Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 март 2022, 18:21

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (7)

Самат Сәлимович Фәйзуллин өстеннән әләкләр, баш күтәреп эшләргә ирек бирмичә, бозлы яңгыр шикелле, ишеп явып  кына торды.

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (7)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (7)

7

Әлеге вакыйгалардан соң Тәпәләп авылы икегә бүленде: бер төркем халык – хакимият ягында, икенчесе – җиңүгә ирешкән Франгиза Сәгыйтовна яклы. Әйе, авторитеты бермә-бер үсеп китте укытучының. Аның белән һәр җирдә исәпләшәләр, түрдән урын бирәләр. Әтәчләрнең пыр тузышып сугышканнарын күргәнегез бардыр. Җиңелүче әтәч, күшеккән тавык шикелле, башын түбән салындырып, йөгерә-атлый читкә качып китә, ә җиңүче әтәч, күкрәк киереп, канатларын җәеп, башын югары чөя һәм, әлбәттә, иң биек киртәгә басып: “Бөтенегез дә мине күрегез, мин – җиңүче!” – дигәндәй, бар тарафка оран сала.

Авылда өстәгеләр искечә идарә итә алмый, астагылар искечә яши  алмый торган вакытлар җитте. Тәпәләптә, чын мәгънәсендә, гражданнар сугышы башланды. Ләкин үткән гасырның егерменче елларында монда яшәгән халык бер-берсенә каршы сәнәк, чалгы күтәреп барса, бүгенге тәпәләплеләр башкачарак көрәш ысулларын тапты. Бу аңлашыла да: элекке наданнар култамга урынына сәнәк йә тавык тәпие сурәте төшергән. Ә бүгенгеләр? Бүгенгеләр барысы да исем-фамилиясен яза белә, һәркайсының урта белеме бар. Урта мәктәптә уртача белемле укытучылар укыткач, белем дә урта була.

Менә шул икегә бүленгән халык, аклар һәм кызыллар сугышкан шикелле, үзен һич аямыйча, әле район мәгариф бүлегенә бер-берсе өстеннән шикаять яза, әле – хакимияткә, әле – министрлыкка, әле – суд, собес, полиция, редакция, прокуратура органнарына. Тикшерү артыннан тикшерү, җыелыш артыннан җыелыш. Бер сүз белән әйткәндә, бөтен авыл үзе кыздырган утлы табада бии.

Самат Сәлимович Фәйзуллин өстеннән дә әләкләр, баш күтәреп эшләргә ирек бирмичә, бозлы яңгыр шикелле, ишеп явып  кына тора. Ул суд карарларын җиренә җиткереп, төгәл үтәүгә бөтен көчен салды: район хакимиятенә ялынып, калган коймаларны буярга акча юллады. Ләкин анда лимит юклыкка сылтандылар. Аптырап, төрле эшкуарларга барып, баш иде. Бераз тапты-табуын. Ай саен Франгиза Сәгыйтовна файдасына тотып калынган хезмәт хакының үзенә тиешле соңгы сумнарын кушып, калган коймаларны мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә буяп чыкты.

Беркөн хакимият бинасы каршына юл хәрәкәте хезмәте машинасы килеп туктады. Аннан төшкән милиция капитаны бүлмәгә үтте дә, честь биреп, үзе белән таныштыргач:

– Менә Сезнең өстән чираттагы шикаять, – диде. – Аноним хат рәвешендә язылса да, фактлар күзгә бәреп тора. Чынлап та, кала белән Тәпәләп арасындагы юл читләрендә тигәнәк, шайтан таяклары үсеп утыра, чаптырмыйсыз да. Сезгә үткән айда шушы турыда язма кисәтү җибәргән идек. Кимчелекләрне бетерергә бер ай вакыт бирдек. Үтәмәгәнсез. Менә Сезгә бер мең сум күләмендәге штраф карары һәм квитанция. – Капитан, аркасына асылган күн сумкасыннан бланклар алып тутырды да, Самат Сәлимовичка сузды.

Тәртип сакчылары белән сүз көрәштерергә яратмый хакимият башлыгы. Шуңа да:

– Харашо, – дип кенә куйды. Гомумән, ул кешегә карата үч сакламый. Судта үзенә каршы чыккан, яклап бер җылы сүз әйтмәгән, кул астында эшләп, аннан игелек күргән хезмәткәрләрен дә гафу итте.

Мәгәр түземлекнең дә чиге була. Кәҗә маен чыгарып көн күргәнче, ул тынычрак эш сайларга булды. Үз теләге белән гариза язып, хакимият камытыннан арынды да, дилбегәне шушы постка тәгаенләнгән клуб методисты Тәлигага тапшырып, фермага юлланды. Сәнәк тотып, ат җигеп, мал арасында буталуны хуп күрде. Авыл көтүен көтәргә һәм фермада малчы булып тир түгәргә һәрвакыт вакансия була. Җиде кат тир чыгарып, хезмәт шулпасы эчеп тик йөр.

– Үземә үзем – баш та, түш тә, беркем белән дә эләгешәсе юк. Бозау-сыерларны пыр туздырып тиргәсәм дә, миңа каршы берсе сүз әйтмәячәк. Хайван син, скотина, сабака, дип җибәр – тыныч кына күшәп, акыллы күзләре белән карап, тыңлап тик торачаклар. Жизнь харашо! – дип юатты үзен Самат Сәлимович.

Ферма дигәч тә, укучым, ул элекке совет чорындагы гөрләп торган ферма түгел инде. “Кем өлгергән – шул чәлдергән” принцибыннан чыгып, районның аграр бүлеген җитәкләүче Мөштек Сәүбән малае Мирхәтим ферманы энесе Миңнеәхмәткә тартып алып бирде – әлбәттә, эчендәге йөз баш сыеры һәм шул ук сандагы бозаулары белән бергә. Ләкин, үзегез беләсез, аттан ала да туа, кола да. Мирхәтим шәп тә бит, Миңнеәхмәт – эчкече. Башы үтереп чатнаган мәлләрдә бер-ике ярты өчен бозау йә сыер сатып җибәргән чаклары да булгалады. Мәгәр ул үзен эчкечеләр рәтенә кертми, киресенчә, дөньядагы иң айнык кешеләр исәбендә йөртә. Үзе әйтмешли, башы “сеп-свежий” аның, аяклары  гына исерек. Шул аяклары аркасында, аңа еш кына йә сыер янында, йә бозау кочагында йокларга туры килә. Беркөн шулай бозаулар арасында кунган бу. Уянып китсә, фуфайкасын алмаштырып кидергәннәрмени – кара кием яшел төскә кергән! Яшеллеге чукынып китсен – юеш. Юешлегенә дә, бәлкем, түзәр идең – тозлы, тәнне әчеттерә. Менә шушы хәлләрдән соң бөтенләй котырды бу мөдир дигәнең. Иртәнге якта аның, гадәттә, бер күзе айнык, икенчесе исерек була. Бер шешә болганчык “сәмәй”не фуфайка җиңенә тыгып алып килә дә, аның беразын бушатып, калганын салам арасына яшереп куйгач, малчыларны “смирно”га бастыра.

– Мал асларын тазарттыңмы? – дип сорый Самат Сәлимовичтан.

– Тазарттым.

– Идәннәрне чүпрәк белән корыттыңмы?

– Корыттым.

– Ярый алайса, тикшереп карыйк. – Ул, ышансаң  – ышан, ышанмасаң – тамчы да ышандырырга җыенмыйм, фуфайкасы белән бетон идәнгә ятып, тәгәри-ауный башлый. Аннан торып басып, өс киемен салып, җентекләп әйләндереп карый. Әгәр дә фуфайкага тизәк-фәлән ябышмаган, коры икән, малчыга эш көне языла, юеш икән – үзенә үпкәләсен – көрәк-сәнәген күтәреп, яңадан идән кыра башлый...

әвамы бар.)

Фото: 9111.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (7)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (7)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: