Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 март 2022, 14:28

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (1)

Илнурның кабере тәмам кар астында калды инде, калды...

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (1)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Кабәхәт. Хикәя (1)

Бер олау кер үтүклисе бар иде Гөлиянең. Ярата ул бу эшне. Башны җигәсе юк – кулы үз хуты белән йөри, ә күңеле исә әллә кайларга китеп бара, әйтерсең, сафлык һәм яктылык бөркеп торган күлмәк-ыштаннарга, яулык-тастымалларга, чүпрәк-чапрак, чурт-чураманга һич катышы юк. Башка дөньяда! Урманда озак адашып йөргәннән соң иркен, якты аланда ябалдашын җәеп утырган карт тирәк төбенә оеп ял итәргә сузылган мөсафир сыман әйтеп аңлатмаслык рәхәтлек кичерә шул сәгатьләрдә. Ләкин әчкелтем хатирәләр монда да сискәндереп куя, кеше аяк басмаган әрәмәлекләрдәге шыпырт сукмакларга әйди. Менә хәзер дә… алсу лифчигын кулга алуга… Күңелгә якын, тәнгә килешле кием-салым була, искерсә дә ташлыйсы килми шуны. Бер-ике ел элек тәненә сыланып тора иде шушы лифчик, үлчәп теккәндәй иде ул кибеттән алганда да. Инде кечерәйде… Гөлия елмаеп куйды – кечерәйде дип инде… ул ике кулын догага әзерләгәндәй күтәреп, тәкәббер генә борын чөеп торган имчәкләрен сыйпап алды. Ие, яратып кия торган алсу лифчигы кыса хәзер. Тик ташлыйсы да килми. Илнур салдырган лифчик бит ул. Аңарчы ул тирәгә беркемнең кулы тигәне булмады. Юк-юк, түбән тәгәрәмәде Илнурның кулы, ул бит юләр түгел, Гөлиянең ирек куймасын белә. Колагын эткән кайнар сулышы менә бүген йөрәгенә төшеп бөтен җанын әрнеткәндәй булды. “Өйләнешкәч тә өлгерербез, – дип тынына буылып пышылдады ул. – Шулай бит, җаныем?” Җиде кат үлчәп, сигезенче тапкыр үлчи торган кеше иде Илнур. Ул үлчәде, тәкъдире үчләнде – чит илләрдә гомерен кистеләр. Соңгы хәбәре Донбасстан килде. Хәрби хезмәте төкәнгәч тә армиядә калган иде ул, имеш, туй үткәрергә уч тутырып акча эшләп кайта. Кайтты… Алып кайттылар. Тутыя табутын ачарга да рөхсәт булмады. Шулай беркем белән киңәш-табыш итмичә генә Гөлияне ташлап китеп барды Илнур. Шулай ярыймы инде, ә? Илнурны искә алган саен күзенә дыңгычланып нур тулуын сизде кыз. Әнә ул – озын буйлы, киң җилкәле; чем кара күзен кысып, авызын исә ерып каршыга килә: кочагын җәйгән. Юк шул, булмый, булмый; насыйп түгел икән инде ул кочакта эрергә. Ташлап китте бит, китте… Кабәхәт! Гөлия күз яшен сөртеп алды. Өйләнешкәч өлгерә, янәсе… Калган эшкә кар явучан була шул.

Урыны-урыны белән аязучан һава, дип хәбәр иткән иде телевизордан кызыл авызлы, кыска итәкле, әмма озын тырнаклы кыз – дөрес әйткән, иртәдән бирле кар ява, Илнурның кабере тәмам кар астында калды инде, калды.

Гөлиянең әтиләре, иртә торып коймак белән чәй эчкәннән соң, киенеп-ясанып тиздән буласы кодаларына туй мәрәкәсен юллап киткәннәр иде. Ерак тормый алар, өстәге урамда гына. Ләкин әтисе барыбер машинасын кабызды, җәяү йөрергә ул инде янәсе саяк-сандырак түгел. Кодасына тиңләшә алмаса да – анысының машинасы оһо-һо! – ул да арбадан төшеп калмаган, күт астында мимеч машинасы кешнәп тора, Аллага шөкер. Гөлияне кияүгә бирәләр.
Әрлән Хисмәтенең малае Радик тәмам каныкты аңа. Илнур армиягә китүгә бәйләнә башлаган иде, инде аны тутыя табутта кайтаргач тышавы бөтенләй бушады. Оятсыз тәре! Өч аймы соң элек, тансыдан кайтканда, килде дә кысып кочаклап алды. “Син минеке!” – дип кычкырды шакшы аракы исе килеп торган авызын аңа таба сузып. Ахирәте Венера белән култыклашып бара иде Гөлия, өстенә бер чиләк юынтык су койдылармыни! Венера бер читкә каерылып көлеп тора җитмәсә. Юка баш! Ә Гөлия нишли ала? – ике нәни йодрыгы белән азгын Радикның калкан кебек калын, киң күкрәген төйде инде үзенчә… Шул чакта… Гадәттәгечә күршеләре Айрат ияргән иде аларга. Бер адым арткарак калып, ике кызның үзара сүзенә кушылмыйча тын гына атлый иде ул бүген дә. “Сагынма Илнурны! – дип кычкырды тагын Радик. – Юк ул! Бандералар дөңкегән аны. Оныт!” Селәгәй тулган авызы Гөлиянең иреннәрен эзли, бәбәкләре оядан атылып чыгарга тора. Шул чакта… Гөлиядән кинәт аерылды да көзге пычракка килеп төште Радик. Айратның селтәнгән кулын гына күреп калды Гөлия. Кемнән-кемнән, күрше малайдан ул мондый тәвәккәллекне көтмәгән иде. Авыл егетләре Радик белән каршылыкка кермәскә тырыша, ул бик гарьчел, усал хәтерле, мәкерле, бәйләнешмәвең яхшы. Анысы бер хәер, атасы Хисмәт тирә-якта бер авторитет. Көйсез улының юлына аркылы төшсәң, бөтенләй юкка чыгуың да бар. Хисмәт бай үз сүзен генә сүз итә торган коры кеше, улының нинди җимеш икәнен белә, корт төшкәнен дә күреп тора – тик бит үз баласы! Аны кыерсытырга юл куйса, ул кем була? Әйе, беркем дә булмый. Тешен кысып ул аның кыланмышына түзә, түзмәгәндә каеш белән арт сабагын да укытып ала; тик җиткән егет ләбаса! Димәк, бер генә юл кала – өйләндерергә! Аягына сыер басса, тиз аңга килер, эттән туган…  дисәң инде, дөрес үк булмас, Хисмәт үзен эткә түгел, бүрегә тиңли иде.

Шул ук көнне Айратны полиция тотып китте. Радикны үтергәнче кыйнавы гына җитмәгән икән, кесәсеннән әфьюн чыкккан, ә өендә ваһһабитка өйрәтә торган китап тапканнар, имеш! Булыр да, Айрат авыл егетләре белән артык аралашмый торган сәеррәк җан иясе иде бераз. Шизакатьлерәк иде ул үзара әйткәндә. Бервакытта хәтта аның авыл клубындагы китапханәгә кереп киткәнен дә кемдер күреп калган. Китапханәгә! Егет кешегә төсме шул? Тәмәке дә тартмый иде ул… Эчү мәҗлесләрендә дә катнашмый иде мәхлук. Менә бит! Нинди елан асрап ятканнар куенда. Ярый әле җаен китереп авылны шартлатмаган. Шулай дип сөйләнүчеләр булды, тик кем генә ышанды икән бу сафсатага? Намазга баскан берничә карт-коры эчтән генә зөбаный Хисмәтне каргады, Айратны утыртуда шуның кулы уйнаганы һәркемгә ачык иде. Кибет тирәсендә хатын-кыз чәпчеп алды – шул гына! Оныттылар берничә көннән Айратны. Әтисенең дә кем икәне билгеле булмаган ятим-йотама кемгә кирәк? Акылга җиңелрәк әнисе генә – Дивана Эльвира дип йөртәләр иде аны авылда – кинәт гаип булган улын берничә тапкыр урамга чыгып эзләп керде дә тынды. Аннары аны да каядыр алып киттеләр. Картлар йортынамы соң, әллә җүләрләр йортынамы, диделәр… Гөлиянең әтисе буш калган йортның тәрәзләренә аркылы-торкылы такталар сугып чыкты. Бетте шуның белән! Аллаһы әкбәр!

Тик Гөлия белмиме инде Айратның кем икәнен? Бер урамда уйнап үстеләр, бер сыйныфта укыдылар. Кыюсыз, сүзен беркайчан да өздереп әйтә алмаган Айрат та булдымы ваһһабит? Адәм көлкесе, дияр идең, нинди көлке монда, ун елга ук утыртачаклар диме соң… Җебегән Айрат исән каламы инде андагы бандитлар арасында. Гөлиянең бәгырен әрнетеп торган нәрсә – Айрат бит аның аркасында эләкте бу бәлага! Аны яклап кул күтәрде бит ул йөзе кара Радикка. Ябык кулын селтәгән килеш әле дә күз алдында тора әнә – сөяк тә тире! Өрсәң очып китәр, ачуым да бер килмәгәе. Озын чәче иңенә ишелеп төшкән, иягендә өч-дүрт бөртек сакал, күзе кылыймы соң – берсе чәршәмбегә, икенчесе бөтенләй якшәмбегә карый. Шул да булдымы террорист, яптырный малахай. Нишләп кенә ята икән инде ул төрмәдә, мескенем.

Бәла бит ул үзе генә килми, ишен дә ияртә. Әрлән Хисмәте ишек шакуга ук йөрәге кысылып куйган иде Гөлиянең – юк, алдамый шул йөрәк! Үз бүлмәсендә аягөсте килеш залдагы һәр хәрәкәтне тоеп, һәр ым-ишарәне кан тамырлары аша кичереп, тын да алмый торды ул. Чакырылмаган кунак белән әтисе өстәл тирәсенә кара-каршы урынлашты. “Йә, – диде хуҗа, – дога кылыйк, – йола шулай куша.” Ул соңгы вакытта җомга көннәрендә мәчеткә йөри башлаган иде. Хисмәт битараф кына битен сыпырды да, гадәте белән үгезне мөгезеннән алды:

– Без ят кешеләр түгел, – диде ул кистереп. – Бер төптән чыкан ырулар. Йөз кызартырлык эшебез юк.

“Ә Айрат? Айрат! Айрат…” – дип йөрәге сулкылдады Гөлиянең. Йөз кызарырлык кынамы… Җәһәннәм утында янарлык! Тик аның йөрәген беркем ишетмәде, чал ирләр салмак кына сүзне дәвам итте.

– Әйе, бер төптән, – дип җөпләде хуҗа.

– Дүртенче буынга киткәч, авылда һәммәбез кардәш. Зыян юк, кыз ярәшергә ярый. – Хисмәт кыска гына көлеп куйды.

Ишекне шакыганда сизенгән иде Гөлия, хәзер инде Әрләннең нигә бусагадан атлавын тәмам аңлады: улына – азгын Радикка! – аны – алма кебек Гөлияне! – хатынлыкка сорарга килгән.

“Әтием! Әтием! – дип сулкылдады бичара йөрәк, – зинһар, ризалашма, бирмә шул сасы авызга газиз кызыңны, бәхетсез итмә.”

– Минем Радик синең кызга кызыгып йөри икән. – Хисмәт авыр сулады. Бераз тынып торгач, сүзен дәвам итте: – Яшерен-батырын түгел, малай бераз тулыксыз. Киртә сикергән чаклары була. Хатыны, балалары булгач, көйгә килер. Мин шулай уйлыйм.

– Һе… – дип куйды әтисе. – Буласының, беләсеңме, кайдан ук билгеле?

– Беләм. Балачактан ук, бугыннан ук билгеле кем буласы. Минем малай ул минем малай! – Хисмәт нәни йодрыгын өстәлгә куйды. Тәрәзәдән яктылыкныңмы кыңгыр төшүе – өстәлдә яткан йодрык шактый олы булып күзгә ташланды. Шулай булмыйни, элекке биш калхуз, бөтен кыр-басулары, техникасы, ихаталары-биналары белән, Хисмәтнең шушы йодрыгы эченә керде дә бетте бит, ходавәндә. Калхузлар дигәнемез, бер дә булмаган кебек, эт сигәнче вәйран булды да куйды. Вәссәлам!

– Әйбәт яшәрләр. Малайны мин үзем авызлыклармын. Киленгә кырын карасамы?!

Хисмәт инде Гөлияне килен дип саный! Сүзенә каршы килерләр, ишектән кире борырлар, дип ул башына да китерми иде. Каршы килеп кара! Авылда яшәрлегеңне калдырмас, ник туганыңа үкенерсең. Алай да әтисе тиз генә бирешәсе итмәде.

 

Фото: art-assorty.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: