Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 март 2022, 09:49

Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (7)

– Тәгаен алтын юганнар монда, – дип, берсе чокыр янына чүгәләде, – Себердә инде алтын, юкка гына казылмаган бу чокыр... – Әллә берәрсенең башына җитеп, шул чокырга тыгып куймаганнармы? – дип шик белдерде кемдер...

Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (7)
Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (7)

(Дәвамы.)

Кәрт уеннарына кысылмый, бер кочак кроссвордлар күтәреп килгән, буш вакытларында шуларны чишеп баш вата. Илшат бер кызыксынып күз салган иде – күп җаваплар тапкан, башы йомры шикелле. Чын-чынлап ачуланган егет, кызып-кызып сөйли:

– Беләсегез килсә, бездән дә бай ил юк җир шарында. Җаның теләгән казылма байлыклар бар, бакыр кирәкме, алтынмы, ерып чыккысыз урманнар, елгалар челтәре экономик ноктадан уңышлы, булган завод-фабрикалар бар җегәрлекләренә эшләсәләр, халкы алтын бәясендә. Бер ун-унбиш елдан оҗмах булачак бездә, американнар баш иеп килерләр, татар исеме яңгырар әле, әле...

– Син төкерекләреңне чәчмә, энекәш, – дип бүлдерде аны агач ботагын бер нәрсәгә охшатып юнгалап утырган Гайнулла, – андый әкиятләрне без күп ишеткән. "Нигә монда имгәнеп йөрисең, үз җиреңдә оҗмах төземисең?" – дип сорыйм мин синнән. Җавабын да үзем әйтеп бирәм, тик башта бер тарих тыңла әле син. Быел кода килгән иде сабантуйга. Утырабыз нарат төбендә тамак чылатып, кызык карап. Быел өченче сабан туйда күңел ачам, ди, икесе үзебездә булды, ди. Көлкегә алдым, мәйтәм, рәхәт тормыштан шулай икешәр сабантуй үткәрә башладыгызмы? Башкаладан президент көткәннәр иде, ди, килмәгән беренчесенә, аннан тагы өстәп хәбәр иткәннәр – көтегез зур кунакны. Менә шунда ут капкан артларына район хуҗаларының, өй буенча йөреп халыкны икенче сабантуйга җыялар икән. Эшкә түгел бит, җыелган халык, түрәләрнең дә йөзе якты хуҗа алдында. Бездә әнә шулай гел ике сабантуй, атнасына җиде җомга, адым саен күз буяулар. Өстәгеләргә ярый белсә, җиңнәрен сызганып талый ул хөкүмәт мөлкәтен. Анда син дәүләт кайгысы бар дисеңме, синең урманнарың, елгаларың, казылма байлыкларың кирәкме аңа? Күбрәк чумырырга булсын үз кесәсенә, ә синең белән миңа нәрсә кала? Башка нәрсә өмет итмә, энекәш, гафу ит, анда түрәләрнең бүксәләре тулмаган әле...

– Сез үзегез турында гына уйлыйсыз, үз кетәклегегездән карап фикер йөртәсез, бер җитәкче әле ул дәүләт дигән сүз түгел, – дип бирешергә теләмәде Фидагит.

– Әйе, үзем турында уйлыйм, – диде Гайнулла тыныч кына, – анда, ил башында утырганнар да иң элек минем турыда уйласыннар, Гайнулла ничек яши икән, нәрсә эшлик аның тормышын яхшыртыр өчен дип баш ватсыннар. Менә шулчакта мин дә икенче төрлерәк уйлармын...

Нәрсә белән тәмамланыр иде бу сөйләшү, урман арасына җиләк ашарга кереп киткән Әлфир белән Тимур атылып килеп чыктылар.

– Алтын юганнар, көрәкләре шунда, факел яндырганнар, – дип хәбәр салдылар алар, тыннары бетеп. Гаҗәп тылсымлы сүз – "алтын", бу сүзне ишетүгә йөрәк ешрак тибә башлый, әллә нинди күз күрмәгән чибәркәйләр хыялда пәйда була, пальмалар үскән, диңгез юган ерак утраулар искә төшә, төрле илләрнең акча берәмлекләре тел очында әйләнә: доллар, фунт, франк, марка, песо, эскудо, динар, хәтта ниндидер Таиландтагы валюта – тикаль. Барысы, дөньяларын онытып, егетләр артыннан иярделәр. Егерме-утыз метр урман эченә кергәч, ком өеме күзгә ташланды, чынлап та, иңе-буе ике метр чамасы чокыр казылган, янында ике көрәк ята, сумала сыланган таяк ауный. Чокырны күмәргә булашканнар шикелле, ком өеменең көрәк белән алынганы беленеп тора.

– Тәгаен алтын юганнар монда, – дип, берсе чокыр янына чүгәләде, – Себердә инде алтын, юкка гына казылмаган бу чокыр...

– Әллә берәрсенең башына җитеп, шул чокырга тыгып куймаганнармы? – дип шик белдерде кемдер.

– Кеше өчен кабер казып тормаслар иде, әнә ал да бәр сазга, гомер таба алмаслар, – диде ышанычлы итеп Зиннәт. – Комы да икенче бит монда, нәрсәдер ялтырап та китә. – Ул кулында ком угалады. Кайдадыр шахталарда эшләп йөргән, аның сүзләренә ышанырга була. – Казып карарга кирәк!

Олы кешеләр бар, бигрәк беркатлы халык инде, сабый бала акылы керә кайчакта үзләренә, карап торып сыны катты Илшатның.

– Шурф бу, геологлар эше, трасса үтәр алдан тикшереп йөргәннәрдер, җир катламын белергә кирәк бит, – дип дөреслеккә күзләрен ачарга тырышып карады Илшат.

Аның сүзләрен колак төбеннән генә үткәрделәр. Ике кеше көрәк алып чокырны тирәнәйтергә тотындылар, башкалары күзләрен ялтыратып шул чокырга текәлделәр. Тирә-яктан тәкъдимнәр яуды.

– Юып карарга кирәк комны, алтын авыр була, төбендә калыр бөртекләре.

– Зуррак учак ягып эретергә, алтын эреп укмаша...

– Әгәр эзенә төшсәк, трассага борылып та карамас идек. Көзгә кадәр юабыз, һәрберебез миллионны кесәсенә салып кайтып китә ..

– Экскаваторны китерү чарасын табарга кирәк, ул казыса, малай, гөрләр эшләр...

Төрлечә әйтеп карады да Илшат, кул селтәде. Алмашынып-алмашынып казыдылар, учак ягып, калай кисәгенә ком җәеп, утта кыздырдылар, бер төркем җыелып яткан су буенда ком чайкап мәш килде. Әлбәттә, бер нәрсә дә кж иде, гаҗәп хәл. Бу кешеләрнең өметен сүндермәде. Бер-ике сәгатьләп булашканнан соң, икенчеләй тагын казып карарга булып, теләми генә эш урынына атладылар. Шулай инде, тиз байыйсы килә адәм баласының, чыгар да сал син аңа, бүген бәхетле булсын. Елларга сузылган, бөртекләп җыелган нәтиҗә ымсындырмый, ә бит бу дөньяда бер нәрсә дә җиңел генә бирелми. Һәр көнең үз-үзең, әйләнә-тирә дөнья белән аяусыз көрәш булса гына теләгеңә ирешәсең, мәхәббәт, дан, илһам, бәхет көрәштә яулана...

Вакыйгаларга бай булды бүгенге көн, тәэсирләре баштан ашкан иде, Гайнуллага калган икән әнә. Тамак туйдырып, хөр күңел белән аяк киемнәрен салып куеп урын өстенә сузылырга уйлаган иде, итегендә балта эзе күреп аһ итте. Кайгы зур иде, әле алда эш көннәре бар, ничек йөрер саз ерып, кирәген ала бит шулай йөрсә. Кат-кат сыйпалады ул итеген, уңга әйләндереп карады, сулга әйләндереп карады, бүлмәдәшләренең һәрберсенең алдына итеген куеп зарын сөйләде. Ярый, бригадир Рәис тынычландырды: әллә кая йөрисе юк аның, смена тәмамланганчы киеп торсын итекләрен Гайнулла. Шуннан соң күңеле тынычлап, иркен тын алып җибәрде тегесе. Авызына тәмәке кабызып капкач, нигә кара кайгыга төшкәнен аңлатып бирде:

– Җәйдән башлап икенче итекнең башына җитәм. Әнә теге буш бугазны тыңлап утырып кына әрәм иттем итегемне. Их, кайткач, хатын кирәкне бирә инде, күрмәгәнне күрсәтә, икенче итек бит...

– Беренчесен нәрсә эшләтеп ерттың соң? – дип сорый караватка аркылы яткан Рәиф абый. Кирәге юк та соң аңа, эч пошканнан сорый, тыңлап вакыт үтәр, ичмасам.

– Ертмадым, өр-яңа итек иде, егетләр, үзе бер тарих ул, сөйлим әле, – дип авыр сулый Гайнулла. – Син беләсеңме икән, Рәиф, яздан итек булмады бит безнең кибеттә. Керәм сорыйм, керәм сорыйм, кайтмады, диләр, ни район үзәгенә юл төшми. Бер кергәндә кыска кунычлы итек башлары тезеп тутырганнар, алар белән ничек пычрак ерасың, шәһәр кешеләренә генә таман. Ничектер Диләфрүз Саескан авылына апаларына китте. Мин иреккә чыгу шатлыгыннан тоттым бераз. Гаражда, ун кило тартыр, җиз кисәге запаста тора иде, шуны очырдым теге цветмет җыючы Рамазанга, нәкъ ике шешәлек булды бу. Әллә чынлап тиене тиенгә туры килде, әллә Рамазан туры китерде, анысы миңа караңгы, бик риза булып кайттым өйгә. Суны артык кушмаган икән, кичке якта мал-туар караганда күңелле генә идем, сыерны сауганда терәлеп утырып саудым. Акыллы юаш хайван, сөте дә күп түгел минем бәхеттән. Изелеп төшеп ятып йоклаганмын. Иртән көтү китмәстән тәрәзә шакыйлар – минем Алмабикәм кайтып та җиткән. Юньле кеше туганнары белән чөкердәшеп ятар иде ике-өч көн, ә бу, ясалуы килмәгән нәрсә, кайтып та җиткән, үз дөньясы бар имеш берәүнең. Әй дулый, әй дулый: ире арка терәрлек ышанычлы түгел икән аның... Дәшмим инде, сизеп-фәлән калмасын дип шөрлимен, бик пырдымсыз нәрсә ул. Төенчекләрен таратып бу итекләр тартып чыгара, эчләренә аерым оеклар куеп эшләнгән озын кунычлы зәңгәр төстәге итекләр.

Ки, ди, рәхәтләнеп, хатыныңның кадерен бел, ди. Коры көн иде, шулай да киеп куйдым итекләрне, ялт-йолт итеп торалар, аяклар май эчендә, малай. Баш кайгысы да бар бит әле минем, хатын җыенып эшкә чыгып киткәч, күршеләрнең кызып-кызып сөйләшкәне колакка керде. Белеп тор, әгәр кеше тавышын күтәреп, кулларын болгап сөйләшә башлаган икән, шайтан кергән аның эченә. Әһә, мин әйтәм, яңа итекне котлатып чыгарга кирәк, күршеләр киң күңелле минем, салырлар берәр савыт. Рас уйлаганмын, күтәреп кенә алмадылар, итекне үтереп мактадылар, киеп-киеп карадылар, бигрәк тә оеклары ошады күңелләренә. Бер хакка ике әйбер алгансың, диләр. Көчләп-көчләп өйгә алып керделәр, өстәл янына утырттылар, салдылар савытка. Исем өчен генә карышып булашам, бер дә аппетит юк иде бит әле, дим, көрәк сорарга гына кергәнмен, янәсе. Шулай, син дә мин, дип өстәлдәге шешәне төпләдек, итек өчен дә күтәрдек, яхшы итек хуҗасы өчен дә. Билгеле, бер башлангач инде, кичәгедән баш авыртып тора, дип серне чиштем җиңгәгә.

Минем хатынның капма-каршысы ул җиңгә, хәзер хәлеңне аңлап ала, хәзер даруын таба. Шуңа күрә ире белән килешеп, пар күгәрченнәр кебек яшиләр. Теге анекдоттагы кебек, әле берсе очып чыга тәрәзәдән, әле икенчесе. Кайдадыр чыгып кына керде җиңгә, өстәлне ямьләп тагын бер шешә менеп кунаклады. Шуннан мин оеп киткәнмен. Күп булса сәгать үткәндер, башны күтәрдем, тагын өстәл артына әйдиләр. Тәмам кәеф күтәрелеп, хуҗаларга кат-кат рәхмәтләр әйтеп чыгарга җыендым.

Ишегалдына чыксам – итек юк! Менә шунда гына салып, тигезләп утыртып кереп киткән идем. Җиңгә җыештырып куйгандыр, яңа итек бит, кергән-чыккан-га ышаныч юк хәзер. Җиңгәмне чакырам, итекне тапмыйм, дип, ышыккарак алып куйган идеңме, дим. Күзләре зур булып ачылды тегенең: "Син, туганкай, әлеге эчкән шешәләреңне кайдан алганнар дисең?" "Тәме буенча Фәнәвинеке булдылар шикелле, резин тәме килеп калды", – дим. "Әнә шул синең яңа итегеңнең тәме инде ул, бушка бирми бит Фәнәви, – ди бу, күзен дә йоммый. – Үзең ялынып сорагач, итегеңә алмашка спирт алып мендем, яңа итекне юдык бит", – ди. Шулай алмашка ертык галуш киеп кайтып кердем, егетләр. Кайткач нәрсәләр булганын сөйләп тә тормыйм, искә дә аласы килми.

Рәхәтләнеп көлеп алдылар Гайнулла итегеннән, Рәиф абый гына кушылмады. Песигә – уен, тычканга – үлем гыйбарәсе рас булганына тагын бер кабат инанды Илшат. Рәиф боларны карап-карап ятты да Гайнулланы битәрләп ташлады:

– Көлкегә алып сөйләп утыра бит монда. Чыбык белән ярырга кирәк иде сине ул хәлдән соң, таяк белән суктырырга. Әле дә хатының тота, тырым-тыракай таралыр иде дөньяң. Әнә минеке кебек белән яшәсәң...

– Хатынга сүз юк анысы. Менә сиңа аптырыйм мин, нигә тотасыңдыр үзеңнекен, күптән арт ягына тибеп чыгарып җибәрми түзәсеңдер...

– Сиңа җиңел әйтүе, Гайнулла, бишенчесенә өйләндем бит. Өйләнү – ыштан алыштыру түгел, күнегергә кирәк, җайлашырга, яшь бара бит инде минем. Карт көнемдә тыныч тормыш өмет иткән идем. Яшь чактарак дурак булдым, тегесе ошамады, монысы килешмәде. Җәмилә белән генә яшәп ятсам, миннән бәхетле кеше булмас иде җирдә. Колагыгызга киртеп куегыз, егетләр: беренче хатын – Аллаһтан, икенчесе – дөньядан, калганнары – шайтаннан. Менә монда мин йөргән булам, җитмәгән җирен җитештереп булмасмы дип, ә йөрәккә кан сава, кайткач нәрсәләр көтә икән анда?

– Нәрсә, хатыныгыз ир-атка йомшагракмы әллә? – дип Илшат сүзгә кысыласы итте.

– Чукынып китсен иде ул ягы, миңа дигәне калыр иде әле – тамагын тыя алмый. Өйдән әйберләрне ташып эчкегә алыштыра, бер башласа, туктамый. Тукмап та карадым, бикләп тоткан да булды. Аек чакта аннан яхшы бичә юк, аш-суга оста, сөйләсә – эретеп җибәрә, эшен җимертеп эшли. Гел каравыллап кына торып булмый бит инде. Бүгеннән куалап чыгар, икенчесен каян табам, анысы нинди булып чыга әле?..

Искитәрлек бу дөнья, көлсәң – көл, еласаң – ела...

Туган җирләрдә әле матур аяз көннәр тора, әбиләр чуагы башланган. Һаваларда торналар тавышы йөрәкне телгәли, иртәләрен бушап калган кырлар өстендә томан ята, пәрәвезләр оча – алтын көзнең иң гүзәл чагы. Себердә көз алдарак килә. Сентябрьнең икенче яртысында күк йөзе бозылды, баш очына авыр болытлар асылынды, пыскаклап вак яңгырлар яварга тотынды. Түбәгә тып-тын бәрелгән яңгыр тамчыларының тавышына иртәрәк уянып киткән Илшат, озын көнне будкага тыгылышып ничек үткәрербез икән дип, пошынган иде. Юкка баш ваткан, ул киерелеп-сузылып яткан арада вагонга Рәиф абый килеп керде. Кай арада торган, нишләп йөри шундый коеп яуган яңгыр астында? Кулында яңа үткерләнгән пычкы чылбырлары, әллә...

– Тор, егеткәй, – диде аның шикләрен таратып Рәиф абый, – иртәнге аш әзер, эшкә барырга вакыт. Подъем!

Караватлар хәрәкәткә килде, барысы торып эш киемнәрен кия башладылар. Илшатның гына гаҗәпләнүләренең чиге юк иде. Шундый көндә трассага эшкә барырга җыеналармы болар, яхшы хуҗа этен дә чыгармый мондый яңгыр астына.

– Безгә тик ятканга акча түләмиләр, – диде Рәиф абый аңа карап, – тоз түгелбез, эремәбез. Утын үзебез белән, учак ягып җылынып алырга була. Яңгыры да көне буе яумый ул, әйдә, ятма иркә кызлар шикелле, кешеләрдән калма.

Җылы юрган астыннан чыгып, салкын алган киемнәрне ялангач тәнгә кию – аңлатып булмаслык җәза, моны үз башыннан кичергәннәр генә белә. Иртәнге ботканы ашап, кайнар чәй эчеп куйгач кына тешләре шакылдаудан туктады Илшатның. Бәлки кире уйларлар, дип өмет итте ул, юк, чыгып киттеләр тезелеп яңгыр астына. Аяк астында изелгән балчык чупырдады, каршы искән җил битне кисте, яңгыр тамчылары яка эченә тулдылар. Рәхәт тормыш, әйтерең бармы... Эш урынына килеп җиткәч, бригадир:

– Көч-хәл бар чакта бер тын эшләп алабыз, – дип, пычкыларны кабызырга кушты.

Эшли торгач, җылынып китте тагын Илшат. Җылынып кына диме – тирләп чыкты, битләре буйлап яңгыр тамчыларына кушылып, тир бөртекләре акты. Иртәнге яңгыр озакка бармый, бераздан тына төшкәндәй булды. Юан коры карагайны тураклап ике-өч урында учак ягып җибәрделәр, үзләреннән калдырмый йөрткән котелокларга яңгыр суы алып кайнатырга куйдылар. Пар күтәрелә иде учакны тирәләп баскан кешеләрдән.

– Кирәкне алабыз, егетләр, – диде брезент бушлатын салып ут тирәли әйләндергәләгән Рәиф абый, – прорабка керәм кайткач та, йөзәр сум аванс язсын. Монда дару-фәлән таба алмыйсың, бердәнбер чара – шайтан суы. Яңгыр туктамаса, өч көндә аяктан егылабыз барыбыз да...

Төштән соң яңгыр тагын яварга кереште, тагын лычма су булдылар. Базага кайтканда су сеңдергән киемнәр күтәргесез авыр иделәр, итек эчләре лаштыр-лоштыр килде. Өсне корыга алыштыргач, Илшат оҗмахта хис итте үзен, тик нигәдер авыз эче гел кипшенеп торды, сәбәпсез тәне кызышты. Барысы шым калып урын өстенә сузылдылар. Кеше кайгысы белән яшәгән Рәиф абый гына күңеленә тынгылык тапмады. Вагон ишек төбендә сулары саркып яткан эш киемнәренә карап авыр сулады.

– Иртәгә шул киемнәрне киеп ничек эшкә барыр быз? Киптерү җаен табарга кирәк, егетләр. Болай итәбез: көн дә мунча ягабыз алмашлап-алмашлап. Мунча бит ул суык тигәннән дә бер дигән сихәт. Төнгелеккә киемнәрне элеп куйсак, иртән корыныкиярбез. Я, нәрсә дисез?

Эндәшкән кеше булмады. Миңа ягарга кушмасын иде, дип шым гына яттылар. Баш зурлык алтын хакына да урыныннан кузгалмас иде Илшат хәзер. Шап иттереп тубыкларына сугып Рәиф абый үзе кузгалды.

– Ярар, яшьләр белән бүген мин ягам. Алдагы көннәрдә кемгә әйтсәм дә карышып тору булмасын

– Була шундый изге күңелле бәндәләр, бүрәнәнең юан башына килеп тотыналар, уртак эш булса беренче сикереп торалар, артык җирләре юк бит үзләренең, югыйсә.Әнә шундый кешеләр булганга гына тереклек дәвам итәдер бу җирдә. “Ну, безнең Рәиф абыйның уңганлыгы, алтын кеше инде”, – дип озатып калдылар аны вагондагылар. Шул килеш Илшат онытылып киткән. Күпме вакыт үткәндер, Гайнулла төрткәләп уятты аны.

– Счетовод, бик каты саташасың, борылып ят.

Илшат сискәнеп торып утырды, бар тәне уттай яна иде аның.Читтән караганда да үзгәреш сизелгәндер, Гайнулла аңа текәлеп башын чайкады:

Эшләр хөрти синең, салкын суккан, ахрысы. Өстәл артында утырып буының сыекланган шул. Безчең кара сөяк тиз бирешеп бармый. Кара йөзеңә, – дип әйберләре арасыннан көзге эзләп алып Илшатка тоттырды. Йөзе кып-кызыл булган икән шул, күзләре төпкә батып киткән.

– Мунча кереп чабынып карарсың, шифасы тияр, бәлки. Вагоны да суык бит әле аның, – дип, Гайнулла карават асларын караштырырга тотынды, берсеннән ябык электр җылыткычы сөйрәп чыгарды. Чак җылы бүлгән җылыткычның тимеренә учын терәп Гайнулла аты-юлы белән сүгенеп куйды.

– Минем хатынның кабыргасы да моннан күбрәк җылы бирә. Таракан урынына катырырга уйлыйлар болар безне.

Кайтып кергән Рәиф абый һәрберсенә аспирин алып тоттырды.

– Әле башы гына, син бирешмә, атна бар бит әле алда, – дип кисәтте уенлы-чынлы, – миңа барыгызны да хатыннарыгызга исән-сау кайтарып тапшырырга кирәк.

Башкаларга карап әйтеп куйды:

– Эчегез димим, егетләр, эчмәгез дип тә тыймыйм.Дару урынына кулланыгыз. Сез олы кешеләр, чамагызны белерсез, әнә яшьләр куркыта. Вахта иртәгә Бычинога бара, Андрейга заказларыгызны бирегез.

Мунча өлгергәч, беренче кызуына көчләп-көчләп Илшатны җибәрделәр. Чынлап та, чабынып-юынып чыккач үзен яхшырак сизгән төсле булды ул. Мүк җиләге салып кына бер кружка кайнар чәй эчте дә, баштанаяк төренеп изрәп йоклап китте. Җил өреп торган суык вагонда мунча кереп ятуның файдасы шулкадәр генә инде ул. Иртән бөтенләй хәлсезләнеп уянды Илшат, үзен этеп-төртеп кенә башкалар белән беррәттән торырга мәҗбүр итте, ашханәдә боткага кагылып та карамады. Рәиф абый, бүгенгә ятып тор, дисә дә, көчләшеп эшкә китте.

Күкнең төбе тишелгән иде, ахрысы, пыскаклап яуган яңгыр туктамады. Ялкын телләре агачлар биеклегенә күтәрелгән учак та бүген җылытмый кебек тоелды. Илшатның күз алдында утлы боҗралар биеште, барып тотынган бүрәнәне күтәрә алмый интекте, хәлсезләнгән бар буыннары калтырады. Бик озын булды бу көн. Минуты сәгатькә тиң. Кайтып егылырга ничек хәле җиткәндер аның. Вагонга кермәстән элек Гайнулла Андрейны эзләп китте, ул арада Илшат кадерле булган аспирин төймәләренең икесен берьюлы кабып (органына төренде. Бердәнбер теләге җылынырга иде ничек тә, даруның тәэсире белән тирләргә, тир чыкса – чир чыга ул. Ишектә шешә кочаклаган Гайнулла күренде, ул, чистарак кружка сайлап, шешәдән тутырып салды да Илшат янына чүгәләде.

– Менә шуны эчеп куй, брат, хәзер чирең алып ташлагандай була, йөгереп китәсең, – дип аны эчәргә кыстады. Дару белән аракы катнаштырырга ярый димени, аракы да түгел әле, сыекланган спирт, җирәнгеч исе танауны ярып керә. Исеннән дә укшыта иде Илшатны, эчүдән кырка баш тартты. Калганнар артык ялынып тормадылар, шешәне төпләп куйдылар да, тышка чыгып киттеләр. Юрган астында теше-тешкә тимәгән Илшат җылына алмый иза чикте. Вәт сиңа зур акчалар! Нинди матур иде аларның хыяллары, челпәрәмә китерә бу чир барысын. Терелергә кирәк иде, терелергә, тагын биш-алты көн булса да бирешмәскә. Кайткач үз якыннары арасында иркенләп чирләр иде әле. Анда врачлар якында, хатыны карар, үз өеңнең һавасы да шифалы була бит. Бөтенләй аяктан егылса, больницага кертеп салып, калдырып кайтып китсәләр бу җәһәннәмгә тиң җирләрдә? Әллә Костя белән рәттән ул да ятып калырмы? “Йа Рыббым, үзеңнең ярдәмеңнән ташлама, терелсәм иде”, – дип кат-кат кабатлады ул, яргаланган иреннәрен кыймылдатып. Шул чак ишекне иңенә ачып Данил вагонга килеп керде. Изгелек фәрештәсе ул булган икән.

– Тор, Илшат абый, минем вагонга күчәсең. Катасың син монда. Рәиф абыйга әйттем, – дип пыр туздырып Илшатны урыныннан кузгатты.

– Спирттан йөз чөерә, диделәр. Андрейны аракы эзләтеп җибәрдем, хәзер кайтып җитәр. Врач өмет итмә бу якта, үзем дәвалыйм мин сине. Әйдә, әйдә...

Өзмәде-куймады, Илшатны үз вагонына кертеп салды. Сөякләрне эретерлек җылы икән монда, җил өргән тишек-тошык юк, тыныч, җайлы. Кичке ашны кабып та карамаган иде Илшат, Данил моны белеп алып ашханәгә китте. Бер кочак азык-төлек төяп керде дә, Илшат алдына тезде. Нәрсәләр генә юк иде анда, кемнәр ашыйлардыр ул ризыкларны? Ике төрле балык консервысы, сыер итеннән тушенка, юка телемләп киселгән чучка салосы, тозлы кыяр, томатланган болгар борычы. Соңгысы күңеленә хуш килде Илшатның, комсызланып бер банкага якын ашап куйды, тирләп чыкты хәтта.

Юк, күңеле начар түгел бу табак битле егетнең, тыштан гына барып чыккан бәндә булып күренергә тырыша. Башкалар да аһ итеп торалар, ни әйтсәң дә яхшы кешеләр күп дөньяда, каһәр суккан замана да үзгәртә алмый аларны, әлегә үзгәртә алмады... Күңеле күтәрелеп киткән Илшат сабый баладай тәмле йокыга талды. Берни белми йоклады да йоклады ул, күзен ачып җибәргәндә киштәдә утырган будильник сәгать унберне күрсәтә иде. "Уятмаганнар! Соңга калдым эшкә", – дип калкынып торырга уйлаган иде, җеп өзәрлек тә хәле юк икән. Тәне дә кызу, температурасы һаман югары болай булгач, ә баштагы гүләү югалган, тын алу да җиңелрәк кебек. Берәр көн кузгалмый ятып торырга кирәк, иртәгә рәтләнеп китәр, кем чирләми? Тышта һаман яңгыр сибәләгәне ишетелә иде, ә бүлмәдә җылы, электр миче кызыл күзен кыскалап эшләп утыра, оҗмахның үзе, терелер, барысы да әйбәт булыр, яхшыга юрарга кирәк. Илшат авырлык белән генә урыныннан торып киенде, тышка чыгып керде, битен-кулын чайкагандай итте.

Өстәлдә утырган чәйнектән салкын чәй агызып эчте. Кыштыр-кыштыр йөргән арада буыннарның хәле бетте, аркасы тирләп чыгып өлгерде. Ул тагын килеп караватына чалкан ятты. Мескен хәленә төшеп урын өстендә аунау ир кеше эше түгел инде, дусыңа түгел, дошманыңа андый хәлдә калырга язмасын. Ишек алдында кемнеңдер лап-лоп басып йөргәне ишетелде. Миңнәхмәт абый икән, лычма су булган бушлатын чөйгә элде дә Илшат янына узды.

– Шуннан, брат, хәлләр ничек, алай күзләреңә нур кергән, – дип күрешергә кулын сузды ул, урындыкны якынрак тартып, карават янына утырды.

(Дәвамы бар.)

Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (7)
Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: