Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 март 2022, 13:19

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (Ахыры)

Айрат илереп елый башлады.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (Ахыры)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (Ахыры)

Гөлия аңа ияреп каядыр китүне башына да китерә алмый иде, сорады:

– Бер тиенсез кая гына барып җитәрбез?

Айрат иренен турсайтып ятакка утырды.

– Сезнең шул булыр инде… Акча! Акча! Шул гына сезгә дөнья тоткасы. Радикка да шуның өчен чыгасыңдыр әле?

– Мыскыл итмә, – диде Гөлия, малай янына чүмәшеп.

– Мин төрмәдән качтым синең өчен, ә син… син…

Гөлия егетне тынычландырырга маташты: иңеннән сыпырды, чигәсеннән үбеп алды. Бик тә, бик тә кызганыч иде Айрат.

– Мин бит синең өчен үләргә риза!

– Беләм, беләм…

– Ташла ул Әрлән малаен. Бәхетсез булырсың гомер буе!

– Соң инде, Айрат. Берсекөнгә туй. Хәзер качып китсәм, әтиләр нишләр? Андый хурлыкны ничек күтәрер?

Айрат илереп елый башлады.

– Нигә качтым мин төрмәдән? Сиңа ышандым! Тотсалар, кыйнап үтерәләр бит мине! – Ул инде бәләкәй гәүдәсе белән Гөлиянең куенына кереп беткән, кырыкмыш башын имиләр өстенә урнаштырган – шунда күз яшен түгә иде. Ниһаять, ул юеш йөзен күтәрде. Аһ, кызганыч, кызганыч бала… Юеш иде ирене. Корсак төбендәрәк пәйда булган ниндидер авыртыну аяк бармакларына, муен тамырларына кадәр таралып, аркасына яткырды Гөлияне. Бичара малай, көтелмәгән бәхетенә сыеша алмыйча, ыңгыраша иде. “Чү! Чү!” – дип пышылдады кыз; нигә алай әйтте, үзе дә аңламады...

– Гөлия!

Ишек тоткасына кулын салган егеткә Гөлия аркан борылды, итәген рәтләде.

– Китик бергә. Без бит хәзер… – дип нидер әйтергә маташкан егетне бүлдерде:

– Юк!

– Ярар! Радик – сарык! Ә мин – беренче! Онытма: veni, vidi, vici.

– Нәстә?

– Цезарь әйткән: килдем, күрдем, җиңдем.

– Кабәхәт! – Кыз өстәлдәге кул астына эләккән алсу лифчикны кукыраеп торган малай өстенә ыргытты. – Кабәхәт! – Бая гына шундый якын, газиз, ә хәзер, берничә минут эчендә, шулкадәр ят, күңел кайтаргыч кемсәгә әверелгән иде ул. Лифчик, пионер галстугын хәтерләтеп, Айратның муенына уралды. – Кабәхәт! – дип янә кычкырды Гөлия, нигә ярсыганын үзе дә аңламыйча. Ярсыйсы, аяк тибеп кычкырасы, бөтен дөньяны җимерәсе килә иде.

Начар артистларча пафос белән көлеп, Айрат кар явып торган урамга йөгерде. Анда дөнья түгәрәк һәм ап-ак иде шикелле.
Чи-чи чинаган полиция машинасының тавышын ишетеп, Гөлия тәрәзәгә капланды. Тавышсыз гына иңрәде ул: кая барып бәрелергә белмәгәндәй, Айрат ике машина арасында бәргәләнә иде. Бераздан битлек кигән, башаяк коралланган дәү-дәү ирләр кечкенә автобустан коелышты, икәве, төркемнән аерылып, түм-түгәрәк күк астында берүзе калган малайны күз ачып йомганчы бөтереп алды; кулын боргычлап, җиңел машинаның арткы утыргычына ыргыттылар. Машинага керер алдыннан бер мизгелдә Айратның күз карашын тотты сыман Гөлия. Бәхетле иде кебек Айратның күз карашы шул мизгелдә. Ачы тавышларын урамга таратып, машиналар китеп югалды. Гөлияләр турында, ак кар өстендә, алсу тап калды.

 

Фото: rosguard.gov.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: