5
Әйе, Франгиза Сәгыйтовнаның мәшәкатьләре ерып чыккысыз: әле ул суд юлын таптый, әле кулыннан эш килердәй булдыклы адвокат эзли. Барысы да олы чыгымнар сорый. Июнь аеның гүзәл чәчкәседәй күпереп, сокландырып торган урта яшьләрдәге ханым, октябрь аеның салкынга бөрешкән яфраксыз агачлары кебек, күзгә күренеп шиңде: ут янып торган көләч күзләре эчкә батты, уң күзе, бу шыксыз җәмгыятьне күрәсем килми дигән шикелле, читкә кыйшаеп калды. Табибларга барган иде, “нервыларга зыян килгән” дип кайтардылар. Биргән даруларына өстәп, күбрәк бал белән мәтрүшкәле чәй эчәргә куштылар, саф һавада йөрергә, күңелле ял итәргә һәм, әлбәттә, йокларга.
Йокларсың монда, алдыңда таудай проблемалар өелеп торгач! Хәзер теге буяучы хатыннарны күреп, һәрберсе белән сөйләшеп, килешеп чыгарга тиеш ул.
Тәүдә, мәдәният йортына сугылып, идән юып йөрүче техничка Зөбәйдәне күреп сөйләште:
– Саумы, Зөбәйдә, хәлләрең ничек?
– Ярыйсы, Франгиза Сәгыйтовна, – диде тегесе, резин перчаткаларын салып. – Үзегез ни хәлдәсез?
Укытучы суд юлларында йөрүе турында кыскача сөйләп бирде.
– Сине дә шаһит итеп чакырачаклар, – диде ул. – Әгәр дә минем теге чак кул күтәрүем турында сорасалар, андый хәл булмады, диген... Тел белән генә әйтештеләр, диген. Авылның бөтен коймаларын да буятырга теләвемне җиткер судьяларга!
– Ой, ул судларыннан куркам. Ә бөтенләй бармасам, нәрсә көтә?
– Барырга тиешсең, Зөбәйдә! Мин сиңа ышанам. Повестка белән чакыргач, баралар. Бармаганнарга җинаять эше ачу каралган...
– Ә, ялган сүз сөйләдең дип, җәзага тарттырмыйлармы?
– Тарттыралар, әлбәттә. Шуңа күрә мин әйткәнне башкаларга да җиткерергә тиешсең.
– Ой, куркам, харап бит, – диде Зөбәйдә, уфтанып. – Ә ничек бар, шулай сөйләсәм, нәрсә була?
– Менә монысы категорически ярамый. Мин баш бирмим, судта җиңәчәкмен. Судьяларны төбе-тамыры белән сатып алдым. Ә сиңа, сүземне ексаң, бик начар булачак. Теге чак Чатан Галәви минем белән алышкан иде, исеңдәме?
– Исемдә. Үзен шоферлыктан алдырттыгыз да эшсез калдырттыгыз...
– Менә, менә, аңлыйсың. Гади укытучы дигәч тә, минем тоткаларым күп һәм ныклы. Ә синең мәктәптә белем алучы өч балаң бар. Мин класстан класска күчерәм ул шыр наданнарны. Күчерми дә калдыра алам. Җитмәсә, эчкече ирең өйдә эшсез ята. Бөтен керемегез – синең техничка зарплатасы...
– Аңладым, Франгиза Сәгыйтовна. Ызгышканыгызны күрмәдем дә, белмәдем дә.
– Молодчина! Шушы фикереңне судта әйтерсең!
Методист Тәлиганы да, укытучы, шушы ук куркыту юлын кулланып, үз ягына аударды.
Китапханәче Динә дә койма буяп йөргән иде ул көнне. Аның белән сөйләшү аеруча җиңел булды. Ни дисәң дә, кодагыйлар бит. Кодагый ашы белән бер-берсен сыйлашкан чаклары әллә ничек якынайта үзләрен. Динә – юмарт хатын ул. Тәкә суйдырса да, авыз итәргә кодагыена кертә, каз өмәсе үткәрсә дә, табынның иң түрендә, йомшак мендәр өстендә кодагые урын ала. Әлеге мөһим үтенечен җиткергәч тә, Динә Фатыйховна тарткалашып тормады:
– Франгиза кодагый, – диде ул. – Кирәксә, синең өчен утына да, суына да керергә әзермен. Шулай булмый ни, безнең гаиләгә килгән уртак бәла бит бу. Димәк, кайгыңны да уртак күтәрербез.
– Рәхмәт, кодагыем, изгелегең җирдә ятмас, берчак безнең урамда да кояш чыгар әле, изгелегеңне һәрчак исемдә тотармын. – Күңеле тулган математикның күзләреннән кайнар яшьләр атылып чыкты.
Кеше белән ничек эш итәргә белә стажлы педагог. Теге мәхшәр көнне яннарында тагы кемнәр булды икән? Әһә, коллегалары: социаль педагог Камәр Кыямовна белән химия укытучысы Мәчтүрә Зиннәтовна, о-о, болар – усал халык. Гади куркыту юлы белән генә алдырып булмый. Син дә мин белгәнне болар Батый хан заманында ук киптереп элгән. Әйе, боларга карата башкачарак әмәл уйлап табарга кирәк. Көч белән ала алмаган нәрсәне хәйлә белән алалар түгелме соң?..
Боларны кичкырын кунакка чакырды Франгиза ханым, ирләреннән башка, “кыз сырасы”на. Өстәлне мулдан әзерләде. Картына ишек алдындагы тавык җименә ияләшеп киткән берничә күгәрченне тотып суярга кушты. Аннан аларны тиз арада эшкәртеп, табага бәрәңге белән бергә турап салып пешерде дә табын уртасына куйды. Коймак-пәрәмәчләр дә өстәл өстен бизәде. Олы корсаклы графин белән “сәмигулла”сын да утыртырга онытмады.
– О-о! Нинди мул табын! Президент өстәле дә болай бай булмыйдыр, – дип сокланды килгән кунаклар табынга үткәндә. – Булмаса монда, бәлкем, күгәрчен сөте генә юктыр!
– Әйе, күгәрчен сөте юк, әмма күгәрченнең ите бар, – дип, хужабикә таба капкачын ачып җибәрде.
– Кит әле?!
– Чынлап әйтәм, әйдә, авыз итегез – деликатес!
Чәнечке алып, иттән ышанмыйрак авыз итүче коллегаларыннан:
– Йә, ничек, ошадымы? – дип сорады.
– Искиткеч! – Укытучылар тел шартлаттылар, баш бармакларын өскә күтәрделәр. – Күгәрчен ите майсыз була икән ләбаса.
– Дөрес чамаладыгыз. – Хуҗабикә фикерне күтәреп алды. – Холециститка каршы менәмен дигән ризык. Менә мин әйтте диярсез: киләчәктә хуҗалыклар, тавык-каз асрамыйча, күгәрчен үрчетәчәк...
Тозланган кыяр чәйнәп, аның белән бергә дошманнарын да “чәйнәп”, йорт хуҗаларына йөрәккә май булып ятарлык мактау сүзләре яудырып, төн уздырды укытучылар. Революциягә әзерләнгән эшчеләр шикелле, бу мәҗлестә гел генә революцион җырлар яңгырады, аеруча “Смело, товарищи, в ногу!” күңелләренә хуш килде:
Смело, товарищи, в ногу,
Духом окрепнем в борьбе...
Икенче көнне Франгиза Сәгыйтовна күтәренке кәеф белән эш урынына – мәктәпкә барды, ишек шакып тормыйча, әмма рөхсәт сорап, директорның бүлмәсенә үтте. Утыргычка барып утырды да, бер аягын икенчесенә куеп, өстәл артында кәгазьләр актаручы директорга мөрәҗәгать итте:
– Мөслим Надирович, – диде ул, – мин юристларга бардым... Сезнең боерык дөрес түгел. Аны гамәлдән чыгаруыгызны сорыйм, юк, таләп итәм. Мине хәзер үк вазифама кайтарыгыз!
– Җинаять кылган бәндәне яңадан эшкә алырга башыма тай типмәгән. – Директор элекке математикка үтәдән-үтә тишеп карады.
– Үкенерсез, – дип, сүзен дәвам итте Франгиза Сәгыйтовна. – Юридик консультациядә миңа, директор сүзенә карамыйча, суд булганчы хезмәт урыныма килеп, эш сәгатемне тутырып йөрергә куштылар. Ә мин сезнең өстегездән судка бирдем!
– Бирсәгез биргәнсегездер, ләкин Сез җиңеләчәксез!
– Кара аны, егет, – диде укытучы – как бы эшсез яткан көннәрем өчен кесәңнән чыгарып түләргә туры килмәсен! – Ул, директорның кабинетыннан чыгып, туры укытучылар бүлмәсенә үтте һәм, эш көнен файдалы уздыру максаты белән, педагогик журналлар актарырга кереште.
...Франгиза Сәгыйтовна суд эшләре буенча районга киткән көннәрнең берсендә, озын тәнәфес вакытында Мөслим Надирович, коллективны актлар залына җыеп алды:
– Хөрмәтле коллегалар! – дип сүз башлады ул. – Бөтенегез дә беләсез, Франгиза Сәгыйтовна мәгарифкә зур кара тап төшерде. Ә без яшь буынны эт-песиләргә дә мәрхәмәтле булырга өндибез. Кыскасы, мин аны эшеннән бушаттым. Ул, әлбәттә, хезмәт урынына киредән кайтырга тели, хәтта мине судка да биргән. Безнең бүгенге җыелуыбызның төп максаты да шушы мәсьәләгә бәйләнгән. Мине район мәгариф бүлегенә чакыртып алып та сөйләштеләр. Сездән яшереп тормыйм: карар кабул иткәндә аз гына хата җибәргәнмен – боерыкны ашыгыбрак язганмын. Шушы хатаны Сезнең белән бергәләшеп хәзер үк төзәтергә кирәк.
Коллективта бер мизгелгә давыл алдыннан гына була торган сәер тынлык урнашты.
– Нинди хата ул, сер булмаса? – дип сорап куйды бераздан профсоюз оешмасы рәисе Вәсим Ширкәтович Әхмәтхуҗин.
– Ул шуннан гыйбарәт, – директор тамак кырды, – боерык язардан элек, безгә профсоюз җыелышы үткәрергә кирәк булган. Анда укытучыбызның гаебен фашлап, аны вазифасыннан бушату турында карар чыгарып, шуны администрациягә, ягъни миңа тапшырасыгыз калган. Профсоюзның шушы протоколы нигезендә боерык чыгарырга тиеш идем. Мин аны, беләсез, Самат Сәлимович кушуы буенча, теге мәхшәр купкан көнне үк чыгарган идем. Димәк, бүгенге җыелышны да артка күчереп, шул көнгә туры китереп, протокол язарга кирәк. Юкса, бөтен бәла-казаның минем җилкәгә төшүе ихтимал. Мин сезнең бөтенегезгә дә яхшы хезмәт хакы түләп киләм. Хәлемә керерсез, дип уйлыйм. Әйе, кем әйтмешли, соң булса да, уң булсын... – Директор коллективка төбәлеп, беравык тынып калды.
Ләкин җил ул теләгән якка гына исмәде. Иң элек профсоюз рәисе каршы төште:
– Франгиза Сәгыйтовна – прекрасный укытучы. Андый белемле педагоглар урамда аунап ятмый. Хакимият башлыгының башына чиләк каплаган икән – поделом! Утырмасын анда кешеләрне сортларга аерып! Безнең укытучы дөреслек өчен көрәшкән. Моннан тыш, чиләк каплау-капламау вакыйгасын исбатларга кирәк тәүдә. Ялган яла ягу өчен дә законда статья каралган. – Профсоюз лидерының, курыкмыйча, болай аяк терәп сөйләшүе директор ягына авышкан коллективны икегә бүлде. Әлеге җыелыштан алдагы көннәрдә Франгиза Сәгыйтовна профсоюз рәисен дә ныклап әзерләп куйган иде шул.
– Вәсим Ширкәтович, Өммегөлсем Баяновна, – дип мөрәҗәгать иткән иде ул табын артында, ирле-бичәле Әхмәтхуҗиннарны чәйгә алып. – Сезнең үзегезгә директор йөгәнен кулга алырга вакыт. Сез, Вәсим Ширкәтович, яшь тә, шәп тә, энергиягез дә ташып тора. Ә Мөслим Надировичка килгәндә, ул гади укытучы булырлык та түгел... Үз фикере юк, флюгер кебек: җил кая иссә, шул уңайга карый. Бер сүз белән әйткәндә – шыр куркак. Үз күләгәсеннән дә өркеп яши. Югарыда минем танышларым бар. – Математик баш бармагы белән түшәмгә күрсәтте. – Алар синең кандидатураңны ошаттылар, перспективалы, диделәр. Син – яшь кенә түгел, үсә торган шәхес, оча торган бөркет. – Дөрес әйтәмме, Өммегөлсем Баяновна?
Олы корсаклы графиннан “чәй” чөмереп, бит алмалары кызарган җыр укытучысы:
– Мин только за, – диде дә, “Аккошлар” җырын сузып та җибәрде. Җырны тыңлап бетергәч, хуҗабикә, темадан читкә тайпылмыйча:
– Йә, Вәсим, директор булырга ризасызмы? – дип сорады.
– Барып чыкса – риза, – диде тегесе. – Ярый, мин Сезгә таяныч булырга сүз бирәм. Күмәк көч яу кайтарган. Коллективны үз ягыгызга аударырга кирәк. – Хуҗабикә аны кичекмәстән директорга каршы үзе корган тозаклар белән таныштыра башлады.
Әле менә бүгенге җыелышта профсоюз лидеры әтәчләнеп китте:
– Йә әле, әйтегез, – диде ул, трибуна артыннан кул болгап. – Кем күргән битенә төкергәнне дә башына чиләк кидергәнне? – Светофордай янып торган яшел күзләрен директорга төбәде.
Тегесе, утырган җиренән ияген алга сузып, ул көнне, хакимият үтенече буенча, мәктәптән койма буярга җибәрелгән социаль педагог белән химия укытучысына ымлады:
– Менә, алар күргәннәр: Камәр Кыямовна белән Мәчтүрә Зиннәтовна.
– Юк, юк, без күрмәдек, – диеште теге укытучылар, бер-берсенә сынаулы карашып.
– Шунда пумала тотып, буяу белән булашкач, ничек инде күрмәдегез?! – Үзенә кирәкле җавапны ишетмәгәч, җитәкче аларга сөзеп карады.
– Безнең башкаларда эшебез юк, алар талашканда, без артыбыз белән тордык, койма буядык, – диде Камәр Кыямовна.
– Авыртмаган башыма тимер таяк суктырып, судларына аяк та басмаячакмын! – дип җаваплады Мәчтүрә Зиннәтовна.
– Сезне, шаһит буларак, повестка белән чакырачаклар, ә миңа каршы чыгасыз икән, бүгеннән үк үз теләгегез белән гариза язып, эштән китегез!
Әйе, Мөслим Надирович өйдә – арыслан, кырда – куян холыклы.
– Нишләп китик, ди, китмибез!
– Үзегез китә белмәсәгез, китәргә ярдәм итәрмен! – Түрәнең металл тавышыннан коллектив дертләп куйды.
Шулчак республиканың атказанган укытучысы Галимә Мәрдәновна сүз сорады. Ул, гадәттәгечә, бераз кабаланыбрак һәм кызыбрак сөйләргә кереште:
– Халык арасында сүз чыккан икән, бу, һичшиксез, дөрес. Йөрмәсен Франгиза хулиган булып. Кеше башына буяулы түгел, буяусыз чиләк кидерергә дә хакы юк аның! Тәрбия гаиләдән килә. Менә без ишле булып үстек. Беребез дә кеше башына чиләк кидермәде. Дошман кешенең җанын кыйсак кыйдык, әмма – тел белән, кул белән түгел. Рәхмәт әти-әниемә акыллы тәрбия биргәннәре өчен. Мин, икеләнүсез, директор яклымын. Эштән куып, ул дөрес эшләгән.
Үзенә ышык табудан батыраебрак киткән директор арткы рәттә башын иеп, посыбрак утыручы мәгариф алдынгысы Халит Хәмитовичка мөрәҗәгать итте:
– Бу факт буенча Сез ни диярсез?
Үткән атнада гына әлеге югары исемне алган оялчанрак укытучы сискәнеп китте, кая куярга белмәгән озын кулларын бергә тотып, бераз уйланыбрак торды да сабыр тавыш белән:
– Мин директор яклы, – диде. – Әйтсәң, яман буласың, әйтмәсәң, ишәк буласың. – Ул кара костюмының түш кесәсе өстенә беркетелгән җиде таҗлы курай һәм китап төшерелгән билгегә карап алды. – Миңа кадәрге оратор сөйләгәнчә, кешегә кул күтәргән кешенең педагог булырга хакы юк!
– Рәхмәт, – диде директор, күңеле булып. – Әйткәндәй, хезмәттә ирешкән уңышларыгыз өчен Сезне акчалата премиягә тәкъдим иттем.
– Сезнең тарафтан һәрчак хәстәрлек тоеп яшәвем белән бик бәхетлемен. Сезгә киләчәктә дә озак еллар шушы коллективны җитәкләргә язсын, хөрмәтле Мөслим Надирович! – Юашланып калган Халит Хәмитович басынкы гына кире урынына утырды.
– Сүз Әдеһәмов Айнур Гыйндулловичка бирелә, – диде директор.
Беренче хезмәт елын башлаган яшь укытучы да директорны мактады.
– Абыйлар, апалар, – диде ул, коллективка карап. – Мин шушы мәктәпне тәмамлагач, институтның математика бүлегендә укыдым. Үз авылыма кайтып эшлисем килде. Ләкин Франгиза Сәгыйтовна, математика дәресләре үземнән артмый, диде. Ә менә директор абый арттырды: аның дәресләренең бер өлешен миңа йолкып алып бирде, шуңа күрә мин – директор яклы.
– Яхшы, – диде җитәкче. – Тиздән бөтен сәгатьләрне дә Сезгә йөкләтәчәкбез.
– Хужалык эшләре буенча мөдир Әкрәм Барлыбаевич нәрсә дип әйтер? Сүз дилбегәсен Сезгә тоттырабыз, иптәш Кодакаев.
– Мин нәрсә дип әйтим, – диде тегесе, басып, кулындагы таушалган кәпәчен сулы чүпрәк боргандай бора-бора.– Иптәшләрнең сүзенә кушылам. Дөрес әйтә алар...
– Тукта, бөтенебез дә иптәш монда, – дип, директор аның сүзен бүлдерде, – син минем яклымы, әллә миңа каршымы?
– Нишләп каршы булыйм, мин Сезнең яклы, теге списать иткән компьютерларның искесен миңа бүләк иттегез, яңасын үзегезгә алдыгыз. Юкса, минем компьютер алырлык акчам бармыни! Балаларым хәзер, дөньяларын онытып, төннәр буе компьютер алдында утыра.
– Нишләп яңа компьютерны списать иттегез? – дип, сикереп торды профсоюз рәисе.
– Икесе дә иске алар, хан заманындагы ватык-мотык, – дип тынычландырды директор. – Утыр, аңгыра баш! – Ияк кагып, Кодакаевка утырырга кушты.
– Әйе шул, – дип, тегесе, кәпәчен йомарлый-йомарлый, урынына сеңде.
Нәтиҗәдә, профсоюз җыелышы илле бер процент тавыш белән: “Укытучы Франгиза Сәгыйтовнаны эшеннән бушатырга!” дигән карар кабул итте. Протоколга ул шушы хакта боерык язылган дата белән теркәлде.
Фото: ppo-bvod.by
(Дәвамы бар.)