Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 март 2022, 17:31

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (4)

– Миңа хәзер үк адвокат китерүегезне таләп итәм. Закон буенча Сез теләгемне кире кагарга тиеш түгелсез, – дип, чираттагы дәгъвасын белдерде Франгиза Сәгыйтовна.

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (4)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (4)

Милициянең дежур бүлегенә китергәч тә, Франгиза Сәгыйтовна начальник белән очраштыруларын таләп итте. Ләкин кызыл тасма таккан дежур лейтенант та, аның ярдәмчесе – кече сержант та сүзне коры тотты:

– Җитәкчеләрнең эш сәгате чыкты. Сезнең белән иртәгә тикшерү органнары шөгыльләнер. Ә бүгенгә, гражданка, кылган җинаятегез өчен изоляторга ябабыз.

– Мин бернинди дә җинаять кылмадым. Бу – миңа каршы оештырылган провокация. Хәзер үк иреккә җибәрүегезне таләп итәм!

– Җибәрә алмыйбыз, гражданка, – диде лейтенант тыныч кына һәм укытучы алдына кәгазь белән каләм куйды. – Авыл хакимияте башлыгына кул күтәрүегез турында аңлатма языгыз. Тәртип шул.

Гарьлегеннән дөньяның астын өскә китерердәй иде Франгиза Сәгыйтовна бу минутларда. Теле белән туктаусыз үзенең гаепсезлеген исбатлап, кулы белән бит ярымлык аңлатма язып бирде. Анда Самат Сәлимович адресына әләктән башка бернәрсә дә юк иде: төкерү дә, кул күтәрү дә – гүя, уйдырма....

– Миңа хәзер үк адвокат китерүегезне таләп итәм. Закон буенча Сез теләгемне кире кагарга тиеш түгелсез, – дип, чираттагы дәгъвасын белдерде ул.

– Адвокат та булыр, тикшерүче дә, тик барысы да – таң аткач! – Дежурный шуның белән сөйләшү тәмамланганын аңлатып, ярдәмчесенә кулга алынучыны изоляторга озатырга боерды.

Иртә белән сорау алу башланды. Бәхетенә күрә, сорау алучы капитан – үзенең кайчандыр вузда бергә укып йөргән танышы, соңыннан һөнәрен алыштырып, читтән торып юрфакны тәмамлаган, бүген килеп тикшерү органында эшләүче Илгиз Хәррәмович Мәрдәнов булып чыкты. Аны күргәч, укытучы беравык аптырап калса да, тикшерүче аптырамады, чөнки ул очрашыр алдыннан  ук вакыйга белән танышып өлгергән иде.

Франгиза Сәгыйтовнаны изолятордан озата килүче сержант артыннан ишек ябылып, кабинетта икәүдән-икәү генә торып калгач, Илгиз Хәррәмович, җылы караш белән елмаеп, күрешергә кулын сузды... Уңайсыз хәлдә калып, кызарынып торган элекке курсташына ул  ничек тә ярдәм кылырга әзер иде.

– Син, Франгиза, вакыйганы ничек бар – шулай, бер эпизодын да калдырмыйча сөйләп бир, – дип башлады ул сүзен. – Миннән курыкма: барысын да протоколга кертмәбез.

– Ярый, сиңа ышанам, Илгиз. Тик, зинһар, миңа ярдәм ит, кемнәндер мыскылланасым килми. – Укытучы башыннан кичергәннәрен энәсеннән җебенә кадәр үзенә генә хас кызулык белән сөйләп биргәч, капитан күпмедер вакыт ручкасын өстәл өстендә биетеп утырды.

– Да-а, наломала дров, – дип куйды ул бераздан, көрсенеп.

– Менә күр дә тор, Илгиз Хәррәмович, гаделлекнең җиңүе өчен көрәшәчәкмен. Дөреслек – ул һәрвакыт җиңә! – Укытучы борчулы уйлар эчендә үткәргән йокысыз төннән соң кызарган күзләрен куллары белән уып алды.

– Шулаен шулай да... Тик менә авыл хакимияте башлыгының башына чиләк каплавыгыз комачаулый бит. Җитмәсә, бу мәхшәрне анда эшләүче бөтен халык күреп торган. Ничек кенә итмә, бу фактны гамәлдән сызып булмый...

– Кайгырма, Илгиз Хәррәмович, анысын үз өстемә алам.

– Нишләмәкче буласың?

– Бөтен понятойлар белән дә сөйләшеп чыгачакмын.

– Шуннан?

– Алар күрсәтмәләреннән баш тартачаклар. Һәрберсе белән шәхсән сөйләшеп, килешеп куячакмын. Әйе, авызларына су уртлаячаклар! Дәресләрем кала, Илгиз Хәррәмович, зинһар, җибәр мине...

– Җинаятең өчен сине мәктәп директорың эштән бушатып та өлгергән. Бер нәрсәне колагыңа киртеп куй: кешегә кул күтәрү – җинаять дип санала.

– Юк, Илгиз Хәррәмович. Минем очракта болар – гаделсезлек җимешләре. Гаделлек тантана итсен өчен барысына да барачакмын. Дөреслек үзе генә җиңә алмагач, ярдәмгә ялганны чакырган, диләр бит. Изге ният өчен ялганнан да баш тартмам! Үземә яхшы гына адвокат та яллыйм һәм бүген үк хакимият башлыгы белән мәктәп директорын үзләрен судка бирәм! Ятмасыннар мин-минләнеп! Беренчесен – халыкны сортларга аерып,  койма буятканы өчен, икенчесен – мине бер гаепсезгә эштән бушатканы өчен. Максатыма ирешми калсам, исемем Франгиза булмасын!

– Тел төбеңне аңладым, сабакташ, – диде капитан. Ярый, әлегә җибәреп торам. Тик үзеңне кулда тот, чыгырдан чыкмаска сүз бир.

– Йөз процент белән бирәм. Моннан соң бары тик акыл көче белән көрәшәчәкмен, – дип хушлашты укытучы тикшерүче белән.

әвамы бар.)

Фото: https://www.harshmanservices.com

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (4)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: