Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 март 2022, 18:24

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (8)

Әй, бу дивана ирләрнең беркатлылыгы! Әйтмәс бит инде Өммегөлсем Баяновна аңа дөресен: су буенда аккомпаниатор белән гыйшык-гыйшык уйнадым, дип.

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (8)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (8)

Мөслим Надировичка килгәндә, суд утырышында үзенә каршы чыгыш ясаганнарны акылга утырырга иде исәбе – җае туры килгән саен салам астыннан ут йөртергә тырышты. Ләкин, әлеге дә баягы Франгиза Сәгыйтовна аркасында, барысы да ул дигәнчә килеп чыкмады. Син ишектән үткәнче, бу үзсүзле математик тәрәзәдән керә. Вазифасына салкын карый дип, социаль педагогны эшеннән бушату турында авыз ачкан иде, судтан җиңү яулап кайткан Үлмәскулова директор өстенә карчыгадай ташланды:

– Әле миңа түләнмәгән эш хакымны суд карары нигезендә зарплатаң белән каплап киләсең. Инде ат шикелле җигелеп, авыр педагогик йөк тартучы Камәр Кыямовнага тел тидерәсең, кара аны: судка бирсә, икебезгә түләргә  бернинди дә акчаң җитмәячәк. Аны яклап, үзем алдан йөриячәкмен!

Мондый куркыныч янаулардан соң директорның кикриге бераз шиңде шиңүен, шулай да ул бирешмәде. Үрдәк биреп – каз алган, казын биреп – кадалган, диләр халыкта.  Боларны кадалтмый торып, җаным тынычлык тапмый, дип уйлады ул. Бик әтәчләнеп китмәсеннәр. Әллә балта сына, әллә түмәр ярыла бит әле. Директор куенында йөрткән хәнҗәрен иң тәүдә профсоюз оешмасы җитәкчесе Вәсим Ширкәт улы Әхмәтхуҗин гаиләсенә батырырга булды. Бичәсе Өммегөлсем ханым белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп кенә яшәмәсен әле! Кылган гамәлләре өчен алар да җәза алырга тиеш. Ничек тә араларын бозарга кирәк. Моның өчен кәккүк кебек ялгыз көн күрүче чибәр генә иркәй – аккомпаниаторыбыз бар. Тугандамы, тугачмы – бер “шөребе” төшеп калган. Шуңадырмы, җиңел-җилбәзәк акыллырак. Хатын-кыз итәге күзенә чалындымы, ул итәкнең кемнеке булуына карамастан, артыннан тагыла да китә. “Эх, яратам бит үзеңне” диючеләрне кайсы гына сылу җан хуп күрмәс икән! Ләкин сылу җаннарның тән сакчылары – чукмар йодрыклы үз ирләре дә бар бит әле. Менә парадокс: хатыннар тегене хуп күрә, ирләре, киресенчә, җен итә. Шуңа күрә аккомпаниаторның көпә-көндез күз төбендә “фонарь” яндырып йөрүе – гадәти күренеш. Беркөн хатыны Мөслимәне капка төбенә чаклы култыклап озатып килгәч, түзде Мөслим Надирович, әмма ишек алдына кереп, күзләреннән чут-чут үбә башлагач, өйдән атылып чыгып, аккомпаниаторның ипи шүрлегенә менеп төшүен үзе дә сизми калды.

О-о, егетләр, көнләшү – үлем белән бер ул. Иң аптыратканы Мөслимәсе булды. Аккомпаниатор, ияген тотып, җиргә авып төшүгә, хатын, озын тырнакларын, мәче кебек, иренә батырды:

– Нигә бер гаепсезгә кешегә кул күтәрәсең?! Ул бит күземә кергән черкине тел очы белән сыпырып алды. Директор башың белән ничек оялмыйсың, ә?! Хәзер кычкырып, бөтен авылга хур итәм үзеңне, хайван!

Ә бит Тәпәләп мәктәбенә сигез класс белемле Ильяс Рамазанович Ямаловны гармунчы-аккомпаниатор итеп Мөслим Надирович үзе урнаштырды эшкә. Болай матур гына уйный гармунда. Тик әлеге шул кырын, әхлаксыз сыйфатлары комачаулый. Аның сөяркәләрен санап китсәң, керпе өстендәге энәләр дә җитмәс. Шушы юньсез гадәте аркасында, хатыны да түзмәгән, өеннән куып чыгарган. Юк, кинәт кенә түгел. Тәүдә табибларга барып, иренең сәер гадәте турында сөйләп ишеттергән. Тегеләре, дәвалауны кичектермичә, ирне психиатрия хастаханәсенә озатканнар. Анда диагнозны тиз билгеләгәннәр: теге башында җитмәгән бер “шөребе” чалбар эченә тәгәрәп төшкән, ди. Шуңа чалбар эче, абзарга ябылган алтын яллы  айгыр шикелле, дөбер-шатыр килә, ди.

– Тимер рәшәткә артына тыгарлык шыр дивана түгел түгеллеккә. Әмма кәҗә маена чыдаша алмый. Дәртен баса торган дарулар биреп дәваларбыз, – дигәннәр һәм биш-алты ир-ат яткан авырулар палатасына урнаштырганнар. Чынында исә, Ильяс Рамазанович бу дәваханәдә үзен кәбестә бакчасына төшкән кәҗә шикелле тойган. Палатасына кереп, андагы авыруларга сәлам дә биреп тормастан:

– Кайсы палаталарда хатын-кыз ята? – дип сораган. Фәлән җирдә, дигәч, чыгып та шылган. Күп тә үтми, ул әле бер, әле икенче хатын-кыз белән йә култыклашып, йә кочаклашып, зал буйлап үтә, ял бүлмәсенә бикләнеп, гыйшык-мыйшык куерта. Ә аннан хәле бетеп, суты сыгылган лимон шикелле бәлшәеп, палатасына кереп ята да күршеләре алдында күкрәк суга:

– Фәлән палатадагы фәлән хатын хәзер минеке, – ди. – Фәлән ханымның йөрәген яулап алу – изге бурычым, – ди.

Юк, гүзәл затларның да төрлесе бар. Бер күз карашы белән дә баскан җиреңдә туңдырып куя кайберләре. Әмма мондагы гүзәлләрнең шушы ук психиатриядә ятуларын истән чыгармасак иде. Таблеткаларга килгәндә, Ильяс Рамазанович аларның берсен дә йотмый: “йокы даруы”  дип, башка пациентларга бүләк итә.

Менә шушы аккомпаниаторны директор үзенең кабинетына чакырып алып, колагына түбәндәгеләрне пышылдады:

– Синең кулдан гына килә торган үтә мөһим эш бар, Ильяс дус, – дип башлады ул сүзен. – Иң мөһиме: син яраткан шөгыль...

– Булмас. Минем нәрсә яратканны беләсең дә инде, – дип елмайды тегесе.

– Белгәнгә әйтәм дә: мә-хәб-бәт!!!

“Мәхәббәт” сүзен ишеткәч, Ильяс Рамазановичның күзләре очкынланып, пыяла кебек ялтырады, ул урыныннан сикереп үк торды.

– Кайда, күрсәт, кем?

Директор сабыр гына кеткелдәп көлеп алды:

– Хэ...хэ... Өммегөлсем Баяновна...

– Бәй, ул Вәсим Ширкәтовичның хатыны бит!

– Булса соң... Бүген – аныкы, иртәгә – синеке...

Әйе, Мөслим Надирович аккомпаниаторның  холкын яхшы белә. Нишләптер, кияүдәге хатыннарны хуп күрә ул, кияүгә чыкмаганнар белән чуалып бармый. Моның сәбәпләре бар. Беренчедән, кияүгә чыкмаган кызларны “тәртә арасына” кертү өчен күп тир түгәргә кирәк. Икенчедән, ирдәге хатыннарны озак көйләп торасы юк. Тәүдә күз белән сөйләшеп аңлашасың да, яшел ут кабынса, чираттагы мәхәббәт мәсьәләсен чишәргә дә була. Өченчедән, нинди дә булса чибәркәйнең ире белән култыклашып барганын күрсә, Ильяс Рамазановичның эчендә  җен үкерә башлый. Нишләп әле ул – аның хатыны, ә минеке түгел? Һич тә югы – икебезнеке дә булсын. Тамак төбен “чылатып”, күңеле ачылып киткән мәлләрдә ул әңгәмәдәшләренә әле әйтелгән сәбәпләрне бармак бөгеп аңлата. Хатын-кызның тугрылыгы – башка мәсьәлә. Ә менә хәләле янында икенче берәүнең чуалуы теләсә нинди ныклы гаиләгә дә бәс өстәми. Ильяс Рамазановичның кодрәте белән кайбер гаиләләрнең таркалу сәбәбе – шушындадыр.

– Әгәр Вәсим Ширкәтович белән Өммегөлсем Баяновнаның араларын боза алсаң,  ай саен үзеңә мул гына премия язачакмын, ставкаңны арттырачакмын, – дип дәртләндерде директор авылның атаклы Дон Жуанын.

Ильяс Рамазанович кесәсеннән очсызлы “Прима” сигареты алып кабызды.

– Әгәр бүгеннән шушы эшкә җигелсәң, моннан ары “Прима” түгел, “Мальборо” гына тартырсың.

– Мин риза! – Күзләреннән шайтан очкыннары чәчеп, аккомпаниатор урыныннан кузгалды.

Дә-ә... Үзгәрде Вәсим Ширкәтовичның хәләл бичәсе, кояшта уңган яулык шикелле, күзгә күренеп үзгәрде. Иренә генә, сөеп карый торган назлы карашларын, гүя, җәй уртасында каты кырау сукты. Алар ничектер сиздерми генә, үзенән-үзе юкка чыкты. Күз алдына яңа Өммегөлсем басты: салкын, битараф, кырыс холыклы ят хатын... Бу ханым, элеккесеннән аермалы буларак, көзге каршыннан китә белми. Элек эре мунча тарагы белән көненә бер тапкыр тарый торган кара чәчләрен  атна эчендә төрле төскә буятып өлгерә. Бер карасаң, ул – брюнетка, икенче тапкырында – шатен, өченчесендә – блондинка... Электр бигудиен да, пластмас бигудиларны да зур дәрт белән туктаусыз чәчләренә урый. Тезләрен каплап торган соры юбка да бер көнне кыскарды. Буйга иреннән баш ярымга озынрак ханым, тагы да озынрак һәм зифарак күренү өчен, биек үкчәле түфлиләр киеп җибәрде. Гомер буе балык белән кызыксынмый иде – елга буена барып, берүзе балык кармакларга әвәсләнеп китте.

– Җаным, мине дә үзең белән ал әле, бергәләшеп кармаклавы күңеллерәк тә инде, – дигән иренә:

– Мин соңгы вакытта ялгызлыкны яратам. Табигать белән үзем генә калып серләшсәм, күңелем рәхәтлек кичерә. Аннан соң, кеше күп булса, балык чиртми, – дип җаваплады.

Кичләрен бичәсенең кочагына чумган профсоюз лидеры, башын юрган астыннан чыгарып, аптыраган хәлдә, хатыныннан:

– Менә мин – кыйммәтле “Мальборо” сигареты тартам. Ә безнең бөтен дөньябыздан, аеруча синнән сасыган тәмәке, тирес башында үскән “Прима” исе килә. Нилектән икән? – дип сорарга мәҗбүр булды.

Күп белсәң, тиз картаерсың. Әй, бу дивана ирләрнең беркатлылыгы! Әйтмәс бит инде Өммегөлсем Баяновна аңа дөресен: су буенда аккомпаниатор белән гыйшык-гыйшык уйнадым, дип. Шуңа да ул, хәйләле дөнья файдалы, дигән мәкальне күз уңында тотып, ялган капчыгын чиште:

– Исеме генә “Мальборо” аның, ә бөтен сигаретларның да эченә “Прима” тутырып, акча эшлиләр. Хәзер бит, кая карама – контрафакт...

Шулай да бичәсенең бу сүзләре бигүк ышандырмады Вәсим Ширкәтовичны – ул хатынын астан гына күзәтү астына алды. Кармак колгасы күтәргән бичәсе, авыл очына чыгып, бөдрә куе таллар арасына кереп югалгач, ул, кача-поса, артыннан кузгалды. Сыек тал ботакларын аерып, башын сузып караса, ни күрсен: сөеклесе ак нейлон күлмәкле аккомпаниатор белән, судан чыккан пар аккошлар шикелле, иреннәрен иренгә терәшеп... юк, булмас... Вәсим Ширкәтович, парланган күзлеген күлмәк итәге белән сөртеп, әлеге тарафка карап, таштай катты, тамак төбенә төер утырды, күз алларын томан басты.

– Эй, нишләвегез бу?! – Шушы сүзләр белән, ачуыннан тыны кысылып, аяк астында яткан корыган талларны шарт-шорт сындыра-сындыра, алларына килеп чыкты.

Ләкин Өммегөлсем Баяновнаны каушатырмын димә, күптән элеп киптергән ул каушап кала торган елларын. Шуңа да үтә тыныч кына җавап кайтарды:

– Балык тотабыз.

– Ярый, тотасыз да, ди. Ә нигә кочаклашып үбешәсез.

Туры әйткән – туганына ярамаган. Ялганлау дигәч тә, кинәт кенә башка киләмени ул! Компьютерга кушсаң, аңың да тимер акылы буталып бетәр иде. Ә монда, сөю ләззәтенән бүлеп, синнән сорау алсыннар әле, кызмас җиреңнән кызарсың:

– И, көнчелсең дә инде үзең. – Өммегөлсем Баяновна усал карашы белән ирен өтеп алды. – Мәдәният йортында спектакль куябыз. Шуңа менә әле балык кармаклаганда очраштык та репетиция үткәреп карарга булдык. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасы буенча... Ул – Хәлил, мин – Галиябану...

– Соң, репетицияне куак арасында качып түгел, мәдәният йортында яисә мәктәп бинасында үткәрәләр! – Кайтырга һич кенә дә теләге булмаган хатынын Вәсим Ширкәтович, ай-ваена куймый, җилтерәтеп, өенә өстерәде.

“Балык тоту” вакыйгасыннан соң ул төпле карарга килде: авылдагы йорт-җирен сатып, кала тирәсенә урнашырга! Китмәгән очракта, ишектән кереп, тәрәзәдән чыга торган бу шыр тиле аккомпаниаторның гармунда гына түгел, какшаган нервыда да гомер буе уйнаячагы, тыныч яшәргә ирек бирмәячәге көн кебек ачык иде Вәсим Ширкәтовичка.

Үз теләкләре белән эштән бушатуларын сорап, гариза күтәреп кергән ирле-хатынлы Әхмәтхуҗиннарны директор, әлбәттә, үгетләп тормады, гаризаларына ризалык белдергән култамгасын салды да алар белән исәп-хисап ясады.

“Тиешле җәзаны алдылар”, – дип юатты үзен Мөслим Надирович, суд утырышындагы чыгышларны исенә төшереп.

– Әйткән сүз – аткан ук. Моннан ары бөтен җыр дәресләре сиңа йөкләтелә, – диде ул үз кешесенә әйләнгән аккомпаниаторга, икәүләшеп кабинетка бикләнеп, “Мальборо” сигаретының зәңгәр төтене астында чәкәштерә-чәкәштерә, “Путинка” шешәләрен бушатканда.

Чираттагы сөяркәсеннән колак каккан аккомпа-ниаторны атна-ун көн буе махмыр синдромыннан чыгара алмый җәфаланды коллектив.

Тәпәләп мәктәбендә җилгә җиленләп яшәү ялкытты Мөслим Надировичны. Ул суд карарына ярашлы, Франгиза Сәгыйтовнага түлисе сумнарны ел эчендә түләп бетерде дә, тавык сыман кирегә тырмаучылар арасында җан кыйганчы, баш исән булсын дип, бу яклардан күчеп китәргә карар кылды.

Буш кул белән китүче директорның башы да буш була. Ә безнең Мөслим Надировичның башы, үзе юаш кына булуга карамастан, хәйлә, мәкер белән шыплап тутырылган. Әйтик, үзе киткәч, нәрсәгә кирәк мәктәпкә машина белән трактор? Акт төзеп, тегеләрне исәптән чыгарды. Ә комиссия әгъзаларыннан култамгаларын ничек куйдырырга? Тапкансыз проблема! Хәвефсезлек техникасы  белән таныштыру өчен кул куйдырганда, кәгазь арасына кыстырып җибәрде ул әлеге актларны. Тәнәфес арасында кул куярга кергән укытучы синең язуыңны карап торамыни!

И агай-эне, бүген металлоломга хакның хәтәр күтәрелгән мәле! Череп беткән “Жигули”ны да хөкүмәт илле мең сумга сатып алган чаклар ләбаса. Трактор белән машина “Утильсырье”га китте, алардан килгән керем Мөслим Надировичның акча янчыгына кереп ятты. Болардан тыш, телевизор, компьютер кебек “вак-төякләр”не дә “йомды” ул. Коллектив сизми дә калды. Үзе юкның – эзе юк: соңыннан, бар, эзләп кара. Кемнәрдер аны, юллама буенча гаиләсе белән чит илгә эшкә киткән дип тә сөйләнде; икенчеләр, имеш, Тәпәләптә җыйган акчалары чемоданга сыеп бетмәгән, шуңа күрә калада берничә бүлмәле зур фатир  сатып алган дип тә ишеттерделәр, белмәссең...

әвамы бар.)

Фото: photographminsk.by

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (8)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (8)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: