Әйе, мәктәпсез авыл двигательсез торып калган машина кебек икән. Һәркөн шау-гөр килеп, күңелләргә җылы нур чәчеп, шатлык бөркүче шаян бала-чага тавышлары тынып калды. Урамнарда ыгы-зыгы, үзара сөйләшүләр дә сиздермичә генә тына барды. Бер яклап – урындагы уку йортының ябылуы, икенче яклап – таркалган колхоз, инде дистәләгән еллар үтсә дә, заманча агротехник комплекс салдырмау, авыл халкының бәкәленә каты сукты шул. Хезмәт яшендәгеләр, аеруча яшьләр, барысы да аптыраган көннән эш юллап, төрле тарафларга таралышты. Яшьләрсез калган авылда кичке якта дәртле гармун моңнары да ишетелмәс булды. Шушы көйләрне илһамланып тыңлаучы сылукайларның: "Кызлар, көй әрәм булмасын, әйдәгез, җәһәт кенә биергә төшикче” – дип, ак чәчкәгә төренгән шомырт төбендәге эскәмиядән торып, күбәләктәй очып-очып биеп китүләре инде бер күңелле һәм кабатланмас төш булып кына калды. Урам тутырып, иртә-кичен көтүгә йөрүче маллар саны күзгә күренеп кимеде. Алары да, машиналарга төялешеп, авылны ташлап киттеләр, тик хужалары кебек ерак тарафларга түгел, ә район үзәгендәге ит комбинатына. Режим каты, диләр, анда: барып капкан малкайларның комбинат капкасыннан кире чыкканын күргәнем юк әлегәчә. Хәтта кыска вакытлы отпускыга да кайтармыйлар, ди.
Пенсионерларны өч юл чатына бастырдылар. Нәкъ әкияттәгечә. Теләгән юлыңны сайлап ал, үз ихтыярыңда. Беренче юлның теге очында пенсионерны үзаллы дөнья көткән балалары каршылый, ягъни уллары һәм кызлары. Алар, кайсы тарафларда яшәсәләр дә, үзләренә алып, картларга хәлләреннән килгәнчә тәрбия күрсәтәләр. Болары – бик бәхетле картлар. Икенче юл да күңелгә сары май кебек ята. Анысы хәзерге көндә күпләргә соңгы таяныч булган картлар йортына илтә. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дип, түшәмгә төкереп, тик яшәп ятасың. Ә менә соңгы юлның очы авыл башында урнашкан мәңгелек йорт капкасына барып тоташа. Капка башына түбәндәге сүзләр язылган:
Исәннәрнең кадерен белик,
Үлгәннәрнең каберен белик.
Бу капка һәркем өчен, тәүлекнең һәр мизгелендә ачык. Ул колач җәеп каршылап торса да, агай-эне, нишләптер, аны өнәп бармый. Шулай да кыска гына аралык эчендә дүрт-биш кеше әлеге капка аша мәңгелек йортка керергә өлгерде.
Авылда халык беткәч, кызыл тасмалап тантаналы рәвештә ачылган яңа мәдәният сараеның да кирәге калмады. Тиздән каладан кемнәрдер килеп, аның ишегенә аркылы такта кагып куйдылар.
Почта, медпункт, авыл хакимияте белән нәрсә булды, дип кызыксынасыңдыр, укучым. Җавап бирәм. Теге двигателеннән колак каккан машина белән бездә, гадәттә, нәрсә була? Тел төбегездән сизеп-аңлап торам, дөрес уйлыйсыз: аны агай-эне тиз арада сүтеп, запчастька алып бетерә. Авылдагы биналар да, шул рәвешле, юкка чыкты. Армиясез генерал булмаган шикелле, хакимият башлыгы да койрыгын сыртка салды.
Кышын мәңгелек булып тоелган кар таулары, язгы җылы көннәр килү белән, мизгел эчендә эри дә бетә, юкка чыга. Әмма алдагы кышта әлеге көмеш тауларның кабаттан калкып утыруында безнең шигебез юк, чөнки бөтенебез дә табигать дөньясында ел фасылларының кабатланып килүен яхшы беләбез. Тик менә данлы тарихы гасырларга сузылган гүзәл Тәпәләп авылының гына көтмәгәндә җир йөзеннән мәңгегә юкка чыгуы йөрәкне тетрәндерә.
И-их, теге чак шаян җил төкерек белән уйнамаган булса икән! Мәктәп тә, авыл да шушы төкереккә ябышып, тарих чоңгылына очмас иде...
Тәмам.
Фото: союзженскихсил.рф