әйтмәкче булды, ләкин чегән хатыны яныннан китү өчен үзендә көч тә, теләк тә таба алмады. Кәсепкә чыккан чегәнгә шул гына кирәк иде: аптыраган егет һушына килгәнче ул сөйләде дә сөйләде:

– Туган төбәгеңне бик нык сагынасың икән, төшләреңдә дә аны еш күрәсең, әниең янына бик кайтасың килә. Әйдә, мин сиңа алдагы тормышыңны сөйләп бирим. Синең бит аны бик беләсең килә, – диде дә, егетнең кулыннан тотып алды.

Чынлап та, бик беләсе килә иде Гафурның алдагы тормышы, киләчәге турында. Моны сизеп торган чегән хатыны четердәвен дәвам итте:

– Синең тормышың матур булачак. Ничек икәнен беләсең килсә, кулымны алтынлап җибәр. – Ул кулын Гафурга сузды. Егет күрәзәченең сүзләрен аңлап бетермәде, аптырап карап тора бирде.

Хатын сөйләүдән туктамыйча:

– Шушы кулыма акча сал. Ул дөресен әйттерер. Киләчәгеңне сөйләп бирер. Акчаңны кызганма, – диде, башындагы уйларының чигенә чыга алмый, аптырап калган егетнең күзләренә карап.

Гафур үзе дә сизмәстән кесәсеннән кошелегын чыгарды һәм берничә кәгазь акчаны аның кулына салды.

– Син әле бик тиз генә туган якларыңа кайта алмаячаксың. Монда сине күп кенә эшләр көтә. Алар барысы да тик синең файдаңа булырлар. Укырсың әле, укырсың, – диде дә, кулын тагын Гафурга сузды. – Алар тормышка ашсын, дисәң, син акчаңны жәлләмә, алтынла кулымны, алтынла. Киләчәгең синең шуңа бәйле, кызганма акчаңны, язмышыңны боза күрмә!

Дөньясын онытырга өлгергән егет хатынның кулына бөтен булган акчасын салды.

– Син туган ягыңа бик дәрәҗәле кеше булып кайтырсың, анда байтак эшләр башкарырсың, дан яуларсың. Тәкъдир ташың туган нигезеңдә, гомереңнең соңгы минутлары да анда булыр. Бәхетле тормыш юлы үтәрсең. – диде дә чегән хатыны, китеп тә барды. Бөтен акчасын югалткан Гафур бераз вакыт һушына килә алмыйча, катып калды. Үзенең мөшкел хәлен аңлагач, яшәгән җиренә юл тотты...

Кеше хәтере бик гаҗәеп һәм бик серле нәрсә шул. Белмәссең, ул аерым вакыйгаларны озак вакытлар сиңа тукып кына тора, ә кайберләрен шунда ук хәтер “сандыгының” иң төбенә салып куя да, дистәләрчә еллар буена бер генә тапкыр да исеңә төшерми. Гафур Сәлимгәрәевич чегән хатыны белән очрашуын бер-ике мәртәбә исенә төшерде төшерүен, әмма ул вакыйганы күптән оныткан иде инде. Менә бит, ул кинәт кенә кабат аның исенә килеп төште, ул гына да түгел, барысы да ап-ачык булып күз алдыннан үтеп китте. Бер уйласаң, чегән хатыны әйткән фаразлар хак булганнар ләбаса! Чынлап та, Гафур озак еллар укыды. ФЗУны тәмамлагач, өч ел заводта эшләде, шунда кичке мәктәптә урта белем алды һәм авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, туган ягына кайтып эшкә тотынды. Анда эшен агроном булып кына башлаган булса, соңрак район Советы башкарма комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Ул гына да түгел, моннан унбиш ел элек аны авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә алдылар, һәм ул анда пенсиягә чыкканчы төрле җаваплы эшләр башкарды, чегән хатыны әйткәнчә, дан яулады, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Ә менә ни өчен ул хатын “гомереңнең соңгы минутлары да анда булыр” дип әйтте соң? Гафур Сәлимгәрәевич бүген яхшы белә: аның туган авылы 70нче еллар ахырында “киләчәге юк” дигән мөһер алып, башка шундый авыллар кебек үк юкка чыкты. Туган авылының сүнеп баруын район Советының башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә үз күзләре белән күрде. Ул вакытта ук аның туган йортының урынында нигез ташлары гына ятып калган иде, чөнки Гафур туган өен район үзәгенә күчереп, сипләп, зурайтып салып куйган иде.

Кинәт кенә хәтерендә терелеп, ачык итеп күз алдына килеп баскан туган ягындагы гомер еллары Гафур Сәлимгәрәевичны уйга салды, ниндидер сәер көч күңел кылларын өзәрдәй булып аны туган авылына тартты. Аның шул югалган авылга кайтып, туган йорты торган урынын гына булса да күреп, туган нигезендә утырып уйланасы килеп китте. Башында кинәт кенә барлыкка килгән шушы уйлар аны авылына кайтып килергә, дигән карарга да җиткерделәр...

Иртәнге чәй вакытында бу уйларын хатыны Сәвия белән дә бүлеште. Гомер буе эштә йөргән иренең ниятенә хатыны каршы төшмәде.

Гафур Сәлимгәрәевич кичен улына шылтыратып, үзенең планнары турында сөйләп бирде, улын бергә йөреп кайтырга чакырды. Алар алдагы ял көнендә юлга чыгарга сөйләштеләр.

Ял көнен Гафур Сәлимгәрәевич яшәреп киткәндәй, бик күтәренке кәеф белән каршы алды. Иртән тору белән юлга чыгу хәстәрлеген кайгырта башлады: озак кына кияргә кием сайлады, күңеле белән атлыгып улының тизрәк килеп җитүен көтте.

Улы килеп җитүгә Сәвия апа аш әзерләп өлгергән иде. Бергәләп ашап алгач та, Гафур юлга чыгарга ашыкты. Иренең шулкадәр юлга ашкынуын күреп, Сәвия апа, үпкәләгәндәй:

– Әллә миннән бизгәнсең инде, гел чыгып китәргә генә торасың. Элек эш дип йөгердең, хәзер пенсиядә дә янымда утырасың килми, – дип әйтеп куйды.

– Утырырбыз әле, утырырбыз. Алда әле күпме вакыт бар. Тагын аз гына түз инде, син бит түзәргә өйрәнгән, – диде ире, хатынын тынычландырырга теләп.

Шулай кузгала башлаган җилне басып, ир белән хатын җылы гына саубуллаштылар. Әтисе кереп утыргач, улы машинаны кабызды, һәм алар авыл якларына юл алдылар.

Әти кеше юлда улының эшләре, аның планнары белән кызыксынды, сүз уңаеннан аңа төрле киңәшләр бирде. Сөйләшеп килә торгач, вакытның үтүе дә сизелмәде, сәгать ярым-ике сәгать вакыт эчендә алар район үзәгенә килеп җиттеләр. Гафур Сәлимгәрәевич юл уңаеннан элек бергә эшләгән дуслары янына кереп, алар белән сөйләшеп, байтак кына вакытын югалтты. Ниһаять, эшләре беткәч, ул улына үзенең туган авылына юл тотарга кушты.

Таныш табигать, үзе атлап йөргән юллар, гомеренең байтак елларын туган төбәктән еракларда уздырган Гафур Сәлимгәрәевичның күңелендәге хисләрне кузгаттылар, аның хәтерен яңартып, нык кына дулкынландырып алдылар. Туган йортта биш бала үссәләр дә, бүгенге көндә ул йорт урынында бары нигез ташлары кына торып калган. Туган өйнең нигезе бүген олы бер каберне хәтерләтә. Сәер шомлы тынлык Гафурның җанын телгәләп узды. Тормышның никадәр катлаулы һәм үзенчәлекле булуы турында уйланды Гафур Сәлимгәрәевич. Уйлап карасаң, бер өйдә туып-үскән бер ананың биш баласы да тормыштан ничек кенә булса да табыш эзләгәннәр ләбаса, чөнки аларның берсе дә шушы туган нигезен балалар, оныклар тавышына күмәр өчен саклап кала алмаган, үзләренә бәхет эзләп, төрле төбәкләргә сибелгәннәр алар. Ике абыйсы инде гүр ияләре, ә кече абыйсы Себер якларында тормыш корып, анда яшәп ята. Ярый әле сеңлесе якында тора, аның белән аралашалар. Мондый язмышка нәрсә соң дучар итте?! Гаеп кемдә, нәрсәдә: авырлыклардамы, әллә анда яшәгән кешеләрнең үзләрендәме? Нигә авылларга “киләчәге юк” дигән мөһер бик җиңел генә сугыла соң?! Нигә соң авылны яклаучылар калмады? Үзебез аз гына чирли башласак, табибларга йөгерәбез, ә авылларның каты авыруын күрсәк тә, аларга ярдәм кулы сузучы юк! Шулай булгач, без авылның иң мәрхәмәтсез балалары түгелбезме?! Ә бит туган авылын җанландырып җибәрү райсовет башлыгының вакытында кулыннан килми идеме? Килә иде, ләкин ул бит моның турында уйлап та карамады, югарыдан төшкән боерыкларны берсүзсез үтәп торудан башка юлны хәтеренә дә салмады. Менә шуңадыр да, авыл урынында җан өзгеч сагыш һәм сәер шомлы тынлык. Хәтта анда үскән үләннәр дә аңардан качарга теләп җиргә сырылганнар кебек.

Машинадан төшеп, Гафур Сәлимгәрәевич балачак урамына аяк басты, күз алдына шул вакыттагы авыл күренеше килде. Әйтерсең лә, бар йортлар да үз урыннарында, тирәләрендә ямь-яшел бакчалар... Тик урам гына буп-буш. Менә бу йортта аның дусы, сыйныфташы Сәфәргали яши, ә бу өй Гафурның йөрәген яндырган гүзәл Зөләйханыкы... Менә ул уйлары белән элекке капканы ачып, үзләренең йортына таба атлады һәм таныш нигезгә күтәрелде. Озак кына уйланды ул, бер почмакта посып калган нигез ташына утырып.

Уйлар бер-берсен алыштырып тордылар, ләкин аларның чиге юк иде: вакытында ныклап, җентекләбрәк уйланмаганлыктан килеп чыкты бит бу үзәк өзгеч күренешләр. Авылдан чыккан күпме якташларыбыз илебезнең кайсы гына төбәкләрендә хезмәт күрсәтмәделәр! Нигә соң без бүген туган нигезләребездән өзелгәнбез?!

“Гаеп бары үзебездә генә, – дигән фикергә килде ул. – Бу хакта яшьләргә ачыктан-ачык сөйлисе бар!” Һәм шушы юнәлештә эшләргә, дигән бурыч куйды үзенә пенсионер.

Уйларыннан арынып, бер карарга килгәч, ул урыныннан күтәрелде һәм калкулыктан түбәнгә атлады. Нәкъ ул баскан җирдә яткан кечкенә таш аяк астында тәгәрәп китте, олы гәүдәле ир тигезлеген югалтып, бөтен гәүдәсе белән артка ауды, башы нигез ташына бәрелде, һәм Гафур Сәлимгәрәевич шунда соңгы сулышын алды...

Чегән хатынының фаразы тулысынча тормышка ашты...

     Фото: https://ezoterkin.ru

Эльверт ХАМАТША. Тәкъдир ташы. Хикәя
Эльверт ХАМАТША. Тәкъдир ташы. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: