Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 март 2022, 17:26

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (9)

Мәктәп капкасына ат башы зурлык йозак элеп куйгач, анда илтүче сукмакларда кеше эзләре суынгач, авылның да торышы тамырыннан үзгәрде...

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (9)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (9)

Суд юлларында йөреп, күпләрнең котларын ботларына төшергән Франгиза Сәгыйтовна алдында районның мәгариф җитәкчелеге түбәнчелек белән гафу үтенде. Җибәргән хаталарын төзәтү йөзеннән, аны тиздән Мөслим Надирович урынына директор вазифасына үрләттеләр.

– Әйдә, үзе болгаткан суда үзе йөзсен!

Франгиза Сәгыйтовна йөгәнне кулына алган көнне үк педколлективны утлы табага бастырды, дөресрәге – судта үзенә каршы чыгыш ясаганнарны.

– Сез нишләп минем белән исәнләшә белмисез? – диде ул, залда йөгереп йөрүче укучыга кисәтү ясап торган Халит Хәмитовичка.

– Гафу итегез, исләмәдем. – Уңайсыз хәлдә калудан укытучының йөзе кызарып чыкты.

Директор ераклашуга, укытучыдан шелтә ишеткән малай авызын ерды:

– И-и, агай, бәйләнмә әле, әнә, үзең дә тәртип бозасың. Мин йөгерсәм, син, әнә, исәнләшә дә белмисең хәтта! – Имән бармагын чикәсенә терәп боргандай итте дә кабат йөгереп китте.

Иң элек вазифаларыннан көчсезрәкләрне бушатты яңа директор, ягъни яшьләрне – ирле-бичәле Әдеһәмовларны.

Бик теләсәң, хезмәт урыныннан үз теләге белән дә җибәреп була кешене. Моның өчен, аны шуңа илтеп җиткерерлек чаралар күрергә генә кирәк. Әйтик, көн саен укытучының дәресләренә кереп утырып, соңыннан сәгатьләр буена җентекләп анализ ясыйсың. Мәгарифкә багышланган журналлардан цитаталар китереп, ул үткәргән дәресләрнең заман таләпләренә туры килмәвен исбатлыйсың. Аннан соң дәфтәр-планнарын тикшерәсең, класс журналыннан кимчелекләр эзлисең. Тырышып эзләсәң, тырнак астыннан да кер табып була. Инде, бер дә барып чыкмаса, укытучының үзеннән, аның тышкы кыяфәтеннән гаеп табасың. Әйтик, кичен йоклар алдыннан алай-болай теге “Бәләбәй малаен” түбәтәй астына җибәрмәгәнме дип, авыз тирәсен иснәштерәсең.

Әлбәттә, яшь коллегасының эшеннән яңа директор тавык чүпләп бетермәслек җитешсезлекләр табып, көн саен тегенең колагына тукып торды:

– Айнур Гыйндуллович! Нишләп Сезнең күзләрегез соңгы вакытта гел кызарып йөри, әллә, мәйтәм, күбрәк мавыгасызмы шул “шайтан суы” белән?! – Франгиза Сәгыйтовна, борынын әңгәмәдәшенең авыз төбенә үк китереп, иснәгәндәй итте: – Әйе, көн кебек ачык, эчеп килгәнсез. Француз одеколоны сөртеп кенә алкогольне яшереп булмый.

“Лимонад”, “Спрайт”, “Кока-Кола” кебек газлы сулардан авыз иткәне бар Айнур Гыйндулловичның. Ә менә хәмергә килгәндә, ул тарафка күз салганы да юк аның, чөнки ата-анасы кече яшеннән “шайтан суы”на нәфрәт тәрбияләде. Җитмәсә, укымышлы кешеләр дә булгач, Горбачев заманында киң таралу алган “Аеклык җәмгыяте”н җитәкләде алар.

– Мин төне буе дәрескә план язып, әзерләнеп, укып утырдым. Йокы ике сәгать чамасы гына тиде, – дип җаваплады яшь педагог һәм, нишләргә белми, күзләрен бер ноктадан икенчесенә йөгертте.

– Йә, дөресен генә әйтегез дә бу турыда онытырбыз, – дип, директор хәйләгә күчте, тик мәкере генә барып чыкмады.

– Ипекәй менә, җир йотсын, эчмәдем, Франгиза апа. Менә, җир үбеп ант итәм! – Укытучы, тезләнеп, аяк астындагы идәнне үбәргә иелде, ләкин атна-ун көн буена су түгел, себерке дә күрмәгән такталар өстендә аны джунглида да сирәк очрый торган коточкыч бөҗәкләр теш ыржайтып каршылады. Юк, эчеп килмәгәнлекне дәлиллим дип, пычрак идән үбеп, әллә ниткән чирләр йоктырып булмый инде. Яшь педагог торып, чалбар балакларыннан тузанны какты.

– Менә, күрегез, ялган тотылды. Җирне үпмәдегез бит.

– Тәүдә юдырырга кирәк иде.

– Директор эшенә кысылма. Борының кипмәгән. Үзем беләм мин кайчан юдырырга. Техничка Мәрфуга апаң авырып ята.

– Авырмый ул, өй буенча йөреп, баш төзәтергә соранып, атна-ун көн буе аракы сазлыгыннан чыга алмый. Ник аны тикшермисез?

– Барыгыз, дәресегезне үткәрегез. Хәзер тикшерергә керәм!

Айлар буе йокысыз төн уздырган улының, аның белән бергә хафаланган килененең суырылып калган йөзләрен күреп торган әти кеше бер көнне, икесен дә янына утыртып, киңәш итте:

– Улым, хезмәт урыныңда иза чигүеңне күреп, сизеп торабыз. Әллә, мәйтәм, эш урыныңны алмаштырасыңмы? Кала җирендә бензозаправкада танышым бар. Безгә диспетчерлар кирәк, ди. Килен белән икәүләп шунда урнашсагыз, күчеп китсәгез, ничегрәк булыр икән? Фатир алырга да ярдәм итәр идек. Иң мөһиме: өйгә артыңнан бетмәс-төкәнмәс эш ияреп кайтмас иде. Менә мин үзем гомерем буе агроном булдым. Дөрес, иртә яздан алып кара көзгә кадәр көннәрем басуда үтте, ләкин зарланырлык бернәрсә дә юк, чөнки кыш озыны ял итә идем. Иген үсәме-үсмиме, ел буе хезмәт хакым бара. Әниең белән бергәләп санаторий-курортларда да аз ял итмәдек. Аннан соң, бүгенге Тәпәләп тоташ пенсионерлар авылына әверелеп бара бит. Монда яшьләргә перспектива юк. Кайда эшләсен алар? Теге Сәүбән малае Миңнеәхмәтнең дә сыер фермасы янып, көле күккә очты. Очмый ни... бозаулар белән исерек баштан кочаклашып яткач... Тәмәке тарткан, ди, бит. Тәмәке көленнән саламга ут кабып, янгын чыккан. Ярый, каравылчыга рәхмәт: фуфайкасыннан сөйрәп чак алып чыккан үзен, бүреге генә янгын эчендә торып калган, ди. Уянып китеп, исерек баштан бүреге артыннан яңадан ут эченә ташланган, ди. Чәчләре, кашлары көеп, авыз ерып, ут эченнән килеп чыккан да, ярый, үзем зирәк, юкса бүректән колак кага идем, дип мактана ди әле, җитмәсә.

Ата-ана сүзеннән беркайчан да чыкмаган егет, әлеге сөйләшүләрдән соң, хатыны белән баласын алып, калага юлланды. Диспетчер булып автозаправкага урнашты. Мондагы хезмәт хакы мәктәпнекенә караганда өч-дүрт тапкырга артык икән. Тормыш иптәше Элеонора да гимназиядә укыта башлады.

– Я вам покажу Кузькину мать! – дип урысчалап җибәрде үз алдына Франгиза Сәгыйтовна, элекке ил башлыгы Хрущевның, ботинкасын салып, трибунага бәрә-бәрә, капиталист американнарны тиргәгәндә әйткән сүзләрен исенә төшереп. – Әдеһәмовлардан үч алдым. Чиратта кемнәр анда? Әһә, атказанган белән мәгариф алдынгысы. Боларын дәрес тикшереп кенә җиңәрмен димә. Алар министр алдында да сынатмаячаклар, чөнки гомер буе ачык дәрес күрсәтеп өйрәнеп беттеләр – профессионаллар. Җитмәсә, укучылары да район һәм республика күләмендә әледән-әле призлы урыннар яулый. Яуласа ни! Үрмәкүч тозагына үрдәк эләкмәс, димә, эләгеп тә куя ул. – Франгиза Сәгыйтовнаның башындагы уйлар вентилятор кебек әйләнде. – Әһә, белдем! – Ул, ат башы зурлык  алтын тапкан бәндә шикелле, сөенеченнән чәбәкәйләп, сикереп үк куйды. – Бу икәүнең өстеннән туктаусыз уңга-сулга шикаять язарга кирәк: авыл халкы, укытучылар, укучылар, ата-аналар исеменнән. Әйдә, килсеннәр, тикшерсеннәр, нервыларын ашасыннар. Ә мин актан ак килеш, тамашачы кебек, читтән генә күзәтеп торырмын.

Кем өстенә пычрак атса да, Франгиза Сәгыйтовна анонимкасын – халык исеменнән, үзен танытмау өчен, сул кулы белән яза. Менә әле дә ул, кәгазь-каләм алып, чираттагы “иҗат эше”нә кереште: “Хөрмәтле мәгариф министры, безнең яраткан җитәкчебез! – Кем исеменнән язарга икән дип, беравык каләм очын авызына тыгып, тешләп алды. – Без, Тәпәләп авылы халкы, Сезгә  үзебезне борчыган мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә булдык. Нигә Сез өч тиенлек белеме булмаган шыр надан укытучыларга “атказанган”, “мәгариф алдынгысы” кебек исемнәр биреп ятасыз? Сез, әлбәттә, югарыдан бик күреп тә бетермисездер кемнең кем икәнлеген. Шуңа күрә  аларны исем-фамилияләре белән атап китүне изге бурычыбыз итеп саныйбыз. Берсе – чебен гөмбәсе кебек тыштан ялтырап, эчтән калтырап утыручы чит тел укытучысы Кодакаев Халит Хәмитович. Авызында үз тешләре түгел, ясалма тешләр дә тормый. Самавырны “шамавыр” дип, бала-чаганың телен бозгач, нинди укытучы була соң ул! Икенчесе – шырпы күкерте кебек тиктомалдан кабынырга торучы саңгырау колак Галимә Мәрдәновна Бүребаева. Син аңардан: “Хәлләрегез ничек?” – дип сорасаң: “Йөрмәдем эчеп”, – дип кызып китә. “Ялгыш ишеттегез”, – дисәң: “Ялгышмыйбыз ишекне без”, – дип җаваплый. Алар компьютерны белми, кабинетлары хан заманыннан калган саргайган плакатлар белән “җиһазландырылган”. Халит Хәмитович укыту бүлмәсен каен ботаклары төшерелгән обой белән ябыштырып чыккан. Анда керсәң, ләүкәле авыл мунчасына үткән кебек буласың. Стенадагы ботак сурәтләре мунча себеркесен хәтерләтә. Җитмәсә, тәрәзә каршында – хатын-кызлар бәдрәфе. Махсус дәфтәр ачып җибәргән ул. Кемнең ничә тапкыр бәдрәфкә барганын көннәр буе санап, шушы дәфтәргә теркәп куя. Тәнәфес араларында ир-атларга – простатит авыруы турында, хатын-кызларга гинекология өлкәсендә "файдалы" киңәшләрен бирә. Үзе белән һәрвакыт бинокль йөртә. Нигә кирәк икән аңа дәрестә бинокль? Шушы бинокльны тузаннан тазартып тору өчен, көн дә кырык градуслы шешә алып килә. Физик эш үзенә килешеп тора, югыйсә: күрше бүлмәгә кереп бикләнеп, шушы аппаратын сөртеп чыгуга, йөзенә байлар чырае керә, карашлары су өстендәге көймәдәй чайкала башлый. Зал буйлап, урындык кизәнеп, укытучыларга ташланган чаклары да еш була. Дәресләренең сыйфатын – ташка үлчим.  Бер укучысының  да Германиягә барып, эшкә урнашканы юк әле. Сездән кичектергесез рәвештә  авылыбызга килеп, шуларның тәртибен һәм белем бирү сыйфатын тикшерүегезне сорыйбыз. Хөрмәт белән: ата-аналар.”

Франгиза Сәгыйтовна шундый эчтәлекле аноним хатлар язуның чын остасына әверелде. Кайберләрен – сул аяк бармаклары, кайсыларын уң аяк бармаклары белән язарга да өйрәнеп китте.

Һаман бер чүбекне чәйнәү үзенекен итте: әле бер югары инстанциядән, әле икенчесеннән көн аралаш килеп тикшерүләр башланды. Алар ни, явыз овчарка кебек – тешләргә кеше генә булсын.

Фактларның күпчелеге расланмады. Ләкин арада раслаганнары да җитәрлек иде. Әйе, чит тел кабинеты, чынлап та, каен ботаклары төшерелгән каракучкыл обой белән ябыштырып чыгылган.

– Нишләп андый обой сайладыгыз? – дип сорау биргән инспекторга Халит Хәмитович, кабинетның нәкъ шулай бизәлергә тиешлеген аңлатып, дәлилләр китерде:

– Балалар үзләрен  табигать  кочагында утыргандай хис итәргә тиеш.

– Ә бинокль нәрсәгә кирәк?

– Аның аша укучылар тәрәзәдән кошларны, хайваннарны якыннан күрә ала. Бу инша яздырганда аеруча әһәмиятле.

– Сез коллегаларыгызның ничә тапкыр бәдрәфкә баруын исәплисез икән, бу дөресме? – Инспектор тәрәзә каршындагы бәдрәфкә ымлады.

– Һичшиксез. Аларның сәламәтлеге өчен борчылуымнан бу. Булдыралганча, тормыш тәҗрибәм белән дә уртаклашам.

– Сезне “эчә, сугыша” дип әләк язганнар. Үзегез нәрсә диярсез?

– Берәр “акыллы баш” язгандыр. Минем эчмәгәнемә биш былтыр. Мине, үземә сиздермичә, эчкелектән хатыным дәвалаган. Бертуган сеңлесе табиб аның. Ашыма һәрвакыт дару салып ашаткан. Шуннан берзаман син күр дә мин күр: түбәтәй астына аз гына җибәрдемме, авыз-иреннәрем чабатадай кабара да чыга. Шуңа күрә эчмим, ә эчмәгәч, айнык баштан нишләп сугышып йөрергә тиеш әле мин?!

Шундыйрак эчтәлекле аңлатмаларны Халит Хәмитович әле район мәгариф бүлеге тикшерүчеләренә, әле хакимият вәкилләренә, әле министрлыктан килгән җитәкчеләргә яттан сөйләр булды. Тикшерү өстенә тикшерү! Кайсы җирең кычыта, түзеп кенә тор! Ләкин түземлекнең дә төбе була! Гел генә эссе табада бию аяк табаннарын пешерде стажлы педагогның. Шуңа күрә ул гаризасын директор өстәленә салды да, кабинет ачкычын тапшырып, кала тирәсенә, укытуга бәйле булмаган хезмәт урыны эзләргә чыгып тайды. Әле яңарак кына үзен күргән бер авылдашы кайтып сөйләде: ниндидер шәхси хуҗалыкка каравылчы булып урнашкан. Аркасына “Охрана” сүзе язылган махсус кием киеп йөри, ди. Муенына бинокль асып алган, ди. Эченнән бур-караклар килеп чыкмыймы дип, гел хатын-кызлар бәдрәфен күзәтә, ди. Чын булса, чырагач төсле саргаеп каткан гәүдәсенә ит кунып, амбалга әйләнгән, ди.

Галимә Мәрдәновна, туй узган – тун тузган дип, педагогик стажы өчен түләнгән кечкенә пенсиясенә шөкер кылып, мәктәп белән алыш-биреш ясады. Ясарсың да. Районнан килгән инспекторлар алдында мәктәпнең төбәкне өйрәнү музеенда ачык дәрес күрсәткән иде. Туган илгә патриотик тәрбия бирү йөзеннән, укучыларын тыпырдатып биергә алып төшеп китте. Моңарчы сугыш ветераннарының, һәлак булган яугирләрнең фоторәсемнәренә карап, дәресләрен кайгы-хәсрәтле күз яшьләре белән үткәрә иде укытучылар. Ә Галимә Мәрдәновнаның дәресе аларныкыннан бөтенләй үзгә: заманча, күңелле. Гүя, чын сугыш яланын күрде укучылар бу дәрестә. Аларның тыпырдатып биюеннән, тамак ярып җырлавыннан тәүдә бер-береңне күрмәслек дәрәҗәдә тузан өермәсе күтәрелде. Инспекторлар  тузанга чәчәп, авыз-борыннарын кулъяулык белән каплады. Татысыннар сугышның нәрсә икәнен! Менә берзаман стенадагы портретлар, “ура” кычкырган десантчылардай, сикерешеп, идәнгә коела башлады да  биючеләргә кушылды. Тик инспекторлар гына аңламады патриотик тәрбия алымнарын. Наданга максат аңлатмак – ишәккә шигырь ятлатмак. Күпме тел талдырды, күпме нервы туздырды Галимә Мәрдәновна: каршында утыручы түрәләргә дәресенең эчтәлеген сөйләп, аяк тибеп тә карады, тик кая, туфлиенең биек үкчәсе генә сынып төште. Дә-ә. Наданга фикер әйтеп бактың ни – эт койрыгына энҗе-мәрҗән тактың ни!

Менә шуннан соң педагог булып эшлисең килерме, юкмы?!

Киткән укытучылар урынына Франгиза Сәгыйтовна, күчмә кошлар шикелле, бер урыннан икенче урынга "очып" йөрүче “летун”нарны кабул итте.

– Болар бездә дә озак тормаслар, – дип, каршы төшүчеләрнең авызларын директор тиз япты:

– Бик мөмкин. Алар  тирән  белемлеләр – универсаллар. Кайда да үзләрен колач җәеп каршы алалар. “Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел”, – дигән борынгылар. Кирәксә, әнә, япон телен дә укыта алабыз, диләр. – Нормасына килмәсә, формасына килә, дип фикер йөртте яңа директор. Әйдә, кыйммәте мәче төкерегенә дә тормаган дәрес бирсеннәр. Миңа аннан эссе дә, салкын да түгел. Әйе, ни думбыра белмәгән, ни сызгыра белмәгән, “ни башына ни кунган”нан артмаган надан хезмәткәрләр белән идарә итү күпкә җиңелрәк иде аңа.

Әле кайчан гына кырмыска оясыдай гөрләп торган коллектив сүнде. Мәктәптә белем һәм тәрбия дәрәҗәсенең ныклап аксый башлавы ата-аналар, укучылар, үз балалары укыган укытучылар арасында канәгатьсезлек тудырды. Бу, тәү чиратта, җитди предметлар исәбенә кергән математика, урыс теле, химия, физика кебек фәннәргә кагылды. Укытучыларның үзара туктаусыз эләгешүе, эт белән мәче кебек ырылдашып яшәүләре, бер-берсе өстеннән шикаять язуы, суд юлларын таптавы үз җимешләрен, өермәле давылдай, көтмәгәндә китерде.

– Нишләп әле мин балакаемны – газиз җанымны күрәләтә белемсез калдырырга тиеш? Аңа Илаһи көч тарафыннан академик башы бирелгән, – диде социаль педагог Камәр Кыямовна тәнәфес вакытында, өч-дүрт коллегасы арасында сүз куертып. – Минем балам – вундеркинд, булачак Ломоносов. Ул Мәскәү университетында укырга тиеш. Шулай икән, алдагы атнадан үзен кала гимназиясенә күчерәм, ятмасын монда мүкләнеп.

– Әйе, дөрес сүзгә җавап юк, – диеште хатын-кызлар.

– Син улыңны бирәсең икән, миңа да кызымны кала мәктәбенә урнаштырырга туры киләчәк. Алар бит класста ике генә бала, – дип сүзне куәтләп алды Мәчтүрә Зиннәтовна. – Юкса, мондагы белем белән абзар артыннан ары китеп булмый. Мин, кызлар, сезгә ачыктан-ачык әйтәм: менә унбиш ел инде химия укытам. Дөресен генә әйткәндә, акча өчен генә йөрим. Заманында педучилищены ничек кирәк шулай, ертышып дигәндәй, тәмамладым да шушы мәктәпкә килеп төпләндем. Ярты ел чамасы һөнәрем буенча башлангыч классларда укыттым. “А” хәрефен өйрәтергә урам себерүче дә булдыра ала, дип, директор урыныма анавы амбар каравылчысын куйды да үземә химия дәресләрен йөкләде. Шушы вакыт укытып, мин бер нәрсәне аңлый алмадым: нигә ул фәнне тиктомалдан “органик” һәм “органик булмаган химия” дип, икегә бүлделәр икән? Дәреслекне җентекләп карап чыктым, әмма органик бүлегендә бернинди дә органнарга туры килмәдем. Шуңа төрлечә фараз кылам: тәртип сагында торучы органнар түгелме икән, дип тә, әлеге дә баягы, суд-прокуратурасы түгелме икән, дип тә уйлыйм. Шуннан кешенең үзенә күчереп карыйм, аның организмы да органнардан тора бит. Юк, үпкә, бавыр, бүтәкә турында да бернәрсә дә әйтелмәгән.

– Кешенең бүтәкәсе кайсы җирендә була икән? Бер дә ишеткәнем юк, – дип сүз кыстырды хатын-кызларның берсе.

– Сүзнең тамыры “тәкә” ләбаса. Димәк, ул орган – ир-атларда гына була торган нәрсә. – Тел укытучысының әлеге фикере белән барысы да килешеп, баш какты.

Мәчтүрә Зиннәтовна сүзен дәвам итте:

– Органик химия өлкәсендәге шушы күзәтүләремне мәгариф бүлегенән килгән методистка да җиткергән идем, күзләре маңгаена менде. – Ярый, бу турыда мәгълүматны кайту белән тиешле органнарга җиткерермен, диде. – Җиткерегез, – мәйтәм, –  предметның исеме җисеменә туры килсен. – Шулай итеп, аңгыра галимнәрнең  хаталарын да безгә төзәтергә кала. Миндилиев язган, диме шунда. Аз гына хәреф танып, әлепне таяктан аерсалар иде, ичмасам, барысы да мин-минлекләренә баралар шул.

Чынлап та, атна-ун көн эчендә, кошлар көзен җылы якларга очып киткән шикелле, ике-өч укытучының балалары шәһәр мәктәпләренә урнашып, шунда укырга кереште. Бу хәбәрне техничка Зөбәйдә Сәфәргалиева иртәнге чәй вакытында, махмырдан иңле-шәйле утыручы картына сөйләп ишеттерде:

– Әнә, күр, укытучылар барысы да бала-чагасын гимназиягә урнаштыра. Менә дигән өр-яңа интернаты бар, ди. Берсе дә Тәпәләп мәктәбенә карап ятмаган. Ә беләсеңме, ни өчен?

Карты иңен сикертеп, җилкәсен кашып кына куйды.

– Менә шулай шул. Бернәрсә дә белмисең. Гимназиядә көненә биш тапкыр корсакны тутырганчы ашаталар, ди. Торыр җир – бушка. Уку – бушка, ашау – бушка. Бу бит, чынында – капитализм дөньясында теге без хыялланган коммунизм утравы. Әле генә шунда торып укучы Әпәләй Таягы ялга кайткан, ди. Һич танырлык түгел, ди, үзен. Таяк димәссең, бүкәнгә әверелгән. Әйдә, уйлашыйк та, без дә җибәрик улыбызны шушы гимназиягә. Ичмасам, ул да бүкән булыр.

Көпә-көндез, ел уртасында мәктәпнең тарала баруы Франгиза Сәгыйтовнаны хафага салды. Моңа  чаклы йөз ел буе гөрләп торган  уку йорты, ул җитәкче булгач кына, таркала башлады түгелме соң?! Кичекмәстән, төпле чаралар күрергә кирәк. Тәүдә директор ата-аналар җыелышында, аннан педагогик советта шушы мәсьәләне күтәреп чыгыш ясады. Балаларының документларын юллап килгән ата-аналарны ишектән кире борды. Ләкин ташкын бер кузгалган икән, туктатырмын димә. Авызын күмәкләшеп яптылар.

– Беренчедән, закон безнең якта, – диде Камәр Кыямовна. – Әгәр дә документларны бирүдән баш тартасың икән, үзең шикелле, эшне судка тапшырачакбыз. Хәзер суд юлларында йөрергә өйрәнеп беттек бит инде. Икенчедән, үзең дә бит былтыр ике балаңны да кала мәктәбенә урнаштырдың. Берсен – композитор, икенчесен бизнесмен итеп үстерәм, дидең...

Төн йокыларыннан язды Франгиза Сәгыйтовна. Мәктәптәге егерме сигез баланың сигезе документларын алды, дөресрәге, ата-аналары ертышып алды. Калганнар да документ таләп итә. Кемнәр әле – иң тәүдә мәктәп хезмәткәрләре: ике пешекче, бер идән юучы, дүрт укытучы...

– Балаларыгызны чит мәктәпләргә бирәсез икән, үзегезне дә эштән куам. Бу – ультиматум! – дип белдерде ул тегеләргә. Ләкин агай-эненең мыегы да селкенмәде.

– Үзеңне эштән бушаткан директорны ни рәвешле җәзага тарттырган идең әле син?! – дип, авыз ерып көлештеләр. – Кара аны, син дә – директор! – Бер-берсенә күз кысышып, төрттереп куйдылар.

– Укытучыларның үзара талашканын карап утырсынмыни безнең сабыйлар. Баламның нервысын какшатыр хәлем юк. Кирәкми безгә мондый мәктәп! – диде ата-аналар.

Көннәрдән бер көнне инде унбиш укучы белән торып калган Тәпәләп урта мәктәбенә район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчеләре килеп төште.

– Унбиш балага – утыз хезмәткәр, адәм көлкесе, – дип башлады чыгышын РОНО мөдире. – Бу хәл хөкүмәтнең акчасын күрәләтә савып яту дип атала. Бер укучыга – ике эшче. Илебез финанс көрчегенә килеп терәлгән бүгенге авыр чорда, чыгымнар үзләрен акламый. Мәктәпне ябарга кирәк.

Халык  башын кашып торган арада, Франгиза Сәгыйтовна торып сүз алды:

– Бөек Ватан сугышы барган елларда, илебез канга чәчәгәндә дә, мәктәпләр ябылмаган, гөрләп эшләгән. Өстә утыручы шома түрәләр, Березовский, Абрамович кебекләр миллиард сумнарны үз кесәләренә үзләштергәч, нишләп ил көрчеккә килеп терәлмәсен! Җитмәсә, быелгы ел – Укытучы елы. Мәктәпнең йөз яшьлек юбилеен билгелибез. Ничек аны япмак кирәк?!

– Сүзегезне бүләм, – дип, район хакимиятеннән килгән вәкил өстәлгә ручкасы белән шакыды: – Сугыш чорында бездәге система икенче иде. Бүген капиталистик мөнәсәбәтләрдә яшибез. Барысын да югарыдан кушалар. Мәктәпне ябу оптимизация дип атала. Шуңа күрә бәхәсләшү, сүз көрәштерү бу очракта урынсыз. Күзегезгә бәреп әйтәм: Тәпәләп авылының киләчәге юк, чөнки төп халык – пенсионерлар. Алар ашасын ашаган, яшәсен – яшәгән. Ә укучыларның барысын дә кала гимназиясенә күчерәбез. Өр-яңа автобус бар: килеп алыр, китереп куяр.

– Кала белән авыл арасындагы юлга асфальт түшәлмәгән, автобусыгызның язлы-көзле батып утыруы ихтимал.

– Асфальт та түшәлер, барысы да уйланылган, – дип, каршы сүз әйтүченең шунда ук авызын япты вәкил.

– Эшсез халыкка ничек көн күрергә?

–  Хезмәт бюросына барып, эш табып бирүләрен сорап, гариза язарга кирәк. Җитмәсә, эшләмичә дә, алты ай буена уртача хезмәт хакыгызны түләп барачаклар. Хәтта пенсия алып эшләгәннәргә дә өч ай  дәвамында акча түләнәчәк.

– Анысы әйбәт икән, – диде карт пенсионер, тешсез авызын ерып. – Юкса, болай да бүген-иртәгә эшне ташларга йөри идем. Менә бит, Ходайның рәхмәте: бирим дисә колына – чыгарып куяр юлына. Бушка акча тоттыргач, оҗмах бит бу!

– Сүз көрәштерү урынсыз, дидегез, – Мәчтүрә Зиннәтовна хакимият вәкиленә мөрәҗәгать итте, – ә нигә авылга килеп, безне җыйдыгыз соң? Бикләргә дә куярга иде мәктәпне!

– Ничек кенә булмасын, мәктәпнең киләчәк язмышы сезнең белән бергә хәл ителергә тиеш, – дип җаваплады вәкил, уңайсызланып. – Быелгы елда сез – оптимизациянең беренче карлыгачлары. Алдагы елларда райондагы башка күп кенә уку йортларын да шул ук язмыш көтә.

– Баламны кала мәктәбенә укырга җибәрмичә, өйдә генә яткырсам, ни диярсез? – Әлеге сорауны арадан бер педагог ачынып бирде.

Мондый сорау җыелган халыкка көтелмәгән кебек тоелса да, мөдирнең җавабы күптән әзер иде:

– Телисез икән, балаларыгызны итәк астында асырагыз, анысы – сезнең ихтыярда. Беркем кагылмаячак. Әйтәм бит: ка-пи-тализм... Сизәм, мондагы кайбер укытучылар мәктәпне япмый калдыру хакында сүз алып баралар. Ә сез, ата-аналар, укучылар, нигә эндәшмисез?

– Мөмкинме, аларга сүз бирер алдыннан, миңа да үз фикеремне әйтеп китәргә? – Итагатьле елмаеп, сөйкемле генә яшь ханым торып басты.

– Рәхим итегез. Менә гимназия директоры үзе сезнең каршыгызда чыгыш ясый.

– Мин озын-озак сөйләргә җыенмыйм. Сезгә гимназиядә белем алуның кайбер өстенлекләре турында гына әйтеп китмәкчемен. Конкретлаштырганда, бездә бөтен нәрсә дә – бушка. Миңа кадәр чыгыш ясаучылар аңлатканча: ашау да, уку да, өр-яңа интернатта яшәү дә бушка диярлек –  барлык чыгымнарны хөкүмәт күтәрә. Болардан тыш, йөзәргә өйрәнү өчен бассейныбыз, стадионыбыз, заманча җиһазландырылган спорт залларыбыз бар. Аена ике тапкыр укучылар белән экскурсиягә башкалага барабыз: циркка, драма һәм балет театрларына, музейларга, зоопаркка... Компьютер класслары, интерактив такталар турында әйтеп тә тормыйм...

Гимназия директорының авызыннан чыккан һәр сүзне залдагылар йотлыгып тыңлады.

Әле яңарак кына Президент кулыннан “Ана даны”  медален алып кайткан ханым шулчак чәчрәп торды да, бөтен залны яңгыратып:

– Биш баламны да гимназиягә бирәм. Монда коры макарон кимергәнче, анда адәм рәтле ашап симерсеннәр, ичмасам! – дип, кычкырды.

Аның фикерен башка ата-аналар да күтәреп алды:

– Укытучыларны зарплаталы итәм дип, баламны белемсез калдырасым юк. Менә, гариза яздым. Ал минекен дә. – Гимназия директоры алдына гаризалар ишелеп яуды.

– Тәпәләп мәктәбе белән талкан пешереп булмый. Мин дә баламны гимназиягә бирәм...

– Менә, күрдегезме, братва! – дип, торып басты озын муенлы елгыр малай. – Футбол тибәргә стадионы бар, ди, су керергә бассейны, кататься итәргә автобусы. Тагы ни кирәк безгә?! Оҗмах бит бу. Шушы мәктәптә, "икеле" алып, какланып көн күргәнче, әйдәгез, киттек! Кто за? – Ул  ике кулын бергә күтәреп, иптәшләренә карады.

– Әйе, кто за? – дип, укучының фикерен куәтләп алды мәгариф бүлеге мөдире.

Ата-аналар һәм укучылар гимназиядә уку өчен дәррәү тавыш биреп, урындагы коллективны эшсез калдырдылар, дөресен әйткәндә, йөз еллык тарихы булган Тәпәләп урта мәктәбенә ясин чыктылар. Хәер, мәктәпкә генә микән?!

Мәктәп капкасына ат башы зурлык йозак элеп куйгач, анда илтүче сукмакларда кеше эзләре суынгач, авылның да торышы тамырыннан үзгәрде...

(Дәвамы бар)

Фото: https://avatars.mds

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (9)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (9)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: