(Ахыры.)
– Данил җибәрде мине, Андрей бүген генә кайтып җитә алган. Елга ташыган ди, машина үтәрлек түгел. Шуңа продуктлар да алып кайтмаган. Бүген иртән коры чәй чөмереп киттек эшкә, кухняда буп-буш, шар тәгәрәтеп уйнарга була. Сиңа дару алып кайткан ничек итсә итеп. Аргы ярдан көймә чакырдым, ди. Андрейның бит анда танышлары күп, алып чыгып биргәннәр. Менә. – Миңнәхмәт чабуы астыннан бер шешә аракы тартып чыгарды. – Ыңгайга Галядан борыч алдым. Данил әйтте, бер калак борыч салып болгатып эчер, диде. Сыналган дәва, хәзер көйләп бирәм мин сиңа.
– Кирәкми, Миңнәхмәт абый, болай да температура югары, бөтенләй начар булып китәр, – дип баш тартты Илшат.
– Кирәк, брат, кирәк, вакытында суыкны куасың, бөтен әгъзаларыңны ялмап ала ул. Бик әшәке нәрсә. Аннан соң минем хәлгә дә кер. Данил белешер, аның белән кемнең ачуланышасы килсен?
– Үзең генә тотып куй, син койма яңгыр астында йөрисең, – дип уйлап тапты Илшат.
– Шәп булыр иде дә ул, йөткерә башладым, миңа да эләгергә булашадыр. Тик эчмим бит мин, брат, – дип, стакан тотып Илшатның алдына килеп басты Миңнәхмәт,
– Бөтенләй эчмисеңме? Авызыңа алып та караганың юкмы? – дип гаҗәпләнде Илшат. Бар андый кешеләр авылларда, тартмый-эчми, менә дигән итеп көтә дөньясын. Тик сирәк алар, бик сирәк, көннән-көн сирәгәя баралар.
– Һи, аны заманында йоттык без, ничек кенә әле, – дип елмайды Миңнәхмәт, – ә бер көндә ташладым. Менә даруыңны кабул ит тә, теләсәң, сөйләрмен. Түлке сүземне екма, мин әйткән иде диярсең, файдага гына...
Назланып ята торган чак түгел, шифасы була дисәләр, елан агуы эчәргә риза булырсың. Илшат стаканны каплап куйды да, ярга ташланган балык кебек тын ала алмый буылып торды, күзләреннән яшьләре бәреп чыкты. Миңнәхмәт сикереп торып аңа икмәк кисәге тоттырды, аркасыннан каккалады. Борыч авызын яндыра башлады Илшатның, күзләрен сөртә-сөртә икмәк чәйнәргә тырышты:
– Ух, ут капканнан болай булды.
– Син капкала, оһо, бай яшисез икән сез. Минем иртәдән авызга валчык кергәне юк. Бераз тамак ялгап алсам, нәрсә әйтерсең, – дип өстәлгә карап күзләрен елтыратты Миңнәхмәт.
– Сорап торма, үтсә – аша. Минем дә аппетит ачылып киткәндәй булды. Авыр булмаса, чәй куй әле, Миңнәхмәт абый.
Шайтан суы тамырларына йөгерде Илшатның, хәлсезләнгән кешегә күп кирәкмени?
– Ә нишләп аракыдан ваз кичтең соң, сөйләргә булган идең, – дип исенә төшерде ул Миңнәхмәтнең.
– Сөйлим хәзер, менә икмәк теләм дә, – диде теге, җайлап өстәл артына утырды, бер ачылган кон-сервыны калаклап каера башлады. – Бик хирыс идем мин шешәгә, яшь чак, задор чак, ашарга мул булса, бер утырганда бер литрның төбенә төшә идем. Ничектер йомыш төшеп күрше авылга барырга туры килде, сыйладылар туйганчы, билгеле. Җәяүләп кайтыр юлга чыктым, кышкы көн кичкә авышкан, сепертмә буран кузгалып тора. Миңа диңгез тубыктан, атлыйм үз җаема. Бара-бара баскан бу мине, шунда юл өстенә тәгәрәгәнмен. Кышкы көн бит, аңла. Бер заман күзләремне ачам, сызылып кына таң атып килә, юл читендәмен икән. Сикереп тордым, бар саным төгәл сыман, баш чатный инде анысы. Ерак түгел авыл күренә. Атларга булдым шунда таба. Тун кесәсендә нәрсәдер атларга мишәйт итә, кулымны тыксам – шешә! Тартып чыгардым: нәкъ яртысы бар. Алтын тапканнан болай шатланып, тамагыннан гына салып куйдым моны, кар алып каптым. Минем эшләр җайланды хәзер, уйлыйм үзем, каян килеп кергән ул шешә минем кесәгә? Юлга чыкканда бернәрсә дә юк иде, анысын төгәл беләм. Шик керде күңелгә, әкрен авылга якынлашам: безнең авыл түгел бу, күрше авылга да охшамаган. Чак ут алалар өйләрдә, этләр абалап чыкты. Бөтенләй ят авыл, гомер булганым юк минем монда. Берсе ат җигеп үтеп бара иде, туктаттым моны, бу нинди авыл, мин әйтәм. Карап тик тора бу адәм миңа, аңламый. Русчалап сорарга баш эшләп калды:
– Это какая деревня?
– Богомоловка, – ди. Гаҗәпләнеп карый инде. Ә минем төшемә дә кергәне юк андый авыл исеме.
– Нинди район? – дим.
– Октябрьский район, –ди, үзе көлә каһәрең.Анысы кайда була икән, урыслар арасында йөрим ләбаса мин. Баш катты бөтенләй, оят булса да сорыйм:
– Нинди өлкә соң?
– Пермь өлкәсе, – диде дә теге китеп барды. Аллаһ әкбәр, ничек килеп чыкканмын мин монда? Саташып китеп йөрмимме, числоны да сорыйсы калган икән. Миңгерәүләнеп атлыйм алга, бер әби көянтә асып чыккан. Белдем бит инде, туры урысча сорыйм моннан Бүген айның ничәсе, әбекәй?
– Күзе тонганчы эчкән, нинди көн икәнен дә белми, – дип тиргәп ташлады бу мине. –Ундүрте бүген.
– Ай?
– Батюшки!.. Ноябрь, алкаш...
Әһә, алай икән, мин ничәсе кайтырга чыктым? Унөчендә. Алай озак та йөрмәгәнмен каңгырып. Бәхеттән, янда гына гаражлары икән, юл йөргән кешеләр белә инде ул. Эчкә җылы йөгерде, машина кабызып булашкан егеттән сорыйм:
– Башкортстанга еракмы моннан?
– Әнә авыл читендә Башкирский тракт, – дип аңлата бу. – Моннан өч йөз чакрымлап җыелыр.
Сүзсез генә чыгып киттем, кире юлга таба атлыйм. Баш җитмәслек эш: ничек килгәнмен мин монда, очыпмы? Төрлечә уйлап карагач шундый фикергә килдем – Ходай Тәгалә гөнаһларым өчен бу җәзаны биргән миңа, могҗиза кылган. Акылыңа кил вакытында, Миңнәхмәт! – дип кисәтү ясаган. Исән-сау өемә кайтып җитсәм, тамчысын да авызыма алмыйм дип тәүбәгә килдем шул басып торган урынымда.
Машинадан машинага эләгеп, ачка интегеп ике тәүлек буена ничек өйгә кайтканымны сөйләп тормыйм. Кайтканның икенче көненә, бар халыкны шаккатырып, мәчет ишеген ачып кердем. Аллаһ исемен еш телгә ала башладым. Алдагы көндә диндар буласы кеше идем – боздылар планны. Атна шулай күңелем кыйблага юнәлеп үткән иде, урамны ярып авылга авыр йөк машинасы килеп керде. Сине эзлиләр, диләр, кемнәр, каян беләләр мине? Аптырап торганда килеп керде ике урыс, керә-керешкә кочаклап алдылар, аркадан кагалар.
– Нихәл, Михаил? – диләр, елмаялар шатланып.
– Сез, мосафирлар, кай яклардан буласыз? – дип сорашам җайлап кына.
– Без синең крестныйлар, – диләр. – Исән-саумы икән дип белешергә кердек, – диләр. Шуннан сөйләп аңлаталар миңа. Тауар төяп Пермьгә китеп барганда юлда яткан бер кешене күрәләр болар, төшеп карыйлар: исән, тын ала. Селкеткәләп һушына китерергә тырышалар, кайда бара, кем ул? Теге лаякыл исерек икән, алай да телен көрмәкләндереп үз исемен, яшәгән авылын әйтә ала. Урысларның машинасы ябык фургонлы, кешене юл уртасында туңып үләргә ташлап китеп булмый бит, күтәреп алалар фургонга, авылы кырында төшереп куярга булалар. Бара торгач, сүз артыннан сүз чыгып, оныталар пассажирларын. Пермьгә якынлашып килгәндә генә ничектер берсе исенә төшерә. Туктыйлар, төшеп җилкәләрен тырныйлар – нишләргә? Кире китеп булмый – ашыгыч, үзләре белән алып китәргә – әле кайчан урап кайталар? Юл буендагы авыл янында төшереп куялар тегене, өшеп уянса җылыныр дип, кесәсенә шешә кыстыралар. Кайткан чакта күңелләре кузгала: исәнме икән юлдашлары? Түзмиләр, кереп хәл белеп чыгарга булалар. Шатлыклары ташып бара иде урысларның, өстәлгә эчемлек чыгарып тезделәр.
– Юк, мин әйтәм, авызыма алмыйм мин ул хәрәм ризыкны. Сезгә зур рәхмәт инде, – дим. Әнә шулай бик матур иманга кайтуны челпәрәмә китерделәр, каты борыннар. Хәл белеп кермәгән булсалар, әллә мин бүгенге көндә мәчет карты булып, намазлык өстендә утырган булыр идем...
Рәхәтләнеп бер көлде Илшат, нинди генә әкәмәтләр ишетмәссең бу халыктан!
– Ә синеңчә ничек, Миңнәхмәт абый, могҗиза булса гына кеше Аллага ышанырга тиешме? – дип дингә мөнәсәбәтен белергә теләде аның Илшат.
– Кеше сүзенә күңел салып кына ышануы кыен шул. Борынгы картлардан калган тарихларны ишеткән бар да ул. Гайса пәйгамбәр үлгән кешеләрне терелткән икән, Мөхәммәт пәйгамбәребезне кяферләрдән ут дивары саклаган. Үз күзләрең белән күрмәгәч, шик туа, – диде Миңнәхмәт.
– Йә менә бүген күк йөзендә Җәбраил фәрештә пәйда булса, иманга килер идеңме?
– Җаным-тәнем белән ышаныр идем. Мин генә түгел, бар халык мәчетләргә агылыр иде, – диде ышанычлы итеп Миңнәхмәт.
Ашап, чәй эчеп тамагы туйган иде аның, болай да озакладым дип, эш урынына ашыкты. Бу беркатлы кешенең илаһи көчне үзаллы кабул итүе Илшатның уйларын кузгатып җибәрде. Бер могҗиза белән генә кешеләрне инандырып булыр идеме икән, үзгәрерләрме кешеләр, икенче сыйфатта яши башларлармы? Әйтик, фәрештәләр күзгә күренеп очсалар, Мөнкир белән Нөнкир утлы гөрзиләрен болгап яныбызда уралсалар, бар гөнаһлардан арынырмы кешелек? Күпмедер вакытка куркып та калырлар, бәлки, тыштан булса да үзгәргән кебек тотарлар үзләрен, ә соңыннан күнегеп китәрләр иде. Бар шартларга да күнегә адәм баласы, кырык төрле урау юлларын табарлар иде гөнаһка чумарга, бар дип тә белмәсләр иде Аллаһ вәкилләрен. Теләсә нинди могҗиза ул – көч куллану, куркыту дигән сүз бит. Карагыз, фәһем алыгыз, тетрәп торыгыз, тубыкланыгыз! – дигән кисәтү. Аллаһ – бөек, шуңа да аның әмере буенча адәм баласына ирек куелган: йә үзең хак юлны табып иманга киләсең, йә урының җәһәннәм утында синең, шайтан иярчене. Ә кеше көтә, аны җитәкләп туры юлга салсыннар, түбә капкачына берне биреп тубыкландырсыннар, могҗиза күрсәтсеннәр, көчләп буйсындырсыннар, җыеп әйткәндә. Ә иман бит буйсыну дигән сүз түгел, капьбең белән аңлап яхшылыкны ярату. Тирә-як дөньяны, кешеләрне, бар тере җаннарны, үз-үзеңне ярату, ниһаять. Бу күпкырлы дөньяның барлык каршылыкларын кабул итеп ярата белергә кирәк. Бар кимчелекләрдән азат пакь Мәүләбез кулында барысы да, аның әмереннән башка җил дә исми, яфракта селкенми. Очраклы рәвештә бер гамәл дә кылынмый, һәр вакыйгада мәгънә бар. Себергә килеп җыяр ризыгы булган Илшатның, өенә кайтып та ашар ризыгы калган булсын иде инде. Бәндә сагышлый – Ходай багышлый, ди халык.
Йөргән була ул тамак кайгыртып, дөнья куып, ә бәлки, иң кирәклесен күз уңыннан ычкындыргандыр, кирәкмәгән якка тәгәридер тормыш арбасы. Тик туктап уйланырга вакыты ул түгел, юл тау түбән бит, бар дөньясы тау түбән тәгәри, ватылып-чәчелеп, тырый-тыракай килеп тәгәри, упкынмы алда?
Иртән күк йөзе болытлы, ләкин яңгыр тынган иде. Илшат искән җилдән аварга торса да, торып киенде, башкалар белән беррәттән ашханәгә атлады. Һәр кешегә икмәксез генә тары боткасы өләштеләр, Мәскәү күренеп торган шикәрсез чәй агыздылар. База бер тәүлек инде ачлы-туклы яши икән. Артык ашыйсы килми иде Илшатның, тирә-яктагыларның чырайлары бозылды, ике калак ботка ашап ничек эшләргә тиеш алар? Катлы-катлы сүгенеп, эш коралларын алып, гарык булган трассага юл алдылар.
Рәиф абый Илшатны бүгенгә дә йөрмәскә үгетләп караган иде, Илшат үҗәтләнеп иптәшләреннән калмады. Бераз атлагач та тирләп чыкты ул, баскан саен күкрәге кадады. "Түзәргә кирәк, тешне кысып түзәргә, михнәт күрмәгән рәхәтнең кадерен белми. Менә өйгә кайткач ял итәрсең теләгәнчә, иркәләнеп чирләрсең Лилия, балаларың янында", –дип үз-үзен алдаштырып атлады ул. Барып эш башлагач, Илшатка алдарак китеп ботак чабарга куштылар. Ботак чабу, ни әйтсәң дә, бүрәнә каеру түгел. Анда да озак эшләргә язмаган икән, агач аударып барган бер "Урал"ның полотносы кысылып калып, яраксыз хәлгә килде. Рәиф абый яңасын алып килергә Илшатны җибәрде. Базадан шактый ераклашкан иде инде алар, ике кулыңны селтәп анда барып килгәнче төн җитәр... Илшат складтан яңа полотно алып чыккан гына иде, ашханә алдына "Урал" вездеходы килеп туктады. Азык-төлек китергәннәр, яшибез болай булгач. Шофер, Илшатны күреп алып, ярдәм итүен сорады. Үзләренең тамагы өчен бит, карышып торып булмый. Шунда буталып йөргән мастер килеп кушылды, поварлар чыкты, биш кеше тиз-тиз капчыкларны бушатып куйдылар. Шофер Илшатка фильтрлы сигарет сонды, мәгънәле елмаеп, кабинада тартырга чакырды. Авызына сигарет капкан Илшат кабинаның ишеген ачуы булды, чак сигареты төшеп китмәде: анда анадан тума шәрә, ләх исерек ундүрт-унбиш яшьләрдәге кыз бала утыра иде.
– Кер, кер, утыр иркенләп, урын җитәрлек, – дип, шофер кереп үз як ишеген япты. Илшатка да кереп утырудан башка чара калмады.
– Монысы нинди стриптиз тагын? – дип сорады Илшат, кызга карамаска тырышып, үзе еш-еш төтен суырды.
– Менә сезгә кунакка барам дип утырып китте, алып кал, – дип юмарт кыланды шофер.
– Кирәкми, алып кайт өенә, әллә кайда югалыр башы, – диде Илшат әрнеп. – Бала гына, шундый хәлгә төшкән. Син карап торганда нормаль кеше, нигә йөртәсең аны?
– Минем тигән юк, ышан, –дип акланды шофер, – әллә нинди чир эләктерерсең тагы, өеңә кайтарып хатыныңа бүләк итәрсең. Тегендә егетләр шаяра. Үзләре килә бит алар, тамакларын туйдырсаң, әзрәк эчәргә табылса, барысына да ризалар. Почет зур аларның, гел ирләр арасында. Ә өйдә нәрсә? Йә эчкән ата-ана, бала турында уйлап та бирмиләр, йә ялгыз ана тиеннәрен исәпләп яши, елына әллә бер юбка алып бирә, әллә юк. Мәктәпне ташлыйлар алар, йөриләр шулай.
Илшат кулындагы сигаретын атып бәрде дә, машинадан сикереп төште. Полотноны онытып китеп бара икән, кире борылып аны килеп алды. Ачуыннан каны кайный иде аның.
Азык-төлек кайтканын ишеткәч, бригада җанланып китте. Тамак тук булыр болай булгач, юл ачылган дигән сүз, кайта алмый гаҗиз булып утырмаслар. Кайтасылары килә иде инде барысының да, телләрендә шул гына: өй, гаилә, балалар, мал-туар. Әкрен-әкрен капчыкларын тутыра башлаганнар, хуҗалыкка кирәк булыр төсле тоелган кирәк-яракны үз вагоннарына ташыйлар, артык кием-салым төреп салып куелган. Эш тә сүлпәнләнгән, ай буе эшләп тә арыганнардыр инде, тагын бер сәбәп өстәлгән: ках та кох йөткерәләр барысы да, борыннары тыгылган, әлеге Андрей дарулары гына егылырга ирек бирми тотып тора боларны... "Соңгы көндә эшләмибез, – дип планнар коралар, – мунча ягып керәбез, эш киемнәрен юып рәткә салабыз, вакыт калса, тагын бераз мүк җиләге җыябыз"... Соңгы көннәр саташулы бер төш кебек тоелдылар Илшатка. Эшкә сөйрәлеп кенә йөрде, эшли башласа гыж-гыж тын алып йөткерергә тотынды, тәгаен тын юлларына салкын эләктергәндер.
Эштән кайткач, дару урынына башкалар белән беррәттән ниндидер саргылт төсле спиртны стаканы белән каплап куярга өйрәнде. Аннан инде тизрәк йокларга, онытылырга, кайтыр көнне якынайткан тагын бер таңны аттырырга. Йокысы да йокы төсле идемени аның, гомер уйламаган нәрсәләр төшкә кереп җәфалый. Әле күрмәгән-белмәгән Скиба белән якалаша, имеш, әле ил түрәләреннән үзе бер бригада төзеп, Себергә эшкә алып китәргә җыена, барысына балталар өләшә. Балталары да өндәге сыман түгел, төрле зурлыкта үзләре, адәм күтәрмәслекләре бар. "Кемнең акчасы күбрәк, шуңа зуррак балта!" – дип кешесенә карап бүлә, имеш. Беркөнне генә дертләп уянып китте, төше хас өндәге төсле булды.
Әлеге таныш коряк карты җигелгән боланда аларның вагоны янына килеп туктый, дип күрә. Илшат янына чыгып баскач, аның кулын кысып: "Нигә килмәдең безгә, бачка, ә без сине көтәбез, син Себергә килдем дигән идеңме? Бу бит Себер түгел, бу бөтенләй бер башка ил, кил безгә", – дип ихлас елмая, имеш. Төшкә кереп булса да чакырып йөргәне өчен рәхмәт инде ул картка, тик башка килмәс инде бу якларга Илшат, томан булып таралды элек күзаллаган Себер сурәте, хушыгыз, зәңгәр хыяллар!
Никадәр ерак тоелса да соңгы көн килде, тик планнар барып чыкмады аларның, прораб төкерекләрен чәчеп ул көнне дә эшкә куалады, акчагызны кисәм дип куркытты. Бер башыңны саткач, буйсынмый хәлең юк, барып эшләп кайттылар. Вахта шоферы белән иртәнге дүрттә кузгалырга килешеп, вагоннарга таралдылар. Күрше вагондагы яшь-җилкенчәк, бөтенләй йоклап тормаска булып, комендантка урын-җир әйберләрен тапшырып куйдылар: ике-өч сәгатьне әзерләнеп, кәрт уйнап та үткәрәләр, янәсе. Илшат вагонында карт бүреләр ашыкмадылар, алдагысын Аллаһ белә, дип йокларга җыендылар. Әле дә аларның сүзләрен тыңлаган Илшат, кайда ди ул дүрттә кузгалу, чак сәгать унынчыда әзер булдылар. Алдан заказ биреп куйгансыңмыни, көне чалт аяз иде.
Этешә-төртешә автобус эченә кереп тулдылар. Дулкынланып, Илшат соңгы тапкыр тирә-якка караш ташлады. Гомеренең бер өлеше, төгәл бер ай вакыты үтте аның менә шул җир кисәгендә. Суга салган кебек булды ул гомер мизгеле, нәрсә хакына? Тамак хакына! Ә шулай да еш искә алыр әле ул бу тирбәлеп торган сазлыкларны, күккә олгашкан агачларны, бигрәк тә кешеләрне, шундый якын булып киткән иптәшләрне, бер кояш астында яшисе бит шул кешеләр белән. Шунда бер мөхтәрәм шагыйрьнең әйткән сүзләре келт итеп исенә килеп төште. Аның шигырьләрен яратып укыганы бар иде Илшат, шуңа да әлеге сүзләренә игътибар иткән иде.
"Әдәбият тормышның яхшы якларын чагылдырырга бурычлы, кеше киләчәккә өмет белән карарга тиеш", – дигән иде әдәбиятның аксакалы. Ничектер ике яры уйлап куйган иде ул чакта Илшат. Бер уйласаң, дөрес тә кебек сүзләре, менә монда, җир читендә басып торганда ул кырку каршы иде әдипкә. Яхшы якларын сайлап алып кына сурәтләп бирсәң, бер ягы китек була түгелме дөньяның? Икенче бөек әдип ягында хакыйкать: "Бар күңелем белән сөйгән бердәнбер уңай герой минем әсәремдә – ул дөреслек!" Ничек боргалама, кара көннәре күбрәк дөньяның, аны яшереп калдырырга булмый. Тормыш, гомумән, көрәш мәйданы ул, кеше көрәшергә тиеш. Яшәү өчен, тормыш дәвам итсен өчен, кеше исеме өчен. Һәр көн сынау алда, менә тагын бер сынауны үтте Илшат та. Үзгәрдеме ул, бөгелеп төштеме, әллә элекке Илшат булып кала алдымы? Көнкүреш, әйләнә-тирә мохит шартларына баш иеп, бер дә үзгәрәсе килми иде Илшатның. Саклап каласы иде күңелдә яктылык хисләрен.
* * *
Октябрь аеның җепшек кар явып торган көннәренең берсендә Илшат бригадир Рәис өенә таба юл тотты. Кичә кичтән килгән иде ул алар авылына, тик кичке якта кешене бимазалап йөрисе килмәде. Баҗасы, сезгә акча кайткан, дип телефон аша хәбәр иткәч, барып урарга уйлады. Лилиясе: "Бармыйсыңмы әллә, алырбыз әле, ала каргадан алачагың булсын. Әле ныгып та җитмәгәнсең", – дип үгетләп тә карады, түзәмени йөрәк, акча кайтарып шатландырасы килде гаиләсен. Шактый бурычка керделәр бу араларда. Себердән кайтуга Илшат больницага кереп ятты: үпкәсенә салкын тидергән булган икән. Хәзер бит даруларына якын барырлык түгел, хакларына карап сау-таза кеше чирлегә әйләнер, шуның янында уколлары, системалары – барысы түләүле. Бушлай медицина ярдәме дигәннәренең исеме генә калды. Ай аунады больница койкасында Илшат, чак тернәкләнде менә. Кыйммәткә төште Себер. Рәис абый Илшатны кочак җәеп каршы алды, иртәнге чәйне бергә эчәргә кыстады. Чәйдән баш тартса да, бераз үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырдылар. Бригадир портфелен алып кәгазьләрен өстәлгә таратты.
– Әйдә, кул куй, ал тиешле акчаңны. Язганнары шул, миннән тормый, үзең беләсең, – дип Илшатны үз янына чакырды. – Менә ашаган өчен, менә юл хакы, менә урын-җир, төгәл тотканнар барысын, тикшереп кара, калганы синеке...
Ике меңнән чак кына артыграк акча чутлап алды Илшат, теге бурычларны капларга җитә икән алай. Зур акча, борыннарын корт чаксын... Илшат, рәхмәт әйтеп, саубуллашып китәргә ашыкты. Ә бригадирның капка алдында таныш күренеш: агарып өелеп торган шикәр капчыклары. Гали пәкеседәй үткер балталар чабып куелган, шау-гөр килә яңа бригада – автобус көтәләр егетләр. Илшат тукталып тәмәке кабызды. Таныш йөз күзгә чалынып калгандай булды, Гайнулла бит! Сөенеп барып күреште Илшат.
– Менә тагын барырга туры килә. Өйрәнгән эш, йөреп кайтырга булыр әле, ничек ятасың өй саклап? Үткән алганы чәй-шикәрдән артмады, – дип сөйләнде Гайнулла, шат күренергә тырышып. Ул арада "Икарус" килеп туктады, ашыгып ишеккә ябырылдылар. Зәңгәр төтеннәр чыгарып автобус кузгалып та китте. Алар күздән югалганчы карап калды Илшат. Бәхет эзләп киттеләр татар малайлары, зур акча эшләргә өметләнеп, зәңгәр хыялларга төренеп. Кайчан канатын җәяр икән бәхет кошы безнең туган җирләр өстенә?
Илләр гизеп йөреп өйгә кайттым –
Бәхет тупсам төбендә яткан!
– дип берәр хәйран калырлармы бу егетләр, үзләренең җирләрендә икенче тормыш башланганын күрә алырлармы? Әле башка җырлар җырлыйлар, башка якларга төбәлгән өметле карашлары. Исән йөреп кайтыгыз, егетләр! Сез кирәк монда, яраткан хатыннарыгызга, газиз балаларыгызга, чәчелми яткан, тиргә сусаган җиргә, кайда барырга белми каңгырып калган милләткә. Сезнең өчен кояш бу якларда чыга. Кояшның чыкмый калганы бармы?..
2003.
Автор стиле сакланды.
Фото: Pixabay.