Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 март 2022, 13:45

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (6)

Судта Франгиза Сәгыйтовнага карата кире  шаһитлык кылу өчен, Әдеһәмовның үтә мөһим сәбәпләре бар иде. Әгәр ул дәгъвачыны яманлап чыгыш ясаса, директор аңа ставка урынына ставка ярымлык эш хакы түләргә вәгъдә итте. Ә акча дигәнең гаиләле, бер балалы ата кешегә кара төндә ут кирәккән шикелле би-ик кирәк.

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (6)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (6)

6

Суд бинасына керүче кешеләрне пристав металл әйберләрнең барлыгын-юклыгын тикшерә торган ишек аша үткәрде. Әлеге тикшерү суд әһелләрен кораллы һөҗүмнән саклау чарасы буларак башкарыла. Металл әйберең бар икән, ишек сызгырган тавыш чыгара. Килгән халыкның күбесе кесәләрендәге ачкычларын, тимер башлы каешларын, йөзек-беләзекләрен салып карады. Ләкин, кесәләрендә бу чаклы күп тимер-томыр йөртүчеләргә шаккаткан шикелле, ишек сызгыруын дәвам итте. Инде каешсыз чалбар белән бер кат күлмәктән торып калган Халит Хәмитовичны үзсүзле ишек үткәрми торгач, шикләнгән пристав укытучыны баштанаяк – чалбар төпләренә кадәр тикшереп, капшап чыкты.

– Бернәрсә дә юк миндә, үзем дә ике күзем, – диде укытучы, кызарынып.

 – Әһә, тешләрегез тимер икән дә ләса! – Пристав Халит Хәмитовичны залга үткәрде, әмма дулкынланудан нервылары какшаган педагог судья кабинеты янәшәсендә урнашкан бәдрәфкә кереп китте. Аның шунда үткәргән биш минут вакыты суд приставына биш сәгать кебек тоелды.

– Шикле күренә бу адәм. Террорист түгел микән?! Биш минут буе нәрсә эшләгән ул анда? Берәр төрле шартлаткыч куймаганмы? – Шушы уйлар кимерде приставның башын.

– Нәкәнис! – дип җиңел сулап куйды ул, Халит Хәмитович бәдрәфтән чыккач, һәм, атлыгып, аның артыннан бәдрәфкә үзе кереп китте. Әгәр дә мәгәр шартлаткыч матдә тапса һәм террорны булдырмау чарасын күрсә, о-о-о, приставка медаль бирәчәкләр, ә, бәлкем, Президент үзе... Ярый, боларын соңрак уйлар ул. Әлегә шартлаткычны табарга кирәк. Нык сызгырды бит ишек. Авыздагы тимер теш өчен бу кадәр озак сызгырырга тиеш түгел иде, югыйсә... Ишек төбендәге кәгазьле кәрзинне актарып карады, су багын да, бәдрәф тишеген дә калдырмады. Шикләнерлек бернәрсә юк.

Яшь иде шул әле пристав, армиядән яңа гына кайткан иде, кырык яшьтән өлкәнрәк ир-атларның күпчелегенә хас простатит авыруы турында ишетеп тә белми иде әле.

Медальгә өмете өзелгән пристав калган халыкны тиз үткәрде.

– Кемнәр янә тимер тешле? – дип сорады ул.

Биш кеше авызларын ачып күрсәтте. Тешсез, сыңар күзсез, уң аяксыз, бер колаксыз бәндәне үткәргәндә ишек сызгырып тормады: “Рәхим итегез!” – дип, ягымлы гына эндәште дә, яшел ут яндырып, шар ачылып китте.

– Менә бу әфәндедән куркыныч янамый, бер тимер әйбере дә юк, – диде пристав.

– Минем сынган кулбашымны тимер таяк тыгып ялгадылар. – Урман кискәндә агач астында калган хезмәт укытучысына суд залына шулай аклана-аклана керергә туры килде.

– Басыгыз, суд килә!

Залдагы бөтен халык, аягөсте басып, суд әһелләрен каршылады. Һәркайсы үз урынын алгач, суд утырышы ачык дип игълан ителде һәм прокурор сүз алды. Ул Франгиза Сәгыйтовнаның мәктәп директоры белән авыл хакимияте башлыгы өстеннән биргән гаризасын укып ишеттерде дә шушы мәсьәлә уңаеннан алып барылган тикшерү эшләре белән таныштырды. Аннан соң сорау алулар башланды.

Судья Мөслим Надировичны бастырды.

– Үзегез хакында белешмә бирегез, – диде ул.

– Мөслим Надирович Яушев булам, Тәпәләп урта мәктәбе директоры.

– Сезгә шундый сорау. – Ни өчен Сез Үлмәскулова Франгиза Сәгыйтовнаны үз теләгеннән башка эшеннән кудыгыз?

Директорның йөзенә кан йөгерде, тамак төбенә төер утырды. Шуңа тавышы карлыгып чыкты:

– Беренчедән, ул хакимият башлыгының битенә төкергән, башына буяулы чиләк кидергән; икенчедән, авыл хакимияте башлыгы миңа шылтыратып, аны эшеннән бушатырга боерды...

– Димәк, югарыдан боерсалар,  Сез әти-әниегезне дә атып үтерергә әзерсез?! – Бу сорауны каршы якның адвокаты бирде.

“Эх, хәзер үземнең адвокатым булса, яклашыр иде дә, ялламадым шул", – дип уйлап куйды эченнән директор, һәм әйтер сүзе булмагач, гаепле укучы шикелле, башын аска иде.

– Аннан башка да сәбәп бар, – диде бераздан.

– Нинди сәбәп? – Адвокат һөҗүмен дәвам итте.

– Мин боерык язардан алда, без мәктәпнең профсоюз җыелышын үткәрдек. Анда коллектив күпчелек тавыш белән, Франгиза Сәгыйтовнаны амораль гамәле өчен эшеннән бушаттыру турында карар кабул итте. Шушы карар нигезендә, мин боерык чыгардым.

– Дөрес түгел, ялган сөйли, – дип сикереп торды урыныннан Франгиза Сәгыйтовна.

– Тынычланыгыз, гражданка Үлмәскулова, Сезгә әлегә сүз бирелмәде, – дип, судья кисәтү ясады.

– Гафу итегез, ваша честь. – Математик урынына утырды.

–Тагы да өстәр дәлилләрегез бармы? – дип сорады судья директордан.

– Юк.

– Утырыгыз.

– Ул чакта Франгиза Сәгыйтовнаны тыңлап китик, – диде судья. – Ни өчен Сез директор сөйләгәннәр белән килешмисез?

– Ваша честь! – дип, өзелгән сүзен дәвам итте дәгъвачы. – Аның бөтен сөйләгәннәре дә дөреслеккә  туры  килми. Ни өченме? Беренчедән, мин хакимият башлыгына төкермәдем. Үзегез уйлап карагыз: дөямени мин тиктомалдан кеше битенә төкерергә?! Буяулы чиләкне дә башына кидермәдем. Аның аңгыра башына каплаганчы, берәр тол калган әбинең коймасын буярга тотам мин ул буяуны...

– Гражданка Үлмәскулова, кешене кимсетмәвегезне сорыйм! – Судья кисәтү ясады.

– Гафу итегез, Ваша честь, дулкынланам.

– Дәвам итегез!

– Икенчедән, директор боерыгын профсоюз җыелышы үткәнче чыгарган; власть кулланып, протоколга соңыннан үзе теләгән датаны куйдырткан; ә бу – законны тупас рәвештә бозу; беләсезме, аңа статья каралган.

– Әйткәннәрегезне исбатлый аласызмы?

– Әлбәттә, шаһитларым буа буарлык.

– Ярый, утырып торыгыз. Хәзер Тәпәләп авылы хакимияте башлыгы Самат Сәлимович Фәйзуллинның судка белешмә бирүен сорыйбыз.

Самат Сәлимович – кеше белән артык эләгешеп бармыйча, нинди мәсьәләне дә тыныч юл белән хәл итәргә тырышучы шәхес. Аның суд йортына тәү тапкыр аяк басуы иде. Шуңа да ул, үз исемен ишетүгә, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды. Теге чак милициягә хәбәр иткәненә, директорга шылтыратуына хәтта үкенеп тә куйды. Тик йөрсен иде  Франгиза, мәктәбендә укытып. Ә буяуга каткан костюмын ул әллә кайчан утка салып яндырды инде. Чәченә ябышып каткан буяуны да уңган хатыны юып төшерде. Нәрсә белән, дисездер, мөгаен. Нәрсә белән булсын, әлеге дә баягы – шул трактор соляркасы белән. Ике-өч көн буена ачытып, эшләп торган двигатель кебек кызып йөрде башы. Радиаторы булса икән башның, юк бит. Кояш астында йөреп керә дә су краны астында суыта “двигателен”.

Судья биргән сорау уйларыннан арындырды:

– Сезгә гражданка Үлмәскулова төкердеме, кул күтәрдеме? Чиләк вакыйгасы дөреслеккә туры киләме?

Әллә каушавыннан, әллә хөкемдарларның үзенә төбәлгән сынаулы карашларыннан ничектер кечерәебрәк калган хакимият башлыгы, бер алга, бер залга күз салгач:

– Булды андый хәл, – диде. – Битемә дә төкерде...

– Төкермәдем, – дип кычкырды урыныннан дәгъвачы. – Менә син минем күлмәк итәгемә төкердең. Бөтенесе дә күрде. Бу – факт.

– Сезнең күлмәк итәген җил кабартканга мин гаепле түгел. Мин ачуымнан җиргә төкергән идем.

– Вәт, вәт! Менә мин дә, синең шикелле, җиргә генә төкергән идем. Ә син, биткә төкерде, дисең. Димәк, җил гаепле.

– Гражданка Үлмәскулова, мин Сезгә сүз бирмәдем. – Судья янә кисәтү ясады.

– Гафу итегез, Ваша честь.

– Гражданин Фәйзуллин, сүзегезне әйтеп бетерегез.

– Харашо, дәвам итәм. Битемә дә төкерде, башымны да, күптән түгел генә промтовардан сатып алган өр-яңа вельвет костюмымны да зәңгәр буяуга батырды.

– Ни рәвешле? Ачыклабрак әйтегез.

– Ун литр сыешлы буяулы чиләкне койма буяучы Зөбәйдәнең кулыннан тартып алды да, көтмәгәндә, башыма каплады.

– Аңлашылып бетми. Чиләк капларлык хәлгә нәрсә җиткергән гражданка Үлмәскулованы?

Самат Сәлимовичның чигә тамырлары кабарып, йөзе кызарып, маңгаена тир бөрчекләре бәреп чыкты.

– Харашо, аңлатам. Өстәге җитәкчеләрнең ярдәме белән, авылда яңа мәдәният йортын төзеп бетердек. Аны ачу тантанасына зур түрәләр килә, диделәр. Урам коймаларын буятырга куштылар. Харашо, мәйтәм, буярбыз. Ләкин лимит буенча бүленгән  буяу Үзәк урам коймаларына гына җитте.

– Димәк, гражданка Үлмәскулованың дәгъвасында күрсәтелгән фактлар дөрес? – Судья сораулы караш ташлады: – Димәк, чынлап та, ветераннар яшәгән тыкрыклар буялмаган?

– Чынлап та, – Самат Сәлимович карашын тәрәзәгә борды.

– Сезнеңчә, халык яшәгән урамнарның берсен буятып, икенчесен буятмау дөресме?

– Юк, әлбәттә.

– Димәк, хатагызны таныйсыз?

– Харашо. Таныйм.

– Укытучы миңа кул күтәрде, дисез. Шаһитларыгыз бармы?

– Нишләп булмасын, ди, клуб хезмәткәрләре, китапханәче, укытучылар...

– Ялган! – дип кычкырды дәгъвачы.

– Гражданка Үлмәскулова, тыныч утыруыгызны сорыйм. – Судья янә кисәтү ясады.

– Шаһит буларак, сүз Сәфәргалиева Зөбәйдә Муллагали кызына бирелә. Үзегез белән таныштырып китегез.

Җитди карашлы чит-ят суд әһелләре алдында үзен ничегрәк тотарга белмичә, Зөбәйдә сул кулының имән бармагын уң кулы белән боргалагандай итте:

– Мин, ни... клубта эшлим, техничка булып. Ни, хакимият башлыгы безгә койма буярга кушты. Ни, койма буяганда  яныбызга Франгиза Сәгыйтовна килде...

– Сүзегезне бүләм... – диде судья – Сез хакимият башлыгы әле генә әйткән фактны раслый аласызмы? Бер нәрсәне исегезгә төшереп үтим: ялган мәгълүмат биргән өчен, законда шаһитны җәзага тарттыру статьясы каралган...

Төне буе Франгиза Сәгыйтовнаның сәмәен чүмереп, иртә белән судка аны якларга килгән, әле айнып та бетмәгән әйле-шәйле Зөбәйдә, судьяның кисәтүен ишеткәч, куркып калды, теле кирегә сукалый башлады:

– Бәй, ни... мин... без... алар эләгешкәндә барысын да күреп тордык. Тәүдә Франгиза Сәгыйтовна  лач итеп... – Ул, сискәнеп, нәрсә әйтер икән дигәндәй, читтәрәк утырган укытучыга күз салды, тегесе өттергеч усал карашы белән астан йодрык күрсәтте. Ә Сабан туйларында хатын-кызлар арасында үткәрелә торган кул көрәше бәйгесендә бу дәгъвачының ел саен җиңү яулаганын бик яхшы хәтерли Зөбәйдә, аның чукмар йодрыгы башыңа төшсәме, буяулы чиләк төшкән ише генә булмас. Аннан тукмалып көн күргәнче, төрмәдә ятуың биш артык дип уйлап алды ул һәм ашыга-кабалана сүз агышын үзгәртте: – Ни... лач итеп хакимият башлыгының битенә чәпәр, дигән идек, ул җиргә төкерде, ә буяулы чиләккә тотынмады да. Аңа тотынып, ап-ак кулларын пычратмас бит инде.

– Димәк, Сезнеңчә, гражданка Үлмәскулова гражданин Фәйзуллинга кул күтәрмәде?

– Юк-юк. Ул кешегә түгел, черкигә дә тими.

– Ә нәрсә генә эшләделәр соң алар, очрашкач? – дип төпченде судья.

– Алар икесе дә җиргә төкерә-төкерә сөйләштеләр. Ни... Франгиза Сәгыйтовна бөтен коймаларны да буярга кушты. Самат Сәлимович, ни... тыңламады. Менә шул.

– Утырыгыз. Шаһит буларак, гражданка Каюмова чакырыла. Үзегез белән таныштырып китегез.

– Мин Каюмова Тәлига Мөҗәһит кызы булам. Тәпәләп авылының мәдәният йортында методист вазифасын башкарам.

– Гражданка Үлмәскулова гражданин Фәйзуллинга кул күтәрдеме, Сез буяу эше белән шөгыльләнгәндә?

– Мин, мәсәлән, күрмәдем. Алар югары тонда сөйләштеләр үзара... шушы койма буяу мәсьәләсендә. Франгиза Сәгыйтовна Самат Сәлимовичтан авылдагы бөтен коймаларны да буятуын үтенде.

– Димәк, кул күтәрмәде? – Сүзгә адвокат кушылды.

– Нишләп күтәрсен инде, – дип җаваплады Тәлига Мөҗәһитовна. – Хакимият башлыгы белән укучыны аермаска Франгиза Сәгыйтовна сукыр түгел бит, надан укучыларның тимер кебек туң башларын төеп тә куллары авыртып бетәдер аның...

Суд әһелләре дә, залдагы халык та, бу сүзләрне ишеткәч, елмаешып куйды.

– Гражданка Каюмова, әгәр әйтер сүзләрегез бетсә, урыныгызга утырырга мөмкин, – диде судья. – Шаһит сыйфатында гражданка Казакова чакырыла. Үзегез белән таныштырыгыз.

Камәр Кыямовна кыю гына урыныннан торып басты, гомере буе шушы сорауны көткәндәй, тәмен белеп сөйли башлады:

– Казакова Камәр Кыямовна булам. Тәпәләп урта мәктәбендә социаль педагог булып эшлим. Әйтергә кирәк, үтә дә җаваплы эш. Моны мәктәптә миннән башка беркем дә тарта алмый, чөнки...

– Гражданка Казакова! – Судья, бүлдереп, сорау бирде. – Хакимият башлыгы белән дәгъвачы арасындагы низаг турында, шаһит буларак, нәрсә әйтә аласыз?

– Бернәрсә дә әйтә алмыйм. Алар котырынганда, мин тыныч кына койма буяу белән мәшгуль идем. Артым белән торгач, бернәрсә дә күрмәдем.

– Соң, колак-күзләрегез бар ич, – дип сүз кушты прокурор. – Күз күрмәсә, колак ишетергә тиеш иде бит?!

– Нәрсә дисез? Соравыгызны кычкырыбрак бирегез! – диде Камәр Кыямовна. – Күп укый торгач, күзләремнең нурлары да беткән. Җитмәсә, янымда күзлегем дә юк. Әллә син сорау биргән идеңме? – дип, күршесенең  кабыргасына төртте.

– Аңлашылды, гражданка Казакова, утырыгыз! – Судья алдында яткан кәгазьгә карап алды. – Шаһит буларак, Тәпәләп авылы китапханәчесе Муллаянова Динә Фатих кызын тыңлап китик.

– Авыру сәбәпле, ул судка килә алмаган, – дип белдерде ишек төбендә торучы хезмәткәр.

– Бернинди дә авыру юк. Кичтән башмагы көтүдән кайтмады. Иртә белән шуны эзләргә чыгып китте. – Камәр Кыямовна белдекле кыяфәт белән яңадан торып басты. – Динә дә бернәрсә дә күрмәде. Минем аша шул турыда әйтергә кушты.

Самат Сәлимовичның йөзе бүртенеп чыкты:

– Соң, мине мыскыл иткәнне бөтенегез дә авыз ерып карап тордыгыз ласа! – Аннан, “әйдә, кыланыгыз” дигәндәй, кул гына селтәде. Килгән халык шаулашып алды.

– Залның тынычлануын сорыйм, – диде судья, – юкса тәртип бозучыларны чыгарып җибәрәчәкбез. Бу мәсьәлә буенча безнең тагы да бер шаһитыбыз бар. Ул да булса – Тәпәләп мәктәбенең химия укытучысы Имәнгулова Мәчтүрә Зиннәтовна. Аны тыңлап китик.

– Гражданка Имәнгулова, авыру сәбәпле, судка килә алмаган, – дип белдерде баягы хезмәткәр.

– Тарт танавыңны, авырган, ди. – Камәр Кыямовна мыскыллы караш белән яңанан торып басты. – Бүген ире белән икесе улларын Себергә озаттылар... эшкә. Таң сарысы белән, җиңел машиналарына утырып, Уфа аэропортына озата киттеләр. Малларын көтүгә куарга, күрше буларак, миңа ышанып тапшырдылар.

– Аңлашылды, – диде судья һәм социаль педагогка утырырга ымлады да кабат Самат Сәлимовичка мөрәҗәгать итте: – Гражданин Фәйзуллин, буяуга баткан вельвет костюмыгызны, зәңгәр чәчләрегезне дәлил буларак судка күрсәтә аласызмы?

– Мин ул турыда уйламадым да, – диде аптырап калган хакимият башлыгы. – Костюмны яндырдым, чәчләремне солярка белән юдым...

Әлеге хәбәрне ишеткәч, Франгиза Сәгыйтовна иркен сулыш алып, җиңүче кыяфәтендә елмаеп куйды.

– Менә ничек бит, гражданин Фәйзуллин! – Судья нәтиҗә ясады. – Сезнең гражданка Үлмәскуловага ташлаган гаепләрегез, күреп торасыз, шаһитлар тарафынан расланмады. Димәк, әйткәннәрегез дөреслеккә туры килми, явыз ният белән сөйләгәнсез?! Димәк, Җинаять кодексы нигезендә, җавапка тарттырыласыз. Утырыгыз!

Судның мондый юнәлеш алуын һич көтмәгән Самат Сәлимович алан-йолан каранды да, бөршәеп, эндәшми генә кире урынына утырды.

– Дәгъвачы белдерүенчә, – дип дәвам итте судны алып баручы, – профсоюз җыелышы боерык чыгарылгач үткәрелгән, ә  булмаган протокол алдан ук шушы боерыкка нигез итеп алынган. Әйдәгез, шушы мәгълүматны да ачыклап китик. Шаһит буларак, гражданин Әхмәтхуҗин чакырыла. Үзегез белән таныштырып китегез.

– Хөрмәтле суд! – дип сүз башлады Вәсим Ширкәтович, кулларын кушырып. – Мин мәктәптә география укытам, профсоюз оешмасын җитәклим.

– Сезгә сорау! – Монысын прокурор бирде. – Гражданка Үлмәскулова мәсьәләсенә  багышланган профсоюз җыелышын кайчан, кайда, нинди составта үткәрдегез, нинди карар кабул иттегез?

– Эш болай тора. – Профсоюз җитәкчесе кырын яткан чәчләрен сыйпап куйды. – Без, гомумән, Франгиза Сәгыйтовнаның хакимият башлыгы белән эләгешүе турында ишетмәдек. Бары тик боерык чыгарылып, аны эшеннән бушаткач кына, бу турыда директордан сорашып белдек. Ә профсоюз җыелышы соңыннан, Франгиза Сәгыйтовна тарафынан эш судка алып барып җиткерелгәч кенә, Мөслим Надировичның басымы астында, аңа суд алдында аклану максатында, көчләп үткәрелде, һәм директор үзенә кирәкле карарны чыгартуга иреште.

– Димәк, профсоюз җыелышы боерык язылган көннән соң үткәрелде?

– Имынны шулай.

– Ә нигә Сез, профсоюз лидеры, белә торып, ялган документка култамга салдыгыз? Кеше язмышы белән уйныйсыз лабаса! – Адвокат биргән сорау әче иде. Әйе, бу мәсьәләдә хаклык өскә калка, ялган төпкә бата башлады.

– Җыелыш, күпчелек – илле бер процент тавыш җыеп, Франгиза Сәгыйтовнаны эштән бушату турында карар чыгарды. Бу – бер. Икенчедән, протоколга култамгаңны куймасаң, бер ставкага калдырам, диде директор, ә мин әлегә ставка ярым өчен эш хакы алам. Акчага алданып кылган хатам өчен, мин Франгиза Сәгыйтовна алдында гафу үтенәм... – Вәсим Ширкәтович шушы сүзләреннән соң, дәгъвачы алдында түбәнчелек белән баш иде, аннан, кабат суд әһелләренә борылып: – Сезнең алда бүген шушы хаталарымны төзәтәм, – дип өстәде.

– Хезмәт урынында үзен ничек тота Франгиза Сәгыйтовна? – Бу сорауны дәгъвачы яллаган юан гәүдәле, пеләш башлы адвокат бирде. Гыж-гыж тын алуына караганда, бума авыруы белән җәфалана, күрәсең.

– Абруйлы укытучы, предметын биш бармактай белә. Ы-ы-ы... – Вәсим Ширкәтович мәче койрыгыдай салынып торучы соргылт чәчләрен өскә сыйпап алды да чыгышын дәвам итте: – Ата-аналар, гомумән, халык арасында абруе зур, прекрасный педагог...

– Бик кирәкле мәгълүмат бирдегез, рәхмәт. Профсоюз җитәкчесенә минем башка соравым юк, – диде адвокат.

Җыелышның шаһиты буларак, Халит Хәмитовичка сүз бирелде.

– Үзегез белән таныштырып китегез, – диде судья.

– Кодакаев Халит Хәмитович, Тәпәләп урта мәктәбендә немец теле укытам.

– Гражданка Үлмәскулова мәсьәләсе тикшерелгән профсоюз җыелышы кайчан үткәрелде?

Халит Хәмитовичның үз гомерендә суд залына тәү тапкыр аяк басуы иде. Шуңа да, урыныннан күтәрелгәч, аяк буыннарының калтырануын тойды, тамагына төер тыгылды. Башы чуалды:

– Дас ист... Дас ист... Гафу итегез, мин төгәл генә әйтә алмыйм... склероз... Протоколга дата куелган көнне үткәрелде бугай...

– Бугаймы? Дөресен әйтегез!

– Әйтәм бит, склероз. Энтшулдиген зи битте... Гафу итегез, старческий...

– Франгиза Сәгыйтовнага нинди бәһа бирер идегез? – Сүзгә янә адвокат кушылды.

– Кызулыгы бар инде аның. Урта сәләтле укытучы. Зо-зо-ля-ля... – Халит Хәмитович, үзе дә сизмәстән, чыгышына әледән-әле немец сүзләрен кушты. – Методиканы бик белеп бетерми. Дәрестә күбрәк үзен сөйләргә ярата. Укучылар белән эшләп бармый...

– Күреп торам: Сез аны өнәп бетермисез. Ни өчен? Әллә электән берәр төрле конфликтыгыз бармы? – Адвокат гыжлый-гыжлый төпченүен дәвам итте.

И тозсыз сорау бирә дә инде бу адвокат. Кеше белән кеше арасында нәрсә булмас, аеруча хатын-кыз белән ир-ат мөнәсәбәтләрендә. Берәр “ярты”ны икәүдән-икәү генә бушатып, күңеле нечкәреп китсә, бәлкем, сөйләп тә куяр иде ул конфликт дигән нәрсәне тегенең колагына гына. Ә монда, судта кукыраеп утырган бүкән судьяларга сөйлә, имеш. Ни-ког-да!!!

Әйе, Франгиза белән яшьтәшләр алар, бер класста укыдылар. Чәчләрен ике толымга үреп, очларына кызыл бантик тагып йөрүче, укуда алдынгы, төскә чибәр бу кызга ул һәрвакыт сокланып, гашыйк булып йөрде. Франгиза кайсы партага күчеп утырса да, арттагы партадагы урын  Халитныкы булды. Сиздерми генә кызның йомшак толымнарын тоткалап та ала иде. Ул гына да түгел, чибәркәйне үзенә ничек тә җәлеп итү өчен, тегенең чәчләрен кара савытына тыккалады һәм, әлбәттә, моның өчен аннан еш кына “ялкынлы сәлам” дә алды. “Ялкын”нан кызарып чыккан битен учлары белән ышкып, мәхәббәте турында уйланды. Танау астына язгы үлән шикелле төк бөртекләре калкып чыккач, кызга, җаен туры китереп, мәхәббәтен тәкъдим итте, хәтта, тегенең ай-ваена куймыйча, берничә тапкыр өенә дә озаткалады. Армиядән кайткан Бөркет Габдрахман малае гына арага кереп, Франгиза янында башкача эзең булмасын дип, танавын җимереп кайтармаса, бәлкем, язмыш аны сөйгәне белән кавыштырган да булыр иде. Тик Сәгыйтьнең шул тискәре кызы үзенә гомерлек яр итеп әлеге Габдрахман малаен сайлады, аңа кияүгә чыгып, ике ул, ике кыз тапты, шулай итеп Халит Хәмитовичның иң нечкә күңел хисләрен – кайнар мәхәббәтен дорфа рәвештә җиргә салып таптады. Менә сиңа бөтен конфликт! Күңелендә кайнаган хисләрне ул, әлбәттә, судка чыгармады.

– Арабызда бернинди конфликт та юк, – диде.

Халит Хәмитовичтан соң шаһит буларак сүз бирелгән Галимә Мәрдәновна да дәгъвачының кире якларын ачып салырга тырышты:

– Ул үзе болай әйбәт кенә укытучы, ләкин миңа аның характеры ошамый. Кешенең уңышларыннан көнләшә, башкалар турында мактап сүз әйтмәс. Мин-минлеге баштан ашкан...

– Без монда характер тикшермибез, – дип бүлдерде судья. – Фактлар буенча мәгълүмат бирегез.

– Мин сөйләгәннәр – барысы да факт. – Сүзен бүлдергәнгә  ачуланып, шаһит кызыбрак китте. – Әйе, факт – мин директор яклымын. Ул сөйләгәннәргә кушылам, барысы да дөрес.

– Ялган күрсәтмә биргән өчен шаһитлар да җәзага тарттырылуын тагы бер тапкыр исегезгә төшерәм, – дип кисәтү ясады судья.

– Куркытмагыз! Минем бер гөнаһым да юк. Кеше үтермәдем, бәндә таламадым. Бәйләнерлек бер нигезегез дә юк!

– Юк икән – юк. Аңлашылды, утырыгыз... – Бу сөйләшүнең файда бирмәячәген аңлаган судья янә бер шаһитка сүз бирде: – Үзегез белән таныштырыгыз, – диде ул, Айнур Гыйндулловичка мөрәҗәгать итеп.

Коңгырт күзләрен шар ачып, залга ничектер куркыбрак кергән Айнур трибуна артына үтте:

– Мин Әдеһәмов Айнур Гыйндулла улы булам. БДУны тәмамлап кайткач, беренче ел мәктәптә математика укытам.

– Франгиза Сәгыйтовнага кагылышлы нинди мәгълүмат бирә аласыз? – дип сорады судья. – Гомумән, аның турында нинди фикердәсез?

Шаһит беравык борынын кул арты белән ышкып, уйланып торгандай итте:

– Мәктәптә әле мин яңа гына укыта башладым, Шуңа күрә коллегаларымны ныклап белеп тә бетермим. Франгиза апа ул, болай, урта кул гына укытучы инде.

– Сез Тәпәләп урта мәктәбен тәмамлагансыз, – дип сүзгә кушылды гыж-гыж буылып ютәлләүче адвокат. – Соравым бар:  математикадан Сезне кем укытты?

– Кем дип... Франгиза Сәгыйтовна, – Айнур Гыйндуллович кул арты белән янә борынын ышкып алды.

– Ул укыткан, димәк, Сезгә ул төпле белем биргән. Башка фәнне сайламыйча, алга таба да ул укыткан предмет буенча белем эстәгәнсез. Дөрес әйтәмме? – адвокат тешен  тирәнрәк батыра барды.

– Мин алай димәс идем. – Шаһит, тиктормас кулларын тыю йөзеннән, трибунага ябышты. – Мин бу фәнне күбрәк үзалдыма өйрәндем, ә дәрестә тыңламый идем...

– Тыңламаган укучыга укытучы чара күрмәдемени?

– Нишләп күрмәсен, ди, күрде: башка акбур белән кундыра иде.

– Ә үзегез андый очракта нәрсә эшлисез?

– Кул күтәрмим. Укучыны җилкәсеннән генә тотам да, дәрестән куып чыгарам.

– Профсоюз җыелышы кайчан үтте? – Бу сорауны прокурор бирде.

– Франгиза Сәгыйтовна авыл хакимияте башлыгын кыйнаган көнне, – дип җаваплады Айнур Гыйндуллович, күз дә йоммыйча.

–  Кыйнаган, дисез, үзегез күрдегезме соң?

– Юк, халык арасында сөйлиләр бит...

– Башка мәгълүматыгыз булмаса, утырыгыз.

Судта Франгиза Сәгыйтовнага карата кире  шаһитлык кылу өчен, Әдеһәмовның үтә мөһим сәбәпләре бар иде. Әгәр ул дәгъвачыны яманлап чыгыш ясаса, директор аңа ставка урынына ставка ярымлык эш хакы түләргә вәгъдә итте. Ә акча дигәнең гаиләле, бер балалы ата кешегә кара төндә ут кирәккән шикелле би-ик кирәк.

Судның калган өлеше Франгиза Сәгыйтовна файдасына китте. Алдагы язмышын көтеп, кул кушырып утыра торган бичәләрдән түгел Үлмәскулова ханым. Бүгенге судка ул, кайчандыр үзе укытып, хәзер илебезнең ерак һәм якын почмакларында югары вазифалар биләүче, исемнәре шактый киң билгеле төрле дәрәҗәле түрәләрне дә чакырды. Әлбәттә, барысы да аның үтенечен тыңламады, кайсылары эш тыгызлыгына сылтанып килмәде. Шуңа карамастан, килгән өч-дүрте генә дә суд барышын йөз сиксән градуска борып җибәрделәр.

– Сез кемнән көләсез, кемне мыскыл итәсез?! – дип сүз башлады сәүдә министрлыгыннан килеп төшкән калын тавышлы, олы корсаклы, тәбәнәк буйлы, чәчкәле галстук таккан түрә. – Франгиза Сәгыйтовна – гыйлем үзәге ул, бик беләсегез килсә. Менә мин, гади крәстиян баласы, ничек итеп сәүдә системасының иң югары ноктасына менеп җитте, дисезме, әйтәм: хөрмәтле математигым өйрәткәнчә, алгебраик ысул белән, бөтен нәрсәне дә тигез өлешләргә бүлеп. “Бер алманы бишкә бүләек”, дип, юкка җырламыйлар бит. Дүрткә бүлдеңме, үзең өлешсез каласың, ә бөтенләй бүлми саранлашсаң, гомерең буе әнә шул сыңар алмага карап калуың да ихтимал. Аның кебек оста белгеч районда гына түгел, республикабызда да бармак белән генә санарлык. Эшкә ярамаган бушкуыкларга грамота бирмиләр. Остазымның Мактау грамоталары минем кулда гына өчәү, менә күрегез! – Ул култамгалы, мөһер сугылган ялтыравык кәгазьләрне күтәреп күрсәтте. – Менә берсен үзем әле кичә генә министрдан кул куйдырып әзерләп куйган идем, тырыш укытучыма рәхмәт йөзеннән. Икенче грамотаны Франгиза Сәгыйтовнага яшьрәк чагында “Йәгез әле, кызлар” конкурсында җиңгән өчен биргәннәр. Менә өченче грамота: сабантуйда кул көрәше буенча приз яулаган. Димәк, эшчән шәхес! –  Түрә тагы да югарырак тонга күчте: – Менә әле дә ул, халык мәнфәгатен кайгыртып, авыл хакимияте башлыгы белән конфликтка кергән. Башкалар шикелле кырын эшләргә күз йомып, өенә кайтып тыныч кына ял итсә, без дә бүген суд залында утырмас идек. Җәмгыятебезне кире күренешләрдән арындыру өчен, берүзенең генә көче җитмәгәч, ул ярдәмгә безне – үзенең укучыларын чакырды. Мин бәреп әйтәм: хакимият башлыгы койма буямаган – күз буяган! – Ул арттарак утыручы Самат Сәлимовичка ишарә ясады. – Сугышта Ватан өчен башларын салган яугирләрнең гаиләләрен ярдәмсез калдырырга ни хакың бар?! Ялгыз көн күрүче ул әбиләр язмыш тарафыннан болай да кыерсытылган, ә син аларның коймасын буярга буяу тапмыйсың. Телефоның бар. Миңа шылтыраткан булсаң, коймаларга гына түгел, абзар-кураларга да буяу табып бирә идем. Хөрмәтле суд! Мин Сездән гражданин Фәйзуллинга авылның бөтен коймаларын да буятып чыгуны йөкләтүегезне сорыйм, ә кадерле укытучым Франгиза Сәгыйтовнага мораль зыянны ул үз кесәсеннән акчалата капласын! – Тир бәреп чыккан йөзен кулъяулык белән сөртеп, чәчкәле галстук таккан түрә урынына утырды.

Шаһитлар тирләп-пешеп, берсеннән-берсе уздырып  сөйләгән  вакытта, судьяның кесә телефоны шылтырады:

– Бу  Республиканың Югары судынан, – диде судьяга таныш тавыш. – Ничек анда безнең Франгиза апа, җиңәме? Ярдәм кирәкмиме?

– Судның кызган мәле. Шаһитларның күпчелеге аны яклый, борчылмагыз, – дип пышылдады судья һәм телефонын сүндерде.

Әйе, Югары судта да кечерәк вазифада бер укучысы эшли иде дәгъвачының. Суд алдыннан аның белән дә элемтәгә кереп, аһ-зарларын җиткергән иде ул.

“Сөйләр булса – тел яхшы, чәчәк атса – гөл яхшы”, – дип әйтәләр әйтүен. Озынга киткән суд утырышы да ялкытты. Ниһаять, соңгы шаһит торып басты да, ачулы тавышы белән:

– Гафу итегез, судья әфәнде! Нинди булдыксыз директор утырттыгыз анда Тәпәләп мәктәбенә?! Яушевны әйтүем... – дип,  Мөслим Надировичның күзләренә туры карап, аны утта биетергә кереште: – Өйдә өйрә пешерә белмәгән башы белән илдә ботка пешерергә тотынган. Наданлык – яманлык. Төптән уйлап эш итмичә боерык  чыгарганы өчен, кичекмәстән үзен эшеннән алып очырырга кирәк, ә укытучыга түләнмәгән хезмәт хакын соңгы тиененә кадәр кайтарып бирсен!

Бу сүзләрдән соң:

– Карар чыгару өчен, тәнәфес игълан ителә! – дигән белдерү яңгырады. Суд әһелләре урыннарынан кузгалып, күрше бүлмәгә кереп югалды.

Шактый гына вакыт үтте. Каршы яклар бер-берсенә күтәрелеп тә карамады, сөйләшмәделәр. Каяндыр очып кергән чебен генә, бер туктаусыз безелдәп, тәрәзәне штурмлавын дәвам итте.

– Басыгыз, суд килә! – дигән тавыш залдагыларны сискәндереп җибәрде.

– Русия Федерациясе исеме белән карар итәм! – Судья барысына да ишетелерлек тыныч тавыш белән укуын дәвам итте. – Беренче: Тәпәләп мәктәбе директоры гражданин Мөслим Надир улы Яушевның, коллектив договорны һәм Хезмәт турындагы кодексны тупас рәвештә бозып, гражданка Франгиза Сәгыйть кызы Үлмәскулованы эштән бушату турындагы боерыгын гамәлдән чыгарырга! Икенче: гражданка Франгиза Сәгыйть кызы Үлмәскуловага  хаксыз эшеннән бушатылган көннән алып әлеге суд карары чыккан көнгә  кадәр түләнмәгән хезмәт хакын, Тәпәләп урта мәктәбе директоры гражданин Мөслим Надир улы Яушевның үз кесәсеннән түләтергә. Өченче: Тәпәләп авыл хакимияте башлыгы гражданин Самат Сәлим улы Фәйзуллиннан, нахак яла ягып, мыскыл иткәне өчен, гражданка Франгиза Сәгыйть кызы Үлмәскулова файдасына илле мең сум күләмендәге әхлакый зыянны каплатырга, атна эчендә аңа авыл коймаларын буятып чыгарга кушарга, аның әлеге вазифада калу-калмау мәсьәләсен хәл итүне район хакимиятенә йөкләтергә! Шуның белән суд утырышы тәмам! – Судья алдында яткан суд чүкечен шапылдатып өстәлгә сукты.

Фото: nio.ssla.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (6)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (6)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: