Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 март 2022, 12:31

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (10)

Ике-өч көннән Әхмәтгалие эзләп килеп җитте. — Әйдәгез, кайтабыз, — диде ул, ашарга да утырмыйча. — Юк, — диде Лотфия, — мин кире бармыйм. — Малаеңның телен әзрәк кыскарт! Шуның белән сөйләшү тәмам булды. Шулай ай буе тарткалашып, бер-берсенә баш бирми йөри торгач, Әхмәтгали үзе монда күчеп килде.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (10)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (10)

(Дәвамы. Башы -- "Тулпар" сайтында: https://tulpar.info/. Сайтка кереп, өстәрәк уң якта лупага охшаш билгегә басып, "Әнис Шәймәрданов. Яралы язмышым" дип эзләргә.)

Су тегермәне

Әндем авылының җитеш тормыш билгесе булган су тегермәне бар. Һәр колхозның көчен күрсәткән бу корылма халыкка азык җитештерү үзәге булып хезмәт итә. Су агымы энергиясен файдаланып, зур тегермән ташларын әйләндергә сәләтле куәтле бу җайланма бик сыйфатлы он җитештерә. Әкрен генә бер даими тизлек белән әйләнүче тегермән куласасы онны кыздыртмый чыгара. Әмма бер капчык онны тарттырыр өчен дә бер-ике сәгать вакыт китә...

Соңрак янәшәдә төзелгән трактор двигателе ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче яңа җиһазлы тегермән, җитештерүчәнлерәк эшләсә дә, онны бераз кыздырып бирә. Шуңа күрә, халык су тегермәнен менә бик озак еллар барышында җимерелүдән саклап тотып килә.

— Абый, су агышыннан ничек шундый көч барлыкка килә соң ул? — дип кызыксына Нурия.

— Апаем, әнә, буада нихәтле су бар, шундый көче бар бу тегермәннең, — ди Баян.

— Аңладым, — дигән була унөч яшьлек Нурия, бернәрсә дә аңламаса да. Абыйсы, барыбер, үзеннән акыллырак шул — сүзләре белән килешми булмый.

Шулай кычкырып сөйләшә-сөйләшә, алып төшкән ике капчык бодай ашлыгын тарттырып алдылар.

Тегермәнче Сәметдин абыйлары: “Ризыгыгызга язсын, балакайлар!” — дип, капка ачып озатып җибәрде.

 Двигательле тегермәнне эшләтә башлаган Карам исемле егет тә, сөенечләре йөзләренә чыгып, аяк атлауларына җиңеллек булып күчкән бүгенге эшләрен үтәүдән шатланып атлаучы абый белән сеңел артыннан сокланып карап калды.

Су тегермәннәре җимерелгән Җыркадан һәм башка тирә-як авыллардан да Максим тегермәненә киләләр. Җыркаларның инде “кикрикләре шиңгән”: тыныч кына, чират көтеп, тарттырып китәләр... Барысына да бертигез хезмәт итә шушы егәрле колхоз корылмасы!

 

Йомышчы

Күршедә Зөләйха исемле әби яши. Аның Биби исемле кызы һәм Сәет исемле улы бар. Сәет, өйләнеп, башка чыккан, Пүчинкә-урамда яслегә каршы тора. Хатыны Тәгъзимә исемле. Филә исемле кызлары бар.

Еш кына Зөләйха карчык Нурияне чакырып кертеп, йомыш куша:

— Сәеткәемә менә шушы төенчекне мендереп бир. Кайткач, кире керерсең.

Сыер мае төйнәлгән чүпрәкне яисә чүлмәккә салынган сөтне тоттырып җибәрә.

— Кара аны, Биби күреп калмасын...

Йомышы йомышлангач, күңеле булган күрше карчыгы Нурияне катык белән сыйлап чыгара. Бер-ике кашык сөт өсте болгаткан катыгы бигрәк тә тәмле була!

Балачак вакытларындагы бу вакыйга Нуриянең хәтерендә яңарды. Менә әле ул бер-як читтән генә иптәш кызы Наиләнең бер шуклыгын күзәтеп тора. Шакирҗан картлар ишегалдында колхозның сөт сепараторы бар. Һәр авыл кешесенең бу йортка юлы төшә. Сөтне каймакка аертырга киләләр. Йорт хуҗасына яртышар-берәр литр сөт калдырып китәләр. Наилә, инәсенә ияреп керә дә, булышкан булып, каймак ага торган күбәтәне икекуллап тотып торган була. Монда ул хәйлә куллана: баш бармакларын савытның эченә тирәнрәк батырып куя да аларга буялган каймак дип аталган куе сөт өстен теле белән чистартып кына тора!..

Берзаман Зөләйха карчыкның бер начар эшен фаш иттеләр. Һәрхәлдә, Кифая аңардан күрде...

Баз ишеге тоткасына иске төенчек бәйләп куйганнар. Шәймәрдән чишеп караган иде, анда ни генә юк: бер учлам чәч, төрле тырнаклар һәм башка шундый шакшылык әйберләре...

— Ярар, — диде йорт хуҗасы, — мин моны басу капкасы аркылы ыргытып киләм.

Капканың аскы кыршавына кыстырып кайтты:

— Гомерләре шулай шыгырдап үтсен, — диде ул, рәнҗүен сиздертеп. Урам аша күршеләреннән мондый эшне һич тә көтмәгән иде алар..

 

Комбайнчы

Авыл хуҗалыгындагы шөгыль төрләрен ачыклау буенча 1939 нчы елда Бөтенсоюз исәп алуы үткәрелде. Авыл җирләренең төгәл мәйданнары һәм колхоз җирендә күпме кеше эшләвен ачыкладылар. Шушы саннарга карап, тракторлар, комбайннар бүленде. Яңавыл районына да күп яңа техника кайтты.

Кышка кергәч, район үзәгендәге МТС мастерскоена, колхозларның техникаларын җыеп-төзәтү өчен, кешеләр җыйдылар. Басуда җир үлчәп, эш көне чыгарып йөреп, техника арасында “кайнаган” Баянны комбайннар төзәтергә өйрәнчек итеп билгеләделәр.  Яңавылга йөреп эшли башлады. Көн дә кайтып йөрергә туры килде, чөнки квартирада торсаң, түләү хакына өстәп, утын илтергә кирәк иде. Хәерчелектә калдырылган Шәймәрдән гаиләсенең бу хәленнән килмәде. Үсмер егет, кыш буе чаңгы киеп, иртән китеп, кич кайтып йөрде.

— Улым, бик интегәсең бит. Якын ара түгел...

— Инәй, миңа чыныгырга кирәк...

— Ичмасам, көн дә кайтма! Галимә җиңгәйләргә кереп йокла, — диде ана, улын кызганып.

— Ярар, шулай итәрмен, — дип кенә куйды егет.

Язга чыккач, Баянның үзенә бер комбайн ышанып тапшырдылар. Мөкиббән китеп, техниканы өйрәнү эшенә чумды ул: хәзер бөтен көне тимерләр арасында уза башлады. Өйрәтүче остазына кирәкле боргыч-ачкычлар гына биреп тормады, ә күбрәк үзе эшләде. “Өйрәнүең — үзең өчен” дигән әнисе сүзләрен гел исендә тотты. Җае чыкканда, кирәклекләре беткән трактор-машина детальләрен йорттагы вак-төяк эшләрдә кулланырлык җайланмалар ясау өчен дә кулланды.

Өйгә төрле майлы киемнәр дә кайта башлады. Кифая аларны яхшылап юып торды һәм, вакытында киптереп, баласына гел чиста кием кидерде. Нурия дә, инәләренә ярдәмләшеп, абыйсы алдында яхшы эшләр белән аерылып торырга тырышты. Елгага керләрне тукмаклап юарга гел үзе йөрде. Җәй көне бакча артындагы елга басмасында, кыш чишмә буасында ачылган бәкедә чайкый иде. Күмер салып кыздырыла торган үтүк белән күлмәкләрне дә гел үзе үтүкләде.

Әтиләре урынына калган Баян абыйсы әйткән йомышларны да берсүзсез үтәде. Әниләре кайтмаска кушса да, абыйсының гел өйдә кунуын тели иде...

Язгы чәчүләр җиткәч, Баян тагын җир үлчәү эшенә алынды; басуга гәҗит алып барып, соңгы хәбәрләр белән таныштыруны да аңа йөкләделәр. Колхозчылар, кыска ял вакытларында гына булса да, политика белән шулай таныша башладылар. Көр тавышы белән Баян русча гәҗитнең беренче битендәге яңалыкларны тулысы белән укып чыккач кына, рәхмәтләрен әйтеп таралыша басу эшчәннәре...

 

Дирижабль

1939нчы елның май ае. Уку елы инде тәмамланып килә. Кыңгырау шалтырагач, укучыларны  мәктәп ишегалдына линейкага тезделәр. Көн аяз. Табигать яшәргән мәл. Биш ел элек мәктәп тирәли утыртылган алмагачлар быел шау чәчкә атты. Тирә-якка хуш исләре тарала.

Шул яз күренешләре белән хозурланып, мәктәп ихатасына тезелгән балаларга директор урынбасары алда торган чыгарылыш имтиханнарына әзерлек турында сөйли.

Кинәт кемдер сөрән салды:

— Карагыз, нәрсә ул?!

Бөтенесе шул якка борылды. Анда, Усак урманы ягында, һавадан бик зур тавык йомыркасы сыман әйбер очып килүе күренде. Тонык кына гүелдәү дә ишетелә. Бермәлгә тын тордылар. Бу очкычның исемен исенә төшергән астрономия укытучысының:

— Дирижабль бу, — дип әйтүен генә көткәндәй, бөтен мәктәп балалары, дәррәү кубып, шул якка йөгерде. Укытучыларның да көтмәгән җирдән килеп туган хикмәтле вакыйга белән кызыксынулары мәктәп кагыйдәләрен җиңде:

 — Туктагыз, кире борылыгыз! — дип, беркем дә кычкырмады, очкыч ягына йөгерүчеләрне кире бормады. Кемнәрдер әле түбәсе ябылмаган яңа бура башына үрмәләде: биектән яхшырак күренә бит инде! Кызыксынуларын баса алмыйча, курку катыш батырлык белән, берникадәр балалар һава шары килгән Яман-саз ягына йөгерде.

Зур симез балыкка охшаган дирижабль әкрен генә хәрәкәт итә. Астагы кабинасында кешеләре бар, озынча шарның алгы бер өлешендә “СССР-В7” язуы күренә. Бу очкыч турында гәзитләрдән генә укып белүчеләр өчен мондый күренеш аеруча кадерле иде.

Дөньяларын онытып, тылсымлы очкычны күзләре белән озатып, кул болгап, укучылар да, олылар да бик озак бардылар.

— Әнә, төшә башлады...

— Түбәнәйә-ә-ә... Мүклек-тауга төшә, ди...

Шундый тавышлар белән тулган басу өстендәге халык күче авылдан ерагая барган саен саекты, кемнәрдер, төшәсеннән өмет өзеп, кире борылды.

Төшәр, диеп уйлап йөгерүчеләр Җыркага чаклы бардылар — очкыч төшмәде.

Нурия дә Чәкәрә-тауга хәтле йөгерде. Колхозның яңа чәчелгән ашлык басуы буйлап чабышкан кешеләрне очкычтагылар әллә күрде, әллә юк. Һәр авыл тирәсендә купкан җанлылыкка алар күнеккәндер кебек тоелды.

Район гәҗитенең алдагы бер санында бу турыда хәбәр чыкты. Анда язылуынча, хөкүмәт карары белән дирижабльләр кулланып, чәчүлек җирләренең төгәл мәйданын үлчәп, аларның карталарын ясаучылар бу якларның да чәчү мәйданнарын фотога төшереп узган икән...

 

“ Тере сөяк сыя ул...”

1940нчы ел башланды. Золотуха белән чирле 6 яшьлек кызы Зинирәне ияртеп, атасы йортына Лотфия кайтып төште.

— Нәрсә булды инде? — дип, әнисенең соравына:

— Үгәй малай тынгы бирми, — диде ул, бер мәлгә аптырашта калган инәсенә.

— Ярар, кызым, алай булгач... Тере сөяк сыя ул — ничек тә яшәрбез.

“Золотуха” дип йөртелгән тире чиреннән бөтен бит-колаклары кутырга баткан кызны Нурия чын күңеленнән кызганып куйды. Ирен ташлап кайтуны хуп күрмәсә дә, түтәсе дә жәл иде.

Апасы өчен бик атлыгып тормаса да, бәләкәй кызчыкны уйлап, Баян кайткан кунакларга бер көн эчендә агач карават ясап бирде. Үз туганнары бит — йортка барысы да сыйды.

Үзләре ята торган почмакка кертеп коргач, быянасы йортыннан “чәлдереп” кайткан чаршау белән Лотфия йоклар җирләрен уратып алды.

Ике-өч көннән Әхмәтгалие эзләп килеп җитте.

— Әйдәгез, кайтабыз, — диде ул, ашарга да утырмыйча.

— Юк, — диде Лотфия, — мин кире бармыйм. — Малаеңның телен әзрәк кыскарт!

Шуның белән сөйләшү тәмам булды. Шулай ай буе тарткалашып, бер-берсенә баш бирми йөри торгач, Әхмәтгали үзе монда күчеп килде.

Ләкин тарантаслы арбалы атыннан башка бернәрсәсе дә бу йортка күчмәде. “Объездчик” дип йөртелгән вазыйфа башкарган урман каравылчысы, гел төрле урынга күчеп йөргәнгәме, йорт салу турында уйламады.

Кышка кергәндә, әтисенең хәлен белергә дигән булып, улы Рәфкать утырмага килде. Үзеннән алда килеп керә торган зур алабай этен күрсәләр, Ямадыдан кунак килүе аңлашыла иде мондагыларга.

Кунак берне кунып кына китмәде. Әтисе белән мунча идәнен яңарттылар.

Такта-сайгакларны да тиз тапты урман хуҗасы Әхмәтгали: Усак авылындагы Нәбиулла картка барып кайтты да, артыннан ук бер йөк такталар төялгән ат килеп тә туктады.

Баян бу яңарышка бик шатланды, чөнки мондый эшне ерып чыгарга үзенең генә көче җитмәсен ул белә иде...

Рәфкать өч яшькә кечерәк, ләкин эшкә осталыгын күрсәткәч, Баян белән тиз дуслаштылар.

Аклар-кызыллар сугышы вакытында күп сугышчыга юыну-тазарыну урыны булган Шәймәрдәннең иске мунчасы, ниһаять, яңа идән күрде.

Кышкы мунча суынып тормады: көн саен булмаса да, көн аралаш яңартылып ягыла иде. Утынга кытлык булмады. Эшеннән кайтышлый, Ямады-як урманнардан Әхмәтгали еш кына коры утын төяп кайтты. Үзе лесник булгач, коммунист та булгач, “Кемнең кулында — шуның авызында” принцибы буенча яшәде.

Язга чыккач, Лотфиялар, урман эчендәге бер болынны сөреп, тары чәчтеләр. Сыер алдылар. Сыерларын аерым көттеләр, аерым саудылар. Күпчелек вакытта Кифаяга ташлап китәләр иде. Шәймәрдән хуҗалыгыннан сакланып калган гөбедә, сөт өстен җыеп туглап, май язып ашадылар. Майны бервакытта да Баян белән Нуриянең боткасына салмадылар. Инәсенә сөт-май тәкъдим итүгә дә Лотфия үтә саран булды.

Беркөнне Баян иртәрәк торды да, үзе дә утын алып кайту уе белән, җизнәсенең атын җигеп, сиздермичә генә чыгып китте. Ат та үзен туйдыручыга чыгымчыламый иде.

Тиз урадылар...

Тик кайтып керүгә, йортта шау-шу купты. Бераз гына тирләгән атын сөртә-сөртә, коры ботакларны мунча тирәсенә өеп булашкан Баянга өйдән ярым-ялангач йөгереп чыккан җизнәсе:

— Ния сорамый җиктең, молокосос? — дип акырды.

Ятимлекнең нәрсә икәнен Баян тагын бер кат тойды. Гарьләнүеннән урамга чыгып йөгерде. Түбән оч ягына атлаган аяклары малайны мәчет янына алып барып туктаттылар. Күптән авылның дини үзәге булудан туктаган бу йорт, шуңа карамастан, төрле ярсулардан тынычландыра, уйларында шәһит киткәннәргә эндәшү урыны булып тора иде.

— Әтәй! Нигә үлдең? Ния безне Походин кулына калдырдың? — кимсетелгән егетнең уйлары яңгыравык авазга әйләнеп, кычкырып елау тавышлары белән кушылды...

Баян артыннан чыгарга омтылган Рәфкатьне әтисе туктатып калды. Ни булганын башкалар хәтта аңламый да калды.

Тавышка чыккан Кифаяга:

— Кулы озын, — диде. — Минем атка бүтән тимәсен!

Шушы хәлдән соң, Баян Лотфия апасы һәм җизнәсе белән сөйләшмәс булды. Бер йомышларын да тыңламады. Апасына гел каршы җавап бирде...

Сугыш башланган елны Баян берүзе бер комбайнда ашлык суктыруда катнашты. Эш көннәре исәбенә күп ашлык тиде: унлап центнер бодай алынырга тиеш иде... Беразын гына бирделәр.

“Эпигә туйдык, баектык”, — дип сөенгән Нуриянең шатлыгы күпкә бармады. Абыйсы сугышка киткәч, үткән көздә алынмый калган ашлыгын сорап идарәгә төшкән иде, колхоз рәисе —Ашкрумов фамилияле башкорт:

— Әнә, ашлык басуда... — дип, тиешле ашлыкны бирүдән баш тартты. Урлаш, димәкче булгандыр...

Нурия, түбәнсенеп, кабат сорап йөрмәде — ач яшәргә күнегелгән, ни дисәң дә...

МТС комбайнында икенче авылда эшләгәне өчен дә абыйсына бодай бирелергә тиеш иде. 10 чакрым ераклыктагы Рабак авылына Лотфия үзләре аты белән, Нурияне дә утыртып, Баянга тиешле өч центнер ашлыкны алып кайтырга барды. Бу колхозның хуҗасы каршы килмәде — рөхсәт бирде.

Кайтканда яңгыр ява башлады. Капчыктагы ашлык нык чыланды. Авырайган йөк, Биштирәк (хәзер бу авыл Барабановка дип атала) авылы тирәсендәге бер чокырны чыкканда, тәртә бавын өздерде. Лотфия апаен авылга кайтарып җибәрде:

— Бар, җизнәңне алып кил! Тизрәк атла! — диде.

Әхмәтгали, кирәкле баулар, капчыкларга ябарга чыпта япмасын алып, үзе генә китте.

— Апай, син барма, кал, — диде күшеккән Нуриягә.

Барырга бик исәбе юк иде алҗыган кызның. Җизнәсе киткәч тә, юеш киемнәрен салып элде. Коры күлмәген киеп куйды.

Тамак ялгап алгач, чоландагы җәйге йокы урынына кереп ятты. Ашлык тазартудан яңа кайтып кергән инәсенең тавышын да, йөкләре белән лычма су булып кайтып җиткән апасы белән җизнәсенең бөркәү астына ашлык таратып йөргән тавышларын да ишетмәде.

Төш күрә иде Нурия. Җизнәләре эшләгән Балтач районының Штәнде авылына барып чыккан, имеш. Авыл читендә бер зур күл булуын ишеткәне бар иде.

Менә Лотфия апасы күл яры буенда кояшта кызынып ята. Менә кинәт су өстенә гопкын (бегемот) калкып чыкты. Нурия кычкырырга итә — әмма тавышы чыкмый. Тагын бар көчен җыеп кычкыргандай итә...

Каяндыр Баян килеп чыга да апасын йотарга әзерләнгән хәшәрәтне комбайн жаткысы белән суга этеп төшерә.

Бераздан шул урында ир кеше пәйда булды. Ул, йөзеп килеп, Нурия каршысына чыгып басты...

Уянып китсә — җизнәсе көлеп тора. Төшендә кычкыра алмаса да, сөйләшеп ята икән бит!

— Нинди тере сөяк ул, балдыз?

Нурия төшен сөйләп бирде. Түтәсе тыңлый да:

— Юк-бар төш Нуриягә керә инде, — ди. Лотфия төшләргә ышанмый иде. — Тор, бар өйгә кер! Без ятып тораек хәзер...

Шулай ята-тора, ай артыннан айлар үтте. Хөппехуҗиннар (Походиннар, ягъни авыл Советында теркәгәндә, фамилиясе татарчадан русчага шулай ялгыш тәрҗемә ителгән) гаиләсе, партия  кушуы буенча (Әхмәтгали ВКПб әгъзасы иде), гелән күченеп йөрде: йә урман хуҗалыгының үзәге булган  Балтачта, йә урман эчендәге бер авылда — Кордонда тордылар. Тик шушы “урман хуҗасы”ның бер җирдә дә үз йорты булмады!

Сугыш башлануның икенче елында Әхмәтгалине дә Кызыл Армия сафларына алдылар. Ул киткәч, 1942 нче елның көзендә Лотфия кыз бала тапты. Тылдагы эшләрдә хезмәт иткән Походин 40 көнлек кызын күреп китте. Кызына Шидә дип исем кушты. Ләкин атасына кызын, кызга әтисен инде кабат күрергә насыйп булмады. Әхмәтгали киткәндә хатынына бер төшен сөйләде,  төшендәге поезд күпере җимерелүне кире кайтмавына юрады...

Казахстанда НКВД частьларында, командир булып, шахта төзүдә эшләгән Походинны рельс басып үтерде. Аның кул астында эшләгән Йөгәмәш кешесе, аннан кайткач, Лотфияга килеп әйтте:

— Акмуллашар зияратында күмелде,  — диде.

Соңрак әйберләре, үле хәбәре һәм күмү күренеше фотосы белән посылка килде. Үлеменең сәбәбе дә билгеле булды.

Әхмәтгали кулбашында гражданнар сугышыннан калган ядрә ярчыгы йөртте. Шунлыктан, рельсларны сул кулбашына салып ташырга мәҗбүр булды. Ә калганнар, күнегелгәнчә, уң кулбашларына салып ташыдылар. Бертөрле як белән күтәрмәгәнгә, рельсны кирәкле урынга ташлаганда, Әхмәтгали читкә китеп өлгерми калды. Рельсны өстеннән алганда, тагын чигәсенә төшерделәр...

— Лотфи, мин кайталмам инде: барган юлымда күпер җимерелде, — дигән төше раска чыкты. Кайтмады. Лотфия икенче тапкыр тол торып калды.

Магазин кырындагы түбә астына кергән яңа бураларын Лотфия кемгә саткандыр — апасының бу сату, алыш-биреш эшләрен Нурия әле бик аңламый иде... Бәлки, яхшы чыршы бүрәнәләрдән төзелгән бураны сатып алучылар күрше-тирәдә яшәгән кешеләрдер, ә бәлки, күрше авылдан булганнардыр?! Ул йорт тиздән юкка чыкты.

Сугыш елларының кануннарын үз файдаларына кулланучы урындагы җитәкчеләрнең “Үзе юкның — күзе юк” принцибы хәлиткеч рольне уйнавы да бик мөмкин!..

Сугышка Әхмәтгалинең аты да алынды. Лотфия түтәсенең мөгезсез мүкләк сыерын җир сөрүгә алдылар. Сыер җигәр өчен камыт ике өлештән тора. Сыерлары мөгезсез булгач, камыты җайлы кидерелә.

Кышкы суыкларда Нурия, сыер җигеп, коры ботак алып кайтырга Җиде-түбә артындагы урманга йөри. Бер баруында, көчле җилдә нык кына башын өшетте...

Түтәсе яшь бала белән утыра, Кифая аны авыр эшләргә җибәрми. 10 яше тулган кызы Зинира Нуриянең төп ярдәмчесе! Эшнең кирәклеген аңлап, гаиләләренә башка беркем дә булышмаячагын кечкенә йөрәге белән тоемлап, апасының бар кушканнарын берсүзсез үтәргә тырыша балакай!

Ә илдә ачлык, ялангачлык... Сугыш сынаулары әле алда...

(Дәвамы бар.)

(Автор стиле сакланды.)

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (10)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: