Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 март 2022, 23:14

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (2)

Сәләмә генә малай булса да, тугрылыклы әнчек кебек арттан ияреп килүен күрү барыбер кыз күңеленә рәхәтлек биргән иде.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (2)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (2)

– Хәзер бит, үзең беләсең, кордаш… Яшьләр үзләре сайлый. Аннары минем кыз әле сабыйлыктан да чыкмаган. Эһе. Калага укырга китмәк кели.

– Бабайлар ни әйткән? Бүрек бәреп егылмаса, кызны кияүгә бирергә була, дигәннәр. – Хисмәт тагын кыска гына көлеп куйды. – Алар юләр булмаган.

– Акыллырак булганнар, дисеңме? Ай-һай! Акыллы халык дәүләтсез калмый.

Хисмәт, хуҗаның сүзен игътибарсыз калдырып, үзалдына сөйләнгәндәй:

– Укымак кели… Ни пычагыма… Әнә минем дурак укып йөргән булды. Экономист итәм, янәсе. Финансист! Имтихан саен акча түләдем. Дипломын сатып алдым. Хәзер кем инде ул? Бишне алтыга тапкырлый белми! Телефонына карап әйтә! Хәсрәт… Апкайттым шәһәрдән күтенә тибеп. Тракторга утыртам хайванны. Басу сөрсен бүтән эшкә ярамагач.

– Син шул дуракка кызымны димлисеңме?

– Әйе! Үзәге таза аның. Минем орлык! Әйтәм бит, өйләнгәч, бала-чагасы булгач, ипкә килә ул.

– Ай-һай. Белмим ни әйтергә дә…

– Син кирле-морлы сөйләнеп утырма! Ни әйтергә белмәсәң, хатыныңны чакыр. Мин тешләгән җирдән өзмичә калмыйм.

– Син, кордаш, ордым-бәрдем сөйләшмә әле. Кыз бирү ул уен-муен түгел. Хатынны да чакырырбыз. Киңәш-табышсыз булмас.

– Кызың өлгергән. Вакытында озатмасаң, бозылып та китә ул кыз бала. Замананы кара син. Кяфер өстенә кяфер.

Гөлиянең әнисе каядыр биләмгә киткән иде, озын гомерле булыр – нәкъ үзен искә алганда кайтып та керде.

– И-и, Хисмәт әбзәй килгән наса, сиңайтәм, чылтыратып та әйтмисең, – дип, аш бүлмәсенә ашыкты. Аңа өмет юк иде. Әрләннәр белән туганлашырга улмы каршы булсын?! Бай тормышка кызыкмаган көне юк. Инде әтисенең тәмам колак итен ашап бетерде. Хәйран күп кредит алганнар иде банктан, хәзер шуны түлисе бар. Әнә ничек балкыды түрендә Әрләнне күргәч.

Калым-фәлән, бирнә-төгәннәр турында тыңларлык рәте калмаган иде Гөлиянең, күңеле тулудан әлсерәп ятагына ауды да – акты да китте.

Үтүген яраткан лифчигы өстенә куйган килеш тәмам онытылган бит, әй! – көйгән ис борынына төрткәч кенә аңына килде. Лифчикның йомрысына таба омтылып, алсу тукыма өстендә өчпочмаклы кара эз калган иде. Күзенә тагын мөлдерәмә яшь тулды – ташларга инде моны… Илнурның соңгы истәлеген. Лифчикны йомарлап ишек төбендәге чүп чиләгенә таба борылган иде, артына авып китә язды: бусагада чәче төптән кыркылган Айрат басып тора! Тар чыраена әллә нинди сәер киң елмаю ябыштырган, үзе тач бер малай-шалай инде, әйтәсе дә юк.

– Айрат?! – Үз күзенә үзе ышанмыйча, Гөлия Айратка таба омтылды, аның арык иңбашына каккалады. – Чыгардылармы? Нигә торасың инде каккан казык кебек, әйт тизрәк!

– Качып кайттым, – диде егет-малай гади генә.

– Качтың? – Гөлия гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрде. – Качтың? Соң сине бит хәзер атып үтерәләр. Син шуны беләсеңме? Инде сине дөнья бетереп эзлиләрдер.

– Син кияүгә чыгасыңмы? – дип сорады Айрат һәм, балачактагы гадәтенчә, йодрыгы белән авызын сөртеп куйды. – Радикка…

– Анысы сиңа нигә инде? – дип ачыргаланды кыз. – Син соң аңлыйсыңмы…

– Бик яхшы аңлыйм, – диде Айрат. – Шуңа качып кайттым да.

– Нәрсә? – Гөлия, беренче тапкыр күргәндәй, Айратка батырып карады. Әйе, ул бу егетне беренче тапкыр күрә иде. Теге ул белгән җебек Айрат түгел бит бу! Бөтенләй бүтән Айрат! Әле генә миен кисеп үткәндәй булды: аңа сыланып маташкан исерек Радикны төртеп егуы да, хәзер полиция кулыннан качып кайтуы да тикмәгә түгел, ул бит… ул бит… И-и мескен! Гөлиягә гашыйк булып йөргән ләбаса. Хәзер дә гашыйк. Ә Гөлия аны уйлап та бирмәде. Ничек инде ул, ярты авылның егетләрен саташтырган Гөлия, Дивана Эльвираның өтек малаена карасын?! Айратның шулай өметләнеп йөрүе аны рәнҗетә түгелме соң… бар ягы килгән кызны! Гарьлек, гарьлек, билләһи. Тик… тик… кем аны шулай хөсетсез, самими ярата алыр соң бүтән? Кем аның хакына төрмәгә керергә дә риза булыр? Карышмыйча гомерен корбан итәр?

– Син бит… бөтенләй… – дип бытылдады ул каушап, – сиздермәдең…

– Көн саен клубтан сезгә кем ияреп кайтты алайса?

– Мин сине Венера артыннан йөри, дип уйлый идем. – Күзен почмакка төртеп ялганлады Гөлия: моңарчы Айратка кагылышлы бер уй да килгәне юк иде башына. Әйе, искәрә иде алар Венера белән: Дивана Эльвираның тилемсә малае ияреп кайта аларның эзенә басып… кайтса соң?! Вакыты җиткәч, кем кайтмас үз өенә. Ашаган җиренә сыер да кайта. Ә-ә, исендә, Венера колагына пышылдаган иде бугай: “Бу малай сиңа бик мәхәббәтле карый, авыз суын корытып…” Гөлия көлгән генә иде. Кинәнеп көлгән иде ахрысы. Сәләмә генә малай булса да, тугрылыклы әнчек кебек арттан ияреп килүен күрү барыбер кыз күңеленә рәхәтлек биргән иде. Ул бит тулысынча синең ихтыярыңда! Боерык бирсәң, ул бит синең өчен коега да баштүбән сикерәчәк, чәчрәп китим шушы урында ялгышсам. Тик кызга кирәкми иде ул тилемсәнең коега сикерүе. Әйе, кинәнеп көлде дә, шунда ук онытты күрше малае турында Гөлия.

– Радикка чыгуыңны ишеткәч, миңа шок булды, – диде Айрат, тынлыкны бозып. – Аңа түгел, син миңа чыгарга тиеш!

– Әниеңне картлар йортына алып киттеләр.

– Юк, юләрләр йортына… – Айратның йөзендә берни үзгәрмәде. – Күптән кирәк иде. Анда аңа әйбәтрәк булыр. Юкса монда…
Гөлия иңбашын сикертеп куйды. Аңлады ул Айратның ни әйтергә теләгәнен. Әбисеннән ишеткән мәкаль исенә төште:

– Илдә чыпчык үлми.

– Чыпчык үлми, кеше үлә, – диде егет, иренен кыегайтып. – Гөлия! Әйдә, киттек минем белән! Русия зур, табарбыз ышык урын.

– Айрат! Сине барыбер эзләп табачаклар. Алардан качып булмый.

– Качарбыз, беркем табалмас.

 

Фото: yobte.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: